Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кешеләр турында материаллар җыябыз.Чираттагы дәресебез дә шушы талантларны барлау,аларның иҗатын пропагандалау максатыннан үткәрелде.Дәрескә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен ятладылар,биографиясен өйрәнделәр,материаллар җыйдылар. Шагыйрәдән алган интервью дәрескә тагын да җанлылык өстәде

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_7v.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:

Фәүзия Мөхәммәтова иҗатына күзәтү.

Үткәрде:

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәбиуллина Ф.М.

Нурлат шәһәре, 2009-2010 уку елы

Тема:Туган як һәм аның  күренекле  кешеләре. Ф.   Мөхәммәтова иҗатына күзәтү ясау.

Максат:1. Төп максат- балаларны  әдәби телдә сөйләшергә  өйрәтү.

                  2. Үзләре яшәгән җиргә,  төбәккә мәхәббәт уяту ,    туган җиренең тарихын   өйрәнү,анда яшәгән  шәхесләрнең  иҗаты белән  кызык сыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү

                               3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре бирү.

                               4.Патриотизм хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, Ф. Мөхәммәтова китапларыннан күргәзмә, компьютер.

Дәрес формасы: дәрес- презентация, дәрес-лекция.

Дәреснең эпиграфы:” Шушы яктан, шушы төбәк-

                                         т ән без”.

               

   Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү .Тема һәм максат әйтелә.

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, бүген безнең дәрес гадәти дәрес түгел.

Безнең дәрестә кунаклар катнаша. Актив булыгыз.

-Өй эшен тикшерик әле. Без сезнең белән М.Гафури

иҗаты белән танышкан идек. Кем әле ул?

-М.Гафури- шагыйрь  һәм язучы.

-Шагыйрь кем ул?

-Шигырьләр язучы.

-Язучы кем?

-Язучы хикәяләр, романнар яза.

-Яхшы. М.Гафури белән кем буларак таныштык?

-Шагыйрь.

-Укучылар, бүген “шигырь” һәм “шагыйрь” дигән төшенчәләрне тагын да күбрәк кулланырбыз.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм теманы язабыз.

Бүген без Фәүзия Мөхәммәтова иҗатына кыскача күзәтү ясарбыз.

III.Яңа теманы өйрәнү.

Укытучы сөйләме.

   Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел, ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур. Ул талант ияләре җырчымы ул, шагыйрҗме ул,язучымы,галимме, кем генә булса да , туган якның горурлыгы. Чөнки туган як, туган авыл, туып-үскән йорт, туган як табигате һәркемне шәхес итеп формалаштыруда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия.

       Безнең туган ягыбыз- Нурлат яклары да татар дөньясына бик күп талантлар биргән як.Г. Сәгыйрев, А. Сафин, Т. Галиуллин иҗатлары белән горурланабыз. Районыбызның танылган шагыйрәсе Ф. Мөхәммәтова да безнең горурлыгыбыз.

       Ф. Мөхәммәтова –шигъри җанлы шәфкать туташы.Гүзәл табигатьле Нурлат төбәгенең Юга-

ры Нурлат авылында яши, шәфкать туташы булып эшли.Авыл халкын ул дару белән генә түгел, шигырьләре, җырлары белән дә дәвалый.

      “Үзем турында”

Гади генә авыл баласымын,

Гади генә шәфкать туташы.

Күңел кылларымны моңлы иткән

Авыл һавасының шифасы.

Шәфкать туташымын, әллә шуңа

Кеше язмышына җан атам,

Кеше дөньясының гүзәллеген,

Күңел матурлыгын яратам.

Басар өчен әрнү-газапларны

Җан азыгы- җылы сүз белән

Йөрәк түрләреннән ургып чыккан

Шигырь- дәва кирәк дип беләм.

    Фәүзия апаның шигъри геройлары арасында Нурлат төбәгенең бизәге булырлык мәшһүр кешеләр дә, гади якыннары да,гыйбрәтле тормыш юлы үтүчеләр дә, фаҗигале язмышка юлыгып ,якты дөньядан китеп баручылар да бар.

    Фәүзия апа 3 бала анасы, аның 3 кызы бар.

             “3 кызым бар”.

Тамырлары сугарылган үз канымнан,

Яшәү дигән сулыш өрдем үз җанымнан.

Үз дәвамым-3кызым бар яннарымда.

Өч кызым бар-күңелемнең өч чәчкәсе:

Иң олысы-гөл иленең Миләүшәсе;

Уртанчысы-ап-ак таҗлы Энҗе чәчәк;

Ә кечесе-гөл патшасы-ал Гөлчәчәк.

Өч кызым бар. Иң олысы-иң беренче куанычым.

Уртанчысы-бар эшемдә таянычым.

Ә кечесе- бар кайгымны оныттырыр юанычым.

Өч кызым бар- өчесе өч сөенечем.

Кызларымның көенече көенечем.

Өч кызым бар- өч шатлыгым,

Серем сыяр сер сандыгым.

Бәхет-тәүфыйк,инсаф теләп кызларыма,

Өметләнәм булырлар дип йөз аклыгы!.

     Ф.Мөхәммәтованың яңадан-яңа шигырь җыентыклары дөнья күрә.Менә бүгенге безнең стендта аның китаплары урын алган.

“Сиңа дигән җырым” 2000 ел.

“Өлешемә тигән көмешем” 2001 ел.

“Мәхәббәткә мәдхия” 2002 ел.

“Кояшлы көз” 2004 ел.

“Ышаныч,өмет, мәхәббәт” 2006 ел. Укучылар, бу җыентыкларның исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

   Фәүзия ханымның шигырьләре лирик хисләргә бай. Ул- лирик хисләр җырчысы.Аның шигырьләре көйгә салынганчы ук җырлап торалар.Бөтен татар дөньясына билгеле булган җыры “Чияләр”(Р,Миф-

тахов көе) Фәүзия ханымның визит карточкасы дияр идем.

         

“Чияләр”

Җәйләргә сөенеп,

Кызылдан киенеп,

Бакчамда үсәләр чияләр.

Безгә күз салыгыз,

Сокланып калыгыз,

Иң матур чагыбыз дияләр.

     Кояшка үрелеп,

    Кызара чияләр.

   Сез икәү, сез икәү,

    Пар килгән , дияләр.

Сусыллар,татлылар,

Иреннәр тәме бар.

Үбим дип үрелсәң чияләр,

Сөюен яшергән.

Гашыйклар шикелле,

Кызарып башларын ияләр

     Кушымта: шул ук

Сөю шул түгелме?

Ымсыта күңелне

Күз явын алырлык чияләр:

“Пешәбез җәйләрдә,

Яратып өз,әйдә,

Соңлама,соңлама”,-дияләр.

    Тулышып пешкәннәр

    Кып-кызыл чияләр:

   “Сез икәү , сез икәү

    Бәхетле”,-дияләр!

    Шагыйрә үз иҗатына илһамны үзе туган туфрактан, эчкән суларыннан ала. Авылның фирүзә күк йөзе, талгын җилләре, ай нурына коенган төннәре, сихри таңнары аны иҗатка илһамландыра.

         “Туган йорт”

И туган йорт!

Җанга газиз син булганга,

Күңелемнең чишмәләре

Мөлдерәпләр бер тулгана.

Кошларның да

Үз илендә бар оясы-

Яу чыкканда аркаланып

Сыенырлык таш кыясы.

Яшәү өчен

Таянырлык иң зур терәк-

Туган җирдә туган нигез,

Туган йортың булу кирәк.

Фәүзия ханым шигырьләрендә философиягә дә бирелә, аның лирик геройлары тормыш турында уйлана.

         Гаҗәп бит ,әй,Кояш нурын

         Һәркемгә дә сибә тигез.

         Кемдер аңа хуҗа булса

         (Күз алдына китерегез),

         Дөнья яктысы да күрми

        Яшәр идек интегеп без.

        Шөкер, әле Кояш үзе

        Буй җитмәслек биеклектә.

       Җир куйнында 3 аршын җир

       Һәммәбезне тигез итә.

Фәүзия Мөхәммәтова халкыбызның онытылмас ханбикәсе-Сөембикәгә багышлап та шигырь язган.

Үзең Нугай даласыннан,

Йосыф бәкнең баласыдыр.

Торган җирең Идел йортның

Казан дигән каласыдыр.

Тәхет тоткан иң сөекле

Ханбикәсе син Казанның

Ханбикә дә күрә икән

Тәкъдиренә ни язганны.

Сөембикә,Сөембикә,

Ак калфагың энҗе-мәрҗән.

Тәхет тоткан ханбикәбез

Тоткынлыкта җәберләнгән.

Манараңда ай калыккан,

Сөембикә синең төсең

Ир-егетнең асылларын

Әсир итә синең исем.

Сөембикә,Сөембикә,

Кодрәтемнән килсә әгәр,

Тарих чоңгылларын айкап,

Алыр идем синнән хәбәр.

Фәүзия Якуповна безнең якның горурлыгы.”Дуслык” газетасында аның шигырьләре еш басыла. Ф,Мәхәммәтованың Рамил Мифтахов белән берлектә иҗат иткән җырлары Татарстанда яңгырый, ә “Нурлатым, әй Нурлат” җыры-районыбызның гимны дәрәҗәсендә.

“Нурлатым,әй, Нурлат”

Үзәнлектә калкып,

Йолдыз булып балкып,

Күренәсең,Нурлат, ерактан.

Изге туган җирем,

Сиңа дигән җырым,

Моң булып түгелә йөрәктән.

       Нурлатым,әй, Нурлат,

      Язмышымны урап,

       Бәйләп куйдым сиңа

      Бәхетемә урап.

Кара алтын иле,

Уңдырышлы җирең.

Ак шикәрең татлы бал гына.

Халкың эшчән,уңган,

Җырлап яши торган,

Моңнарыңны көйгә сал гына.

     кушымта:шул ук.

Синнән илһам алып,

Әйтәм җырга салып,

Рәхмәтләрнең иң олы хисен.

Туган җирем Нурлат,

Эшчән халкың зурлап

Килә синдә җырлап яшисем

      Кушымта:шул ук.

IV.Йомгаклау.

Безнең Нурлат ягында Фәүзия апа иҗатына гашыйк булмаган   , аны белмәгән кеше бармы икән. Аның исеме нурлы Нурлат якларына тагын бер ямь өсти. Аның шигырьләре олы тәрбия мәктәбе булып тора.

 V. Өйгә эш.

Ф. Мөхәммәтова турында материаллар җыярга, папка ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Христианские мотивы в рассказе Л.Андреева "БЕН-ТОВИТ"

Цели урока:   1.Познакомить учащихся с одним из парадоксальных произведений Леонида Андреева.   2.Создать у учащихся понимание особенностей мировосприятия писателя.   3.П...

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...

Татар теле – милләт горурлыгы.

Татар теле – милләт горурлыгы.Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле  алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. А...

Проблемне навчання на уроках світової літератури

Поданий матеріал містить опис досвіду застосування технології проблемного навчання на уроках світової літератури, види робіт, різноманітні методичні прийоми. У додатках пропонуються розробки уро...

Ләйлә Дәүләтова "Кеше була бел" (рус теленә тәрҗемә белән)

Кеше була бел Көннәр, төннәр буе тыңласа да, чыпчык былбыл телен оталмый, Яхшылыкны бик тиз оныта кеше, начарлыкны гына оныталмый. Дус-ишләрем минем бик күп дисең, сынап кара берәр аның көчен, Акча як...