Өстенлеге бәхәссез...
статья на тему

Хасанзянова Клара Ахметовна

        Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йортларында, укытуның традицион формаларыннан тыш, яңа  алым һәм ысуллар да кулланыла.

        Бер генә төрле мәктәпләр, бер генә төрле сыйныфлар юк, бер генә төрле укучылар юк. Һәр мәктәпнең үзенең матди хәле,  педагогик коллективы, кызыксынулары төрле булган укучылары бар. Бу үзенчәлекләр гадәти мәктәп тормышында үзгәрешләр кертүне мәҗбүр итте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_ostenlege_bhssez.docx193.4 КБ

Предварительный просмотр:

P1010001

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет гомуми

 белем бирү учреждениесе

 “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

укытучы Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы

Өстенлеге бәхәссез...

        Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йортларында, укытуның традицион формаларыннан тыш, яңа  алым һәм ысуллар да кулланыла.

        Бер генә төрле мәктәпләр, бер генә төрле сыйныфлар юк, бер генә төрле укучылар юк. Һәр мәктәпнең үзенең матди хәле,  педагогик коллективы, кызыксынулары төрле булган укучылары бар. Бу үзенчәлекләр гадәти мәктәп тормышында үзгәрешләр кертүне мәҗбүр итте.

        Альтернатив программа һәм электрон дәреслекләр барлыкка килде.

        Матбугат битләрендә информацион технология, коммуникатив укыту алымнары, яңа педагогик технологияләр, новатор укытучыларның  эшчәнлекләре турында язмалар бастырылды.

        Бу үзгәрешләр безнең коллективны да битараф калдырмады, укытучыларда яңалыкка омтылып  эшләргә теләк уятты. Педагогик киңәшмә, методсовет, методик берләшмә утырышларында теоретик материаллар өйрәнелде һәм укытучылар арасында яңа информацион технология куллану  теләктәшлек тапты.

        Альтернатив программа татар мәгърифәте традициясен дәвам итә һәм шул ук вакытта яңа таләпләргә дә таяна .

        Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да игътибарсыз калдырмады. Ул дөньякүләм белем бирү киңлеге үсеше тенденцияләрен исәпкә алып үзгәрергә мәҗбүр. Димәк, педагогик тәрбия һәм  практиканың заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. Моның өчен укучыга карата мөнәсәбәт белән бергә укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Бу исә эксперименталь һәм хосусый мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр ачылуга этәргеч ясады. Аларда, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән сыйфатын сизелерлек күтәрүче яңа информацион технологияләр  дә уңышлы файдаланыла.  

       Традицион булмаган дәрес төрләренең максатлары: таләп итү педагогикасыннан мөнәсәбәтләр педагогикасына күчү, баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, укыту һәм тәрбия бергәлеге. Үзара хезмәттәшлек педагогикасында мөһим урынны укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт алып тора. Билгеле булганча, традицион белем бирү вакытында укытучы-педагогик процессның субъекты, ә укучы тәэсир итү объекты булып тора. Үзара хезмәттәшлек педагогикасында алар икесе дә субъект һәм, үзара килешеп, бергәләп, хезмәттәшләр дәрәҗәсендә эш итәргә тиешләр. Үзара хезмәттәшлек педагогикасының эчтәлеген түбәндәгеләр тәшкил итә: баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, дидактик активлаштыручы һәм үстерелешле комплекс, тәрбия концепциясе, әйләнә-тирә мохитне педагоглаштыру.

        Мондый технологияләргә дәрес-аукцион, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт, дәрес-бәйге, дәрес-уен, диспут-дәрес, дәрес-шоу, семинар-дәрес, дәрес-тест, компьютордан файдалану һ.б.

Уен технологиясе.

        Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селенко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һ.б.); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б) уеннарны аера. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны ,төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

        Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.

        Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәтән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

        Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

-укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

-сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

-уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

-укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

-үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

         “Нәрсә, кайда, кайчан?” дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б. Дәресләрдә моннан тыш тагын бик күп уеннар (“Чәчәк бүләк итә беләсеңме?”) дигән дәресемдә оештырдым.

        Укучыларның дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуациядә катнашуы, асылда, сыйныфтагы берничә укучыны шартлы рәвештә оештырылган аралашу мохитенә кую һәм шул ситуациядә һәр баланың үзенә тапшырылган рольне башкаруы формасында бара: “Китапханәдә”, “Кунакта”, “Кунак килде”, “Базарда”, “Табиб янында” һ.б. Мондый сөйләшүләрне, билгеле булганча, “рольле уеннар” дип тә, “биремле уеннар” яки “тематик сөйләшүләр”, “ситуацияле сөйләшүләр” дип тә йөртәләр.

        Мәсәлән, ситуация-аралашуда укучылар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләр, фразалар, җөмләләрне дөрес итеп укытып, әйттереп, кирәк икән, яздырып карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да гаять мөһим. Сөйләшү белән бәйләп үзләштерергә кирәк  булган тел материалларын да алдан ук ачыклап, аларны дәрестә кулланышка кертү чараларын күрү кирәк. Монда тагын бер үзенчәлеккә тукталмый булмый, ул да булса-сөйләшү-аралашуларның, реаль тормыш күренешләренә якынайтылса да, уен тәртибендәрәк баруы. Димәк, дәрескә предметларның нәкъ үзләрен генә түгел, бәлки алар ролен үти торган әйберләрдән дә файдалану: микрофон урынына ручкага, линейкага сөйләү, телефон трубкасы каләмне колакка якын китерү; идәнгә җиңелчә генә акбур белән сызылган “урамнар”, “йортлар” буенча “сәяхәт” (элемтә бүлегенә, кунакханә, даруханәгә...һ.б.). Менә шулай итеп укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләре формалаштырабыз.

        Дәресләр интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннар белән алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнәләр.

        Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә тәркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шулай тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

        Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрендә оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” һ.б. шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү” түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

    ФДББС шартларында укытучының иҗат лабораториясе -   -яшь буынга белем бирүдә кулланылырга тиешле эш формасы. Ул укытуның гамәли юнәлешен көчәйтергә, укучыларны китап һәм башка чыганаклар белән эшләргә күнектерергә, аларда мөстәкыйльлек, үз эшләренә төнкыйтьчел булу, үз фикерләрен исбатлый алу сәләте тәрбияләргә ярдәм итә.

        Төп максатыбыз-рус телендә сөйләшүче укучыларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның дуслыгын ныгыту, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләрен эзлекле, дәлилли сөйли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү. Гомумән, балаларга татар телендә нәтиҗәле белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләү- безнең бурычыбыз.

        XXI гасыр мәктәбе укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп кала алмый. Мәгариф системасындагы алгарыш аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына булырга мөмкин.

        Укучыларның мәдәни-тел ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү дә-мәктәпнең әһәмиятле бурычы.

“Иҗади шәхес”, “иҗат кешесе”, “иҗади яктан якын килү”, “иҗади уңышлар”, “иҗади уйлау”, “иҗат сәләтләрен үстерү”. Бу төшенчәләр заманча җәмгыятьтә “яхшыдан яхшылар”ны бтлгеләгәндә төп критерийлардан саналалар.

Укучыларның иҗади көчен, сәләтен үстерү-хәзерге замана мәктәбенең төп бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....