Язучы Алмаз Гыймадиев иҗаты буенча презентация
презентация к уроку (5 класс) по теме

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Презентациядә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде. Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар 5 нче сыйныфта Алмаз Гыймадиев язган юмористик хикәяләр белән танышалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon a.gyymadiev.ppt876.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Алмаз Гыймадиев 1972

Слайд 2

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Слайд 3

Әнисе, балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган.

Слайд 4

1988 елда Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә. 1996-1997 елларда Татарстанның Әтнә районы хакимиятендә мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан «Казан утлары» журналында: әүвәл редакциянең бүлек мөдире, 1998 елдан җаваплы секретарь вазифаларын башкара.

Слайд 5

А.Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла башлый. Актив иҗат эшенә кереп китүе үткән гасырның туксанынчы елларына туры килә. 1997 елда аның балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була

Слайд 6

Алга таба, үзенең иҗат офыкларын киңәйтә барып, соңгы елларда А.Гыймадиев яшь укучыларына янә ике китабын – «Без андый малай түгел!» (2005) һәм «Ниязның рекордлар китабы» (2006) дип аталган хикәя-повесть җыентыкларын бүләк итә. Моннан тыш язучы иҗатыннан аерым хикәяләр «Хәтер» нәшриятында чыккан «Татар балалар әдәбияты» (2003) һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Бала-чакта калабыз» (2004) исемле күмәк җыентыкларда да лаеклы урын ала.

Слайд 7

А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә. Ул 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. А.Гыймадиев – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасы буенча презентация

Исем темасын өйрәнгәндә...

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

Язучы Алмаз Гыймадиев белән очрашу

5 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар программа буенча А.Гыймадиевның кызыклы хикәяләрен укыдылар. Хикәяләр укучыларга ошады һәм без язучыны кунакка чакырырга булдык....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....