Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары.
статья (6 класс) по теме

Татар теле  укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. “Заманча  технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” дигән темага багышланган семинар  Иске Кади урта мәктәбендә булды.  Районнан килгән укытучыларга программа буенча  ачык дәрес,  класстан тыш чара күрсәтелде.  Ачык дәресне Галия Муксинова бирде. Дәрес Г. Камалның “Беренче театр” комедиясен анализлауга багышланган иде һәм  драма әсәренә анализ ясауның матур үрнәге булды. Укытучы үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: театрдан өзекләр карау, укучыларның үзләре өзек куеп карау да, ситуатив күнегүләр дә булды.

 “Җырлап ачыла күңел” дигән темага класстан тыш чара өчен  Гөлинә Вагизова җаваплы иде. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби – музыкаль композиция укучыларга  да,  кунакларга да бик ошады. “Без тарихта эзлебез...”дигән темага  ветеран укытучы белән очрашу да күңелләргә кереп калырлык булды. Очрашуны музей җитәкчесе Резедә Лукманова әзерләде.

  Укытучылар дәресләргә үз анализ, анализ ясадылар, мәглүмати  технологияне уңышлы куллана белү, белем бирүнең нигезе икәнен искәрттеләр.

 Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.

Татар теле кабинеты.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең 2016-2017 нче уку елына эш планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең 2016-2017 нче уку елына эш планы...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...