Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.
план-конспект урока (11 класс) по теме

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Имени и историческому времени того периода в котором жил Г.Утыз Имени.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarskiy_11.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

                    Тема:Милләтебез горурлыгы — Г.Утыз Имәни.

Максат: 1)Г. Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты белән  танышу, тарихи чор үзенчәлекләренә тукталу.

2) укучыларга фәнни белем бирү, сөйләм телен үстерү.

3) укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: портрет, эпиграф язылган плакат, иллюстрацияләр.

Дәрес барышы.

1 Оештыру моменты:

Класста психологик уңай халәт тудыру.
2
Төп өлеш:

-Укытучының кереш сүзе.

Укытучы эпиграфны уку: Үз бабасын җуйса халык,
Ят бабалар алыр урынын.
                 К. Сибгатуллин.

-Бүген дәрестә 18-19г. чикләрендә иҗат иткән күренекле шагыйрь, галим, җәмәгать эшлелеклесе Г.Утыз Имәни турында сөйләшәбез, ул иҗат иткән әсәрләрен, хезмәтен тагын бер кат искә төшербез.

-Иң башта безгә бу шәхес яшәгән чорны күзалларга кирәк, ягъни
тарихны искә төшерәбез.

-Хәзер шул чорга сәяхәт ясыйбыз.
(Тактага язылган планшент эленә.)

-Россия хакимияте яңадан- яңа җирләр басып ала, Россия чын
мәгьнәсендә империягә, халыклар төрмәсенә әверә.

1) Петр 1 реформалары: зур салымнар

- көчләп чукындыру,

-хокуксызлык,

- күп татар кешеләрен Себергә,
-Урал якларына, башка төбәкләргә күчәргә мәҗбүр итә.

2) 1708 ел Петербург төзелүе.

Бу чорда татарларны төрле мәҗбүри эшләргә тарту көчәя. Мәсәлән:

Татарлар авыр хезмәттән, ачлыктан, төрле чирләрдән шунда ятып
кала.

3) 1718ел. Казанда Адмиралтейство оеша.

Агач белән тәэмин итү татарларга йөкләнә. Аларны лашманнар дип

йөртәләр.

-кемнәр ул "лашманнар?"

(Лашманнар-нем. сузе, агач кисүче крестьяннар. Түләүсез эш.)

4) 1723 ел. Иранга поход

-Урал заводларына., Азовка,.Азербайдҗанга мәҗбүри эшкә җибәрелгән
татарларның күпчелеге туган җирләренә әйләнеп кайта алмый. Мәсәлән:

1723 ел. Иран походына озатылган 5мең татарның 40 гына исән кала.
5) 1723 ел. "чабаталы морзалар" вазыты.

-Петр 1 указы б/н мөселмән диндәге татар морзаларның бер өлешен
чукындырганнар, 2 өлешен крестьянга, һөнәрчегә  "чабаталы
морзага "әверелә.

6) 1740 ел. чукындыру конторасы төзелә.

-Аның башында Лука Конышевич (Аксак Каратун) тора

-Бәеттән өзек уку "Аксак Каратун".

-Мәчетләр юк ителә. 1742-1744 елларда гына Казан тирәсендә 536
мәчетнең 418 е юк ителә.

7) Халык хәрәкәте. (востанияләре)

Алдар- Күчем

Пугачев

Батырша

Акай

8) 1789 ел. Уфада Дини идарә ачыла.

9) Сәүдә - шәрек илләре б/н сәүдә итү.

- Ярый. Бу чорга кыскача тарихи күзәтү ясадык.

- Г.Утыз Имәнинең чын исемме?

- Габдерәхим бине Госман бине сәрмәки бине Кырым эл Болгари.

Искә ттөшерик кем соң ул?

(тууы, балачагы, әтисе. әнисе, җингәсе турында укучылар сөйлиләр.)

-Укыганда аңа нинди исем биргәннәр? "укымый торган шәкерт"

- Укучылар, әйдәгез шәхси тормышына кагылып китик (схема

рәвешендә)

3 хатыны булган

- Хәмидә (сөйгән хатыны. Укытучы өзек укый)

Фәтхия сенлесе

- Шәхес буларак ачабыз.

- Гәрәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрки телләр белгән

- Тапкыр сүзле, көчле характерлы.
(аның турында Р. Фәхретдиннең, әйткән сүзләрен уку.
"Гәбдерәхим хәзрәтсүз сөйләргә гаять тә сәләтле булып, кулында
чукмары (каләме) вә авызында чукмарыннан да куәтле теле булып
дөньялеп калмамыштыр."

- шулай ук укучылар аның турында төрле риваятләр йөри, мәсәлән:

"Өлкән улына кече малаеның исеме б/н эндәшкәнен ишеткәч, берәү:

- Габдерәхим, ул егермеләп баланың исемен дә онытып бетергәнсеңдер
инде, - дип әйткән ди.

- Хикмәт балаларның исемен онытуда түгел, ата икәнеңдә онытуда. -
дип җавап биргән Утыз Имәни."

- Хәзер аның талантлы шәхес икәнен ачыкларбыз.
(Тактада планшет.)
1 педагог.

2 Сүзлекләр төзү; (Мәсәлән: Гарәп философы Мөхәммәт әл- Газалинең
Хезмәтенә аңлаешылмаган сүзләргә төшенчә бирә.)

3 Тәрҗемәче, шәрекче ( коментатор): (Суфи Аллапияр "Сөбател

гаҗизин")

4 Библиографик, энциклопедик белешмәләр төзи (Урта Азия галиме

Мөхәммәд Хораса-нигә төзелгән китабында 227 зыялы турында

мәгълүмат бирә.)

5 Тарихи. Фәлсәфә. Мөселман юриспрудентция.

6 Астрономия, медицина, сәүдә, игьтисад.

Укучылар, әйтегез әле аның иҗатында төп игътибарны нәрсә алып

тора?

- Г. Утыз Имәни табигате б/н шагыйрь
(шигырьләренең өзекләрен уку)

- Әйдәгез. Нәтиҗә ясыйбыз. Г. Утыз Имәни фикеренчә:

- Белем ул - бәхет ачкычы.

- Кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

- Дәфтәргә чыгарган нәтиҗәләрне язып куярбыз.

-Ярар укучылар, шуның белән Г. Утыз Имәни яшәгән чорга күзәтү
ясадык, эшчәнлеген ачыкладык, әсәрләренә тукталдык.
З Билге кую.
4 Өй эшен бирү.

"Имәни- талантлы шәхес" дигән темага үз фикерләрегезне язарга.
Дәрескә йомгак ясау.

Тәлгать Галимуллинның сүзләре белән тәмамлау: "Киләчәк буынннар
үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда.
җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн б/н
яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып
китәчәк. "