Укытучылар көне.
материал на тему

Гарифуллина Ильгамия Раисовна

Татарча материал табу бик авыр. Укытучылар көненә бәйрәм  кичәсе тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchylar_kone.docx59.26 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар көненә сценарий.

“ Бер җылы сүз...”

Бер җылы сүз канат куя иңгә,

Тылсым өреп безне яшәртә.

Бар дөньяны якты нурга күмеп,

Йөрәккә дәрт өстәп яшәтә.

Нинди генә бәйрәм якынлашса  да, без якыннарыбызның йөрәгенә яшәү көче өстәүче матур сүзләр, изге теләкләр эзлибез.

Кояш нурлары җиһанны җылыта.Гөлләр елмаеп кояшка үрелә.Ә безнең җанны җылытырга бер җылы сүз җитә.Ихлас теләкләр булып барган сүз күңел гөлләрен яшәртә.

Хөрмәтле укытучылар!

Сезгә йөрәк түреннән шытып чыккан шигъри тәлгәшләр, җылы сүзләр, матур җырлар күңелләрегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.

Мәктәп директоры -  Ильдар Гыйльметдин улына:

Сезнең кебек эчкерсез һәм гадел

Җитәкчеләр була бик сирәк.

Сез бит безнең коллективта

Җил-давылда аумас зур терәк.

Коллективны әйдәп барасыз Сез

Яңа үрләр яулар уңышка.

Яшәгез Сез һәрчак үрнәк булып,

Үзгә бер ямь өстәп тормышка.

Сезнең кебек җитәкчеләр барда,

Эш сәгатен көтеп алабыз.

Үрнәк алып Сездәй кешеләрдән

Эшебез өчен көеп, янабыз.

Укыту буенча җитәкчебез – Гөлназ Гаваз кызына

Кыюлык һәм тырышлык сорый

Сайлап алган тормыш юлыгыз

Алга таба атлап барган чакта

Тик сәламәт кенә булыгыз.

Авырлыклар сине һич куркытмый

Табасың син чыгу юлын.

Зур көч һәм тырышлык белән

Күтәрәсең мәктәп данын. 

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Әлфия Равил кызына

Җилдәй җитез,тыйнак, гади  үзегез

Йөзек кашы итеп куярлык.

Көч- дәрман ташып тора,

Гомер юлын җырлап узарлык.

Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле.

Ярдәмчел һәм гадел булып кал.

Сез бәхетле. Чөнки сөйгән эшең,

Йөрәгеңә биреп тора һәрчак ял.

Математика укытучысы Рәсимә Рәкыйф кызына.

Һәр мизгелдән тәм, ямь табып шулай,

Тыйнак кына гомер итәсез.

Сокланырлык матур итеп яшәп,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Алда әле Ходай насыйп иткән,

Шактый гомер бардыр яшисе.

Тик бәхетләр көтеп торсын диеп,

Килә бүген сезгә дәшәсе .

Башлангыч класс укытучылары:  Гөлия Рәис кызы һәм Әнисә Зиннур кызына

Укытучы эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Һәр баланың чиста күңеленә

Саласыз сез белем, табышың.

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ягафарова Рушания Закир кызына

Сезгә карап кемнәр сокланмаган,

Эчкерсез, саф, гадел үзегез.

Һәрвакытта ачык елмаюдан,

Балкып тора нурлы йөзегез.

Хәләл көч һәм тырышлык белән

Бизисез сез тормыш юлыгыз.

Хас түгел  ул сезгә ялагайлык,

Һәрчак шулай тыйнак булыгыз.

Физкультура укытучысы Мингазов Айрат Рәшит улына

Ир-егетнең асыл сыйфатлары

Күркәм эштә генә күренә.

Кыю бөркет кебек армый- талмый

Менегез сез гомер үренә.

Яшәү дәрте көч һәм дәрман бирсен

Сүткән чакта гомер йомгагын.

Саулык, шатлык,ак бәхетләр белән

Узыгыз сез тормыш юлларын. 

 Хезмәт укытучысы Карташов Николай Васильевичка

Өйрәтәсез бары яхшылыкка,

Аерырга актан караны.

Җан җылыгыз җитә барчасына,

Үз күрәсез һәрбер баланы. 

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рамзиловнага

Һәркем килә җиргә бәхет өчен,

Эзли таба менә үрләргә

Насыйп булсын сезгә, канатланып.

Гомер тауларына менәргә.

Ак каеннар садәлеге сездә,

Чиста калсын һәрчак җаныгыз.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Хезмәт белән артсын даныгыз.

Химия һәм биология укытучысы  Фирдания    Мөнәвир      кызына

Баларга белем бирә-бирә

 Ничә еллар алга атлыйсыз.

Кешеләргә җылы нур сирпүче

Күңел яктылыгын саклыйсыз.

Бездән теләк: ирешегез һәрчак

Яңа үрләр яулап уңышка.

Яшәгез сез һаман үрнәк  булып,

Үзгә бер ямь өстәп тормышка.

Инглиз теле укытучысы  Рамилә      Равил    кызына

Бай күңелең, гүзәллегең балкып,

Күзләреңдә синең чагыла.

Белемең һәм тормыш тәҗрибәң,

Алып менсен гомер тавына. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Илһамия Рәис кызына.

Йөрәгегездә янган кайнар учак

 Күпме җанны назлап җылыта.

Янар чәчәк булып, сүрелмичә.

Балкып яшәгез сез тормышта.

Ай- йолдызлар сезгә бирә алмыйм,

Зур булса да андый теләгем.

Зур бәйрәмдә үзгә бер ямь өстәп,

Җырыбыз булсын бүләгем. 

Ветеран  укытучыларыбыз Зәйтүнә апа,  Илдус абый, Наилә апа, Илүсә апа, Галия апа, Вера апа, Таһир абый, Гөлфияз апага.

Тулы тормыш белән яшәгез сез

Үкенерлек эшләр калмасын.

Кулыгыздан төшереп югалтмагыз

Язмыш биргән бәхет ярмасын.

Чигә чәчләренә бәс төшсә дә

Яшь булып калсын күңелегез,

Халык күңеленә нур өстәүче,

Кояш кебек балкып яшәгез.

Һөнәрләр уены ...                                                               “А”- Амбарчы Абрар

Дөньяда күпме һөнәр бар                                                “ Б”- Боксчы Булат                                                                                                     

Барысы да кирәкле.

Тырыш, укы, белемле бул                                                           “В”- Врач Вәсил ...                            

Һәм бул мәрхәмәтле.

                                                                               

Алып баручы укучылар сүзе.

Рамилә

Камил

  • Камил , син бер елда ничә бәйрәм  үткәрелгәнен беләсеңме?

  • Яратам, билгеле, ләкин барысын да түгел. Миңа Яңа ел,Сабантуй, туган көн һәм Укытучылар бәйрәме ошый.

  • Чөнки без ул көнне үзебез укытучы.

  • Билгеле, авыр.Мәктәптә 31 укучы, 31 төрле характер. Укытучы  һәр  көн дәрес әзерли,ә укучы онытып  та килергә мөмкин.Укытучы эшкә бара, эш төяп кайта.

  • Моны инде үзләреннән сорасак та була.
  • Санап карармын мин моны.

  • Ә син,Рамилә,бәйрәмнәр яратасыңмы ?

  • Ни өчен Укытучылар бәйрәме?

  • Ничек уйлыйсың, укытучы булу җиңелме?

  • Ничек һәм кайчан ял итә микән соң укытучы?

Ял итеп алу өчен уен.

Укытучы җыелышта утыра, ләкин  анда эчпошыргыч чыгышлар да була.Шул вакыт укытучы блокнотына ниндидер тамгалар, рәсемнәр ясый башлый.Хәзер без шул тамгалардан укытучы характерын белербез.

1) Ильдар Гыйльметдинович- Бу рәсемне, фигураны ясаучылар  төпле акыллы.Аз сөйләүче, күп эшләүчеләр. Аларга 70 төрле һөнәр дә аз булыр. Алар җитәкче урыннарда эшләүче.

2) Гөлназ Гавазовна-  Болар көчле Лидерлар.Алар  һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Тәртипне яраталар.

3) Әлфия Равиловна-  Иң грамоталы кешеләр.Укуда алдынгылар, актив кешеләр.

4) Рәсимә Ракифовна- Тыныч холыклы, һәр нәрсә исәптә булганын яраталар. Шәп иптәш тә алар. Логик фикер йөртү көчле.

5) Әнисә Зиннуровна-  Тынычлыкны яраталар.  Сүзне сайлап, кирәклесен генә сөйлиләр. Әкрен генә, ипләп кенә эшләргә яраталар.

6) Рушания Закир кызы- шаян һәм кызыклы кешеләр. Алар янында һәрвакыт кешеләр. Аларга барысы да кызыклы. Кеше белмәгән , ишетмәгәнне дә алар белә. Барлык эшкә дә җитешүчеләр.

7) Гөлия Рәис кызы-  Кухняда кайнашырга ярата. Тәмле ризык белән якыннарны сыйлаудан  күңеленә рәхәтлек ала. Эшне тиз эшләргә ярата. Игътибар үзәгендә булу ошый. Тапкыр телле, ярдәмчел.

8) Фирдания апа – Табигать белән кызыксынучылар. Фәнни эш белән шөгыльләнүче кешеләр  очрый.

9) Николай Васильевич-  Мондый кешеләр ышанычлы терәк, дус.  Җир эшләрен яратып эшләүчеләр. Авыл киләчәге алар өчен мөһим.

10) Илһамия Рәис кызы- Мондый рәсемне ясаучылар   бик таләпчән. Һәр җирдә тәртип булганны, матурлыкны  яраталар. Иҗатка бай. Тугъры  кешеләр.

11) Рамилә- Актив, фантазиягә бай кешеләр. Аралашырга яраталар. Аланың һәр җирдә танышлары булырга мөмкин.

12) Гөлназ  Рамзиловна- Тыныч холыклы, җиренә җиткереп эшләүчеләр. Кешеләргә  авыр сүз әйтмиләр. Ярдәмчелләр.

13) Айрат Рәшит улы- Спортны яратучы кешеләр күбрәк очрый. Акчаны сакчыл тота.

Әйберне әрәм-шәрәм итми.  Нидә булса алсалар , озак саклыйлар.  Хисләрен контрольдә тота беләләр.

Рамилә

Камил

  • Камил, син ГИАдан куркасыңмы, әзерләнәсеңме?

  • Безнең укытучылар экзамен бирергә курка микән?

  • Алайса,әйдә,тикшереп  карыйк.
  • Үземчә куркам да төсле.Мин  бераз  ялкау, шул ялкаулыкны җиңсәм, экзаменнарымны бирә алырмын дип уйлыйм.
  • Минемчә, юктыр.Алар үз гомерләрендә әллә ничә экзамен биргәннәр бит.
  • Әйдә.

Укытучылар  имтихан бирә. Сорауларга җаваплар.

Рамилә

Камил

Камил, укытучыга  көн буена ничә сорау бирәләр микән?

Мәктәптә 31 бала, кимендә 5 дәрес, һәр укучы 1 дәрескә  кимендә 5 сорау бирсә, 31не тапкырлыйбыз 5кә һәм 5 дәрескә ==775 сорау.

О-О-О. Әле бит аларның һәрберсенә дөрес итеп җавап та бирәсе ...

Безнең укытучыларга нинди сорау гына бирсәң дә җавабын табалар.

Әйдә, дөреслеген тикшерәбез.

Укытучыларга сораулар.

Әнисә апага   1) Алтын балыктан  сорыйсы 3 теләгегез?

2) Сезнең беренче укучылар белән хәзерге укучыларыгыз арасында аерма бармы?

Рәсимә апага 1) Әгәр сезне супермаркетка сатучы яисә бухгалтер итеп чакырсалар барыр идегезме?

2) Хоббиегыз бармы?

Рушанияга сораулар. 1) Сезгә нинди кешеләр белән аралашу ошый?

2) Бүләк бирергә яратасызмы, әллә бүләк алыргамы?

Голназ Гаваз кызына 1)Сез кайсы илгә сәяхәткә барырга теләр идегез?

2) Сезне нинди кешеләр ачуыгызны китерә?

Илдар Гыйльметдин улына 1) Утын яру, печән чабу, җир казу сез кайсын сайлар идегез?

2) Улыгыз нинди фәнне ярата?

Гөлия Рәис кызына 1) Йорт эшләрегезне кичтән бетерегә яратасызмы, иртәнме?

2) Әгәр сезне театрга эшкә чакырсалар ризалашыр идегезме?

Айрат Рәшит улына 1) Олимпия уеннары вакытында сез кайсы уеннарны яратып карыйсыз?

2) Иң кадерле грамотагыз кайсы?

Әлфия Равиловнага 1) Кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсыз?

2) Сез сөйләмегездә кайсы мәкальне кулланырга яратасыз?

Гөлназ Рамзиловнага 1) Төркиядә сезне шаккаттырганы нәрсә булды?

2) Кайсы ел фасылын яратасыз?

Рамилә           1)  Институтта укыганда иң авыр фән кайсы булды?

2) Инглизчә укытучылар бәйрәме белән котлагыз.

Фирдания апага 1) Сез кайсы уку йортын бетердегез?

2) Гөлләр үстерергә яратасызмы?

Николай Васильевичка 1)  Авылда яшьләр калсын өчен нәрсә эшләр идегез?

2) “Егет кешегә 70 төрле һәнәр дә аз”- дигән мәкаль белән килешәсезме?

Илһамия апага  1) Кечкенә вакытта кем булырга теләдегез?

2) Хәзер өстәмә белем алып укырга булса , кемлеккә укыр идегез?

Рамилә

Камил

1.Сабый күңеле – язылмаган дәфтәр,

Саклык белән аны ачтыгыз.

Җан аклыгын якты нурга кушып.

Белем учаклары яктыгыз.

2. Өйрәтәсез бары яхшылыкка,

Аерырга актан караны.

Җан җылыгыз җитә барчасына,

Үз күрәсез һәрбер баланы.

Алда әле Ходай насыйп иткән,

Шактый гомер бардыр яшәсе.

Тик бәхетләр көтеп торсын диеп,

Килә бүген сезгә дәшәсе.

Укытучыма язам матур сүзләр

Чын  күңелдән, ихлас йөрәктән.

Без җиткерәсе изге хисләр,

Олырактыр һәрбер бүләктән.

 

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле Зәйтүнә апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле  Илдус абый!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле Наилә  апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

Хөрмәтле  Гөлфияз апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле  Илүсә апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле Вера  апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

Хөрмәтле Миләүшә апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле Тахир абый!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

Хөрмәтле Галия апа!

Хезмәттәш дусларыгыз хөрмәтләп,

Якыннарыгыз наз белән җылытса.

Гомерләр үтми  ул заяга,

Шул була  зур бәхет тормышта.

Сезне 3 октябрьда  сәгать               булачак  “Укытучылар көне”нә багышланган чарага  чакырабыз.

Килүегезне көтеп калабыз.

C:\Program Files\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0301252.wmf

3.10.2014.    Расписание

1 класс

2 класс

3 класс

4 класс

6 класс

7 класс

математика

рус теле

математика

рус теле

математика

татар теле

әйләнә-тирә

математика

рус теле

татар теле

тарих

география

Мәктәп директоры:  Минниханов  К.Ф.

 Укыту  эшләре  буенча директор урынбасары:  Шакирова А. Р.

Елмай.

Уяндыңмы елмай, көнне башла шулай,

Елмай үз –үзеңә, әйтәсе сүзеңә.

Тәрәзәдән кергән,өйне нурга төргән,

Һәрчак изге көнгә, сәлам биргән гөлгә.

                                 Елмай, елмай, елмай......

Уяндыңмы, елмай, көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә, яхшы әйбәт сүзгә.

Табарсың һәркемгә, бәхетлегә, кимгә,

Олыга- кечегә, җиде ят кешегә.

                                           Елмай, елмай, елмай......

Уяндыңмы, елмай, көнне башла шулай.

Зил –зиләләр тынар,чыксаң юлың уңар.

Авырлыклар арыр, башланган эш барыр,

Бар дөньяны бизәп, кара минем күзгә.

                                           Елмай, елмай, елмай......

1. Нинди уку йортын тәмамладыгыз һәм ничәнче елда?

2. Югары Пәнәче мәктәбендә ничә ел эшлисез? Сезне каршы алган мәктәп директоры?

3. Киләчәккә планнарыгыз?

1. Нинди уку йортын тәмамладыгыз һәм ничәнче елда?

2. Югары Пәнәче мәктәбендә ничә ел эшлисез? Сезне каршы алган мәктәп директоры?

3. Киләчәккә планнарыгыз?

1. Нинди уку йортын тәмамладыгыз һәм ничәнче елда?

2. Югары Пәнәче мәктәбендә ничә ел эшлисез? Сезне каршы алган мәктәп директоры?

3. Киләчәккә планнарыгыз?

1. Нинди уку йортын тәмамладыгыз һәм ничәнче елда?

2. Югары Пәнәче мәктәбендә ничә ел эшлисез? Сезне каршы алган мәктәп директоры?

3. Киләчәккә планнарыгыз?

1. Нинди уку йортын тәмамладыгыз һәм ничәнче елда?

2. Югары Пәнәче мәктәбендә ничә ел эшлисез?Сезне каршы алган мәктәп директоры?

3. Киләчәккә планнарыгыз?

Анкета сораулары.

1. Кайсы укытучының дәресе сезнең өчен кызыклы?

2. Кайсы фән сезнең өчен авыррак?

3. Кайсы бәйрәмне оештыра, алып бара алыр идегез?

Анкета сораулары.

1. Кайсы укытучының дәресе сезнең өчен кызыклы?

2. Кайсы фән сезнең өчен авыррак?

3. Кайсы бәйрәмне оештыра, алып бара алыр идегез?

Анкета сораулары.

1. Кайсы укытучының дәресе сезнең өчен кызыклы?

2. Кайсы фән сезнең өчен авыррак?

3. Кайсы бәйрәмне оештыра, алып бара алыр идегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

    А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы...

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары.

Татар теле  укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. “Заманча  технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” дигән темага багышланган семинар  Иске Кади урта мә...