Шәхси-иҗади план

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Шәхси-иҗади план 5 елга төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shhsi-izhadi_plan.doc152.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Абдуллина Гөлнур Ризван кызының

 аттестация аралыгына  (2017-2022 нче еллар)

һөнәри осталыгын үстерү өчен төзелгән

шәхси планы

       

                                   

МБОУ “Высокогорская средняя общеобразовательная школа №2 Высокогорского муниципального района Республики Татарстан”

Индивидуальный план повышения

профессионального уровня

на межаттестационный период (2017 -2022 г.)

учителя татарского языка и литературы

Абдуллиной Гульнур Ризвановны

Белеме: югары, Казан дәүләт педагогия институты, тарих- филология факультеты, 1982-1987 еллар, татар  теле һәм әдәбияты, рус  теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажы: 30 ел

Белгечлеге буенча эш стажы: 28 ел

Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган: 1.Курсы учителей татарского языка и литературы по теме: «Теория и методика преподавания учебных предметов «Татарский язык» и «Татарская литература» в условиях внедрения ФГОС», ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет», 108 ч., 2016г.

Педагогик эшчәнлекнең перспектив планы

Эшчәнлек юнәлеше

Уку елы

2017-2018

2018-2019

2019-2020

2020-2021

2021-2022

Аттестация

*

Квалификацияне күтәрү курслары

*

*

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ чыгыш ясау

*

*

Муниципаль МБ чыгыш ясау

*

Муниципаль семинарларда катнашу

*

*

*

*

*

Ачык дәресләр үткәрү

*

*

*

*

*

Фән атналыгында катнашу

*

*

*

*

*

Методик басмалар

*

*

*

*

*

Укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерләү

*

*

*

*

*

Укучыларны фәнни-практик конференцияләргә әзерләү

*

*

*

*

*

Укучыларны тестка әзерләү

*

*

“Татар.Теле.ИНФО” олимпиадасында катнашу

*

*

*

*

*

“Зирәк тиен” конкурсында катнашу

*

*

*

*

*

“Туган телләр көне”н үткәрү

*

*

*

*

*

Әдәби конкурсларда катнашу

*

*

*

*

*

“Биектау хәбәрләре”, “Арча хәбәрләре”  газеталарында мәкаләләр бастыру

*

*

*

*

*

Язучылар белән очрашу

*

*

Г.Тукайның Кырлайдагы әдәби-мемориаль музеена сәяхәт

*

*

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашу

*

*

Методик тема өстендә эш

1. Методик тема: “Әдәбият дәресләрендә укучыларда рухи һәм әхлакый сыйфатлар булдыру”

2. Тема өстендә кайчан эш башланган: 01.09.2017

3. Кайчан тәмамлау күздә тотыла: 31.05.2022

Теманың актуальлеге

         Рухи һәм әхлак тәрбия проблемасы бүгенге көндә безнең җәмгыятебездә бик үткен тора. Моңа сәбәпләр бик күп. Шуларның берсе – тәрбия институтын юкка чыгару.  Җәмгыятебезне рухи яктан тергезү өчен традицион формадагы белем генә җитмәгәнен көннән көн күбрәк кеше аңлый бара. Фәннәрне бергә кушсак та, алар  безгә ярату, ышаныч, кайгыртучанлыкны алмаштыра алмыйлар. Әхлаклылык – ул  индивидның намусына, үзенең эчке тоемлауларына, үз иркенә ышанып яшәве.  

 Әхлак тәрбиясе хәзерге көндә һәр педагогның төп бурычы. Аны һәркем үзенчә чишә. Бүгенге заман укучысы, үскәч, нинди булыр икән, кеше хәленә керә, кайгырта белү, якын кешесенә ярдәм кылу кебек хисләргә сәләтле булырмы, актан караны аера белерме?

Барыбыз да яхшы белә: хәзерге заман компьютер технологияләре дөньясында балалар өчен күңелне ымсындыручы әйберләр бик күп. Аларга каршылык күрсәтү бала өчен авыр нәрсә. Шәхесне дөрес үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә һәм мәктәп бербөтен булырга тиеш. Кызганычка каршы, әти-әниләр эш күплеккә сылтап, өлешчә, кайвакытта тулысынча да, бу рольне мәктәп укытучысы җилкәсенә йөклиләр. Барлык укучылар да фәнне бертөрле үзләштерә алмый. Укучылар арасында төрлесе була: сәләтле дә, тырыш та; сәләте булып та тырышмаган бала; киресенчә, сәләте чамалы, ләкин бик тырыш. Шуңа күрә балаларның белем дәрәҗәләре төрле. Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, безнең уйлавыбызча, бала тәрбияле булырга тиеш. Иң төп тәрбияче – ата-ана, гаилә, аннан соң мәктәп, тирәлек һ.б. факторлар. Башка факторларга телевидение, радио, вакытлы матбугат, компьютер, интернет, матур әдәбият һ.б. керә. Менә шушылар арасында китап биргән тәрбияне берсе дә бирә алмый. Тел – әдәбиятка  ихтирам, кызыксыну тәрбияләүне без   китап укудан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә һәр класста матур әдәбият китапларын укуны системага салырга кирәк. Ә бу эш тел һәм әдәбият  укытучысыннан бик зур түземлек, көч сорый.

Балаларны тәрбияләү, укучыларда дөрес әхлак формалаштырырга ярдәм итү – татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң төп бурычы ул. Бу изге эш күбрәк безнең җилкәдә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының мөмкинлекләре бик күп. Дәрес һәм дәрестән тыш чараларның төрле мавыктыргыч формаларын кулланып, телчеләр укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерәләр, балаларда рухи – әхлакый   сыйфатлар тәрбиялиләр.

          Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү мәсьәләсе аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында  да моңа зур урын бирелә.

           Әхлак темасы – хәзерге заманда иң актуаль, төп темаларның берсе. Татар әдәбиятында да әхлак темасы – үзәктә торучы иң мөһим мәсьәлә. Соңгы дистә елларда мәктәпләрдә әдәп-тәртип, шәфкать-фәлән белмәгән балалар күбәя бара, социум, балаларны һәм яшьләрне чолгап алган мохит танып була алмаслык үзгәрде. Ирек һәм демократияне беркайчан да күрмәгән россиялеләр нәрсә эшләргә яравын һәм ярамавын белмәделәр. Ә әхлакый нормалар исә бернинди законда да язылмаган, алар кешеләр акылында һәм хисендә, йола һәм гореф-гадәтләрендә сакланып килә. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк.  

           Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә әдәбият дәресләрен куллану – укытучы өчен зур хәзинә.

   

         Максат:

      Укучыларга рухи-әхлакый   тәрбия бирүдә һәм аларны шәхес буларак формалаштыруда халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби текстларны файдалану.  

 Бурычлар:  

 1. Укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең методик нигезләренә төшенү.

 2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең мөмкинлекләрен ачыклау.

3. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү алымнарын куллану.

 

  1. Фәнни – теоретик белемне күтәрү

Эш төре

Вакыты

1

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану

Даими

2

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү

Даими

3

Сингапур структураларын  тирәнтен өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге структура элементларын гамәлгә ашыру

Даими

4

Даими рәвештә “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”,  “Фән һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Ачык дәрес”

 һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану

Даими

5

Радио, телевидение буенча татар телендә алып барылган тапшыруларны (“Күчтәнәч”, “Халкым минем”, “Татарлар”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу

Даими

6

Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау

Даими

7

Яңа басылган әдәби әсәрләрне укып бару

Даими

8

Электрон китаплар уку

Даими

9

К.Насыйри, Р.Фәхретдин хезмәтләре белән танышу, дәресләрдә алардан файдалану

Даими

II. Педагогик-психологик осталыкны үстерү

Эш төре

Вакыты

1

Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу

Даими

2

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү

Даими

3

Тел һәм әдәбият дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интерактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм презентацияләр ясау; http.belem.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору

Даими

4

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау

Даими

5

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа педагогик технологияләрне куллану

Даими

III. Хәбәрдарлык һәм зәвык дәрәҗәсен күтәрү

Эш төре

Вакыты

1

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру

Даими

2

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору

Даими

3

“Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару

Даими

4

Татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү

Даими

5

Туган ягыбызның, бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану

Даими

6

Күренекле шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юллары белән танышу

Даими

7

Биектау районыннан чыккан күренекле шәхесләребезне барлау

Даими

8

Район һәм мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу

Даими

IV. Укыту процессында кирәкле булган

              норматив документлар белән танышу

Эш төре

Вакыты

1

Россия Федерациясе конституциясе

Даими

2

Татарстан Республикасы конституциясе

Даими

3

РФ һәм ТР  Мәгариф турындагы законнары

Даими

4

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон

Даими

5

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы хатлары

Даими

6

Балалар хокукы турында конвенция

Даими

7

Тел һәм әдәбият буенча программалар

Даими

8

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре

Даими

9

 Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү

Даими

                                   V. Ата-аналар белән эш

Эш төре

Вакыты

1

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

Даими

2

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашуларда катнашу

Даими

3

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру

Даими

4

Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү

План буенча

                     

                          VI.   Лабораторияне баету өстендә эш

Эш төре

Вакыты

1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау

Даими

2

Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, контроль эшләр әзерләү

Даими

3

Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау

Даими

4

Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру

Даими

5

Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау

Даими