Тамчы - шоу интеллектуаль уены
методическая разработка (6 класс) по теме

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon тамчы - шоу уены76.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

 Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  •  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга  сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә,  әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.  

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары,  презентация.

Уен тәртибе.

 Уенда 2  команда катнаша. Өй эшенә визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм татар теле буенча үткәннәрне кабатлау керә. Командалар исемнәренә туры китереп  төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

    Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә.  Уенчылар үз урыннарын алалар. Тамчы шоу уены.pptx

Алып баручы.

 -  Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең хөрмәткә без 6 нчы сыйныф укучылары белән  “Тамчы – шоу” уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз.

 Тамчы шоу уены барыгызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезгә кул чабып, аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

 Уеныбызның барышына  һәм укучыларның чыгышларына  бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк.    

  1. Муллагалеева Г.Н. –тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары.
  2. Нәбиуллина Г.Р.  – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
  3. Ракова Ф.Т. – педагог – оештыручы.

                                                               

  • Ә хәзер сүзне командаларга   бирәбез. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.

Без Тукай оныклары.

Безнең девиз. Эш беткәч, уйнарга ярый.

                     

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Зирәкләр ярышка чыксын.

Акылын һәм тапкырлыгын

Эшкә җигәргә тырышсын.

  • Бик әйбәт, укучылар. Хәзер икенче команда белән дә танышыйк.

Смайлеклар

Безнең девиз. Көләч йөзле алар һәрчак

                          Шуңа күрә без- смайлеклар.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер татар телендә

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.

  •  Булдырдыгыз укучылар. Шулай итеп, I турга кереп китәбез

I тур.  Батыр – берне, белемле меңне егар.

  • Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен әйтеп бетерергә тиеш буласыз.  Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.

 1 команда

Кем эшләми-....(шул ашамый)

Дөрес сүзгә-....(җавап юк)

Иле барның-....(теле бар)

Агач җимеше белән мактана-...(кеше эше белән)

Әйткән сүз-...(аткан ук)

2 команда.

Егет кешегә-....(җитмеш төрле һөнәр дә аз)

Тырышкан табар-....(ташка кадак кагар)

Аерылганны аю ашар-....(бүленгәнне бүре ашар)

Егет үзе өчен туа-...(иле өчен үлә)

Сөйдергән дә тел-...(биздергән дә тел)

  II тур.   Тел белгән  макталыр.

  • Мин сезгә татар теленә караган сораулар бирәм, ә сез җавапларны язасыз һәм безгә күрсәтәсез. Кайсы команданың җавабы дөрес була, шуңа бер очко языла.

  1. Предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйль  сүз төркеме ничек атала?(сыйфат)
  2. Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?(7)
  3. Казан, Арча, Нәзирә, Кама, Айбулат - нинди исемнәр?(ялгызлык)
  4. Хәзерге заман сыйфат фигыльләр ничек ясала? Мисаллар  әйтегез.(баручы, бара торган)
  5. Бишенче, уналтынчы – болар нинди саннар?(тәртип)
  6. Заман категориясе нинди сүз төркемендә кулланыла?(фигыль)
  7. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала?(сыйфатланмыш)
  8. Ясалышы буенча нинди исемнәр була?(тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма)

  III тур.  Игътибарлылык бәйгесе.

   - Хәзер сезгә экранда рәсемнәр күрсәтелә. Бик яхшылап игътибар белән карагыз. Аннан сорауга җавап бирерсез.  

1 командага.

  • Рәсемдә нинди төстәге алмалар күрдегез?(кызыл, яшел, сары)
  • 2 рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?(кош)

  1. командага.
  • Ничә кош күрдегез?(2)
  • Өченче рәсемдәге рәссамның башлыгы нинди төстә?(кызыл)

 IV тур.  Әдәби әсәрне беләсезме?

  •  Хәзер әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла. Сезгә әсәрнең исемен һәм авторын дөрес итеп әйтергә кирәк.

  1. –Яз килгәч,-диде,-боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма.   Өсләренә чүп-чартөшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара!  (Г.Ибраһимов. ”Кызыл чәчәкләр”)
  2. Әнә Агыйдел –үзе турында бик күп җырлар җырлаткан, әкиятләр сөйләткән ямьле Агыйдел! Аның өстеннән акрын гына сыек томан күтәрелә. Су  читендә ялгыз көймә. Ул салмак кына чайкала. (Г.Гобәй. “Маякчы кызы”.
  3. Тик районнан тагын язу килде. Мүтәйне тагын озатып калдылар. Ләкин кичен ул тагын кайтып керде. Алмыйлар егетне, комиссия уздырмый. Колхоз җитәкчеләренә бу ошап куйды. (И.Гази. “Өч Мәхмүт”)

 Vтур.  Сәнгатьле сөйләм бәйгесе.

- Өй эше итеп сезгә үзегезгә ошаган, яраткан  бер  шигырьне  яттан өйрәнеп килергә иде. Хәзер сүзне командаларга  бирәбез.

VI тур.  “Сүз төзү”бәйгесе.

  • Бирелгән хәрефләрдән сүзне җыегыз. Нинди сүз килеп чыгар.

Тукранбаш. 

Хәзер шушы сүздән яңа сүзләр төзегез. Кайсы командада күбрәк сүз була, шул җиңүче.  2 минут вакыт сезгә.

Вакытыгыз бетте. Әйдәгез башлыйбыз , кара-каршы сүзләрне әйтәбез.

VII тур.   Капитаннар бәйгесе.

  • Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар”Әйе, юк “дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Дуслык” командасына.

 1.” Туган тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда була.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

7.Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)

8.Сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)

9.Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)

10.Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)

  “Ялкын” командасына.

1.”Кайсыгызның кулы җылы” шигырен Г.Тукай язган. (юк)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

5.Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)

6.Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк)

7.Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)

8.Фигыльнең сораулары – нишли?нишләде?(әйе)

9.Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)

10.Син алтынчы сыйныфта укыйсың.  (әйе)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!                                    

Бүгенге “Тамчы – шоу “уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без - күршеләр.

Без,әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең – ТЕЛЕБЕЗДӘ


  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Тамчы-шоу интеллектуаль уены....

“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана...

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

Бу сыйныфтан тыш чара рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында укучы   балалар өчен тәкъдим ителә.  Чара укучыларның яшь  үзенчәлекләрен искә тотып төзелде,  саннарны...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...