Укытучылар һәм өлкәннәр көне
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchylar_hm_olknnr_kone.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытучылар һәм өлкәннәр көне

1 а.б. Хәерле көн, кадерле кунакларыбыз, ветераннарыбыз һәм укытучыларыбыз!

Ел саен алтын сары көз, октябрь ае безгә укытучылар һәм өлкәннәр бәйрәмен бүләк итә.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Без – яшь буын аларның үрнәк өлгесен алып яшибез һәм һәммәгезгә дә рәхмәт әйтәбез.  

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

 Сәлам сезгә безнең буыннан!

 Бар дөньяны бүләк итәр идем

 Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

 Йөзләрегез инде картайса да,

Ә күңелләр һаман  яшь икән?

2 а.б. 
Дорогие, милые ветераны и прекрасные учителя!  Позвольте  от имени всех, поздравить вас,  с праздником! Мы очень рады, что Вы у нас есть, такие замечательные и прекрасные люди! Мы Вас очень любим! Счастья Вам и понимания, мира и добра на долгие года! И пусть Ваш дом будет всегда полон любви и душевной теплоты!

*** Вас поздравляют Айгуль и Рилия Рамилевны .

1 а.б. Безнең бүгенге коллективыбыз тагын да тулыланды, киңәйде. Бүген бездә гомерләре буе Әсәй урта мәктәбендә армый-талмый хезмәт куйган укытучыларыбыз, күбесе Азнакайның ! нче мәктәбен тәмамлап, шунда эшкэ кайткан укытучыларыбыз һәм тех хезмәткәрләребез. Бүген без-бер гаилә.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, ветераннарыбыз! Сез һәрберегез мәктәбебездә бер-берегезгә иңне- иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез.    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмадык матур көйләрне.

Биик әле иңләп сәхнәләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

  1. Вед. «НЕ хотим быть обузой для вас», -

Говорят старики повсеместно,

И текут тихо слезы из глаз,

Но ведь нам рядом с вами не тесно!

Бабье лето пусть щедро не раз

Одарит вас теплом, не дождями,

Дети, внуки пусть радуют вас.

Любим вас, пожилые, будьте с нами!

Слово передается директору нашей школы............

*****Зөлфия Туктарова “Сез иң гүзл кеше икәнсез” җырын бүләк итә.

        1 а.б. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре. Алар авыр тормыш сынауларын үткән кешеләр. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

 

Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

2 вед. .Пусть в этот день и солнце светит ярче,

Цветы под ноги падают ковром.

Желаем молодости, мира, счастья –

Всего, что называется добром.

**** 3 Б класс подарит музыкальный номер

2 Ведущий: Учителя! Сегодня мы вам дарим 
Немного ласки, настроения, тепла. 
Мы каждый день, конечно, забываем 
Про эти маленькие добрые дела. 

Как часто забываем мы спасибо 
Вам в суматохе каждый дней сказать, 
А надо словом этим, добрым и красивым, 
Уроки ежедневно завершать! 

Настал момент, и мы с этой сцены 
Спасибо говорим учителям. 
Гордимся вами, любим вас и ценим! 
Удачи, счастья и добра желаем вам!!!

***Миләүшә Шарафуллина җыр бүләк итә

1 А.Б.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карагансыз

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

****

АхметшинаР. җыр бүләк итә

Җырдан сон сүз ветераннар советы председателе ....................бирелә

1 а.б. Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

  1. А.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Бу көйләрне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Укытучылар көне.

Татарча материал табу бик авыр. Укытучылар көненә бәйрәм  кичәсе тәкъдим итәм....

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

    А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы...

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...