"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены
методическая разработка по биологии (5, 6, 7 класс) на тему

Сафина  Розалия Габбасовна

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou_microsoft_word.docx20.11 КБ

Предварительный просмотр:

“Тамчы шоу” интеллектуаль - күңел  ачу  уены.

(Чирмешән  районы  Бәркәтә  урта  мәктәбе укытучысы  Сафина  Розалия Габбас кызы төзеде.)

Музыка  яңгырый.

  • Хәерле көн,  исәнмесез  хөрмәтле укучылар, кадерле укытучылар, әти –әниләр, бәйрәмебез кунаклары .

“Тамчы шоу” интеллектуаль  - күңел  ачу  уенын башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә.

Әйдәгез  командалар белән  танышабыз.

   Уенда    Бәркәтә урта  мәктәбенең “Дуслык”, һәм  “Без татар балалары” командалары    катнаша.  Рәхим итеп аларга  сүзне бирик әле.

Команада:  Дуслык.

Девиз: Дуслык безнең - бәйрәм  бизәге

            Дуслык безнең  - җиңү  теләге.

Татарча да, руча да  

Без бик  яхшы  беләбез.

“Тачы  шоу”га  кемнәр  килгән

Менә хәзер  күрерсез.

(Һәр укучы  үзен  тәкъдим итә)

“Без татар балалары”  командасына  сүзне бирәбез.  Рәхим итегез.

Безнең команда:  “Без татар балалары”

Дезиз:

Саф, шат,  шаян  күңел белән

“Тамчы шоу”га  килдек без.

Әйдә бүген  дуслык  җиңсен,

Без тик  шуны  телибез.

 (Һәр укучы  үзен  тәкъдим итә)

  • Хезмәтегезне  бәяләү өчен  жюри  составы белән  танышып  үтик.

Әлбәттә командаларга  көч  биреп  торыр өчен  аларның  сыйныфташлары,  дуслары да   җанатарлар  биредә.

  • Дуслар шундый  күтәреке  рухта  бәйгебезне башлыйбыз.

Беренче тур:  “Батыр – берне,  белемле -  меңне  егар” диеп атала.

Сезгә көз темасы  тәкъдим ителгән иде.

  • Сез  әзерме  кызлар, егетләр?
  • Әгәр  җанатарлар да  әзер булса бәйгене башлыйбыз.
  • Беренче  турның беренче  соравы.

1. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

  • 2. Язын ямь бирә,
    Җәй салкын бирә,
    Көзен тәм бирә,
    Кышын тун бирә.
    (Урман)
  • 3. Яз килсә − киенә,
    Көз килсә − чишенә.
    (Агач)
  • 4. Өй башына утырган,
    Җирне    нуры белән тутырган.
  •  Ул булса, көн була.
    Ул булмаса, төн була.
    (Кояш)

5.Кайсы кошлар оча белми?  (Пингвин,  страус)

6. Бездән  киткән кошлар чит җирләрдә оя коралармы? (юк)

7. Нинди кошлар безгә иң беренче булып килә? (каргалар)

8.Иң биек үсүче агачларны атагыз. (Эвкалипт)

9.Дөньядагы  иң зур яфраклы  үсемлекне  атагыз. (Виктория -регия)

10.Кыш көне бала чыгаручы кош нинди кош ул?(чукыр)

II  ТУР  Игътибарлылыкка биремнәр.

1. Бу бөек рус художнигы 1832 елның 13 нче январенда Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә туа.   Табигать  күренешләрен, бигрәк тә урманны   яратып тасвирлый.  Бу аның иҗат иткән картиналары.  Кем турында  сүз бара ?  (Экранда фотосы  һәм  картиналары)  (И.И. Шишкин)

2.Бу  рәсемнәрдә ничә  белык  күрдегез?  (экранда  балык  рәсемнәре)

3. Бу  рәсемнәрдә  ничә  кош оча?  (Экранда   кош рәсемнәре)

III ТУР  Бирелгән сүздән исем сүз төркеменә кергән сүзләр ясарга.   Карлыгач сүзе  экранда

IV ТУР Командирлар ярышы.  

Һәр командирга 10 шар сорау бирелә. Сорауларга “әйе”,  “юк”  диеп җавап бирергә кирәк.

 “Дуслык” командасы  командирына сораулар.

  1. Татарстанда  алмагачның  җимеше май аенда өлгерә.
  2. Сирень,  шомырт чәчәк ата.
  3. Карлыгач йөзә.
  4. Эт өрә.
  5. Кояш көн яктан чыга
  6. Яздан соң кыш килә.
  7. Җир үз күчәре тирәли әйләнә
  8. Март яз ае.
  9. Абага чәчәк ата.
  10. Бәрәңгенең  җимеше  сабагында.

“Без татар балалары” командасы  командирына сораулар

  1. Атнаның соңгы көне  якшәмбе.
  2. Сыер сайрый.
  3. Кояш җир тирәли әйләнә.
  4. Сентябрь җәй ае.
  5. Алмагач май аенда  чәчәк ата.
  6. Җир шарында 6 материк бар .
  7. Җир шарында 5 океан бар .
  8. Агачлар кыш көне үсә .
  9. Ботаника үсемлекләрне өйрәнүче фән
  10. Дүшәмбедән соң чәршәмбе килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

интеллектуаль уен

Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе...

Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....

Игра "Битва интеллектуалов"

В интересной и увлекательной форме ребята повторяют основные разделы русского языка, углубляют свои знания, развивая мышление, кругозор и творческие способности....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Турнир интеллектуалов

Разработка дружеской встречи команд седьмых классов. Открытое мероприятие  врамках предметной недели математики...