Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.
методическая разработка на тему

Данилова Зульфира Салахетдиновна

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayaz_gyylzhev.docx31.79 КБ

Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены.

                                                     Данилова Зөлфирә Сәләхетдин кызы,

                                                              Ашрафуллина Розалия Илдар кызы

                                                   Алабугадагы     10 нчы урта мәктәбенең

                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

1.  Язучының  тормышы һәм иҗаты буенча алган белемнәрен  практикада куллана алуларын тикшерү һәм тирәнәйтү;  әсәрләре             турында күзаллау булдыру.

 2.Эзләп табу эшчәнлеген, интеллектуаль  сәләтен үстерү .

3.Әдәбият белән  кызыксынучы, коллективта эшли белүче шәхес тәрбияләү.

Үткәрү формасы: интеллектуаль уен.  

Җиһазлау: уен өстәле, бүлем номерлары язылган конвертлар,”кара тартма”, әйләнмә, ком сәгате, аудиоязмалар, интерактив такта.

Уен барышы.

Аудиоязмада салмак кына музыка уйный.

Алып баручы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! 10нчы урта мәктәбендәге 11нче сыйныф  укучыларының “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль клубы  сезнең игътибарыгызга бөек татар прозаигы, драматургы Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  интеллектуаль уен тәкъдим итә.

     Уенда катнашучыларны, төркем җитәкчесе белән таныштыру. Клубның президенты –  Хәләфин Аяз. Сүзне аңа бирәбез.

Интеллектуаль клуб президенты. Минем кулымда  ябалак – барлык чор һәм халыкларның мәңгелек акыл һәм зирәклек  билгесе. Уку елы азагында без аны интеллектуаль клубның иң яхшы укучысына тапшырачакбыз.

Алып баручы. Уенның кагыйдәләре бик гади.  Сезнең алдыгызда – 11 конверт. Аларның һәрберсендә бер сорау. Ул сорауларны Алабуга шәһәрендәге 10нчы мәктәп  укытучылары һәм укучылары төзеде. Бүгенге уеныбыз безнең мәктәп бусагасында уза. Сез  2нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучыларына каршы уйныйсыз. Без алар белән менә берничә ел инде хезмәттәшлек итәбез. Хөрмәтле яшь белгечләр, уен өстәле артында үз урыннарыгызны алуыгызны сорыйм. Экранда уенчылар үзләренең сорауларын һәм җавапларын тәкъдим итәчәкләр. Игътибар белән тыңлап, җавапларыгызны әйтергә әзерләнегез. Уңышлар сезгә!

Уенның  беренче  соравы.

      Аяз Гыйләҗев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы. Ул кайда, кайчан, нинди гаиләдә дөньяга килгән?

Җавап: Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган.

Уенның  икенче соравы.

     Аяз Гыйләҗевнең: “Мин татар дөньясына 3 татар үстереп бирдем”,-  дигән сүзләре кемнәр турында бара? Алар бүгенге көндә  нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Җавап:  Аның 3 улы бар: Искәндәр – КФУда профессор; Мансур – язучы-драматург; Рәшат – табиб, эшмәкәр.

 Уенның  өченче  соравы. 

     А.Гыйләҗевнең иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры да зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар языла. Аларның күпчелеге Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры  сәхнәләрендә куела. Ә хәзер сорау: Аяз Гыйләҗевнең кайчан һәм нинди әсәре буенча кайда “Гран-при”га лаек булган фильм төшерелгән?

Җавап:  2010нчы елда “Бибинур” драмасы буенча Мамадыш районы Алгай авылында фильм төшерелгән.

Уенның  дүртенче  соравы.

     Драматургның  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган “Җомга көн кич белән” әсәрендәге төп геройны атагыз. Бу исемнең мәгънәсен тормышы белән бәйләп аңлатып бирегез.

Җавап: “Җомга көн кич белән” әсәрендәге төп герой – Бибинур.

Бибинур – “яктылык өләшүче” мәгънәсендә. Әсәрдәге төп образ 3 ятим балага гомерен багышлый, аларга әти-әни тәрбиясен бирә, чит балаларга яктылык өләшә, караңгы көннәрендә кояш булып балкый.

Уенның  бишенче  соравы.

     Ә хәзер кара тартма. Тартма эченә нәрсә  салынган?  Табышмакны игътибар белән тыңлагыз. Тартма эчендәге әйбер язучының әсәре белән бәйле.

       Саранланма, тырыш сатып алырга,

Күңелле булыр юлда барырга.

Җавап:   “Җиз кыңгырау”.

Уенның  алтынчы соравы.

    Репрессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студентларын, шул җөмләдән А.Гыйләҗевне, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар. А.Гыйләҗевның тоткынлыкта кичергәннәре турындагы романын   атагыз. Ул кайчан һәм кайда язылган?

Җавап:  “Йәгез, бер дога”, 1997нче ел, Казан.

Музыкаль тәнәфес.  “Утырып уйлар уйладым” дигән  татар халык җыры  Гөлшаттан сезгә бүләк булып яңгырасын.

Уенның  җиденче соравы. 

     Югары белем алып, язучы булырга хыялланган егерме ике яшьлек егет Казакъстандагы совет концлагерьларында биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр була. “Гулаг” лагеренда Аяз Гыйләҗевнең нинди псевдонимнары булган?

Җавап:  Аны башта Чыңгыз, аннары Батый дип йөрткәннәр

Уенның  сигезенче  соравы

      Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Авторның сан кергән әсәрләренең исемнәрен атагыз.

 Җавап:  “Берәү”, “Өч аршын җир”, “Дүртәү”, “Мең чакрым җир”.

Уенның  тугызынчы  соравы

     Иң беренче Гәрәйханның читәннән егылып төшүе кош-кортлар дөньясында гаять көчле ыгы-зыгы кузгата: «Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт!     Сорау: түбәндәге өзек кайсы әсәрдән, сүз нәрсә турында бара?

 Җавап: “ Әтәч менгән  читәнгә”  әсәреннән, Гәрәйхан кушаматлы әтәч турында.

Уенның  унынчы  соравы.

     Әдипнең унынчы сыйныфта гына русча китаплар укый башлаганы билгеле. “Үзем укыйм, үзем үкереп елыйм, китапны әле тотып ыргытам, әле кочаклап алам. Нигә минем дөньяма иртәрәк кермәде икән?”- дигән сүзләре кайсы рус язучысының әсәре турында сүз бара?

Җавап:  Ф. Достоевскийның “Преступление и наказание” романы.

Уенның  унберенче   соравы.

      Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә татар телен ихтирам итү, телебезне олылау, милли рух, милләтнең яшәеше өчен борчылу сыйфатлары чагылыш тапкан. Кызларыбызның чит милләт егетләренә кияүгә чыгуларына җаны сыкраган. Ул андый татарларны ничек дип атаган? Әсәрнең исемен әйтегез.

Җавап:   “Балта кем кулында” повестенда канында, җанында милли рух булмаганнарны “ямаулы татарлар” дип атаган.

Алып баручы. Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирик.

Жюри нәтиҗә ясаганчы,  А.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмыннан өзек карау.

 Жюри нәтиҗә ясый. Дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырыла,  уенга нәтиҗә ясала.

Алып баручы.

       Уеныбыз бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды. Без үзебезгә бик күп яңалык ачтык. А.Гыйләҗевнең һәр әсәре гыйбрәтле, эчтәлекле. Аяз абый әсәрләрен укыганнан соң бик озак уйланып йөрисең, ул бернәрсә турында яза, ә фикере, мәгънә бөтенләй икенче. Әсәрнең асылы тирәндәрәк ята. Менә шунда мәгънәсен аңлап алгач, синең күңелендә язучыга рәхмәт хисләре уяна. Тикмәгә генә аның әсәрләрен яратып укымыйлар.

       Күгебез һәрвакыт аяз булсын!  Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам белән карыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...