Туган телем-иркә гөлем
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_elyn_achu.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә гөлем.

Сыйныфтан тыш чара.

(Милли көйләр белән кунакларны каршы алу. Бөтен кеше үз урыннарын алгач, 2 Б сыйныфы башкаруында

“ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ” БИЮЕ.

1 нче алып баручы: Лилия, карале ничек матур биеделәр диген ә?!

2 нче алып баручы: Әйе, Рамиль, чыннан да бик матур булды бу.Рамиль, 2 нче Б сыйныфы укучыларына сокланып бәйрәмебез башланып киткәнне дә сизми калганбыз бит.

1 нче алып баручы:

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә - егетләргә! 

2 алып баручы:

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз! Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

1 алып баручы:

       “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ә ни өчен?

1алып баручы:

      Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

2 нче алып баручы: Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Телне саклап калу һәркемнең изге бурычы. Менә без Татарстанда яшибез. Ә ул – күпмилләтле республика. Биредә төрле милләт вәкилләре яши. Шул уңайдан Республикабыз президенты 2021 нче елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Без дә сезнең белән шуңа багышланган тантанада.

1 нче алып баручы: 

Лилия, бүгенге бәйрәмне берәр матур шигырь сөйләп бизәп җибәрсәң, тагы да яхшы булыр иде.

2 нче алып баручы: бик рәхәтләнеп.

ЛИЛИЯ “Туган тел” шигырен сөйли.

1 нче алып баручы: Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.            

2 алып баручы:

Говоря каждый на своем родном языке, гражданин мира привносит в него что –то свое, собственное, но всегда нужное и полезное.

1 нче алып баручы: Встречайте, перед вами ученица 7 Б класса ................

“РОДНОЙ ЯЗЫК” (СТИХ НА РУССКОМ ЯЗЫКЕ).

2 алып баручы:

 Дружба народов не просто слова,

 Дружба народов навеки жива.

 Дружба народов счастливые дети,

 Колос на ниве и сила в расцвете.

 А если взять творцов искусства,

 Известных нам, как Пушкин,Тукай?

 Их лирику переполняют чувства,

 И воспевает каждый свой язык и край!

Встречаем ученика  класса _________

“РОДНОЙ ЯЗЫК” на английском.

1 нче алып баручы: Большое спасибо. Ребята, вы сейчас прослушали стихотворение “Родной язык” на разных языках. Несмотря на то, что они разные, каждый язык по-своему красив, мелодичен и дорог для своего народа. Именно поэтому мы  и должны беречь его и дорожить им.

2 нче алып баручы:

В международный день родного языка

На языке родном тебе мы пожелаем:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка.

Җыр

1 нче алып баручы:

 Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

 Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

 Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

 Баш очында кояш булып тора гел.

2 алып баручы:

Тел ачылгач туган телдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас”

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!”- дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

1 нче алып баручы: ә хәзер инде мәктәбебезнең гимны “Туган тел” җырын җырлап, бүгенге очрашуыбызны тәмамлыйк. Туган телебезне яратырга, аны сакларга һәм матур итеп нәкъ шул телдә сөйләшергә сүз бирик.

“И ТУГАН ТЕЛ, МАТУР ТЕЛ!” җырын бергә башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...