Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
статья по теме

        Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Галиева Нүрия Минлехановна,

Казан шәһәре Киров районы 151  нче гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

        Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы - һәръяклап камил шәхес тәрбияләү.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Һәрнәрсәгә мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Бу гамәлдә олуг мәгърифәтчеләребез хезмәтләрен куллану бик уңай нәтиҗәләр бирә. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә ата-анага ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, ата-ана хакын хаклау балаларның төп бурычы булуы, игелеклелек, шәфкатьлелек, хезмәткә хөрмәт мәсьәләләре күтәрелә. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Шушы сүзләргә таянып, мин, укытучы буларак, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән файдалануны  зур уңышка китерүен ассызыклыйм. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да татар халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык, акыл, әхлакый тәэсир көченә ия булуларына, аларны тирәнтен өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. “Халык ядкарьлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки халык җырлары – халкыбызның күңеленең  һич кенә дә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, - дигән Габдулла Тукай.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыгынагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә  туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Балачакта сөйләгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Укучылар белән эшләгән вакытта, халкыбызның  атаклы улы Р.Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышлыгына язылган сүзләренә тап булдым: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Чыннан да, шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең нигезе булып балачак тора.  

Мәктәп бусагасын атлап кергән укучы бала халкыбызның милли йөзек кашы булган әкитләре, бишек җырлары, табышмаклары, мавыктыргычлары, сөрән салулары, эндәшләре, әйтенүләре, үртәвечләре, такмаклары, такмазалары, мәзәкләре, санамышлары, алдавычлары белән дуслаша. Татар халык календаре, аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән йола фольклоры белән таныша. Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз бәйрәм-йолаларын өйрәнә. Октябрь инкыйлабыннан соң бу уеннар күпме вакытлар онытылып торса да, бүгенге көндә безгә кире әйләнеп кайтты. Халык, хәзер бу йолаларны тиешенчә үтәп, күңелле ял итә, күңел ача.

Укытучы халык фольклорын, аның йола-бәйрәмнәрен һәрвакыт исәптә тотып эш йөртә. Ел әйләнәсендә бу бәйрәмнәргә укучылар бик теләп әзерләнәләр. Халкыбызның милли йолаларын, уеннарын башкаралар. Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә. Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, төрле бәйрәмнәрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.

Шуны әйтеп да үтәсем килә, бүгенге көндә без әдәбият дәресләрендә генә түгел, тормышның һәр өлкәсендә  халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны киң кулланабыз. Мәкальләр электән үк халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгәннәр. Халкыбыз аң-белемгә багышлап  күп мәкальләр иҗат иткән. “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”, “Белем бәхетле итә”, “Белемле кеше югалмас”, “Дөнья йозак – ачкычы белем”. Мәкальләр халыкның бөеклеген, зирәклеген, тыйнаклыгын һәм акыл иясе булуын күрсәтә. “Үзеңне мактама, сине кеше мактасын”.

Туган ил – халыкның бишеге ул, бар нәрсәдән дә кадерле, газиз. Бу буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә чагылыш таба. “Үз илем – алтын бишек”, “Ил барда ир хур булмас”, “Ватан - икенче ана”, “Иленнән аерылган – канаты  каерылган”. Халкыбызда әхлак, дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”, “Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган  әрәм булган”, “Дустын сакламаган дошманына эләгер”.

Кайбер мәкаль мәгънәләрен укучыларым ачыклаганча язып үтәм: “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” - әти-әниеңне, әби-бабаңны  тыңласаң,, үз балаларың да сине тыңларлар. “Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы  юк итәр”- телең булса, сине бар кеше дә бик тиз аңлар, уртак тел табарсың, әгәр телең булмаса, югалып, адашып  калырга мөмкин. “Белем бәхетле итә” - белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” – яхшы уңыш чәчсәң, урган вакытта мул уңыш булыр; яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайтыр.

Борыңгы педагогикага күз салсак, атаклы чех педагогы Ян Коменский үзенең хезмәтләрендә рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәрү авыр”.

Швейцар педагогы Песталоцци киңәшләре: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш. Бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдән ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра”. Чынлыкта тәрбия гайләдән башлана. Укытучы тәрбия бирүдә зур роль уйный. Өчпочмакның ике ягын укытучы белән укучы тәшкил итсә, ә өченче – таянып торган ягы – ата-ана була. Дөрес, ата-ана дәресләрдә турыдан-туры катнашмый, әмма укытучы бала белән 45 минут эшләгән вакытында бер генә минутка да аларны күз алдыннан югалтмый. Ахыр чиктә, дәрестә күтәрелгән проблеманы өйдә чишү өчен миенә “төяп” җибәрә һәм әйтә: “Дәрестә куелган мәсьәләне әти-әниең белән тикшерү мәҗбүри”, - ди. Нәтиҗәдә өч як та ота: үзенең изге бурычын намус белән үтәлгәнен исбат итә, укучы мөстәкыйль фикер йөртә белүче, теләсә нинди шартларда югалып калмый торган шәхескә әверелә. Ата-анага килгәндә, алар бала тәрбияләүнең никадәр мөһим икәнен аңлап, үзләренә карата таләпчәнлекне, җаваплылыкны арттыралар.

Дәресләрдә әхлак тәрбиясе бирүне укчыларым табигый кабул итәләр. Ни өчен дисезме? Чөнки кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләренең көндәлек тормышта адым саен кабатланып торуын алар даими күзәтәләр. Читтән битараф булып, шаһит сыйфатында гына түгел, күпчелек очракта кайнап торган “казан”ның уртасына килеп эләгәләр. Аннан исән-сау котылып буламы? Анда эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Боларның барысына да җавапны укучы әхлак дәресләре аша табарга тиеш. Шушы максаттан чыгып үткәрелгән дәресләремә мисаллар китереп үтәм: “Сердән авыр нәрсә юк”. Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәнү. “Саулык – зур байлык”. Саулыкның матур гомер итү өчен иң кирәкле шарт икәнлеге турында тәрбия бирү. “Яхшы сүз – җан азыгы”. Яхшы сүзнең тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү. “Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың”. Балаларда китап сайлап укуда җитди караш тәрбияләү. “Мин яратам сине, туган илем”. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару авыр эш. Минем максатым укучыларда милли рух, милли хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә торган халык авыз иҗатын, йолаларын өйрәнү, мәкальләрнең тирән мәгънәләрен аңлату, рухи дөньяларын баету, патриотик һәм әхлакый яктан чын кеше итеп тәрбияләү.

Әдәбият исемлеге:

1. Зәки Нури  Алтын хәзинә / Дөнья халыклары мәкаль-әйтемнәре. - Казан, 1987.

2. Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия. - Казан, 1977.

3..Шәймәрданов Р.Х.,.Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы. -  Казан: Мәтбугат йорты нәшрияты, 2000.

4. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге.- Казан: Отечество, 2013.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

"Татар халык авыз иҗаты"

"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...