Укучыларга киңәшләр
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Укучыларга киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchylarga_kinshlr.docx33.94 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга үгет-нәсыйхәт. Ризаэддин бине Фәхреддин.

Укучыларга киңәшләр.

*Иртән йокыдан торгач юыныгыз, чәчләрегезне тарагыз, көндәлек кием киегез, чәй эчкәннән соң дәресләрегезне кабатлагыз.

* Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез.

* Мәктәпкә баргач, әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз.

* Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез. Бу эшләр бердән әдәпкә каршы, икенчедән авыруга сәбәп була.

* Мәктәп юлында уйнамагыз, төрле нәрсәләрне туктап карап тормагыз, очраган һәрбер бала белән сөйләшеп вакытыгызны бушка үткәрмәгез.

* Мәктәп эчендә кычкырышып уйнаучы тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз.

* Бер төрле дәрес биргәндә икенче дәресне карап утырмагыз. Укытучы бирә торган дәрескә күңелегезне салыгыз. Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез.

* Укытучыгыз берәр нәрсәне укырга, язарга яки ятларга кушса, җиренә җиткереп үтәгез.

* Кечкенә вакытта пөхтә һәм тәртипле булу баланың акыллы булуына билгедер. Шуның өчен кимнәрегез һәрвакыт чиста, ә китап, дәфтәрләрегез тәртиптә булсын.

* Стенага асып куйган карталарга, шулай ук урамда йөргәндә коймаларга, капкаларга төрле язулар язмагыз, чөнки бу эшләр тәрбиясезлек галәмәте.

* Туп белән булган уеннар буыннарны ныгыта, тәнне сәламәтләндерә, андый уеннардан читтә тормагыз.

* Дәресләрегезне әзерләмичә йокларга ятмагыз.

* Мәктәптә һәм башка җирдә әдәпсез сүзләр сөйләмәгез.

* Дәресләрне күп калдыру яки дәрескә соңга калып килү иптәшләрдән артта калуга сәбәп була.  Шуның өчен   дәресләргә йөрүгә игътибарлы булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Китапханә ишекләре укучыларга ачык

Сыйфатлы белем алу, уку- укыту һәм мәдәни мирасны тапшыру чарасы буларак, китапка ихтыяҗ даими саклана.Фәннең һәр тармагы дистәләрчә китап,  журналлардагы мәкаләләр һәм башка материаллар аша тәкъ...

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...