7нче сыйныф өчен тест
тест

Саргузина Гузель Расимовна

Дәрестә куллану өчен тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl.figyl_temasytest.docx18.53 КБ

Предварительный просмотр:

…………  муниципаль районы…….нче урта мәктәбенең __ нче ___ сыйныфы укучысы _______________________________________________________________________

татар теленнән фигыль темасы буенча мониторинг эше (III чирек)

1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль; ә) исем фигыль; б) инфинитив; в) хикәя фигыль.

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль; ә) шарт фигыль; б) хикәя фигыль; в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

5. Шарт фигыль - ...

а) боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә;

ә) төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;

б) икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш, хәлне белдерә ;

в) эш, хәл, хәрәкәтнең булу – булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә.

6. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хикәя фигыль; в) шарт фигыль.

7. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

8. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.

9. Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз.

а) калган (эш); ә) киләсе (кунак); б) елмаеп (килү); в) укыгач (сөйләячәк).

10. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

12. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

13. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат – сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.

14. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

15. Барыйк, укысын, килегез фигыльләре кайсы төркемчәгә керә?

а) хикәя фигыль;

ә) инфинитив;

б) боерык фигыль;

в) шарт фигыль.

16. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

17. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.

18. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык; ә) шарт хәле; б) максат хәле; в) хәбәр.

21. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

22. Кайсы төркемдәге фигыль формасын юклыкка куеп булмый?

а) укыгач (сөйләрмен); ә) яратырга (тиеш); б) мин әйткән (сүз); в) язасы (хатлар).

23. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

24. Хәл фигыльнең I төре боерык фигыль кушымчаларын билгеләгез.

а) –гач/-гәч; -кач/-кәч;

ә) –п; -ып/-еп;

б) –ганчы/-гәнче; -канчы/-кәнче;

в) –а, -ә, -ый;

25. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.

26. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр; ә) аергыч; б) тәмамлык; в) хәл.

27. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын – исем фигыль;

ә) яратырга – боерык фигыль;

б) тырышкач – хәл фигыль;

в) икән – ярдәмче фигыль.

28. Нинди фигыль –ырга/-ергә; -рга/-ргә; -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә ясала?

а) инфинитив;

ә) исем фигыль;

б) сыйфат фигыль;

в) шарт фигыль.

29. Саубуллашу, күзаллау, ассызыклау, буйсыну төзелеше буенча нинди фигыльләр?

а) ясалма фигыль;

ә) тамыр фигыль;

б) кушма фигыль;

в) тезмә фигыль.

30. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

а) тырышкан; ә) табар; б) кагар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәмлектә көч. 7нче сыйныф.

7нче сыйныфта үткәрелгән әдәбият дәресе...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

7нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

   Эш программасы “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан,...