Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.
статья (5 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсеннән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarga_syynyftan_tysh_khlak_trbiyase_biru.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районы

                      Күәм урта гомуми белем бирү  мәктәбе

                              Сыйныф  җитәкчесе чыгышы

                 ТЕМА: “Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү”

 

 

                                          Сыйныф җитәкчесе: Сөнгатова Гөлнара

                                         Зөлкарь кызы

                                     2014 нче ел

                 Укучыларга сыйныфтан тыш әхлак тәрбиясе бирү.

  Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек – электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Синека ук:

“ Гыйлемлеккә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше “алга китүдән дә бигрәк артта калып яши” дигән гыйбарә әйткән.

       Әхлак  ул – кешенең эш – хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат, тәртибе.

   Борынгы бабаларыбызның тарихына битарафлык күрсәтеп, әхлак – тәрбия мәсьәләләренә бүген бик актуаль проблемага әверелүенә күз йомсак,”милләтнең юкка чыгуга хөкем ителүе” бик мөмкин.

   Сыйныф җитәкчесе буларак төп максатым: укучыларда халкыбызның буыннан – буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү.

   Минем девизым: “ Кеше акыллы, гади, гадел,кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Шул чакта гына ул кеше дигән бөек исемне йөртергә хаклы”                К.Г.Паустовский.

  Укучылар өчен дә девизым бар.  “Балалар! Гүзәл холыкларны өйрәнегез, гүзәл холыклы булыгыз, гүзәл холыкларга гадәтләнегез, кешеләр белән гүзәл тереклек итегез”

                                                                                               Риза Фәхретдин.

  Мин әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә сыйныф сәгатьләре, гаилә бәйрәмнәре,  туган көннәр, төрле кичәләр кебек формаларны теләп кулланам. Галим Риза Фәхретдин хезмәтләренә, татар халык педагогикасына таянып тәрбия эшен оештырам.  

     Риза Фәхретдин үзенең хезмәтләрендә  әхлак тәрбиясен – иң беренче үз-үзеңне  дөрес тоту, тәртип, пөхтә йөрү, ата-анага карата  хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт, туган телгә, үткәнебезгә, тарихыбызга хөрмәт итеп күрсәтә.

   Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз – әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең сыйныфта әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.

Беренче карашка, бик гади, ләкин ифрат та кирәкле хезмәт тәрбиясе элементына – үзе укый торган классны, мәктәп территориясен чиста тоту максатыннан, мин үз-үзенә хезмәт күрсәтүне оештыруга зур әһәмият бирәм. Сыйныф бүлмәләрендә –  күп кенә бүлмә гөле, аларны тәрбияләү укучыларыбызның күз уңында тора.

  Иманлы һәм намуслы ата-ана өчен Аллаһ каршында да, җәмгыять каршында да олы җаваплылык тоеп яши. Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала. 26 ел балалар белән эшләү дәверендә күзәтүләрем бер нәрсәгә инандырды:  укучыдагы әхлак нормалары әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Ә бала бит башта шулкадәр саф, эчкерсез була, һәрнәрсәгә тиз ышана, алдый белми. Әти – әнидә булган сыйфатлар да балаларга тиз күчә.

   Ата- аналар һәм педагоглар – шәхеснең үсешен һәм формалашуын тәэмин итә торган ике төп көч. Һәр ике як бер –берсен аңлап, хезмәттәшлек күрсәтсә, уртак уңышка ирешергә мөмкин. Әти –әниләрне кичәләргә чакырырга тырышам. Әниләр бәйрәме үткәрдек. Балалар әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Җырлар өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар, биюләр куйдылар. Укучыларда әниләр каршында әйбәт, матур булып күренәсе килү теләген сиздем. Ата-аналар җыелышларында очрашабыз. Укчыларга әхлак тәрбиясе бирү кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгышлар ясыйм. Р.Фәхретдиннең сүзләрен әти-әниләргә дә җиткерәм.

    Бала тәрбияләүдә мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп,

Р. Фәхретдин бу эштә мәктәпнең авзыйфасы нинди булырга тиешлеккә игътибар итә:” Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбиядер” Ә тәрбияне укытучы, сыйныф җитәкчесе бирә. Укучыларымның укытучы бәйрәмен онытмыйча, үз куллары белән эшләнгән чәчәк букеты китереп бирүе, әлбәттә, укучыларда матур сыйфатлар тәрбияләнә дигән сүз. Укытучыга карат хөрмәт бар укучыларда димәк.

   

 Р.Фәхретдин:”Бала сәнгатьтә тәрбияләнә”- ди. Укучыларымның сәләтләре төрле яклы. Бу сәләтләрне сүндермәскә, үстерергә кирәк. Укучылар белән мәктәпкүләм, район күләм, зонакүләм мероприятиеләрдә катнашабыз. Алар җырлый, бии, сәнгатьле итеп шигырьсөйли. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән баланың сөйләм әдәбе югары була.

   Без укучыларны  Аллаһны сөяргә, инсафлылык, олы җанлылык, гаделлек кебек яхшылык орлыкларын салырга бурычлы. Укучыларым “Дин вә әхлак” түгәрәгенә йөриләр. Төрле конкурсларда катнашалар. “Мин динемне яратам” дип исемләнгән рәсем конкурсында Яруллин Инсаф 3 урынга лаек булды.

  “ Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны –үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез” – ди Р.Фәхретдин. Укучыларыма да бу сүзләрне гел әйтеп киләм. Тәрбия сәгатьләрендә бу темага әңгәмәләр үткәрәбез. Туган көн кичәләре, һәр сыйныфташны туган көн белән котлау, аннан чәй эчеп алу укучыларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияли.

Галимнең :” Тәрбиялелеккә өйрәтмәү – тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр”,- дигән  фикере белән килешми мөмкин түгел. Тәрбияле булганда гына  белемле булып була.

Сезгә дә Галим Риза Фәхретдиннең хезмәтләрен тәрбия эшендә кулланырга тәкъдим итәм.  Тәрбия сәгатьләре, сәламәтлек дәресләре, төрле кичәләр, класстан тыш чаралар, конференцияләр үткәрү өчен бик бай мәгълүмат бар аның хезмәтләрендә.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә милли төбәк компонентының әһәмияте

Конкурсная работа, опубликованная в научном сборнике...