«Тамчы шоу» интеллектуаль уен программасы Тема: «Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты»
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Насыбуллина Рушания Фандусовна

 «Тамчы шоу» интеллектуаль уенының программасы

Тема: «Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты» (Слайд 1)
Максат: 
1. Чор әдәбиятының үзенчәлеген өйрәнү, күренекле шагыйрь, галим, җәмгыять эшлеклесе -Утыз Имәнинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү. 
2.Габдерәхим Утыз Имәни турындагы белемнәрне ныгыту; иҗатын бөтен бер күренеш буларак күз алдына китерү; укучыларның белем дәрәҗәләрен сынау; күзаллауларын киңәйтү;

3. Шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.
Җиhазлау: Утыз Имәнинең портреты, әдәби китаплар, язучыга багышланган газета, стенд, рәсемнәр; дәреслекләр. 
Хәерле көн дуслар, укучылар һәм укытучылар! Сезнең хөрмәткә без укучылар белән әзерләгән Тамчы шоу уеннын күрсәтербез.  Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Укытучы сыйныфны 2 командага бүлә. Командаларның исемнәре, девизлары табыла. 
 Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

Иң элек безнең уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирюче жюри составы билгеләп үтәсебез килә. (Слайд 2)

1. 2. 3.Шулай итеп, башлыйбыз! (Музыка)

 Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин командаларга бирәм.

Укучылар үзләре белән таныштыралар.

Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез. Беренче турда 16 сорау укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар. Командалар игътибар белән тыңларга, актив катнашырга тиеш. 

I тур. «Барыгызга да уңышлар! » (Слайд 3)

- Шагыйрнең әдәби псевдонимы – Утыз Имәни, ә чын исеме ничек? 
-Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бинеКырым әл-Болгари 
- Шагыйрь кайда туган ? 
- Чирмешән районы Яңа Кади авылы. 

- Туу датасы

- 1754 ел

- Ул ничә яшендә ятим кала Һәм кем аны тәрбияли? 
- 3 яшендә, җиңгәсе. 

- Һөнәре    

- Шагыйрь, …

- Милләте

- Татар

- Үлем датасы

- 1834 ел

- Үлем җире       

-Тимәш авылы

- Әтисе

- Госман бине Сәрмәки

- Әнисе      

-Гафифә

- Утыз Имәни туган теленнән тыш тагын нинди телләрне камил белгән? 
- Гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк. 
- «Утыз Имәни мәсләге» - нәрсә ул? (Слайд 4)
- Чукындыруга каршы булганга…….. 
- Утыз Имәни барыннан да элек мөгаллим, педагог. Ул тудырган йөзләп китап нинди темаларга карый? 
- Педагогик, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр, төрле шәрекләр Һ.б. 
- Утыз Имәни кайсы әсәрләрнең җыйнама текстын булдырган? 
- «Дини гыйлем теркәү», «Мәсләви» 
- Шагыйрьнең Ислам диненә карашы? 
- Уңай карашта……. 
- Утыз Имәни шигырьләрен ничә юллык строфа белән язган? Мисал китерегез. 
-2 юллыклар ярдәмендә язган.(Һәр команданың да мисаллары тыңлана). 
II тур. «Дөрес җавапны сайлап ал! » (Слайд 5)

 Компьютерда төзелгән тестлар өләшелә, командалар дөрес җавапларны сайлап алалар. 
1. «Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә» 
☺ яшьлек турында 
☺мәхәббәт турында 
☻егетлек - илгә бурыч турында 
2. « Заманның мөҺим билгеләре» 
☻тормыш, яшәү рәвеше турында 
☺ табигать турында 
☺ сугыш темасы 
3. « Гаварись – эз-заман» « Замана укымышлылары» 
☺ байлык турында 
☻ илгә, телгә тугрылыкны яклау, надан калмау турында 
☺ ел фасыллары турында 
 4.« Сату итү» 
☺ алдарга өйрәтү 
☺ җәмгыятьне сату 
☻дөреслек – барыннан да өстен 
Командалар тиз Һәм дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Бу билге(☺) дөрес түгел җавапны, ә бу билге(☻) дөрес җавапны аңлата. 
III тур. «Игътибарлылык». (Слайд 6)

Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезгә үзенең рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадрәр истә калдырырга тырышыгыз

Игътибар!

1.     Кайсы рәсемдә һәйкәл төшерелгән?

2.     Кайсы рәсемдә  төшерелгән әдипләрнең берсендә Гәбдеррәхим Утыз Имәни ?

IV тур. «Кем тизрәк?» Укылган өзектән шигырьнең исемен әйтегез.

Егет булу турында

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...

 

Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,

Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.

 

Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

 Татулык турында

 Тату булып яши күрше белән кем-

Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.

 

Кеше байдыр, ояты булса аның,

Ләкин байлык түгел – күплеге малның.

 

Шулай ук гайбәтен сатма кешенең,

Сиңа һич файдасы юк бу эшеңнең.

 

Әгәр кылсаң берәүгә изге эш син,

Алырсың шундый ук изге өлеш син.

 

Әгәр кылсаң яманлык бер балага,

Дучар булмам, димә үзең, бәлагә.

 

Сиңа атса берәр адәм әгәр таш,

Ачу тотма, үзен ат син аңа аш.

 

Сабыр итү турында

 Җәфа кылса берәү сиңа әгәр дә,

Сабыр ит син, үтәр бер көнне бар да.

 

Чын ир өчен сабыр итү күп артык,

Ачуың йот, аңа син атмачы ук.

Сату итү турында

 Сату итсәң, хыянәт итмә колга,

Гадел аршын, гадел гер асра кулда;

 

Кыска кисеп, җиңел үлчәп син сатма,

Җәһәннәм утына үзеңне атма.

Кәсеп турында

 Яшәү өчен хәлялне син кәсеп ит,

Ризыкны тап көчең җиткән кадәр тик.

 

Ходаның биргәнен азсынма, зинһар,

Аның хөкмендә бит барлык ризыклар.

 

Сабыр итү турында

 Җәфа кылса берәү сиңа әгәр дә,

Сабыр ит син, үтәр бер көнне бар да.

 

Чын ир өчен сабыр итү күп артык,

Ачуың йот, аңа син атмачы ук.

 

Юмарт бул син, була күрмә саран бик,

Йөри күрмә, миңа килмәс әҗәл, дип.

Vтур. «Театр алга илтә...!» Бу өлештә укучыларга бирелгән өзекне сәхнәләштерергә тәкъдим ителә ( өзекне укытучы укый). 
” Бервакыт Габдерәхим хәзрәт кырдан кайтып килә икән, юлда анны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән. Бервакыт теге кеше анны-моны уйлап тормыйча, кычкырып җырлап җибәргән. Аның җырлавы Габдерәхимгә бик ошаган, Һәм ул үзе дә аңа кушылып җырлый башлаган. Теге кеше бик кызыксынып: «Син кем буласың, кайсы авылныкы?»- дип сораган. Гбдерәхим аңа: «Үзең дә беләсеңдер инде , Габдерәхим хәзрәт дигән кеше буллам мин»- дип җавап биргән. Теге кеше моны ишетеп: « Ай, хәзрәт, бик оятлы булдым, зинҺар гафу ит. Тышкы киемең, гадилегең белән без аңлаган хәзрәткә бер дә охшамагансың бит»- дип гафу үтенә башлаган. Габдерәхим аңа: « Чү-чү, тавышланма! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр. Менә җырлавың миңа бик ошады, мин сиңа иярдем. Инде син дә минем фикеләремә ияр»- дигән. (Слайд 7)
Кайсы команда матур, чын артистларча сәхнәләштерә - шуңа балл өстиләр. Биремнәр эшләнеп беткәч, нәтиҗә ясала, урыннар билгеләнә.

 

Кулланылган әдәбият: 
1.9 ынчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Мәгариф.2005 
2.9 ынчы сыйныф өчен әдәбияттан хрестоматия. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Мәгариф.2005 
3.А.Г.Яхин Әдәбият 10класс.Мәгариф,2003 
4. Т.Ш.Гыйляҗев. Татар әдәбияты XX гасыр башы.Мәгариф,2007

5.http://kitaphane.tatarstan.ru/

6.http://metodisty.ru/

7.http://tt.wikipedia.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.pptx2.84 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты Тамчы шоу

Слайд 2

Бәйләсәң эшкә гыйлемне-үлмәссең , Хак юлыннан читкә барып кермәссең . Килсә дә үлем , галим үлми һаман , Үлеме килгәнче үк үлә надан .

Слайд 3

1.Шагыйрнең әдәби псевдонимы – Утыз Имәни , ә чын исеме ничек ? 2.Шагыйрь кайда туган ? 3. Туу датасы 4. Ул ничә яшендә ятим кала Һәм кем аны тәрбияли ? 5. Һөнәре 6.Милләте 7.Үлем датасы I тур. « Барыгызга да уңышлар ! »

Слайд 4

8.Үлем җире 9.Әтисе 10.Әнисе 11. Утыз Имәни туган теленнән тыш тагын нинди телләрне камил белгән ? 12. « Утыз Имәни мәсләге » - нәрсә ул ? 13. Утыз Имәни барыннан да элек мөгаллим , педагог. Ул тудырган йөзләп китап нинди темаларга карый ? 14 Утыз Имәни кайсы әсәрләрнең җыйнама текстын булдырган ? 15Утыз Имәни шигырьләрен ничә юллык строфа белән язган ? Мисал китерегез . 16.Шагыйрьнең Ислам диненә карашы ?

Слайд 5

II тур. « Дөрес җавапны сайлап ал! » 1. « Егет булсаң , егетлек күрсәт илгә » 2. « Заманның мөҺим билгеләре » 3. « Гаварись – эз-заман » « Замана укымышлылары » 4.« Сату итү »

Слайд 6

III тур. « Игътибарлылык ».

Слайд 7

IV тур. «Кем тизрәк ?»

Слайд 8

Vтур. «Театр алга илтә...!»

Слайд 9

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....