Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Бурганова Гульнара Насимовна

5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф өчен татар теле. “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта

Бурганова Гөлнара Нәсим кызы

Тукай районы Калмаш урта гомуми белем мәктәбе

Тема

“Фразеологик әйтелмәләр”

Максат

  1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.
  2. Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Укучыларда тормышка аңлаешлы караш тәрбияләү.
  4. Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү;  дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү, ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү.

Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Танып – белү УУГ: Танып-белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предметлы: Фразеологик әйтелмәләрне җөмләләрдән   дөрес итеп таба белү.

                        Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес итеп куллану.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредметлы: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ).

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү (коммуникатив УУГ).

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү (танып-белү УУГ).

Төп төшенчәләр

Фразеологик әйтелмәләр, аларньң кулланылышы.

Предметара бәйләнешләр

Төп ресурслар

Рус теле. Әдәбият.

Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов “Татар теле”, 5 нче класс, 137 нче бит.

Өстәмә ресурслар

Мультимедияле презентация, интерактив такта

Уку эшчәнлеге адымнары.

Дәфтәр.

Рәсемнәр.

Карточкалар.

Картина.

Киңлекне оештыру

Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш, төркемнәрдә эш.

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен укучыларга бирелгән биремнәр

Диагностик биремнәр

1.Уку эшчән-леген мотив-лаштыру.

Максат:

-укучыга уку эшчәнлеге-нә кереп     китү өчен шартлар булдыру;

-уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәреснең тибын ачыклау.

Шигырьне кабатлыйлар. Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр, уңышлар телиләр.

Дәреснең девизын, тибын әйтәләр, уку эшчәнлеге адымнарын атыйлар.

Үтәлергә тиешле таләпләргә туры китереп уку эшчәнлеген оештыру.

Укучының уку эшчәнлегенә эчке ихтыяҗы тусын өчен шартлар тудыру, тематик рамка булдыру.

Уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәрес тибын атауны оештыра.

Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

1. Кереш суз.Слайд 1.

-        Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле(язылып куела).

"Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энже-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр."

 Мин дә сезне,белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк бугенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Барыгыз да дәрескә әзерме? Дәрестә игътибарлы булыгыз һәм яңа белемнәр алырга әзерләнегез.

2.Слайд 2.

Тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез әле. Бу рәсемнәргә карап туры килердәй сүз яки сүзтезмәләр әйтегез.

Күгәрченнәр кебек, алтын куллы, колак салу; (пар килгәннәр, оста, тыңлау)

-        Бу сүзләр нинди мәгьнәдә кулланыла?

-Туры һәм күчерелмә мәгьнәдә кулланыла.

-Әйе, дөрес. Туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр ничек аталалар?

Беләсезме? (Юк.)

Белергә телисезме?(әйе)

 3 .Слайд 3. Дәреснең девизы:"Белсәң -әйт, белмәсәң - тыңла."

 -Димәк, дәресебез нәрсәгә багышлана?(Яңа белемнәр үзләштерүгә) -Яңа белемнәр үзләштергәндә нинди адымнар ясыйбыз? ("Мин нәрсәләр бел-мим?", "Үзем ысулларын табам")

 -Без дәреснең 1нче этабында булдык.

 -Нәрсә эшләдек?( Дәрескә үзебезне көйләп җибәрдек)

Ни өчен бу кагыйдәләр-не һәркемгә үтәргә кирәк?

II.Белемнәрне актуальләш-терү һәм сынау макса-тыннан үткәрелгән уку эшчәнлеген-дәге кыенлыклар-га игүтибарны юнәлтү. Максат:

 -лексикология буенча  алган белемнәрне актуальләш-терүне оештыру;

- сынау максатыннанүткәрелгән уку эшчәнлеген оештыру;

 -индивидуаль кыенлыклар-га игътибар-ны юнәлтү.

Лексикологиянен тармакларьн атый-лар һәм мисаллар китерәләр.

Укытучы сораула-рына       җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә биремнәр    эшлиләр.

Картинадан карыйлар һәм дәрес этапларын укытучы белән кабатлыйлар.

Слайдларны күрсәтә, актуальләштерүне оештыра.

Актуальләштерел-гән белемнәрне йомгаклый.

Картинаны курсәтә һәм этапны әйтә.

-Ә хәзер икенче этапка күчәбез.

-Без нишләячәкбез?( кабатлаячакбыз)

1 .Слайд 4.

Лексикологиянен кайсы тармаклары сезгә таныш? (семасиология, ономасти-ка,этимология, лексикография)

-        Әмма бер тармак сездә кыенлык тудырды? Ни өчен?

(Без аның белән таныш түгел.)

2.        Сүзләр лексик яктан бер-берсеннән
ничек аерылалар?(мәгънәләре буенча)
-Без нәрсә кабатладык?(Лексикология-
нен без өйрәнгән тармакларын һәм
сүзнең лексик мәгьнәсен).

3.        Сынау максатыннан бирелгән бирем.
Карточкалар буенча эш. (туры һәм күче-
релмә мәгънәле сүзләрне аеру). Парлар-
да тикшеру.

4.        Индивидуаль кыенлыкларны игъти-
барга алу.

-Ни өчен күбегез аера алмады?

-        Аңлап бетермибез.

5.Алдагы этап нинди? (-Мин нәрсә белмим.)

Семасиоло-гия, ономастика, этимоло-гия, лексикогра-фия тармак-ларын аерып    алып төшенчә   бирергә, мисаллар китерергә.

III .Килеп чыккан кыенлыкньң урынын һәм сәбәбен ачыклау.

 Кыенлык чыккан урынны    һәм сәбәпне табып алу.

Укытучы ярдәмендә килеп чыккан кыенлыкньң урынын һәм сәбәбен ачыклыйлар.

Килеп   чыккан кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклауны оештыра.

-Нинди урында авырлыклар килеп чык-ты?( туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне аерганда)

Ни өчен андый авырлык килеп чыкты? (Чөнки ул теманы белмибез)

1V.Кыенлык-тан чыгу проектын төзү.

-дәрескә максат куюны оештыру;

-бергәләп эшләү планын төзүне оештыру.

Алдагы уку эшчәнлеге   адымын атыйлар.

Алдагы этапны әйтәләр.

Дәрескә максат куялар.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Бергә план төзиләр.

Кыенлыктан чыгу чараларын атыйлар.

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Картина куя, этапны атый.

Дәрескә максат куюны оештыра.Дәрескә максат куюны оештыра.

Дәреснең планын төзүне оештыра.

Кыенлыктан чыгу чараларын табуны оештыра.

1 .-Алдагы эшчәнлек адымыбыз нинди? (Үзем ысулын табам)

 2.-Алдагы этап нинди? (Максат кую)

-Нинди максат куябыз? (Нәрсә ул туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр? Алар-ньң әһәмияте нинди?)

 3.Алдагы эшчәнлегебез нинди? (Эшчәнлек планын төзү)

План:

1.Туры һәм күчерелмә мәгүнәле сүзләрне үзем аерып карыйм.

2.Үземнең уй-фикеремне дәреслек белән чагыштырам, укытучыдан сорыйм.

3.Кыенлыкларны чишәм.

4.Яңа белемнәр кулланам.

-Безгә нәрсә ярдәм итә? (Үз тәҗрибәм, дәреслек, укытучы)

Күзләр өчен физкулҗтминутка.

V.Төзелгән проектны реалҗләштерү. Төзелгән проектны план буенча тормышка ашыру; кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне юкка чыгару; туры һәм күчерелмә мәгүнәле сүзләр турында яңа белемнәр туплау, дәреснең темасын ачыклау.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

Яңа белемнәргә игүтибарны юнәлтәләр.

Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар.

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Төзелгән план нигезендә биремнәрне үтәүне оештыра.

Кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне юкка чыгаруны оештыра.

Яңа белемнәр үзләштерүгә игүтибарны юнәлтә.

Картина куя, этапны атый.

1.Алдагы этап нинди? (План буенча эшләү.)

2.5-6 нчы слайд. Мисаллар, сораулар ярдәмендә, күчерелмә мәгүнәле сүзләр, фразеологизмнар турында кагыйдәне китереп чыгару.

-Сүзләр нинди мәгүнәдә кулланыла ала?

-Туры һәм күчерелмә мәгүнәдә кулланыла.

-Әйе, дөрес. Туры мәгүнәле сүзләр – ирекле сүзләр һәм сүзтезмәләр; күчерелмә мәгүнәле сүзләр – фразеологик әйтелмәләр дип аталалар.

-Фразеологизмнар ничә сүздән төзелә? Сөйләмдә, җөмләдә ничек кулланыла?

-Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгүнәне аңлата торган сүзтезмә фразеологизм, яки фразеологик әйтелмә дип атала. Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгүнә аңлаталар, бер җөмлә кисәге булалар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар. Аларны бер сүз белән алыштырып була. Мәсәлән: авыз еру-көлү, тел йоту-дәшмәү.

Дәреснең максатын әйтү. Укучыларны фразеологизмнар сүзлеге белән таныштыру.

Безнең сөйләмдә нинди фразеологизмнар еш кулланыла? (Мисаллар китерү)

3.Алдагы этап нинди? (Яңа белемнәргә игүтибарны юнәлтәбез)

Слайд 7.

Бүгенге дәреснең темасы нинди?

Фразеологик әйтелмәләр.

Фразеологик сүзлекләр белән эш.

VI.Беренчел ныгыту.

Максат: укучыларның аңлап эшләү эшчәнлекләрен оештыру.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр.

Күмәк һәм шәхси якын килеп бирелгән биремнәр башкаралар.

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Кагыйдәне укый.

Биремнәрне аңларга ярдәм итә.

Алдагы этапка күчәбез. Ныгыту.

137-138 нче битләр, кагыйдәне уку.

274 нче күнегү, 137 нче бит.

Дәреслек, 137 нче бит.

VII. Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйлҗ эшләү, яңа   белемнәрне

кулланып

мөстәкыйль

эшләү;үзтик-шерү һәм

үзбәяләүне оештыру;

хаталар

өстендә

эшләүне

оештыру.

Дәфтәрләрдә һәм тактада мөстәкыйлҗ эшлиләр. Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшлиләр.

Төркемнәрдә эш-лиләр.

Үзбәя куялар.

Узара тикшерэлэр (парларда эш)

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра. Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләүне оештыра.

Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра.

-Алдагы этап нинди? (эталон буенча тикшереп мөстәкыйлҗ эш).

Интерактив тактада эшләү.

1)Ирекле сүзтезмә белән фразеологизмны аерырга өйрәнү. (8 нче слайд)

борчак сибү -  җим сибү

авызга су кабу - алма кабу

ут йоту - ризык йоту

баш вату – чикләвек вату

2)Фразеологизмнарның рус һәм татар эквивалентларын чагыштыру. (9 нчы слайд)

Браться за ум – акылга утыру Пальчики оближешь – телеңне йотарлык

Кот наплакал – энә очы кадәр генә Полтора Ивана - Алып кадәр

Как две капли воды - ике тамчы су кебек Повесил нос - борынын салындырган Бить баклуши - трай тибү

Нәтиҗә: һәр телнең үз сүзләре белән бер үк мәгънәне белдерә торган фразеологик әйтелмәләре бар.

3)Бирелгән фразеологизмнарны җөмләләрдә кулану.
Слайд 10. Төркемнәрдә эшләү. Ситуатив бирем: "Тырыш укучы", "Ялкау укучы" темаларына кыска хикәя төзергә.
Карточкалар таратыла.

Куллану өчен сүзләр:

а)        Кош тоткандай, күз ачып йомганчы, су кебек эчә, түбәсе күккә тиде, җиң сызганып, ялт иттерде.

б)Сул аяктан, теләр-теләмәс кенә, йоклап утырды, сай йөзә, борынын салындырьп, бармакка бармак сукмады.
Слайд 11. Мәсәлән:

Иртә белән ... ... ... ... .

Мәктәпкә ул ... ... ... барды.

Дәресләрдә ... ... ... .

Мәктәптән соң ... ... ...         кайтты.

Өйгә кайткач ул ... ... ... .        

Хикәяләрне уку, аңлатма бирү. Фразеологизмнарның урынлы кулланылышы сөйләмне кызыклы да, матур да ясый дигән нәтиҗәгә килү.

Слайд12. Әдәби әсәрләрдә фразеологизмнар куллану очракларын карап үтү.

Мисаллар:

  1. Якын аланга җитү белән, таң калабыз.
  2. Төлке язын урман тавыклары тирәсендә була, шуңа аның авыз сулары килә.
  3. Әле урманда агачларны шартлатып, төнге суыклар мылтык ата.
  4. Җәен куяннар ак йоннарын сорыга алыштыра башлыйлар, аннары, шушы сәер төсләре белән куркытып, табан ялтыраталар.(парлап тикшерү)

З.275 нче күнегү, 138 нче бит.

Үзтикшерү.

VIII. Кабатлау һәм ныгыту. Максат: үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту.

Укытучы ярдәмен-дә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

Биремнәрне үтәүне оештыра.

Логик фикерләүгә нигезләнгән уен оештырыла.

1. -Алдагы этап  нинди? (кабатлау һәм ныгыту)

2. 276 нче күнегү, 139 нче бит.

Фронталь тикшерү.

З.Уен.”Сайлап ал”.

IX. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү

Максат:

-дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

-укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау;

-өй эше бирү.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре, нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.

Үзләренә билге куялар.

Рефлексияне оештыра.

Үзләренә билге куюны оештыра.

Дәреснең соңгы этабына күчәбез.

Дәрескә йомгак ясыйбыз.

Нинди максат куйдык? Максатка ирештекме? Дәреснең темасы нинди булды? Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Схема буенча сөйләгез.

Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен кулланыла торган түгәрәкләрегезне алыгыз. –Слайд 13.

Дәресебез азагында фразеологизмнар кергән бер шигырь тыңлап китик. (“Бер көнем”. Г.Әхмәтова)

Өй эше.

Фразеологик берәмлекләр кулланып “Минем бер көнем” дигән темага хикәя язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Фразеологик әйтелмәләр

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат   : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.                    2. Укучыларның тел...

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

«Технологическая карта  урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

Әдәби уку, 1 сыйныф. Технологик карта.

Әдәби уку, 1 сыйныф. Технологик карта....