Тема: Ватаным-горурлыгым
классный час (7 класс) на тему

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

7 сыйныфта тәрбия сәгате(татар тәрбия классы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sgate.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Ватаным - горурлыгым

(тәрбия  сәгате )

                                                     Максатлар  һәм бурычлар: 1) Укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

 2)Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен , эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү, сөйләм телен баету.

3)Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, истәлекле урыннарга багышланган презентация, глобуслар, яшел һәм кызыл төстәге кәгазь, хәрефләр язылган кубик, секундамер, истәлекле бүләкләр.

        Чараның барышы.

-Исәнмесез, укучылар!

Экранга җир иярченнәре, галактика рәсеме чыгарыла.

-Миллиардларча янар йолдызларны, ә бәлки безнең кебек үк акыл ияләре яшәп яткан башка бик ерак дөньяларны да үз эченә алган Бөек Җиһан. Аның бер өлкәсе безнең Галактика. Инде аның да үзәктән шактый ерактагы бер почмагында, үзенең иярченнәре белән бөтерелеп , Кояш әйләнә. Кояшның да өченче иярчене- Җир шары. Инде җир шарының да бер ноктасында, мәшһүр Идел һәм Кама елгалары белән өч кисәккә бүленгән Татарстан җөмһүрияте. Идел белән Казансу елгалары кушылган бер төбәктә борынгы Казан каласы.

       - Бүген үткәрелә торган дәрестән тыш чарабыз өлешчә ярыш, өлешчә сезнең үзегез яшәгән җир, республика, шәһәр турындагы белемнәрегезне ныгыту, яңа белемнәр алу формасында үтәчәк. Моның өчен сез 2 төркемгә бүлендегез: кызыллар һәм яшелләр. Беренче булып тукталасы тема- җир шары.

    Экранга җир шары рәсеме чыга.

Әлеге тема буенча сезгә өй эшләре бирелгән иде. Сез сорауларга җавап бирергә тиешсез. Ничегрәк башкардыгыз икән, тыңлап карыйк. Сүзне кызыллар төркеменә бирәбез. Алар материклар турында кызыклы мәгълүмат хәзерләргә тиеш иделәр.

     ( Укучыларның җавабын тыңлау).  Җир шарында иң зур коры җир- Евразия материгы. Ә иң кечкенәсе -Австралия. Австралия, шуның өстенә, кеше иң аз яшәүче һәм иң коры материк санала. Җирнең иң биек материгы – Антарктида. Ул океан өстеннән 2 кмга биегрәк урнашкан. Антарктидада кеше яшәми, чөнки анда бик салкын.

    - Яшелләр төркеме  океаннар турында белешмә хәзерләргә тиеш иде.

( Укучыларның җавабын тыңлау). Җир шарында 4 океан бар. Шуның иң зурысы- Тын океан. Ул калган өч: Һинд, Атлантик  һәм Төньяк  Боз океаннары күләмендә. Тын океанга җирдәге барлык материклар сыя, бер Африка сыярлык урын да кала. Океан өстендәге дулкыннар сәгатенә 138 км. юл үтә.

       - Афәрин! Җир шары турында бик кызыклы материаллар беләсез икән. Үзегез өчен кирәкле булган мәгълүматлар алгансыз дип ышанам. Һәр командага тигез- берәр очко бирәм.  

         Җир шары материкларга, океан- диңгезләргә бүленә. Өстәлләрегездә торган глобусларга игътибар итегез әле. Анда күпме илләр, ул илләрдә күпме шәһәрләр. Әйдәгез, без үзебезгә якынрак булган кисәккә күчик. Ул безнең җөмһүриятебез- Татарстан.

     Экранда Татарстан картасы. Тактага Татарстан символикасы эленә.

-Татарстан глобуста бармы?      

  -юк.

-Аны билгеләп буламы?              

 - Әйе, ләкин ул бер кечкенә нокта гына --булыр иде.

      - Зурмы ул, кечкенәме, ул илебезнең бер кисәге. Әйдәгез, карыйк әле. Шушы ноктада ниләр бар икән. Сез үзегез яшәгән дәүләтне, аның атаклы шәхесләрен беләсез микән?  Моның өчен төркемнәр арасында ярыш үткәрәбез. Капитаннар чыгып шушы кәгазьләрне алалар. Анда язылган сан буенча йөреш ходы биреләчәк. Төркемдәге бер кеше кубикны чөя һәм нинди хәреф чыкканлыгын миңа әйтә. Мин сорауны укыйм, сезгә фикер алышу өчен 20 секунд вакыт бирелә. Шуннан соң сез җавапны әйтәсез.  Дөрес булса, мин тактага сезнең төркем төсен беркетәм. Әгәр җавап дөрес булмаса, икенче төркемнең иң җитез укучысына җавап бирү хокукы бирелә.

Экрандагы графикта дөрес җавап бирүче төркем төсе куела бара.

1

2

А

Ә

Г

С

Т

Сораулар:

А. Атаклы шәхесләр:

1) Россиянең беренче президенты Б. Н. Ельцинның йөрәгенә операция асаган татар хирургы. (Ринат Акчурин).

2) Дөньяга танылган татар биючесе. ( Рудольф Нуриев).

Ә. Әдәбият.

1) Бөек Ватан сугышында катнашып әсирлектә үлгән татар шагыйре. ( Муса Җәлил).

2) Драматург, шәхес культы корбаны, шәһәребездә бер театр аның исемен йөртә.(К. Тинчурин).

 Г. География.

1) Татарстандагы иң озын елга. ( Ык. 570 км дан артыграк).

2) Татарстанның территориясе күпме? ( 68000 кв. км.)

С. Спорт.

1) Танылган татар теннисисты. ( Марат Сафин).

2) Америкада яшәүче татар шахматчысы.( Гата Камский).

Т. Тарих.

 1) Татарстан республикасы кайчан барлыкка килә? (1920 ел).

2) Казан ханлыгы кайчан җимерелә?( 1552 ел).

Т. Татар галимнәре.

1) Атаклы татар химигы. Аның турында сөйләгез. ( Гыйлем Камай).

2) Хәмид Мозаффар улы Мөштәри турында сөйләгез.

- Әлеге конкурсыбызга нәтиҗә ясыйк.  Татарстан турында күп нәрсәләр беләсез икән. Белмәгәннәр үзләре өчен күп мәгълүмат алганнар дип ышанам.

Әлеге бәйге буенча нәтиҗә ясап гомуми таблицага кертәбез. Үзебезгә тагын да якынрак булган, кечерәк берәмлеккә  - Татарстанның башкаласы Казан турында сөйләшүгә күчәбез.

    Экранда Казан Кремле күренеше.

-Казан шәһәре, аның салынуы турында нинди риваятьләр беләсез?. 

( Укучылар белгәннәрен сөйлиләр). Елга аша чыкканда ханның аш пешерә торган казаны суга төшә, шуннан соң, яр буенда хан шәһәр салырга куша; Бер кыз алтын казанын ялгыш суга төшереп җибәрә, шуннан шәһәрне Казан дип атый башлыйлар; географик үзенчәлегеннән чыгып Казан дип атаганнар.

      -Казан турында күп нәрсәләр беләсез икән. Ә Казаныбызның йөзек кашы булган Сөембикә манарасы турында сез нәрсәләр беләсез?

Экранда Сөембикә манарасы рәсеме.

(Балаларның җавапларын тыңлау). Манараны Сөембикә үз иренең кабере өстенә салдырган; Манара Сөембикә кушуы буенча Явыз Иван тарафыннан салдырылган.

       Шуның өстенә Сөембикә манарасы  дөнядагы иң авыш манаралар арасына кертелгән, символик 7 катлы итеп салынган. Татар халкында 7 саны изге санала.

       Казаныбызның тагын бер изге корылмасы – Кол Шәриф мәчете. Кем ул Кол Шәриф? Кайчан яшәгән? Ни өчен Казаныбызның иң матур мәчете аның исеме белән аталган?

Экранда Кол Шәриф мәчете күренеше.

-Ул Казан ханлыгының соңгы имамы, Казанны яклап һәлак булган.

- Шуның өстенә ул әле шагыйрь дә. Үзегез яшәгән шәһәр турында күп нәрсәләр беләсез икән, афәрин!  Бәйгебезне дәвам итәбез. Шәһәребез 7 административ кисәккә бүленә. Болар ниндиләр?

      -Мәскәү, Киров, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Идел буе. Вахитов, Совет районнары.

     Әйе, Без үзебезгә иң якын булган кисәккә - Авиатөзелеш районына тукталабыз.Хәзер укучылар башкаруында театраль  күренештән өзек карап китәбез.

    Экранга Авиатөзелеш районы күренеше чыга.

Факиһә: ( сөйләнә- сөйләнә керә). Бөтен кеше барган җирдән мин генә нишләп калып торырга тиеш соң? Тукта үзенә әйтим әле. Хәбибрахман, Хәбибрахман, дим!

 Хәбибрахман : (керә) Нәрсә инде?

 Факиһә: Хәбибрахман, бүген бик зур концерт була икән. Үзебезнең Авиатөзелеш районына багышланган. Җизниләр киткән инде, без дә барабыз.

Хәбибрахман: Юк, юк бармыйм. Кәнсиртнең кайда буласын да белим. Факиһә: Бу булды бер!

 Хәбибрахман: Нәрсә белән барасы, кайдан керәсен дә белмим.

Факиһә: ике, өч.

 Хәбибрахман: Аннан... Анда бик зур кешеләр буладыр, миннән көләрләр.

Факиһә: И-и җебегән! Синең белмимнәреңне санарга 10 бармагым да җитмәс. Гел кешедән курыктың.Барабыз булгач, барабыз.Анда безнең 33 нче мәктәп укучылары да чыгыш ясыйлар дип ишеттем.

Хәбибрахман: ( башын кашып) белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер кәнсирт дигән нәрсәне күрәсем килә инде килүен.Әле син бәйләнерсең дип кенә әйтмәгән идем. Сәлим кордаш теге көнне үк бергә барырбыз дигән иде. Факиһә: Соң шулай булгач, тагын ни кирәк инде? Бергә- бергә күңелле дә булыр.Аларның малайлары да безнеке белән 33 нче мәктәптә бергә укый бит әле, әйеме? Әйдә, киен. Мин дә хәзер киенеп чыгам. ( чыгып китә).

Хәбибрахман: Барабыз баруын да, акча җитәр микән соң?  Саныйм әле. (кулындагы тимер акчаларны чылтырата- чылтырата чыгып китә).

  • Бик зур рәхмәт, укучылар. Ә хәзер районыбыз турындагы сорауларга җавап биреп китик.

 1. Авиаөзелеш районы ничәнче елда оеша?Ни өчен Авиатөзелеш районы дип атала?( Районыбыз 1994 нче елның 5 декабрендә Ленин районы икегә бүленү сәбәпле барлыкка килә.Авиатөзелеш районы дип аталуы юкка гына түгел, монда вертолет заводы, Горбунов исемендәге авиация берләшмәсе бар. Район территориясендә 11 промышленность үзәге урнашкан.

 2.Районыбыз Казанның кайсы ягында урнашкан? Аның бүгенгесе турында нәрсәләр сөйли аласыз? (Районыбыз шәһәрнең төньягында урнашкан.Бүгенге көндә районыбызны спорт үзәгенә әйләнеп бара дисәк тә ялгышмабыз. Районда балалар һәм яшүсмерләр өчен 3 спорт мәктәбе эшли. 2010 нчы елда яңа спорт комплексы “Триумф” аякка басты.)

 Афәрин, булдырдыгыз. Районыбыз турында күп мәгълүмат җиткердегез. Хәзер 33 нче мәктәп, ягни үзебез укыган йорт турында сөйләшәбез. Мәктәбебезнең төрле почмакларыннан сезгә телеграммалар килгән. Аларны кем җибәргәнен белергә кирәк. Кем беренче кул күтәрә - шул җавап бирә.

Экранда 33 нче мәктәп күренеше.

Телеграммалар:

1. Кемнәрдер пробиркаларга дөрес сыекча салмаган, миндә шартлау булырга мөмкин. Тизрәк ярдәмгә килегез. (химия кабинеты).

2. Инглиз телен яхшы белүчеләрне үземә чакырам, миндәге 15 компьютер эшсез тилмереп утыра. (информатика кабинеты).

3. Озын тәнәфестә сезне зарыгып көтеп калам. (ашханә).

4. Дәресләрегез бетүгә өйгә кайтырга ашыкмагыз, коену костюмнарыгызны  алыгыз да миңа килегез. ( бассейн).

5. Минем тавышны ишетүгә дәрескә ашыгыгыз! (кыңгырау).

6. Икенче чирекне бик уңышлы тәмамлагансыз. Мактау кәгазьләрен алырга минем кабинетка килегез. (директор).

      -Үзегез укыган мәктәп, андагы тәртипләр белән бик яхшы таныш икәнсез. Нәтиҗә ясап, гомуми таблицага очколарны язабыз. Укучылар ничек уйлыйсыз, алга таба нинди темага тукталырбыз икән?

    - Гаилә.

      -Бик дөрес!

Экранда гаилә рәсеме.

  - Ни өчен шушы темага тукталдык икән?

   - Чөнки гаилә- ул безнең башлангычыбыз.

   - Дөрес, һәр кеше үзенең тормышын гаиләдә башлаган. Кеше өчен беренче урында гаилә тора. Өйдә сез үзегезнең шәҗәрәгезне язып килергә тиеш идегез. Сезне тыңлыйбыз. Иң күп бабасының исемен тапкан кеше үз командасы өчен 3 очко ала. Калганнар 2 һәм 1.

( Укучыларның чыгышларын тыңлау һәм бәяләү).

  - Бүгенге чарабыз ахырына якынлашты. Экрандагы түгәрәккә игътибар итәбез.  Кеше тормышындагы һәр нәрсә иң элек гаиләдә башлана, соңрак ул мәктәптә дәвам итә. Кешедә үзе яшәгән район, шәһәр, ил турында фикерләр оеша. Гаиләдән башлангыч алган үсеш җир шарына , галәмгә тоташа. Бу – җир шары, аның киләчәге сезнең кулларда дигән сүз. Әгәр аны матур итеп күрергә теләсәгез, әлеге матурлыкны гаиләдә булдырырга тырышыгыз. Гаилә бик кечкенә булса да, җир шары шушы кечкенә кисәкләрдән оеша.

     Бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Кызыллар – беренче, яшелләр – икенче урынны алдылар. Котлыйм сезне.

( Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Обобщение, систематизация и проверка знаний по теме "Имя прилагательное" (На материале декоративно-прикладного искусства. Русская матрёшка). 6 класс. (тема рассчитана на 2 часа)

Тема: Обобщение, систематизация и проверка знаний по теме "Имя прилагательное"  (На материале декоративно-прикладного искусства. Русская матрёшка). 6 класс.   ...

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...