Рәвеш темасын кабатлау
план-конспект урока (6 класс)

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык дәрес эшкәртмәләре 6 сыйныф укучылары өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse._rvesh_kabatlau.docx541.16 КБ
Файл dres_eshkrtmse._uchitel_godadocx.docx37.03 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныф, технологик карта

Татарстан Республикасы  

Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 1 нче гомуми урта белем мәктәбе”

Г.Р. Саргузина

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Рәвешләрне кабатлау

Теманың максаты

1.Рәвеш сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу.

2.Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар  итү сәләтен үстерү.

3. Туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау, шагыйрьләребез иҗатына кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Рәвешләрне  сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Төп төшенчәләр

Рәвеш.

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият, рус теле, экология, география

Ресурслар

Җиһазлау:

Дәреслек: Н.В. Максимов,М.З.Хәмидуллина. К, ТКН, 2015.,

И.Гыйләҗев. Кадерле китап,

Н.Әхмәдиев. ЧӘКЧӘК,

Р.Миңнуллин. Шигырьләр,

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.Методик әсбап, К., “М-В”Н,2014.

“Мәгариф”, 2014,№11.

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация, таратма материаллар (карточкалар, таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы, күмәк  эш.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру

М:. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

  1. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез, укучылар!

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Көннәребез тыныч, эшләребез куанычлы булсын!

Шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйк.

Сез бер-берегезгә карап елмаегыз !

Иң элек дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

1.Әдәпле һәм игътибарлы бул!

2.Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

3.Иптәшләреңне хөрмәт ит!

 

 

Исәнмесез!

(Укучылар бер-берләренә карап елмаялар)

 

Яхшы

 

 

 

1. будь внимательным и вежливым

2.Говори ясно и правильно

3.Уважай друзей

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II этап.

Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат: рәвеш сүз төркеме  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: рәвеш төшенчәсен аңлата алу;

Рәвешнеңмоделен китереп чыгару;

1. Бүген без дәрестә сәяхәткә чыгарбыз. Тик кайда? Игътибар-экраннарга

2.Ярый, бик дөрес җавап бирдегез. Димәк, бүгенге дәрестә тауга менәбез. Тауга менү авыр.  Тактага тау рәсеме куела. Кайчан менәбез? (бүген, иртән, кышын, дусларча, татарча). Укучылар, бу нинди сүзләр?

Димәк, биремнәрне  яхшы эшләгән  укучы гына тауга менеп җитә алачак.

 

 (укучылар мультфильмнан өзек карыйлар һәм сәяхәткә тауга менәселәрен әйтәләр)

 

 

 Укучылар бу сүзләрнең рәвеш икәнен әйтәләр.

 

 

ТБУУГ: сан темасы буенча кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  төркемдә фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

3.Укучылар сез сорауларга җавап биргәндә нинди сүз төркемен атадыгыз?Дөрес.

Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

4.Бүген без дәрескә нинди максатлар куябыз?Әйе,дөрес әйтәсез,без бүген сезнең белән рәвеш  сүз төркемен кабатлап үтәрбез,алган белемнәрне камилләштерербез.                        

Әйдәгез бергәләп могжизалы рәвеш патшалыгына сәяхәт итик тә, тауда үсүче һәм яшәүче  җәнлекләр, үсемлекләр турында белик. 

***Сезнең алдыгызда эш дәфтәрләре бирелгән. Һәр биремнән соң бәяләү карталары бар. Һәр укучы алып, фамилия һәм исемен язып куйсын.

Рәвеш сүз төркеме

Рәвешләрне кабатлау (рәвешләрне искә төшерү)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

 

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Рәвеш турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

 

Укучылар өчен максат: Рәвеш сүз төркеме буенча мисаллар  китереп раслый белү

  •  Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

1.Нинди сүз төркемен рәвеш  дип атыйбыз?

2.Сорауларын атагыз

(слайд белән тикшерү)

Афәрин ,укучылар. Барыгыз да сорауларга бик дөрес җаваплар бирдегез.

  

 3. Укучылар, беренче биремдә шигырьләр бирелгән . Шулардан рәвешләрне табып әйтегез. Төркем белән эшлибез.

(слайд белән чагыштыру)

*үзбәя куярга

 Укучылар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? Бу шигырьләр  нәрсә турында? Ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә тел турындагы шигырьләр  бирелде икән? Бу ел нинди ел? 

(һәр биремнән соң тау янына чыгалар. 1 нче биремнән соң, тау янына агачлар утырталар. 2 нче биремнән соң суырларны куялар. 3 нче биремнән соң чәчәкләр утырталар. Шулай тау өстенә менеп җитеп, флаг куялар).

Балаларның җаваплары:

 

1.Эш яки хәлнең билгесен  белдереп, ничек? кайчан? кая? кайда? нигә?сорауларына җавап бирә торган сүз төркеме

 

  1. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.

(Ш.Маннур)

Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа аз гына.

Бөтенләйгә түгел, вакытлыча, тик җитәрлек гомер азагыма.

(Р.Миңнуллин)

 

 

6) Бу шигырьләр тел турында. 2021 нче ел –Туган телләр елы дип игълан ителде.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү

 

4. Рәвешләрнең ясалышын кабатлыйбыз, төркем белән эшлисез. Таблицага урнаштырасыз.

Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма. Теле татлының дусты күп. Чананы җәен, арбаны кышын әзерлиләр. Туган тел дәресендә уңга-сулга борылма, дәресеңне яхшы тыңла. Дәресләрдә чын күңелдән җавап бир. Беркөнне иң якын дустым кунакка килде.

*үзбәя куялар.

  • Кабинетның 5 өлешенә рәвешләрнең ясалышы буенча карточкалар куелган. Укучылар торалар, урындыкларын этеп куялар һәм һәркайсы үзенә туры килгән өлешкә баса. Иптәшләре белән киңәшәләр һәм кагыйдәне әйтәләр.

1.тиз, күп-тамыр рәвешләр;

 2.җәен, кышын – ясалма рәвешләр;

 3. уңга-сулга – парлы рәвеш;

4. чын күңелдән –тезмә рәвеш;

5. Беркөнне- кушма рәвеш.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

3 нче бирем. Диалогта төшеп калган рәвешләрне өстәгез һәм иптәшегез белән сөйләшергә әзерләнегез.

-Сәлам, дустым!

-Сәлам!

- Дустым, син табигать кочагында ял итәргә яратасыңмы?

- Әлбәттә яратам.

- Ә табигатьне саклауга ничек булышасың?

- ... гаиләм белән агачлар утыртабыз. ... тиеш булмаган җирдә учак якмыйбыз. Ә син үзең ниләр эшлисең?

-Кош ояларын ватмыйм, үземнән калган чүпләрне ... атмыйм. ...  чәчәкләрне өзмим.

- Рәхмәт. Сәламәт бул, дустым.

Белешмә өчен сүзләр: юкка, язын, уңга-сулга, җәен.C:\Users\ReStart\Desktop\mountain-source-2676322_1280.jpg

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

 

 1. Дәрестән чыгу өчен билет.

- Укучылар, кемнәр мин бу теманы бик яхшы үзләштердем дип уйлый, яшел түгәрәктәге биремне үти.

Кемнәр, мин яхшы үзләштереп бетермәдем дип уйлый, зәңгәр түгәрәктәге биремне эшли.

Ә кем бөтенләй авырыксына, сары түгәрәктәге биремне эшли. Билетларны чыкканда миңа  калдырасыз. 

2.Өй эше: 

иҗади:әниегезгә бүгенге дәрес турында смс язасыз. Дәрестә ишеткән яңалыкларны да язарга онытмагыз,

Ярымиҗади. “Рәвешләр” дигән темага кроссворд төзергә.

Эзләнү:

Рәвешләр  кергән 5 мәкаль язарга.

  1. Йомгаклау. Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?

Шундый тәмле телле, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз. Рәхмәт сезгә, укучылар. Дәрес тәмам.

 Балаларның җаваплары.

Дәрес ахырында теләкләр.

1.Ешрак елмаегыз!

2.Юкка борчылмагыз!

3.Дусларча яшәгез!

4.Чын күңелдән яратыгыз!

 

 

 

 

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 



Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныф, технологик карта

Тема:Саннарны кабатлау.

 

                                                        

                                                                                                                                     Тема

Саннарны кабатлау

Теманың максаты

1.Сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу.

2.Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү,

игътибар  итү сәләтен үстерү.

3. Туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау, туган төбәк шагыйрьләре

иҗатына кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

 

 

 

2.Метапредмет нәтиҗәләре

 

 

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Саннарны  сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Сан.

 

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле, экология

 

Ресурслар

 

Җиһазлау:

  Дәреслек: .Г.Хәсәншина. Татар теле, К, ТКН,2016.,

 И.Гыйләҗев .Кадерле китап,

Н.Әхмәдиев. ЧӘКЧӘК, Г.Сәетшина. Сабыема бүләгем, Р.Шәрипова. Яңгыр тамчысы, 2017.

 

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

 

Дәрес этаплары

Дәресэтабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру

М:. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Көннәребез тыныч, эшләребез куанычлы булсын! Шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйк.

Сез бер-берегезгә карап елмаегыз !

Мин сезгә бүген кунакка килдем һәм күчтәнәчләр белән килдем. Һәр төркемнең дә өстәленә күчтәнәчләрне куям, ә сез кулыгыз белән тотып карап, якынча ничә конфет бар икәнен әйтегез.

-Кәефләрегез яхшымы?

 Иң элек дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

1.Әдәпле һәм игътибарлы бул!

2.Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

3Иптәшләреңне хөрмәт ит!

 

 

Исәнмесез!

(Укучылар бер-берләренә карап елмаялар)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яхшы

 

 

 

1. будь внимательным и вежливым

2.Говори ясно и правильно

3.Уважай друзей

 

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат:

Сан сүз төркеме  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: сан төшенчәсен аңлата алу;

Санның моделен китереп чыгару;

II этап.

1.Мин сезгә бүген кунакка килдем һәм күчтәнәчләр белән килдем. Һәр төркемнең дә өстәленә күчтәнәчләрне куям, ә сез кулыгыз белән тотып карап, якынча ничә конфет бар икәнен әйтегез.

2.Ярый, бик дөрес җавап бирдегез. Сезгә шундый хикмәтле табышмагым да бар. Укып карагыз, җавабын табыгыз!

Мин дөньядагы барлык илләрнең байлыгы белән идарә итәм.

Мин кешеләрнең туган көннәрен язып куям.

Мин барлык фәннәр белән дус яшим.

Миннән башка кибеткә дә бара алмыйлар, дәвалана да алмыйлар.

Мин укучыларны шатландырам да,борчуга да салам.....

 

 (укучылар конфетларның санын әйтәләр)

 

 

 

 

 

ТБУУГ: сан темасы буенча кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

3.Укучылар сез сорауларга җавап биргәндә нинди сүз төркемен атадыгыз?Дөрес.

Сан сүз төркемен кабатлау.

4.Бүген без дәрескә нинди максатлар куябыз?Әйе,дөрес әйтәсез,без бүген сезнең белән сан сүз төркемен кабатлап үтәрбез,алган белемнәрне камилләштерербез.                        

Әйдәгез бергәләп могжизалы саннар патшалыгына сәяхәт итик тә, ул илдә яшәүче кызыклы саннарны кабатлыйк.. Алар турында әкиятләр тыңлыйк, шигырьләр укыйк, төрле-төрле уеннар уйныйк!.. Рәхим итегез нәни дуслар!

 ***Сезнең алдыгызда бәяләү карталары бар. Һәр укучы алып, фамилия һәм исемен язып куйсын.

.сан с.т.

 

 

 

 

 

8.Саннарны кабатлау,саннарны искә төшерү)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

 

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Сан  турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

 

Укучылар өчен максат: Сан сүз төркеме буенча мисаллар  китереп раслый белү

  •  Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз.

 

 

1.Нинди сүз төркемен сан дип атыйбыз?

2.Сорауларын атагыз

(слайд белән тикшерү)

Әфәрин ,укучылар. Барыгыз да сорауларга бик дөрес җаваплар биргдегез.

  

 

 5. Укучылар, сезнең алдыгызда конвертлар бар. Аларда мәкальләр бирелгән . Мәкальдәге төшеп калган саннарны сезгә язарга кирәк. Парлап эшлибез.1 һәм 2, 3 һәм 4 саны астындагы укучылар эшлиләр.

(слайд белән чагыштыру)

*үзбәя куярга

 

 

 Укучылар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? Бу мәкальләр нәрсә турында? Ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә тел турындагы мәкальләр бирелде икән? Бу ел нинди ел? 

Балаларның җаваплары:

 

 

 

 

 

 1.Предметның санын,исәбен белдереп күпме?,никадәр?,ничәнче? Сорауларына җавап бирә торган сүз төркеме

 

 1),,,,,,кат укы, ,,,,,,кат кис.

2),,,яхшы сүз ,,,,,,яраны төзәтә.

3) Бер телдә,,,,,хикмәт, ун телдә ,,,,,хикмәт.

4),,,,,әйткәнне ике әйтмә

5),,,,галим йөз наданны җиңәр.

 

 6) Бу мәкальләр тел турында. 2021 нче ел –Туган телләр елы дип игълан ителде.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү

 

Укучылар эшебезне дәвам итик.

6.Сан төркемчәләрен кабатлыйбыз.

Сезнең алдыгызда саннар кергән табышмаклар бирелгән. Һәр кеше 1 табышмак ала, җавабын уйлый. Табышмакта кулланылган сан кайсы төркемчәгә керә икән?Табышмакны чишү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

*Хәзер сез табышмакта бирелгән сан төркемчәсе буенча 4 почмакка басыгыз.

Әйдәгез, сан төркемчәләренең кагыйдәсен искә төшерик әле. Укучылар кагыйдәне искә төшерәләр слайд белән тикшерү.

Кайсы сан төркемчәсе очрамады?Урыннарыгызга утырып, бәя картасына үзбәя куегыз.

 

  • 7. Дәреслек белән эш.
  • 83 бит.210 нчы күнегү. Беренче җөмләне дәфтәргә күчереп язарга,төркемчәсен, ясалышын язарга.

8.Саннарның ясалышын кабатлыйбыз, төркем белән эшлисез.

Бирем: шигырь юлларыннан саннарны табып, ясалышын әйтергә

1)Борылмада су бозны

Ярга якын китерде.

Калды ике-өч метр:

-Сикер, сикер!

Көчек суга сикерде (Н.Әхмәдиев)

2)Елмаеп тора җиләк:

- Өз,-дип,-мине тизрәк!

Менә бер, менә ике

Һай, җиләк монда күпме!(Р.Шәрипова)

3) Сөйләп тора-теле бар,

Аның әйтер сүзе бар.

Алтмыш керфек саклый торган

Нәкъ унике күзе бар. (Н.Әхмәдиев)

4) Борын заманда

Булган егерме бер кеше.

Болар тапканнар

Бер җимеш төше.(Г.Сәетшинага ияреп)

*үзбәя куялар

1)Бер агачта ике яфрак (колаклар). Бу-микъдар саны

2)Татар алфавитында икенче хәреф нинди? (ә хәрефе). Бу –тәртип саны.

3)Бер йомгакта меңләп энә,Син аңа тимә!(керпе). Бу-чама саны.

4) Аларның саны җидәү

Аларсыз җырлар тумый.

Аларсыз бернинди дә

Музыка язып булмый

(ноталар). Бу- җыю саны

*Татар телендә саннар 5 төркемгә бүленә.

Микъдар саны предметларның төгәл санын белдерә. Ничә? Күпме?Никадәр ? сорауларына җавап бирә..

Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә һәм ничәнче? Соравына җавап була.

Чама саны предметның санын якынча белдерә һәм ничәләп? соравына җавап була

Җыю саны бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә һәм ничәү? соравына җавап бирә.

Бүлем саны предметларның тигез өлешләргә бүленүен белдерә һәм ничәшәр? Күпмешәр? сорауларына җавап бирә.

1.Ике-өч- парлы сан

2.Бер,ике – тамыр сан

3. унике –кушма сан  

4.егерме бер – тезмә сан.

Биредәге шагыйрьләр туган төбәгебездә яшәп иҗат итүчеләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Динамик пауза

Укучылар, хәзер ял итеп алабыз. Һәр төркемнән дә 1 һәм 2 нче укучылар эчке түгәрәк ясап басалар. Ә 3 нче һәм 4 нче укучылар тышкы түгәрәккә басалар. Музыка башлануга эчке түгәрәктәге укучылар сәгать теле уңаена әйләнәләр, ә тышкы түгәрәктәге укучылар сәгать теле уңаена каршы.

Музыка туктагач, мин сезгә бирем бирәм.

Алтын, тун, йөзек сүзләренә нинди саннар яшеренгән?

Алты, ун,йөз

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

 

 

2. Рефлексия.

- Укучылар, кемнәр мин бу теманы бик яхшы үзләштердем дип уйлый, яшел түгәрәктәге биремне үти.

Кемнәр, мин яхшы үзләштереп бетермәдем дип уйлый, зәңгәр түгәрәктәге биремне эшли.

Ә кем бөтенләй авырыксына, сары түгәрәктәге биремне эшли. Түгәрәкләрне өстәлдә калдырасыз. Мин шулар буенча сезгә билге куям. 

 

4.Өй эше: иҗади: Дустыгызга бүгенге дәрес турында хат язасыз. Дәрестә ишеткән яңалыкларны да язарга онытмагыз.

Ярымиҗади. “Сәяхәткә чыгу” дигән темага диалог төзергә.

Эзләнү:7 саны кергән 5 мәкаль табып язарга.

Йомгаклау. Тормышта саннар ни өчен кирәк?........

Шундый тәмле телле, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз. Рәхмәт сезгә, укучылар.Дәрес тәмам.

 

Балаларның җаваплары

 

 

 

 

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

Үзбәя картасы

Фамилия исем

Сан

Мин аңладым, үзем эшләдем

Мин аңладым, иптәшем булышты

Мин аңламадым


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

Исем темасын кабатлау.

5 сыйныфның рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр ...