укытучылар көненә карата сценарий
план-конспект урока на тему

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchylar_konen_karata_dbi.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар көненә карата әдәби-музыкаль кичә

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

А.б. Кадерле, балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. әйдәгез әле, аларны түргә чакырыйк.

(Музыка астында укытучылар түргә чыгып утыралар)

            Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

1 а.б. Зур өметләр белән киләбез без,

Мәктәбемнең ачык капкасы.

Биек булып үскән миләшләре

Җил-яңгырдан сакласын!

2 а.б. Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

          Концерт №

Диктор: Хөрмәтле, тамашачылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

     Бүгенге программада:

  1. “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”
  2. “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”
  3. “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”
  4. “Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”

Безнең белән калыгыз!

“Яңалыклар”

  1. Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин – Галиев Рамил һәм Шәвәлиева Айгөл таныштырырбыз.

Айгөл: Мәктәп – ул ямьле, бик күңелле, ди,

             Һич кенә аннан кайтасы “килми”.(җырлый)

Рамил: Айгөл нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

  1. Рамил, карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган. Әйе шул, Рамил, мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга  бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.
  2. Нигә алай дисең, Айгөл?
  3. Әй, Рамил, узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң ...ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?
  4. Әйе шул, Айгөл. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Айгөл, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?
  5. Мәктәбемнең матурлыгын

   Сөйләп түгел, биеп бирәм

   Чөнки туган мәктәбемне

   Чын күңелемнән өзелеп сөям.

Дәртле  яшьләр  биюе.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп укучылар чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Рамил белән Айгөл керә.

Рамил: Айгөл син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Айгөл: Әйе, Рамил. Бу безнең мәктәптә “Броун хәрәкәте” – атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары – тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

- Ә кая юкка чыктылар соң алар?

- Әй, Рамил,син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Лилия апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

- Ә-ә, аңладым инде, Айгөл. Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

- Бер дә аптырама, Рамил. Җыештыручы апаларыбыз һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

- Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, мәктәбебезне көлеп тора торган итеп җыештыручы апаларга багышлап җыр тапшырабыз.

  Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы килеп керә. Берсе  зур кишер тоткан.

Рузилә: Рәзил, кишер ашыйсыңмы?

Рәзил: Куян түгел лә мин.

  1. Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди.
  2. Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә?
  3. Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Гөлнур апа ясаган фонтаннан яңгыр күп яуган.
  4. Рузилә, ишеттеңме, безнең мәктәп бакчасын бигрәк мактадылар. Хәтта урамнан узып баручылар да, авылыбызның кунаклары да мәктәп тирәсендәге чәчәкләрне карарга керә икән.
  5. Рәзил, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Гөлнур апа  яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.
  6. И, Рузилә, син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, карлыганнар, чәчәкләр?
  7. Рәзил,тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. Бигрәк тә карлыганны кая куярга да белмибез. Сатып та карыйбыз, кайнатабыз да.

Карлыган ул – витамин

Әллә ышанмыйсызмы?

Бутамыйм мин, бутамыйм

Лимонга тиң җимеше.

Сорасыннар “Кем эше?”

Белмәгәннәр белсеннәр,

Җыярга да килсеннәр.

Бакчабызны күрерләр,

Безне мактап йөрерләр.

  1. Ә хәзер мәктәп бакчасын үстерүдә күп көч куйган укытучы апалар һәм укучыларга багышлап җыр тапшырабыз. Бигрәк тә 55 яшен тутурган Гөлнур апага җыр сәламнәребез барып ирешсен.

       Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы чыга.

  1. Н.Салават, син ишеттеңме, безнең мәктәптә кышын да көнбагыш белән абага чәчәк ата икән бит.
  2. Булмас, Адилә. Абага җәй көне дә чәчәк атмый ул, беләсең килсә.
  3. Сишәмбе көнне мәктәп линейкасында әллә нинди хәбәрләр ишетергә туры килә бит, Салават. Безнең мәктәп укучылары гына түгел, ә укытучылар да тәрле-төрле конкурсларда катнашалар икән.
  4. Әйдә, “Әйбәт-гайбәт” тапшыруына барабыз. Бәлки тагын нәрсә дә булса белербез.  

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе

К. Салават: Исәнмесез, хөрмәтле, кунаклар, укытучылар һәм укучылар! “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт-гайбәт” тапшыруын башлыйбыз. Бүген без мәктәбебез укучыларының гына түгел, укытучыларның да төрле конкурсларда катнашып яулаган уңышлары турында сөйләшербез. Мондый ярышларның укытучыларга кирәге бармы? Моңа карата сезнең фикерләрегез ничек? Бергәләп шул сорауларга җавап табарбыз. Бүгенге тапшыруда Аглетдинов Руслан һәм Валитова Фәридә катнашалар.

Руслан:  Фәридә, тыңла әле, бер караганда бу нонкурслар бер дә кирәк түгел инде, өстәмә мәшәкать кенә.

Фәридә: Син нәрсә инде, Руслан. Ничек кирәк булмасын? Анда укытучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, мәктәп данын яклыйлар. Менә, мәсәлән, завуч Сабитова Фәйрүзә апабыз “Физикадан ачык дәрес һәм презентацияләр “ район конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды, Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. ә педорганизатор Салихова Рәмзия апабыз районда үткәрелгән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, җиңүчеләрнең берсе булды, Мактау Грамотасы һәм кыйммәтле бүләк  белән бүләкләнде.

Руслан:  Әйе, әйе. Мин әле татар теле укытучысы Халиуллина Гөләндәм апаның “Электр – безнең дус” республика  конкурсында катнашып, Мактау Грамотасы һәм кесә телефоны белән бүләкләнүен хәтерлим. Ул чагында бөтен мәктәп шул турыда гына сөйләгән иде.

Фәридә: Ул математика укытучысы Шәвәлиев Вахит абыйны әйтәсе дә юк: “ЗТК түгәрәге” членнары белән алган грамоталарны саный китсәң, 1 көн узарга мөмкин. Әле кызы Айгөл белән 10 төрле министрлык үткәргән II Казан “Җисем”  кинофестивале кысаларында “Сабантуй” газетасы белән бергәлектә үткәрелгән киновикторинада Диплом белән бүләкләнде.

    Шулар хөрмәтенә бер матур җырымны бүләк итим әле.

К. Салават: Шуның белән “Әйбәт-гайбәт” тапшыруы тәмам.

                Рамил белән Айгөл керә.

  1. Рамил, син спортны яратасыңмы?
  2. О-о, ничек кенә әле! Физ-ра дәресен көтеп алам.
  3. Рамил, узган ел безнең мәктәп спортчылары бигрәк каты тырыштылар, әйеме.
  4. Әйтмә инде, Айгөл, сишәмбе саен линейкада грамота бирделәр. Хәтта бер тапкыр кубок та алып кайттык. Ярышта мин үзем дә катнаштым бит.

Әйдә, “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”тапшыруын карыйбыз. Анда безнең мәктәп турында сөйләячәкләр.

Диктор: Ә хәзер “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт” тапшыруын башлыйбыз. Без сезне үзебезнең спорт уңышлары белән таныштырабыз.                      

      Укучыларыбызның уңышлары елдан-ел арта.

(Санап китү)

  1. Ә хәзер кечкенә спортчыларыбыз өчен ......

                     Кыңгырау чыңлый

Рамил: Айгөл, ишетәсеңме кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Айгөл: И-и Рамил, әйдә тизрәк, бүген мәктәптә Укытучылар бәйрәме бит. Өлкән укытучылар  да бәйрәмгә килде. Тиздән “Безнең сөйлисе килә” тапшыруы башлана.

Диктор: Эфирда - “Безнең сөйлисе килә”  тапшыруы. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар,  һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

Сораулар:

  1. Беренче “2” лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?
  2. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
  3. “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?
  4. Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?
  5. Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегегз?
  6. Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?
  7. Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?
  8. Сер булмаса, беренче мәхәббәтегез турында сөйләгез әле.
  9. Классыгыздагы барлык укучыларның да туган көннәрен хәтерлисезме?
  10. Ата-аналар белән аңлашылмаучылык килеп чыкканы бармы7
  11. Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?
  12. Кыскартуга эләксәгез, нишләрсез?
  13. Мәктәп директорына нинди киңәшләрегез бар?
  14. Мәктәптә булган берәр кызык  хәлне искә төшерегез әле.

Җаваплар концерт номерлары белән аралаштырылып бара.

А.б. Хәзер без  укытучыларга да, укучыларга да урталай киселгән открыткалар өләшәбез. Икенче яртысын кайсыгыз тизрәк таба, шул парлар әкрен биюгә чакырыла.

(Әкрен музыка астында парлы бию. Укытучы+укучы.)

А.б.

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

      Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Укытучылар көне.

Татарча материал табу бик авыр. Укытучылар көненә бәйрәм  кичәсе тәкъдим итәм....

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

    А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы...

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары.

Татар теле  укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. “Заманча  технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” дигән темага багышланган семинар  Иске Кади урта мә...