«Тамчы шоу» интеллектуаль уены
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу сыйныфтан тыш чара рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында укучы   балалар өчен тәкъдим ителә.  Чара укучыларның яшь  үзенчәлекләрен искә тотып төзелде,  саннарны гомумиләштереп кабатлауга багышланды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy-shou.docx23.44 КБ
Файл tamchy_shou.pptx1.77 МБ

Предварительный просмотр:

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

 Исәнмесез. Хәерле көннәр сезгә! Ничек саннар барлыкка килгән, борынгы заман кешеләре ничек саный башлаганнар төгәл генә билгеле түгел. Элекке елларда кеше күпме җәнлек аулавын белдерү өчен саннар куллана белмәгән. Зур капчыкка аулаган җәнлекләр санынча ташлар салган. Җәнлекләре күбрәк булган саен, ташлар да күбрәк кирәк булган.

«Калькулятор» сүзе дә латинчадан «калькулюс», ягни «камень» сүзеннән барлыкка килгән. Соңрак кешеләр санау берәмлекләрен төрле символлар кулланып

белдерергә өйрәнгәннәр. Предмет санаганда сызык яисә башка бер билге кулланганнар, цифрны белдерүче сүзләр әлегә булмаган.

Соңрак кешеләр кулдагы бармаклар ярдәмендә саный башлыйлар.

Шулай итеп, укучылар “Сан” темасына багышланган интеллектуаль уеныбызны башлап җибәрәбез.

Алып баручы :

  • Безнең уенда ике төркем катнаша. Һәр төркем үзенең исеме, дивизы һәм уенчылары белән таныштыра.

Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз.

I тур “Батыр- берне, белемле – меңне егар” дип атала.

Беренче турда сан сүз төркеме белән бәйле һәм шул ук вакытта әдәбиятка һәм Татарстаныбызның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган сораулар укыла, төркемнәр шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.

  1. 23 нче февраль нинди көн ?
  2. 8 нче март нинди бәйрәм?.
  3. Сөембикә манарасы ничә яруслы ?
  4. 2016 нче ел –нәрсә елы иде?
  5. 2017 нче ел нәрсә елы?
  6. Бөек Ватан сугышының тәмамланган елы?
  7. Яңа уку елы кайчан башлана?
  8. Нәүрүз бәйрәме кайчан үткәрелә.
  9. ТР беренче призеденты кем?
  10. Атнада ничә көн?

II тур а) Игътибарлылык бәйгесе.

Ә хәзер презентациядәге рәсемнәргә игътибар белән карыйбыз, күреп хәтердә калдырабыз. Соңыннан мин сезгә сорау бирәм. (сумка, этәч, манара, 3, 5, китап, кыш, Миннеханов,җурнал)  

Номер

Күз явын  алырлык чибәр,

Нәк күктәге йолдызлар.

Алкышлап каршы алыгыз,

Җырлап күрсәтә-кызлар.

III тур “Саннар кергән сүз уйла”

6 н

Т 10

100 ек

100 ем

1 вакыт

3 почмак

IV тур капитаннар бәйгесе.

Мин хәзер капитаннарга әзер җаваплар бирәм, сез минем килешсәгез әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез.

I төркем капитанына

  1. Сан сүз төркеме предметны белдерә. (юк)
  2. Саннар ничә, ничәнче кебек сорауларга җавап бирәләр? (әйе)
  3. Сан сүзендә 4 аваз. (юк)
  4. Алтынчы тәртип саны була. (әйе)
  5. Унике тезмә сан. (юк)
  6. Алты-җиде – парлы сан. (әйе)
  7. Саннар сүзләр белән дә, цифрлар белән дә языла. (әйе)
  8. 10 саны микъдар саны. (әйе)
  9. 50 - тамыр сан. (әйе)
  10. Егерменче тәртип саны.(әйе)
  11. Биш-алты – парлы сан. (әйе)
  12. Мең – кушма сан. (юк)
  13. Парлы саннар сызыкча аша языла. (әйе)
  14. Өчйөз алтмыш биш – тезмә сан. (әйе)

II төркем капитанына

  1. Сан предметның санын, исәбен белдерә. (әйе)
  2. Саннар ничек, кайсы соравына җавап бирәләр? (юк)
  3. Санның 5 төркемчәсе бар? (әйе)
  4. Унау җыю саны була? ( әйе)
  5. Меңнәрчә чама саны. (әйе)
  6. Сиксәнешәр тәртип саны.(юк)
  7. Өч йөз илле алты – кушма сан. (юк)
  8. Тәртип саны предметларның тәртибен белдерә.(әйе)
  9. Бишәү, алтау, җидәү – микъдар саны. (юк)
  10. Бүлем саны предметларның бүленүен белдерә. (әйе)
  11. Җиде-сигез – парлы сан. (әйе)
  12. Бүлем саны –ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ярдәмендә ясала. (әйе)
  13. 50 кушма сан.(юк)
  14. Тезмә саннар аерым языла.(әйе)

НОМЕР

Һәрбер чыгыш-бик кызыклы,

Игтибар бн кара,

Афәрин дип кул чабыгыз,

Кызлар бию башкара

Арифметик табышмаклар.

1.Ике сигез –уналты,

Тагы сигез, тагы алты. (Утыз)

2.Өчәү-өчәү өч төштә,

Берәү генә бер төштә.(Ун)

V тур Хаталарны тап уены

Ун тугыз,  алтынче, бишаү, утызалты, меңләрчә, тугызшар

VII Ә хәзер җыр тыңлыйбыз һәм бергәләп кушылып җырлыйбыз.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры тыңлана.

  • Укучылар, бу җырда сез темабызга туры килгән сүзләр ишетмәдегезме?
  • Әйе, укучылар, тормышыбызны саннан башка күз алдына китереп тә булмый. Һәм сез дә интеллектуаль уенда саннар турында күп белүегезне күрсәттегез. Җиңүче төркемне билгелибез. Алга таба да саннарны дөрес кулланырсыз, өйрәнерсез дип ышанып калам. Уңышлар сезгә, укучылар! Ә Сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТА М ЧЫ-ШОУ ТА М ЧЫ-ШОУ

Слайд 2

I тур “Батыр- берне , белемле – меңне егар ” 23 нче февраль нинди көн ? 8 нче март нинди б әйрәм ? Сөембикә манарасы ничә яруслы ? 201 6 нче ел – нәрсә елы иде ? 2017 нче ел нәрсә елы ? Бөек Ватан сугышының тәмамланган елы? Яңа уку елы кайчан башлана? Нәүрүз бәйрәме кайчан үткәрелә? Татарстанның беренче президенты кем? Атнада ничә көн?

Слайд 3

II тур. Игътибарлылык бәйгесе

Слайд 5

III тур “ Саннар кергән сүз уйла ” 6 н Т 10 100 ек 100 ем 1 вакыт 3 почмак

Слайд 6

V тур. “ Сынатма , капитан!” IV тур Капитаннар ярышы . Сез – булдыклы капитаннар , Сезнең янда зирәкләр . Зирәклектә бөтен хикмәт – Андыйлар бик кирәкләр.

Слайд 7

V тур Арефметик табышмак

Слайд 8

1.Ике сигез – уналты , Тагы сигез , тагы алты . 2. Өчәү-өчәү өч төштә , Берәү генә бер төштә .

Слайд 9

VI тур Хаталарны тап”уены ун тугыз алтынче бишаү утызалты меңләрчә тугызшар

Слайд 10

Тикшерәбез: унтугыз а лтынчы б ишәү у тыз алты м еңнәрчә тугызар

Слайд 11

Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Тамчы-шоу интеллектуаль уены....

“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...