Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы
презентация к уроку на тему

Мухамадиева Наиля Давлетзяновна
 Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.                                                      
          Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч 
түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. 
Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. 
Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге.
Ш. Рәкыйпов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.m._prezentatsiya.pptx2.78 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Эзләнү-тикшеренү эше Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы Җитәкчесе: Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Мөхәмәдиева Наилә Дәүләтҗан кызы Эшне башкарды: Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рахматуллина Энҗе Рушан кызы ТР Теләче муни ципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бир ү учре ждениесе - Югары Кибәхуҗа урта гом умбелем бирү мәктәбе филиалы “Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбе”

Слайд 2

“Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы” дип аталган эшебезнең максаты: Авылдашым Морат Мостафинның тормыш юлын өйрәнү; Үземдә чорны тоемлау хисе формалаштыру , шәхси тормыш белән тарихи үсеш арасындагы бәйләнешне аңлату; Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне барлау, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү; Эзләнү- тикшеренү аша үземнең интеллектуал ь , иҗади , коммуникатив һәм оештыру сәләтләремне үстерү; бурычлары: Бөек Ватан сугышы сугышчыларының каһарманлыгын бик ачык күрсәтүче дистәләрчә, йөзләрчә һәм меңнәрчә үлемсез батырлыкларның берсе булган Морат абый батырлыгын күрсәтү; Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау; Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү, фәнни фикерләү, фикерне исбат итү аша нәтиҗә чыгару.

Слайд 3

Олы Кибәхуҗа Кече Кибәхуҗа Казаклар Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөн ь я тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге. Ш. Рәкыйпов . Безнең Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә. Бөек Ватан сугышына шушы бәләкәй генә авыллардан 291 кеше китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 148 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Шундыйларның берсе - якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туган, шунда мөгаллим булып эшләгән МОРАТ МОСТАФИН.

Слайд 4

Морат Мостафин 1916 елда Олы Кибәхуҗа авылында укытучы Әхмәтсафа Мостафин гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне, аннары Алабуга техникумын уңышлы гына тәмамланганнан соң, Теләче районындагы Олы Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Саурыш мәктәпләрендә мөгаллим булып эшли. Эшләгән вакытында газетага мәкаләләр, хәбәрләр җибәреп тора. Язуга осталыгын күреп, аны Теләче район газетасына эшкә чакыралар.

Слайд 5

Сандык төпләрендә Өчпочмаклы хатлар Күз карасы кебек сакланалар... Ш.Мостафин “Дошман тылыннан хат. Исәнмесез! Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-колан, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам, диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем, узган елның октябреннән бирле, дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара. Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кызлар һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Без юк урынга барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар... Партизан исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала... Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Тирән дошман тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз – партизан Морат. Хушыгыз! Көтегез, кайтырмын!.. 2.V.42 ел” Менә алар – таныш өчпочмаклар – илчеләре сугыш кырының...

Слайд 6

“...Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте булган икән... Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма хатым барып җиткәндә, абыем инде... Хатымның буш калган урынына партизан иптәше абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде,”- дип искә ала батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова. Морат батырның бердәнбер кызы-Флүрә апа . Әтисенең бик яраткан кызы булган ул. Икеләтә бәйрәм ясап, әтисенә нәк ъ 20 яшь туласы көн алдыннан гына 1936 елның 13 июлендә дөньяга килгән нәни Флүрә . Хәзерге вакытта улы Марат, килене Гөлшат белән мәркәзебезнең Дәрвишләр бистәсендә яши .

Слайд 7

Украинаның Сумы өлкәсе Путивл ь шәһәреннән ерак түгел Спадшан ь урманында, татар егете Морат Мостафин соңгы батырлыгын күрсәткән урында, мәрмәрдән һәйкәл куелган.

Слайд 8

Үзең үлсәң,матур исемең калды, Киң Ватанга даның таралды. С. Урайский Батырлыктан үлемсезлеккә... Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, заманында ул укыган һәм укыткан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә аның исеме бирелде. Безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Морат батыр призына спорт ярышлары үткәрелә. 7 май көнне Олы Кибәхуҗа авылында 9 май бәйрәме уңаеннан парад митинг үтте. Быелгы парадның үзенчәлеге шунда булды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ясалган һәйкәл диварына Морат Әхмәтсафа улы Мостафинга истәлек тактасы куелды.

Слайд 9

Киләчәктә дә безнең күңелләрдә авылдашыбыз Морат Мостафин эзләре җуелмас, киресенчә, гомерлек булып уелыр. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.

Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кеш...

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат белән очрашу кичәсе....

Рафаэль Мостафин. Балыкчы Муса (дәрестән тыш уку)

Татар әдәбияты дәресенә технологик карта...

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Дөньяларны яңгыратырлык бер җыр җырлап китәсе бар! (Мәхтүм Мостафин истәлегенә)

М.Мостафин "Йолдызымны эзлим"Бу йөрәгем, бәйге аты сыман,Үзен-үзе хәтта аңламый.Үткәнен дә сизмим кичләремнең –Күңелемә булды әллә ни.Гашыйкларның төне нигә икәнАшкындырмый минем йөрәк...

"М.Мостафин-Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”

laquo;Морат Мостафин – Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы&rdquo...

Рафаэль Мостафинның иҗаты

Рафаэль Мостафинның иҗаты буенча презентация...