Бердәмлектә көч. 7нче сыйныф.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Предварительный просмотр:

I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы

 1 Оештыру  өлеше..

Уңай халәт  тудыру.

2. Дәрескә әзерлекне  барлау.

II.Мотивлаштыру һәм бурыч һәм максатлар  куелышы.

      1.Танып – бел.  Без алдагы  дәрестә  Зыя Мансурның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек.  Укучылар,иъгтибарны экранга юнәлтик. Бу фотосурәтләрдә  кемнәрне күрәсез?                                                                                              

 - Укучылар, Зыя Мансур, Муса Җәлил, Абдулла Алиш тормыш юлларын да нинди тарихи вакыйга уртаклыгы  бар? ( Аларның тормыш юллары нинди тарихи вакыйга белән бәйле?)

-Алар барысы да Бөек Ватан сугышында катнашкан.

  -Укучылар 100дән артык язучы-шагыйрьләребез Бөек Ватан сугышында катнашкан. Татар телендә 16 фронт газетасы эшләгән.  Аларның бастырып чыгаруның төп максаты нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-Аларның максаты -  бердәмлекнең  көчле корал  булуын җиткерү булган.  Бердәм булганда гына зур җиңүләргә ирешеп була. Бүгенге дәресебезнең шигаре : “Бердәмлектә  көч”.

-Укучылар, бердәмлек таш яра дигән мәкаль бар. Сезнең өстәлләрдә  символик ташлар  бар. Алган белемнәребез ,бердәмлегебез шушы ташлар кебек нык  һәм ышанычлы булсын. Дәрес  ахырында алар сезгә үзбилге  куярга ярдәм итәр.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

    1.Аңлатмалы  һәм орфографик сүзлек өстендә эш.

  Бердәмлек сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән укып китик, ә дөрес язылышын орфографик сүзлектән карый аласыз.

4.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү                                                                                                 

Бердәмлекнең бик күп төрләре  бар.

 Бүгенге дәресебездә  Зыя Мансурның “Таңсылу ” әкияте  белән бу  теманы  тагын да тулыландырырбыз.

   1.Сәнгатьле уку

Укучылар, дәресне сәнгатьле уку күнекмәләре белән дәвам итәбез.Үзегезгә ошаган өлешен сәнгатьле укырга әзерләнәбез.  Пышылдап,ярым тавышка укыйбыз.(берничә кешедән укытыла)

  2. Төркемнәрдә эш.  

2.1нче төркем биреме .

   Укучылар, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итик .  Әкияткә хас үзенчәлекләрне табыгыз . (Ни өчен әкият дибез?)(сигнл раунд робин)

Чәчәкләр көнләшәләр,Зөһрә йолдыз хәйран кала,  ай һәм кояш соклана.

Тавыклар кет-кет көлүе ,

,аюның сөйләшүе,

җитмеш җиде көн,

чәчәкләр куаналар,

ай һәм кояш соклана,

-Гипербола һәм җанландыру(сынландыру) алымнары кулланылуы әкияткә хас үзенчәлекләр булуын күрсәтә.

  2.2нче төркем биреме  (Айзилә)                                  

УКУЧЫЛАР, ӘКИЯТТӘГЕ КЫЗГА НИ ӨЧЕН ТАҢСЫЛУ ДИП ИСЕМ БИРГӘНнәр?

УЛ БИК ЧИБӘР, СЫЛУ КЫЗ БУЛГАН. Аңа хәтта Зөһрә йолдыз , ай һәм кояш сокланган, чәчәкләр көнләшкәннәр.

5.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

    1.Образлар бирелешен  ачыклау.  Әңгәмә.

  - Таңсылуның эчке һәм тышкы кыяфәте арасында нинди аерма бар?

 Тышкы кыяфәте – матур, эчке кыяфәте – ямьсез, начар (кеше белән сөйләшми, аралашмый, мактанчык,тыңлаусыз, кеше яратмый)          

 Укытучы.Шулай итеп, характер үзенчәлеге белән проблема килеп чыга. Ул ялгыз кала.

  -Әсәрнең икенче өлешендә Таңсылуга охшаш образ бар? Ул нинди образ?

Ул – Аю. Кайсы яклары белән охшаш алар?  Икесе дә ялгызлар.

Укучылар , әсәрнең икенче өлешенә игтибар   итегез. Икенче өлеше нинди күренеш белән башланып китә.( кызларның күмәк уеннары)

Кызлар  Таңсылу һәм Аю образларыннан нинди сыйфатлары белән аерылып торалар?  

Аларга  бердәмлек хас.

Ялгызлык төшенчәсенә  каршы нинди төшенчә куела?

Бердәмлек төшенчәсе куела.

2.Схема төзү.  Парлы бирем.  

3.   Схеманы чишү. Укучылар,  әсәрдән әзер  схемага туры килгән  өлешне  искә төшерегез, аңа исем куеп, сөйләргә өйрәнегез.

6. Яңа белемнәрне  ныгыту.

   1.Укытучы сүзе..

 Әкияттә бердәмлекнең нинди төрен карап китте.  Дуслар арасындагы бердәмлек турында сөйләштек. Әсәрнең идеясе нәрсәдә  , нәрсә әйтергә теләгән безгә Зыя Мансур?

-Кешеләр арасындагы бердәмлектә көч икәнен аңлаткан.

Кешене начар дип кенә аны бәладә бер ялгызын калдырырга ярамый. Әсәрдә безгә  кызлар киңәше бар .

2.Дәреслек белән эш .Дәреслектән шул юлларны эзләп табыгыз. (кызлар укый)

 Һәр көнебез,   изгелек эшләүдән башлансын иде  Укучылар, әйдәгез Аюга ярдәм итү юлларны эзлик ,әкиятнең дәвамын уйлап карыйк, аны сәхнәләштерик.  

3. Иҗади бирем.Әкиятнең дәвамын уйлау, сәхнәләштерү.

4. Әкиятне сәхнәләштерү

 (урман шаулавы,чишмә агышытавышлары)

 -Әйдәгез,бергәләп уйныйбыз. Чү, кемдер килә түгелме ? Күрше апа икән?

Күрше апа, исәнме?Сез  яшь  чакта уйнаган  берәр уен өйрәтегез әле безгә.

-Бик рәхәтләнеп балалар. Өмәләрдән арып талып кайткач,  бергәләп кич утырулар була иде. “Яулык салыш “уенын өйрәтермен.

-Кызлар, кызлар Аю үзенең дуслары белән килә . Мин куркам.

Кызлар, мине гафу итегез, мин башка явызланып йөрмәм , сезнең бердәм, дус булуыгызны күреп, мин дә сезнең янга үземнең  дусларымны алып килдем. Әйдәгез, зинһар дуслашыйк инде.

Дуслашыгыз, балакайларым, дуслаш, кешеләр элек- электән табигать белән бергәлектә яшәгәннәр.

Ярый алайса,без сине гафу итәбез, син дә безгә үпкәләп калма.

 Әйдәгез,  бергәләп, уеныбызны дәвам итәбез.

Кемгә яулык төшә, ул җәза үти?(Сорауларг а җавап бирерсез)

Яхшылык ит тә, суга сал, халык белмәсә дә балык  белер. ( башка кешегә яхшылык эшләсәң, ул аны сизмәскә дә мөмкин, ә ул сиңа барыбер яхшылык булып әйләнеп кайтыр)

Кеше дуслар белән көчле ( чыннан да бер ялгызың гына бер нәрсәгә дә ирешеп булмый)

Бердәмлектә нәрсәне гафу итеп булмый?( үзеңне генә яратуны,ялганны,мин - минлекне)

Бирем. Ялгызы гына йөри торган бер кыз бар ди? Сез  аңа ничек ярдәм итәр идегез?

( Мин аны без укыган “Таңсылу ” әкияте белән таныштырырмын.  Аннан ни өчен ул ялгыз булуын аңлап, аңа ничек булса да ,ярдәм итәргә тырышырмын.

.Бирем.Таңсылуга нинди киңәш  бирер идең?

( Син чын дуслар таптың, аларны югалтма!Бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп була.)

И балалар, кайтырга вакыт ,әйдәгез, юлга кузгалабыз.

Без дә сезне  урман читенә  кадәр озата барабыз.

Йомгаклау.

Укучылар, ә без  бу өлештә нинди бердәмлек турында сүз барды ? Кешеләр һәм табигать арасындагы бердәмлек  туды.

-Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?  Бердәмлек турында сөйләштек?

Нәрсәләр эшләдек ?

Тест эше, фотосурәтләр белән эшләдек, укыдык....

Өй эше. Дәрестә алган белемебезгә таянып  Таңсылуга характеристика языгыз.

Рефлексия.

Укучылар,безгә бүгенге дәрестә  биремнәрне уңышлы үтәргә   нәрсә ярдәм итте?

,,Бердәмлек”  ярдәм итте. Әйдәгез, бергәләп, Бердәмлек тавы төзик,  безгә бүген дәрестә алган белемнәребез ярдәм итәр.

  Белемегезне ,теманы аңлавыгыздан һәм дәрестә катнашуыгыздан чыгып бәяләгез.. Теманы аңлап ,иптәшләрегезгә аңлата алам дип уйласагыз, 5(яшел ташлар), теманы аңлап та иптәшләрегезгә аңлата алмыйм дип уйласагыз 4(сары ), теманы өлешчә генә  аңласагыз , 3 (зәңгәрләрен) ле куегыз.  

Сезнең фикерләр белән минем нәтиҗә  дә туры килә, мин сезгә  бүген  5, 4 билгеләре куям. Һәрвакыт белемгә омтылыгыз, яңа үрләр язсын,  йөзләрегездә кояш нурларыдай яктылык чагылуын телим. Ә бүгенге күңел халәтегезне рәсемдә ничек күрсәтер идегез. Нәрсә белән чагыштырыр идегез.  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәмлектә көч

7нче сыйныфта татар төркеме өчен әзерләнгән дәрес конспекты...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...