“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены
план-конспект на тему

Тимершина Сәвия Мәлик кызы

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Тамчы – шоу”

интеллектуаль - күңел ачу уены

                                                   

                                                     Апас районы Каратун урта

                                                             гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                 татар теле һәм әдәбияты

                                                укытучысы Тимершина

                                                              Сәвия Мәлик кызының

                                       эш тәҗрибәсеннән

                                         2013 нче ел

«Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу тапшыруы



      “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында балалар өчен “Тамчы-шоу” программасы 2006 нчы елдан башлап эфирга чыга башлый. Тапшыруның максаты - республикабызда яшәүче сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, белемгә, китап укуга мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү. Телевизион уенда 6,7,8 нче сыйныф укучылары катнаша.

Интеллектуаль – күңел ачу уенының максаты:
1. География, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча сорауларга дөрес җавап бирү;
2. Казан шәһәренең тарихи урыннарын, һәйкәлләрен белү, алар белән якыннанрак танышу (Видеотабышмак);
3. Татар халкының мәкальләрен мәктәп укучыларына, гомумән, милләтебез балаларына пропагандалау.

    Бу уенда безнең мәктәп командасы да бик теләп катнашты. Аксубай районы командасы белән көч сынашып, җиңү яуладык. Телевидениедә булу, яңа дуслар табу  укучылар күңелендә искиткеч җылы хисләр калдырды.

   Бүгенге семинарда бу “Тамчы – шоу” уенын тәкъдим итүнең максаты - районыбызның калган мәктәпләрен дә бу уенда катнашырга, үзләрен сынап карарга чакыру.

   Уенга әзерлек вакытында  укучы бик күп яңа мәгълүмат ала.

   Бүгенге уен туган төбәгебез, туган телебез һәм әдәбиятыбызга багышлана.

Уен барышы

 

 Алып баручы

   “Белемле меңне егар, белемсез берне егар”, - ди халкыбыз мәкале.

Бүгенге уенда катнашучы егет – кызларыбыз үзләрен белем ягыннан ничек күрсәтер? Без моны бик тиздән күрербез.

    Шулай итеп, белем һәм мәгърифәткә омтылучыларның иң яраткан уены - “Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уенын башлап җибәрәбез!

   Белем мәйданындагы алышта бүген мәктәбебезнең иң зирәк, акыллы һәм белемле укучыларыннан җыйналган ике командасы – “Хыял” һәм “Сәләт” командалары катнашачак.

   Бүгенге уенның хөкемдарлары - хөрмәтле жюри составы белән танышып китик.

1.

2.

3.

     Ә хәзер үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен сүзне командаларга бирәбез. Рәхим итегез! “Хыял” командасы, сүз сезгә!

                 (“Хыял” командасы үзе белән таныштыра)

Алып баручы

    Сүзне каршы як командага бирәбез.

                 (“Сәләт” командасының сәламләве)

Алып баручы

     Укучыларның хөрмәтле кунакларга музыкаль сәламнәре дә бар.

     ( 1 укучы Роберт Миңнуллинның “Гүзәллек” шигыреннән өзек сөйли, 2 нче укучы “Апас ягы” җырын башкара)  

Алып баручы

    Уеныбызны башлап җибәрү өчен бөтен шартлар  да үтәлде. Димәк, сезнең игътибарыгызга “Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уенының  I туры. (Экран)

   Алып баручы

      Кыска гына рәвештә мин сезгә аның шартларын аңлатып китәм. Хәзер сезгә тәкъдим ителәчәк сорауларга  төймәләргә басу рәвешендә җавап бирәбез. Җаваплар төгәл, тулы булырга, сораулар ахырына кадәр тыңланып бетәргә тиеш. Игътибарыгызга 1 нче сорау.

1. Халыкара туган тел көне кайчан билгеләп үтелә?

2. “Син телемне саклап калдың...” шигыренең авторы?

3. Түбәндәге фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатырга: иске авыздан яңа сүз, инә күзеннән үткәрү.

4. Дөньядагы  иң бөек шагыйрь дип кемне атыйлар?

5.”Генеологик чыганак” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

6. Татарстан Республикасының халык шагыйре, “Яңа көйләр”, “Кичке утлар”, “Уены – чыны бергә”, “Дөресен әйткәндә” исемле шигъри җыентыкларның авторы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Андерсен исемендәге халыкара диплом иясе. Сүз кем турында бара?

7. “Алтынчәч” операсының авторлары.

8. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” нә ничә шигырь тупланган?

9. Татар театрының туган көне кайчан?

10. Бөек шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл кайчан ачылган?

Алып баручы

      I турга нәтиҗә ясау өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (Жюри сүзе)

      Ә хәзер уеныбызның II турына керәбез. (Экран)

   Алып баручы

      Хөрмәтле командалар, игътибарны экранга юнәлтәбез. Анда 5 рәсем күрсәтеләчәк. Ахырдан мин сезнең игътибарлыгыгызга үземнең сорауларымны бирәчәкмен. (Рәсемнәр күрсәтелә)

  Алып баручы

    “Сәләт” командасы, сорау сезгә:

   - 1 нче рәсемдә ничә йөрәк төшерелгән ? (Җавап)

“Хыял” командасына сорау:

- 5 нче рәсемдәге кызларның исемнәрен атагыз. (Җавап)  

    Кабат экранга һәм анда күрсәтеләчәк сюжетка игътибар белән карыйбыз да, туган төбәгебез белән бәйле сорауга җавап әзерләп, каршыгыздагы кәгазь битләренә  язып куябыз. (Видеосюжет күрсәтелә)

     Алып баручы 

   Менә шундый кызыклы сорау. Сезгә әлеге җавапны теркәп куярга бик аз гына вакыт бирелә. ( Җаваплар языла)

     Алып баручы

   Хөрмәтле жюри, командаларның җавапларына бәя биреп китсәгез иде. (Жюри сүзе)

   (Экран)

     Алып баручы

    III  турга керәбез. Уенның бу турында сүзләр төзиячәкбез. Мин сезгә тәкъдим иткән сүздән сез билгеле бер вакыт аралыгында сүзләр төзәргә тиеш булачаксыз. Уенның төп шарты – сүзләр бары тик исем сүз төркеменә кергән сүзләр булырга тиеш.

                   Кызыксынучанлык сүзе (Сүзләр төзү)

 Алып баручы

    Уенның III туры буенча нәтиҗәне безгә, әлбәттә, жюри ясап китәчәк. (Жюри сүзе)

     (Экран)

     Алып баручы

  Уен кызганнан – кыза барып, соңгы турга килеп җиттек. Иң җаваплы турда  команда капитаннары көч сынашып, үз командаларын җиңүгә якынайтырга тырышачаклар.

      Бу турның тәртибе, шарты түбәндәгечә: мин халкыбызның тел турындагы мәкальләренең беренче өлешен әйтәм, ә икенче өлеше сезгә, капитаннар. Чулпан, синнән башлыйбыз.

     1. Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

2. Теле барның юлы бар.

3. Иле барның теле бар.

4. Күп сүзнең – эзе яхшы, әз сүзнең – үзе яхшы.

  1. Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.
  2. Аз сөйләгән күп эшләр, күп сөйләгән аз эшләр.
  3. Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел.
  4. Инсафлының теле саф.

     9. Үз сүзеңә үзең хуҗа.

   10. Тел кылычтан үткен.

     Алып баручы

  Молодец, Чулпан. Алсу, сиңа күчәбез. Син әзерме?

     1. Бауның  озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

2. Әйткән сүз – аткан ук.

3. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

4. Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

5. Халык әйтсә, хак әйтер.

6. Галим барда телең тый, оста барда кулың тый.

7. Телләр белгән – илләр белгән.

8. Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

9. Туры сүз таш яра.

10. Сүз канатсыз, ләкин оча.

Алып баручы 

     Уенның соңгы туры да тәмамланды. Һәр ике команда да түземсезләнеп жюри чыгарачак нәтиҗәне көтә.

  Нәтиҗә, уенга йомгак ясала. Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Тамчы-шоу интеллектуаль уены....

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

Бу сыйныфтан тыш чара рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында укучы   балалар өчен тәкъдим ителә.  Чара укучыларның яшь  үзенчәлекләрен искә тотып төзелде,  саннарны...

Интеллектуаль күңел ачу уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек” (cценарие)

Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучыларыКомандалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.Музыка уйный,  бию, аннары сәхнәгә алып баручылар чыга.1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле укучыл...