Әлмәтем-горурлыгым.
статья по теме

Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна

Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее уңаеннан сочинение өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lmtem_sochinenie.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

 

Әлмәтем –горурлыгым

Әлмәт! Аның исемен әйтүгә бормалы Зәй суы, чите яшел камышлы тәңкә-тәңкә күлләр, көр мал көтүләре утлап йөргән киң болыннар, таң җиле белән серләшеп, шаулап утыручы сандугачлы урманнар, ат дугасы күмелерлек булып каерылып иген уңа торган иркен басулар һәм шул җирләрдә җырлап яшәүче эшчән кешеләр – шушы җирләрнең чын хуҗалары искә төшә.

Әлмәт шәһәре турында бер генә түгел, ун китап язсаң да, аның матурлыгын, байлыгын язып бетерә торган түгел...

Бик күп еллар элек хәзерге Иске Әлмәт туфрагына Әлмөхәммәт исемле кеше килеп, почта ачып җибәргән. Аның данлыклы җитез атлары булган. Урал якларына, Башкорт, Оренбург  далаларына бәхет эзләп баручыларның кайберләре шунда төпләнеп калганнар. Һәм авылның кыскартылган исеме ­ Әлмәт барлыкка килгән.

Әлмәттә элек шау-шулы ярминкәләр үткәрелгән: мамык шәлләр, укалы калфак, чигүле читекләр, юртак атлар сатылган. Сәүдә үзәге булса да, ул шәһәргә әверелеп китә алмаган. Элек бу як кешеләре арба майларга дегет эзләп тә Бөгелмәгә бара торган булганнар. Үзләре хәзинә өстендә утырсалар да, аның барлыгын белмәгәннәр... Һәм көтмәгәндә, 1950 нче елда, беренче нефть фонтаны бәреп чыга. Шундый зур байлык – кара алтын...

Нефть чыганакларын үзләштерү – районның йөзен нык үзгәртә: 1953 нче елның 3 нче ноябрендә ул шәһәр итеп үзгәртелә. Шәһәр ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә: Әлмәт – нефтьчеләр каласына әйләнә...

Менә мин шул данлыклы шәһәрнең горур киләчәге булып киң урамнардан атлыйм. Мине чиста юллар, зәвык белән бизәлгән төзек, заманча биналар озатып кала. Юк, күңел шәһәрнең шундый яшь, әле берничә дистә ел элек кенә авыл булуына ышанмый. Әйтерсең аны, гасырлар буе уйлап, данлыклы архитекторлар киңәшеп төзегән.

Мәсәлән, Әлмәтемнең түренә урнашкан мәһабәт мәчет бинасын гына алыйк. Аның, алтыннан эшләнгәндәй, кояш нурында елкылдап торучы манаралары әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Шул манаралардан һәркөнне моңлы азан тавышы яңгырый. Шул моңлы азан тавышы шәһәремдә җырга-моңга бай, шигъри җанлы кешеләр яшәгәнен дәлиллидер кебек. Чынлап та, бездә күпме алар! Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә исемнәре билгеле булганнары арасында якты йолдыз булып янучы – Саҗидә Сөләйманова...

Мин киң, якты, ак ташлы биек-биек йортлары белән балкып утыручы урамга килеп керәм. Әйе, бу- Саҗидә Сөләйманова исемендәге урам. Шул урамда аның исемендәге китапханә эшли, шунда ук шагыйрәнең музее урнашкан. Күңелгә үзеннән-үзе С. Сөләйманова шигыре килә:

                                   Таулар күккә якын.

Тау илендә

                                   Җыр җырласаң, күпләр ишетә.

 Таудан тауга, ярдан ярга яңрап,

                                   Кайтавазлар аны ишәйтә.

                                   Үзән якын җирнең үзәгенә.

  Бер җырласаң, кырлар тын кала.

       Колак салсаң, җиде катлам җирнең

                                   Кан тибешен була тыңларга.

Һичшиксез, минем Әлмәтемнең киләчәге өметле. Матур үткәне булган шәһәрнең ныклы адымнар белән атлап алга баруы, һәркөн үсеш-үзгәрештә булуы күңелгә җылылык өсти, шул төбәкнең газиз баласы булу әйтеп бетергесез горурлык хисе уята.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.

Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кеш...

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...

Татар теле – милләт горурлыгы.

Татар теле – милләт горурлыгы.Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле  алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. А...

Тема: Ватаным-горурлыгым

7 сыйныфта тәрбия сәгате(татар тәрбия классы)...

Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы

Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.                                            ...

"М.Мостафин-Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”

laquo;Морат Мостафин – Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы&rdquo...

Мамадышның горурлыгы, йөз аклыгы – аның күркәм кешеләре...

Әлеге әдәби кичә китапханәдә 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән үткәрелде. Кичә барышында әти-әниләр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдыалар, ә укучылар шул язучының ...