Тамчы-шоу интеллектуаль уены.
материал на тему

Ямалиева Лайсан Флеровна

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.docx23.08 КБ

Предварительный просмотр:

                   Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

       Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча.

Максат. Укучыларның шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну уяту, шагыйрь иҗатына кызыусыну уяту.

                              Сәламләү.

  1.Бүген бездэ КВН

    Гаҗәп күңелле уен.                                                                        

   Төрле-төрле сорауларга

   Һәркем әйтер үз уен.

2. Теләнче-Тамак мәктәбе

    Сезне бүген сәламли.

    Бәйрәм кунакларына

    Чын күңелдән: “ Сәлам!”-ди

                           Командаларның сәлам бирүе.

 Сандугач командасыннан

 Карлыгач командасына

 Ялкынлы кайнар сәлам!

          Карлыгач командасыннан

          Сандугач командасына

          Ялкынлы кайнар сәлам!          

                       Сандугачлар  девизы:

Ялкаулык – хурлык,

Тырышлык - зурлык

            Карлыгачлар девизы:           

Укырга, тырышарга!

Эзләнергә, табарга!

                                    Визиткалар.

Үзем  уңган, үзем  булган,

Исемем  Рүзилә.

Матур  биим,  спорт  сөям,

Кулымнан  бар  да  килә.

Бар эшкә  дә  җитешәм,

Спорт  белән  бик  дус  мин.

Мәктәбемне  бик  яратам,

Таныш  булыйк  Ландыш  мин.

Үзем  чибәр,  сөйкемле,

Лилия  исемнәрем.

Биим,  җырлыйм,

“5 кә”укыйм.

Шат  минем  күңелләрем.  

Мин,  Лиана,  уңган  кыз,

Укыйм  гел  “5 кә” генә.

Оста биим,  матур  җырлыйм,

Зур уңышлар  белән менәм

Белемнең  үрләренә.

Спортсмен,  көрәшче,

Холкым  шаян, Эмиль  мин.

Чаллы каласын  калдырып,

Бу  салага килдем мин.

Мәктәп  данын  якларга,

Үземә сүз бирдем мин.

Тырышып  укыйм,  үзем  җитез

Исемем була  Алия.

Күргән - белгәннәр  үземә,

Һәй уңган кыз,  син дия.

Ачык йөзле,  шат  күңелле,

Укуда да  сынатмыйм.

Оптимист  кыз -  Ильвина мин.

Алга  барам,  үрләр  алам,

Ышанычны  югалтмыйм.

Максатым  бар,

Көч,  дәрт  белән

Тибә  минем  йөрәгем.

Исемем -  Раушан.

Зур  футболда,  йолдыз  булып,

Балку  минем  теләгем.

Җырларга  да оста  мин,

Сөйләргә дә оста мин,

Укуым  да  бик  яхшы,

Укыйм бары  бишкә мин.

Бу матур кыз кем  дисезме?

Танышыйк ,Илүзә  мин.

Сәнгатьле  итеп шигырьләр

Укыйм  мин кечкенәдән.

Алган  билгеләрем  тора

Бары тик  “5 “ле ләрдән.

Әйдә хәзер таныш булыйк,

Исемем минем - Ләйсән.

                                   I тур.

                          Сорауларга җавап.

  1. Г.Тукай кайчан туган?
  2. Г. Тукай кайда туган?
  3. Тукайның кушаматы ничек?
  4. Тукайның әнисенең исеме?
  5. Тукайның әтисенең исеме?
  6. Өчиледәге бабасының исеме?
  7. Тукайның автобиографик әсәренең исемен атагыз.
  8. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
  9. Зиннатулла бабасы кайсы авылда яшәгән?
  10.  Тукайның кайсы шгырьләренә көй язылган?

                        II тур.

Шигырь юлларын дәвам итәргә.

1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

     ( Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.) (“Туган авыл”)

2. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

    ( Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!) (“ Бәйрәм бүген!”)

3. И туган тел!  һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

    (Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.) (“ Туган тел”)

4. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш;

    ( Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.) (“ Эшкә өндәү”)

5. Син әле үс укы күп, шунда аңларсың барын,

     ( Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын) (“ Сабыйга”)

6. И куян, куркак куян, йомшак куян,

    ( Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?) (“ Бичара куян”)

7. Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

   ( Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!) (“ Кызыклы шәкерт”)

8. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

    Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

    ( Гали аны печән белән кунак итә,

      Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.) (“ Гали белән кәҗә”)

9. Әйт әле күбәләк,

   Сөйләшик бергәләп

  ( Бу кадәр күп очып,

    Армыйсың син ничек?) (“ Бала белән күбәләк”)

10. Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап;

      ( Чаптыра атларны күчер, суккалап та тарткалап.) ( “ Пар ат”)

                                III тур.

                Шигырьнең исемен әйтеп бетерергә.

1. “ Гали белән ( Кәҗә)”

2. “ Шаян ( песи)”

3. “ Туган ( тел)” “( авыл)”

4. “ Пар ( ат)”

5. “ Бичара ( куян)”

6. “ Бәйрәм ( бүген)”

7.” Кызыклы ( шәкерт)”

8.” Су ( анасы)

9.” Кәҗә белән (сарык)”

10.” Бала белән (күбәләк)”

                  IV тур.

      Командирлар ярышы.

                      Сандугач.

1. Бер атнада 7 көн. ( әйе )

2. 1 тәүлектә 24 сәгать. ( әйе )

3. Татарстанда Урал таулары бар. ( юк )

4. Өчкә өчне кушсаң тугыз була. ( юк )

5. 1кг. = 1000г. ( әйе )

6. Ноябрь кыш аена керә. ( юк )

7. “Шүрәле” поэмасын М. Җәлил язган. ( юк )

8. Сыер йорт хайваны. ( әйе )

9. Чыршы яфаклы агач. ( юк )

10. Әлмәт шәһәре Татарстанда урнашкан. ( әйе )

                           Карлыгач.

1. Атнаның өченче көне җомга. ( юк )

2. Бер елда  - 12 ай. ( әйе )

3. Татарстанда Кама елгасы ага. ( әйе )

4. Бөек Ватан сугышы 1945 нче елда башланган. ( юк )

5. 1км. – 100м. га тигез. ( юк )

6. Салават күпере яңгыр яугач чыга. ( әйе )

7. Г.Тукай Кырлайда туган. ( юк )

8. “Кәҗә белән Сарык” әкиятен Г. Тукай язган. ( әйе )

9. Аю урманда яши. ( әйе )

10. Минзәлә шәһәре Татарстанда урнашкан. ( әйе )  

                           

         

               

                           

 

                     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана...

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

Бу сыйныфтан тыш чара рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында укучы   балалар өчен тәкъдим ителә.  Чара укучыларның яшь  үзенчәлекләрен искә тотып төзелде,  саннарны...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...