"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы
презентация к уроку (8 класс) по теме
Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.03 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кемгә ? Кем хакына ? Кем белән ? Нәрсәгә ? Нәрсә өчен ? Кемдә ? Кемне ? Һ.б .
1. Туган телдә ( нәрсәдә ?) уку бәхетен ( нәрсәне ?) берни алыштыра алмый . ( Ш.Галиев ) 2. Халкыбыз туган ягына ( нәрсәгә ?) булган мәхәббәтен ( нәрсәсен ?) көйгә ( нәрсәгә ?) салып та җырлый . ( Г.Бәширов ) 3. Корыч белән ( нәрсә белән ?) җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый . ( И.Гази )
Процесс турыдан -туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык . Процесс турыдан -туры аӊа төшмәгән . Ияртүче сүзгә Ю.к., Ч.к ., У .- в.к . кушымчалары , бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык . Туры Кыек
1 . Сөйләгәчтен кыйссаны , алды тарагымны әни .(Г.Т.) 2. Шуны ул тел хакында язган мәкаләләрендә исбат итә алды .(Г.А.) 3.Кеше чын мәхәббәтне теләүдән,сагынудан,өмет итүдән туктый алмый .(Ә.Е.) 4. Гөлләр сине назлап сөяр . Кояш көлеп башын ияр . (М.Җ.) Туры һәм кыек тәмамлыкларны табыгыз .
1. а) Кыйссаны ( нәрсәне ?)- туры тәмамлык,Т.к ., б) тарагымны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; 2.а) Шуны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б)тел хакында ( нәрсә хакында ?)- кыек тәм -к, исем + бәйлек . 3. а) Мәхәббәтне ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б) теләүдән , сагынудан , өмет итүдән ( нәрсәдән ?)- кыек тәм -к, Ч.к . 4. а) Сине( кемне ?)-туры тәм-к,Т.к ., б) башын ( нәрсәсен ?)-туры тәм -к, Т.к. Ачкыч
Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез
1 . Тәмамлык җөмләне ӊ а) фигыль белән белдерелгән кисәген ; б) исем белән белдергән кисәген ; в) теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый . ТЕСТ 2 . Тәмамлыкны ӊ а ) ике ; б ) өч ; в ) дүрт төре бар. 3. Туры тәмамлык а) баш килештәге ; б) төшем килешендәге ; в) баш һәм төшем килешендәге исемнәр һәм исемләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә .
4. Туры тәмамлык а) эш төшә торган туры объектны ; б) эшне ӊ кыек объектын ; в) икесен дә белдерә . 5. Сагындырды әнкәемне ӊ иркәләп уятуы җөмләсендәге бирелгән сүз а) аергыч ; б) тәмамлык ; в) ия булып килгән . 6 . Ул тагын күзләрен ачты җөмләсендә билгеләнгән сүз а) чыгыш килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәм -к ; б) баш килештәге исем белән белдерелгән туры тәм -к; в) төшем килешендәге исем белән белдерелгән туры тәм -к.
7 . Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз а) ия ; б) туры тәмамлык ; в) кыек тәмамлык . 8 . Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйткәндә туры тәм -к а) баш килештәге исем ; б) төшем килешендәге исем белән ; в) икесе белән дә белдерелә . 9. Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җөмлә а) Зөһрә Илнурны авызын ачкан килеш тыӊлады ; б) Ул Зөһрәне ӊ күзләренә туры карарга кыймады ; в) Зөһрә әнисенә Илнурны әләкләү өчен йөгереп китте .
Ачкыч 1 . а ; 2 . а ; 3. в; 4. а; 5 . а ; 6. в; 7. б; 8. б; 9 . в .
