“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.
методическая разработка (6 класс) на тему

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  
Данный проект включает наличие межпредметных связей с предметами естественно-математического цикла: историей, физикой,  биологией и русским языком.

Задача мероприятия: формирование всесторонне развитой личности

Цели мероприятия: 1) выявление знаний учащихся о разных областях  науки,

2) расширение  кругозора  учащихся;

3) развитие познавательных способностей учащихся;

4) воспитание интеллектуально развитой личности.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_shou_intellektual_ueny.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

 

          “ Тамчы шоу”  интеллектуаль уены.

Туган җир..... Туган авыл......

Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан  йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

               Хәерле көн дуслар, укучылар һәм укытучылар! Сезнең хөрмәткә без 5 класс һәм 6 класс укучылары белән әзерләгән Тамчы шоу уеннын күрсәтербез.  Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

Иң элек безнең уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирюче жюри составы билгеләп үтәсебез килә.

Шулай итеп, башлыйбыз! (Музыка)

Үткәнемчә бүгенге уенда 5 һәм 6 класс укучылары канаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

Укучылар үзләре белән таныштыралар.

Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез. Беренче турда 15 сорау укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.

                             

Тамчы шоуга сораулар

I тур.  

1.Әлмәт районы кайчан төзелә?

2.Югары Мактамада беренче колхоз кайчан төзелә?

3 Әлмәт  шәһәре кайчан төзелә?

4.Мәктәп кайчан урта мәктәпкә әйләнә?

5.Колбаса цехы кайчан төзелә?

6. Югары Мактамада кемнәр социалистик хезмәт герое исемен ала?

7. Югары Мактаманың атаклы нефтьчеләрен сана.

8. Бөек Ватан сугышына ничә авылдашыбыз китә?

9. Кайчан “Нефтяник” совхозы төзелә?

10.Татарстанга иң якын диңгез. Иң якын тау.

11. Туган ягыбызда беренче нефть кайчан чыгарыла башлый?

12. Татастан Конституциясе кайчан кабул ителә?

13 ТАССР кайчан төзелә?

14.Республика буйлап агучы иң озын елга.

15. Татарстанда ничә район?

16. Казанга ничә яшь?

17. Авылда яшүче сугыш ветераннарын сана.

18. Ленинград блокадасында булган әби-кем ул?

19. Татарстанда күпме кеше яши?

20. Авылдагы беренче колхоз председателе.

 21.Бу күл кыргый дуңгыз исемен йөртә. Ул кайсы күл.

22. Без укый торган мәктәп кайчан төзелә?

II тур.

1.Экранда рәсемнәр күрсәтелә. Рәсемнәрдәге хаталарны табарга.

2.Туган якка кыш килде. Кечкенә хикәя төзергә. Командалар хикәя төзегәндә концерт номеры.

3 тур.

Нинди сүз язылган?Антарктида Сүзеннән кем күбрәк сүз яза? Ант, карта-ана-ата-тарак-карт-дан-тана-кар-рак-ар-кит-титан-дата-тир-ир-ират-танк-канат-ат-ит-арка

4 тур.

Алып баручы әйтемнәрнең бер өлешен укый, командир дәвам итә.

1 командир:

Январьда озын боз сөңгесе -…  (уңыш яхшы була)

1 февральдә аяз булса -…    (яз иртә килер)

Март башында тамчы тамса -…    (җәй яхшы килер)

Әгәр каеннан сок күп акса -…   (җәй яңгырлы булыр)

Шомырт чәчәк атканда -…    (салкын килә)

Язын иртә күк күкрәсә - …   (җәй салкын килер)

Июньдә көчле чыклар - җимеш уңышына, еш томаннар -…   (гөмбә уңышына)

Җәй көне билчән басса -…   (суык кыш килер)

Үрмәкүч оясыннан чыгып яңа оя үрсә -…  (көннәр җылыныр)

Ябалак кычкырса -…   (суыкка)

2 командир:

1. Августта төшкә кадәр -җәй  - …   (төштән соң көз)

2. Августта яшенле яңгыр-…  (озын көзгә)

3. Июль бик эссе булса-…  (декабрь суык булыр)

4. Күктәге болытлар буй-буй күренсә-…  (яңгырга)

5. Кояш чыкканда тынчу булса-…   (яңгыр явар)

6. Май яңгырлы һәм салкын булса-…  (иген уңар)

7. Апрель кар белән башлана-…   (яшеллек белән тәмамлана)

8. Февральдә -буран, мартта -…   (Тамчы)

9. Кыш көне йолдызлар күп күренсә, …   (салкын булыр)

10. Йолдызлар ачык күренсә-көн яхшы, тонык күренсә-…  (кар(яңгыр) явар)

Сүз жюрига бирелә. Командалар бүләкләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Тамчы-шоу интеллектуаль уены....

“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана...

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

Бу сыйныфтан тыш чара рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында укучы   балалар өчен тәкъдим ителә.  Чара укучыларның яшь  үзенчәлекләрен искә тотып төзелде,  саннарны...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...