Укытучыга ярдәмгә

Абдуллина Гульнур Ризвановна

5 нче сыйныф рус төркемендә әдәбияттан тестлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

                      Тест                                                                     Тест

      Борын-борын заманда                                               Борын-борын заманда

I вариант

II вариант

  1. Фольклор сүзе ... дигәнне аңлата.
  1. хикәя;
  2. әкият;
  3. халык иҗаты.

  1. Әкиятләр ничә төргә бүленә?

1) 3;

2) 5;

3) 7.

3. “Ак бүре” әкиятендә патшаның ничә улы була?

  1. 3;
  2. 4;
  3. 5.

      4.“Ак бүре” әкиятендә Бүре

  1. төпчек улны ташка әверелдерә;
  2. төпчек ул белән дуслаша?
  3. төпчек улны ашый.

5.“Абзар ясаучы Төлке” әкиятенең геройлары

  1. арыслан, төлке;
  2. юлбарыс, төлке;
  3. арыслан, эт.

6. “Өч кыз” әкиятендә кызларның әнисе

1) кунакка китә;

2) үлә;

3) авырый.

7. “Өч кыз” әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелә?

1) Гөберле бакага;

2) үрмәкүчкә;

3) тиенгә.

8. Бу бүлектә иң ошаган әсәрегез турында языгыз.

1.Халык авыз иҗаты дип...әйтәләр.

1) шигырьне;

2) әкиятне;

3) фольклорның бер өлешен.

2. Нинди әкиятләр булмый?

1) Тылсымлы;

2) фантастик;

3) хайваннар турында.

3. “Ак бүре” әкиятендә нинди герой юк?

1) Ак бүре;

2) эт;

3) патша.

4. “Ак бүре” әкиятендә Бүре

1) олы улларны ашый;

2) олы улларны ташка әверелдерә;

3) олы уллар белән дуслаша.

5. Төлке нәрсәгә өй ясый?

1) Арысланга;

2) үзенә;

3) тавыкларга.

6. “Өч кыз” әкиятендә әнинең ничә кызы була?

1) 1;

2) 3;

3) 5.

7. “Өч кыз” әкиятендә уртанчы кыз нәрсәгә әверелә?

1) Гөберле бакага;

2) үрмәкүчкә;

3) тиенгә.

8. Бу бүлектә иң ошаган әсәрегез турында языгыз.

                      Тест                                                                     Тест

      Әкият яздым – укыгыз                      Әкият яздым - укыгыз

I вариант

II вариант

1.Каюм Насыйри ... булган.

      1)язучы, педагог, галим;

2)язучы, сатучы, төзүче;

3)язучы, тегүче, рәссам.

2.Автор әкиятләренең авторы

1) халык;

2) аерым бер кеше;

3) билгеле түгел.

3. Әдәби геройлар нинди ике төркемгә бүленә?

1)әйбәтләр һәм начарлар;

2)батырлыр һәм куркаклар;

3)төп һәм ярдәмче.

      4. Габдулла Тукай язган әсәрне билгеләгез.

1)“Су анасы”;

2)“Патша белән карт”

3)“Гафият турында әкият”.

5. Байназар Әлменов -

  1. рәссам;
  2. шагыйрь;
  3. галим.

6. Әкияткә нигезләнеп, драма әсәре формасында язылган (смешанный) жанр төре -

1) әкият-поэма;

2) әкият-пьеса;

3) чәчмә әсәр.

7. Адлер Тимергалинның “Сәер планетада” әсәре -

1) автор әкияте;

2) фантастика;

3) әкият.

8. Бу бүлекләрдә иң ошаган әсәрегез турында языгыз.

1. “Патша белән карт” әкияте кем турында?

1) Патша белән карт;

2) патша белән вәзирләр;

3) патша белән кешеләр.

2. Автор әкиятләрен

1) халык яза;

2) аерым бер автор яза;

3) билгесез кеше яза.

3. Әдәби герой -

1) әсәрләр язган кеше;

2) әсәрдә сурәтләнгән кеше образы;

3) бөтенесен җиңгән батыр кеше.

4. Туфан Миңнуллин язган әсәрне билгеләгез.

1)“Су анасы”;

2)“Патша белән карт”

3)“Гафият турында әкият”.

5. Байназар Әлменов

1) картиналар ясаган;

2) әкиятләр язган;

3) фәнни хезмәтләр язган.

6. Әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре -

1) әкият-поэма;

2) әкият-пьеса;

3) чәчмә әсәр.

7. Адлер Тимергалинның “Сәер планетада” әсәренең төп герое -

1) Мюнхгаузен;

2) Рей Фридман;

3) Гафият.

8. Бу бүлекләрдә иң ошаган әсәрегез турында языгыз.

                      Тест                                                                     Тест

      Белем баскычлары                                                Белем баскычлары

I вариант

II вариант

1. Мәдрәсәдәге укучыларны

      1) шәкертләр дип атыйлар;

2) школьниклар дип атыйлар;

3) укучылар дип атыйлар.

2. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

1) бер ел укыйлар;

2) дүрт ел укыйлар;

3) ун ел укыйлар.

3. Бу әдипләрнең кайсы Казанның татар укытучылар мәктәбендә укыта?

1) Адлер Тимергалин;

2) Туфан Миңнуллин;

3) Каюм Насыйри.

      4. Казан университеты -

1) Россиядәге иң беренче университет;

2) Россиядәге иң борынгы университетларның берсе;

3) Россиядәге иң яшь университетларның берсе .

5. Гаяз Исхакый -

  1. язучы, драматург;
  2. язучы, рәссам;
  3. язучы, сәүдәгәр.

6. Г.Исхакыйның “Мөгаллим” әсәре

1) укучылар һәм укытучы турында;

2) балалар һәм әниләре турында;

3) байлык һәм сатучылар турында.

7. Дәрдемәнд шигыреннән дөрес булган юлны табыгыз.

1) Бүтән һөнәр белү – яхшы һөнәрдер;

2) Бүтән шигырь белү – яхшы һөнәрдер;

3) Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер .

1. Мәдрәсәдәге укучыларны

1) җырларга өйрәтәләр;

2) укырга өйрәтәләр;

3) рәсем ясарга өйрәтәләр.

2. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

1) укытучылар әзерлиләр;

2) язучылар әзерлиләр;

3) шәкертләр әзерлиләр.

3. Бу әдипләрнең кайсы Казанның татар укытучылар мәктәбендә укый?

1) Дәрдемәнд;

2) Гаяз Исхакый;

3) Габдулла Тукай.

4. Казан университеты -

1) 1804 нче елда Казанда ачыла;

2) 1804 нче елда Мәскәүдә ачыла;

3) 1904 нче елда Казанда ачыла.

5. Гаяз Исхакый ...

1) балалар укыта;

2) алтын приискалары тота;

3) әсәрләр яза, газета-журналлар чыгара.

6. “Мөгаллим” әсәреннән алынган өзектә кемнәр катнаша?

1) Салих һәм малайлар;

2) Гаяз һәм шәкертләр;

3) Исхакый һәм Салих.

7. Дәрдемәнд шигыреннән дөрес булган юлны табыгыз.

1) Кил, өйрән, и туган, бер башка әсәрне ...;

2) Кил, өйрән, и туган, бер башка телне ... ;

3) Кил, өйрән, и туган, бер башка сүзне ... .

                      Тест                                                                     Тест

Балачак – хәтерләрдә мәңге калачак                   Балачак – хәтерләрдә мәңге калачак    

       

I вариант

II вариант

1. Автобиографик әсәр  -

      1) сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, вакыйгага корылган әдәби әсәр;

2) язучының үз тормышы, үткәне турында язган әсәре;

3) әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.

2. “Исемдә калганнар” әсәренең төп герое кем?

1) Габдуллаҗан;

2) Габидулла;

3) Габдулла.

3. Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә кем турында яза?

1) апасы турында;

2) абыйсы турында;

3) үзе турында.

      4. Сәгъди абзый Габдулланы кайсы авылга алып кайта?

1) Кушлавыч;

2) Кырлай;

3) Өчиле.

5. Хаҗиморат Казаков -

  1. рәссам;
  2. галим;
  3. язучы.

6. “Бәләкәй Апуш” картинасы

1) “Исемдә калганнар” әсәре буенча ясалган;

2) “Туган тел” шигыре буенча ясалган;

3)  Тукайның балачагын күреп ясалган.

7. Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее

1) Татарстанның Саба районында урнашкан;

2) Казан шәһәрендә урнашкан;

3) Татарстанның Арча районында урнашкан .

8. “Салават күпере” журналы турында яз.

1. Автобиографик әсәр -

1) язучының үз тормышы, үткәне турында язган әсәре ;

2) әкияткә нигезләнеп, драма әсәре формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре;

3) сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, вакыйгага корылган әдәби әсәр.

2. “Исемдә калганнар” әсәренең төп герое кем?

1) Габдулла;

2) Габидулла;

3) Габдуллаҗан.

3. Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә кем турында яза?

1) апасы турында;

2) үзе турында;

3) әнисе турында.

4. Габдулланы Кырлайга кем алып кайта?

1) Бабасы;

2) Сәгъди абзый;

3) әбисе.

5. Хаҗиморат Казаков -

1) язучы;

2) рәссам;

3) галим.

6. Хаҗиморат Казаковның

1) шүрәлеләргә бәйле иллюстрацияләре күп;

2) су анасына бәйле иллюстрацияләре күп;

3) балаларга бәйле иллюстрацияләре күп.

7. Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее

1) Казан шәһәрендә урнашкан;

2) Татарстанның Арча районында урнашкан;

3) Татарстанның Саба районында урнашкан  .

8. “Салават күпере” журналы турында яз.

               Тест                                                                     Тест

       Ватаным өчен                                                                    Ватаным өчен

       

I вариант

II вариант

1. “Рөстәм маҗаралары” әсәрен

      1) Муса Җәлил язган;

2) Гадел Кутуй язган;

3) Шәүкәт Галиев язган.

2. “Рөстәм маҗаралары” әсәре

1) туган илеңне, туган халкыңны ярату, сагыну турында;

2) Рөстәмнең әбисе турында;

3) абага чәчәге турында.

3. Әсәрләрне һәм авторны туры китерегез.

а) Муса Җәлил      1) “Кыр казы”

б) Шәүкәт Галиев  2) “Аталы-уллы солдатлар”

в) Фатих Кәрим    3)”Сагыну”

      4. Опера -

1) зур күләмле вокаль  әсәрнең шигъри юллар белән язылган тексты;

2) музыкаль-драматик сәнгать жанры. Аның әдәби нигезендә либретто ята;

3) әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.

5. “Алтынчәч” әсәрендә кызны кем коткара?

  1. Җик;
  2. Урмай;
  3. хан.

6. Баллада ул -

1) драма әсәре;

2) шигъри әсәр;

3) лиро-эпик әсәр.

7. “Аталы-уллы солдатлар” балладасында һәйкәл кемгә куелган?

1) әтинең улына;

2) Муса Җәлилгә;

3)әти кешегә.

8. Туган илебез турында языгыз .

1. “Рөстәм маҗаралары” әсәрен

1) Гадел Кутуй язган ;

2) Шәүкәт Галиев ;

3) Муса Җәлил язган.

2. Рөстәмнең кем буласы килә?

1) космонавт буласы килә;

2) абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килә;

3) язучы буласы килә.

3. Әсәрләрне һәм авторны туры китерегез.

а) Муса Җәлил   1) “Сөйләр сүзләр бик күп алар”

б) Гадел Кутуй     2) “Соңгы җыр”  

в) Фатих Кәрим    3) “Рөстәм маҗаралары”

4. Либретто -

1) әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре;

2) музыкаль-драматик сәнгать жанры.;

3) зур күләмле вокаль  әсәрнең шигъри юллар белән язылган тексты.

5. “Алтынчәч” әсәрендә кыз кемнәрдән кача?

1) Урмайдан;

2) Җиктән;

3) кыргый хайваннардан.

6. Баллада ул

1) чәчмә әсәр;

2) лиро-эпик әсәр;

3) шигъри әсәр.

7. “Аталы-уллы солдатлар” балладасында һәйкәл янына кем килә?

1) әти кеше;

2) Муса Җәлил;

3) солдат.

8. Туган илебез турында языгыз

               Тест                                                                     Тест

           Кояшлы ил – бәхет иле                                   Кояшлы ил – бәхет иле

       

I вариант

II вариант

1. “Бәхет кайда була?”соравына кем җавап бирә?

      1) Бабай;

2) Галимҗан белән Илдус;

3) автор.

2. Шигъри әсәр строфаларында сүзләрнең яки иҗекләрнең охшашлыгы

1) ритм була;

2) рифма була;

3) шигырь була.

 

3. Нәби Дәүли язмаган әсәрне билгеләгез.

1) “Бәхет кайда була?”

2) “Мин җирдә калам”  

3) “Чыбыркы”

      4. “Мин Җирдә калам” шигырендә лирик геройга кая очарга әйтәләр?

1) Кояшка;

2) Айга;

3) Марс планетасына.

5. “Чыбыркы” әсәренең төп героеның исеме ничек?

  1. Рәшит;
  2. Илдус;
  3. Кәрим.

6. Сюжетның ничә элементы була?

1) 3;

2) 5;

3) 7.

7. Әдәби әсәр сюжетында вакыйгаларның башланып китүе -

1) чишелеш;

2) төенләнеш;

3) вакыйгалар үстерелеше.

8. “Чыбыркы” әсәрен үзегезчә дәвам итеп, 3-5 җөмлә языгыз.

1. “Бәхет кайда була?” шигырендә бәхет кайда була?

1) Хезмәттә ;

2) бакчада ;

3) алмагачта.

2. Сөйләм берәмлегенең кабатланып, чиратлашып торуы

1) ритм була;

2) рифма була;

3) шигырь була.

3. Нәби Дәүли язган әсәрне билгеләгез

1) “Кояшлы ил – бәхет иле”

2) “Чыбыркы”    

3) “Бәхет кайда була?”

4.  “Мин Җирдә калам” шигырендә лирик герой нишли?

1) Җирдә кала;

2) Айга очып китә;

3) кеше булмаган утрауга (необитаемый остров) китә.

5. “Чыбыркы” әсәренең төп герое кая бара?

1) Авылга кайта;

2) шәһәргә китә;

3) Төркиягә оча.

6. Сюжетның ничә элементы була?

1) 7;

2) 3;

3) 5.

7. Язучының әсәрдә катнашачак кешеләр, аларның тормышы, вакыйга барачак урын-хәл белән таныштыруы -

1) төенләнеш;

2) чишелеш;

3) экспозиция.

8. “Чыбыркы” әсәрен үзегезчә дәвам итеп, 3-5 җөмлә языгыз.

           Тест                                                                     Тест

           Кеше – табигать баласы                                 Кеше – табигать баласы

       

I вариант

II вариант

1. Р.Фәйзуллин әсәрен билгеләгез.

      1) “Табигать кочагында”;

2) “Матурлык минем белән”;

3) “Җир-ана, Кояш һәм башкалар”.

2. “Табигать кочагында” шигырендә балалар кайда уйныйлар?

1) су буенда;

2) урман аланында;

3) спортзалда.

 

3. Мөдәррис Әгъләмов язмаган әсәрне билгеләгез.

1) “Җир-ана, Кояш һәм башкалар”;

2) “Матурлык минем белән”;  

3) “Табигать кочагында”.

      4. “Матурлык минем белән” әсәре

1) матур табигать турында;

2) матур кызлар турында;

3) матур киемнәр турында.

5. Рәссам Иван Иванович Шишкин

  1. Алабугада туа һәм яши;
  2. Казанда туа һәм яши;
  3. Мәскәүдә туа һәм яши.

6. “Җир-ана, Кояш һәм башкалар” әсәре -

1) баллада;

2) шигырь;

3) җыр.

7. “Чәчәк нигә боекты” хикәясендә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

1) кыш фасылы;

2) яз фасылы;

3) көз фасылы.

8. Туган җирегез табигате турында 5-7 җөмлә языгыз.

1. Равил Фәйзуллин нәрсәләр иҗат итә?

1) романнар ;

2) шигырьләр;

3) пьесалар.

2. “Табигать кочагында” шигырендә балалар нишлиләр?

1) уйныйлар-җырлыйлар;

2) су коеналар;

3) кошларны куркыталар.

3. “Җир-ана, Кояш һәм башкалар” әсәренең авторы -

1) Равил Фәйзуллин;

2) Мөдәррис Әгъләмов;    

3) Габдулла Тукай.

4.  “Матурлык минем белән” әсәре -

1) пьеса;

2) баллада;

3) шигырь.

5. Рәссам Иван Иванович Шишкин

1) пейзажлар ясарга ярата;

2) портретлар ясарга ярата;

3) натюрмортлар ясарга ярата.

6. “Җир-ана, Кояш һәм башкалар” әсәрендә Җир-ана кемнәрне ярата?

1) кешеләрне;

2) байларны;

3) беркемне дә яратмый.

7. “Чәчәк нигә боекты” хикәясендә кыз кемгә булыша?

1) апасына;

2) сеңлесенә;

3) әнисенә.

8. Туган җирегез табигате турында 5-7 җөмлә языгыз.



Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфның рус төркеменә татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль тесты

  1. Фольклор нәрсә ул?

1) ахыры көтелмәгән характерда булган, кыска, көлкеле хикәя;

2) халык авыз иҗаты;

3) халык иҗатының эпик жанрларыннан берсе.

  1. Әкият ничә төргә бүленә?

1) 4 төркемгә бүленә: хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре, тылсымлы әкиятләр, гаилә турында;

2) 2 төркемгә бүленә: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр;

3) 3 төркемгә бүленә: хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре, тылсымлы әкиятләр;

  1. Каюм Насыйри кем булган?
  1. язучы, педагог, галим;
  2.  язучы, төзүче, сатучы;
  3.  язучы, тегүче, рәссам.

  1. Әдәби геройлар нинди 2 төркемгә бүленә?
  1. әйбәтләр һәм начарлар;  
  2.  батырлар һәм куркаклар;  
  3.  төп һәм ярдәмче.

  1. Г. Тукай язган әсәр.
  1. ”Су анасы”;  
  2.  ”Чыбыркы”;  

         3) ”Гафият турында әкият”

  1. Байназар Әлменов  -
  1. картиналар ясаган;
  2.  әкиятләр язган;
  3. фәнни хезмәтләр язган

  1. Адлер Тимергалин “Сәер планета” әсәре-
  1. автор әкияте;
  2.  фантастика;  
  3.  әкият

  1. Туфан Миңнуллин язган әсәр.
  1. ”Су анасы”;
  2.  ”Чыбыркы”;      
  3.  ”Гафият турында әкият”

  1. Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә кем турында яза?
  1. апасы турында;
  2.  үзе турында ;
  3.  әнисе турында.

  1. Хаҗиморат Казаков кем ул?
  1. язучы;  
  2.  рәссам ;
  3.  галим.

  1. “Рөстәм мажаралары” әсәрен кем язган?
  1. Муса Җәлил;  
  2. Гадел Кутуй ;    
  3.  Шәүкәт Галиев.

  1. Әсәрне һәм авторны туры китерегез:

Муса Җәлил                                          “Сөйләр сүзләр бик күп алар”

Гадел Кутуй                                                “Соңгы җыр”

Фатих Кәрим                                      “Рөстәм маҗаралары”

  1. Иван Иванович Шишкин кем ул? Кайда туган?

_________________________________________________________________________________________________________

  1. Сюжетның ничә элементы була? Нинди элементлар?

  1. Нәби Дәүли язган әсәр.
  1. ”Кояшлы ил- бәхет иле”;    
  2.  ”Чыбыркы”;  
  3.  ”Бәхет кайда була?”



Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты.

1. Дөрес  тәртиптә язарга.

Г. Тукай                        “Килделәр”

К. Насыйри                     “Көзге һәм маймыл”

М.Җәлил                        “Сагыну”                      

А. Алиш                          “Әбүгалисина”

Г.Кутуй                            “Алтынчәч”                                                          

2.Кайсы артык?

А) “Кызыл ромашка”

Ә) “Ватаным өчен”

Б) “Бүреләр”

В) “Су анасы”

3.Кайсы жанр халык авыз иҗатына карамый?

А) әкият

Ә) табышмак

Б) мәкаль

В) хикәя

Г) дастан

4.Геройларга туры китереп язарга.  Тиле, Рәшит, Айсылу, Илгиз.

А) “Чыбыркы”______________________

Ә) “Зәңгәр күлдә ай коена” _______________________

Б) “Ак байтал”__________________

В) “Кар нинди җылы” _____________________

5.Г. Тукай туган авыл.

А) Арча районы Кушлавыч авылы

Ә) Арча районы Кырлай авылы

Б) Балтач  районы Сасна авылы

      6. “Риза булды ике дус – Галимҗан белән Илдус. Көрәк, тырма алдылар, шул бакчага бардылар.”

Бу юллар кайсы шигырьдән?

А) “Туган ил”

Ә) “Бәхет кайда була?”

Б) “Табигать баласына”

          7. Кайсы әкият тылсымлы әкият түгел?

А) “Камыр батыр”

Ә) “Ак байтал”

Б) “Өч каләм”

В) “Кәтән Иваныч”

          8. Кайсы артык?

А) “Үги кыз”

Ә) “Солдат балтасы”

Б) “Яз башы”

В) “Өч каләм”

9 . “Карчык он да буташтырып сала инде хәзер. Тагын кайный, кайный – балта һаман пешми.... “Бу өзек кайсы әсәрдән?_____________________________________________________

10.  Кем ул Харис Якупов?

А) драматург

Ә) язучы

Б) композитор

В) рәссам

11. “Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы” дигән юллар кайсы язучының нинди әсәреннән алынган?

А) Г.Тукайның “Туган авыл ”

Ә) Г.Ибраһимовның  “Яз башы”

Б) Мөхәммәдьярнең “Хикәят” әсәрләре

12. Муса Җәлил язган әсәрне билгеләгез.

А) “Үз илемдә”

Ә) “Җырларым”

Б) “Әгәр мин икәү булсам”



Предварительный просмотр:

Уку елының II яртысына диктантлар

V СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!

Җәяүлеләр бары тик тротуардан гына йөрергә тиешләр. Куркыныч юклыгына ышангач кына юл аша чык. Бары тик светофорның яшел уты янганда гына автомобиль юлы аша чыгарга кирәк. Юл аша чыкканда сөйләшмә.

Транспортка кергәндә ашыкма һәм этешмә. Чыгарга алдан әзерлән.

Беркайчан да тротуарда һәм автомобиль юллары янында уйнама!

Юл йөрү кагыйдәләрен үтә! (50 сүз.)

(«Сабантуй» газетасыннан)

Бирем. 1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең басымын куярга.

2. Тел арты [к], [г] тартыклары кергән сүзләрне табып, асларына сызарга.

II вариант

Диктант.

Кошлар концерты.

Туган якларыма яз быел бик зарыктырып кына килде. Килү белән бар дөньяга үзенең сулышын өрде ул. Сыерчыклар, кыр үрдәкләре кайттылар. Алар кайтуга, тирә-юнь ямьләнеп, гүзәлләнеп китте. Сыерчыклар өй кырыйларына, агач башларына кунып оя ясыйлар. Бер кырыйда гына чыпчыклар чыркылдаша. Чик-чирык!.. Чик-чирык! Урамга чыксаң, өйгә керәсе килмәс вакытлар! Көне буена —кошлар концерты... (54 суз.)

(Г. Мостафинадан)

Бирем. 1. Сыерчыклар, кайттылар сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. Тексттан фигыльләрне табып, асларына сызарга.

VI СЫЙНЫФ
Диктант.

Гүзәллек.

Агачларга карап сокланып туя алмыйм. Миңа агачлар җанлы булып тоела. Аларның яфраклар тибрәтеп сөйләшкәнен ишеткәндәй булам. Алар чыннан да серләшәләр, нәрсәдер сөйләшәләр сыман. Игътибар белән карасаң, бер үк агач ел саен үзенең киемен төрлечә алыштырып тора. Аның яфраклары узган ел тегеләй булса, ә быел алар бөтенләй икенче төрлеләр. Мин гүзәллеккә чумам, алар белән үзем дә сөйләшә башлыйм. (57 сүз)

(С.Велиевадан)

Бирем. 1. Билгеләнгән сүзләрне транскрипциядә бирергә.

2. Киемен сүзенә морфологик анализ ясарга.

VII СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Туган ягым.

Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез һәм омтылышлы адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (70 сүз.)

(Ш. Зиннуровадан)

Бирем. 1 Тел арты [к], [г] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына — бер, кече тел [къ], [гъ] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына ике сызык сызарга.

2. Дус, бүл сүзләренә тамырдаш сүзләр уйлап язарга.

Искәрмә. Ләззәт сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

II вариант

Диктант.

Җәй.

Җәй! Исеменнән үк ниндидер бер рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелә аның. Җәй диюгә үк, хәтердә салават күперле җылы яңгырлар, чәчәкле болыннар, кайнар комлы елгалар яңара. Колакларга кошлар сайравы ишетелгәндәй була. Телләрдә җиләк, бал тәмнәре сизелә. Җәй иң күңелле, иң рәхәт фасыл дисәк, каршы килүче табылмас, шәт.

Җәй озын-озак яллар, каникуллар да әле ул. Хыялларның да канат җәйгән, илһамның да күңел кылларын чирткән вакыты. Шуңадыр инде, җәйне һәркем ел буе сагынып көтә. (71 сүз.)

(Й. Шәраповадан)

Бирем. 1. Фигыльләрнең тамырыннан инфинитив ясап язарга: күр, сөйлә, чакыр, көт, кит, йөр.

2. Ишетелгәндәй сүзенең төзелешен тикшерергә.

VIII СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Әдәп башы — тел.

Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга сөйләмә. Урынсыз урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре: «Телеңне тик тота белү — сәламәтлек билгесе», — дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз аркасында авыруга сабышалар.

Берәү сөйләгәндә, икенчең тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп булыр. (87 сүз.)

(Җ. Зәйнуллиннан)

Бирем. 1. Тексттан аергычларны табып, асларына сызарга.

2. Шатлану, үсү фигыльләренең төркемчәләрен ясап язарга.

II вариант

Диктант.

Балыкта.

Кояшлы ял көне иде. Без, бертугандай яшәгән өч дус, таңда тордык та Идел буена балыкка киттек.

Тулып яткан Иделгә җиттек һәм кармакларыбызны салдык. Дөресен әйтергә кирәк, балык тоту сылтау гына иде. Күләгәдә ятып, зәңгәр күккә һәм Иделгә карап, дусларча сөйләшәсе килгән иде. Башта бик шәп чирткән балык та бер-ике сәгатьтән соң кабудан туктады. Без уха пешереп, сөйләшеп утырдык. Андый кадерле сәгатьләр турында бабайлар: «Бер утыру — бер гомер», — дигәннәр. Нәрсәләр турында гына сөйләшмәдек без! Баштан кичкән хәлләр дисезме, якты киләчәк дисезме, татлы уйлар, хыяллар дисезме — бөтенесе дә булды. (88 сүз.)

(Г.Кутуйдан)

Бирем. 1. Кояшлы, яшәгән, буена, сәгатьтән, якты, хыяллар сүзләрендә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.

2. Билгеләнгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

IX СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Сыйфат — эшнең көзгесе.

Хезмәт темасы фольклорда күптөрле яктыртыла. Халык иҗаты әсәрләрендә эшнең яхшы сыйфатлы булуы гаять югары бәяләнә. Ә иң ачы һәм үткен тәнкыйть сүзләре эшне аннан-моннан гына башкаручыларга каршы юнәлтелә.

«Яхшы эш үз-үзен мактый», — ди халык. Ә түбән сыйфатлы эш ахыр чиктә барыбер фаш ителә, аны, өстәмә көч куеп, кабаттан эшләргә, төзәтергә туры килә. «Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең», «Кабат эшләнгән эш сабак булыр» кебек мәкальләр мәсьәләнең бу ягын да искәртеп үтәләр.

Югары сыйфатка ирешү өчен, кеше үз эшен, үз һөнәрен яхшы белергә, аның чын остасы булырга, хезмәтне яратып, күңел биреп һәм җаваплылык тоеп башкарырга тиеш. (96 суз.)

(X. Мәхмүтовтан)

Бирем. 1. Русча фразеологик берәмлекләрнең татарча вариантларын язарга: как две капли воды; скатертью дорога; пальчики оближешь; проглотил язык.

2. Билгеләнгән җөмләдәге тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлатырга.

II вариант
Диктант.

Ялгышны төзәтү.

Кешене тормыш төрле хәлләр белән сыный. Шатлыклары да, югалтулары да, ялгышулары да була. Менә шул ялгышлардан чыга белергә, аларны бик тиз һәм матур итеп төзәтергә кирәк.

Әгәр кеше үз ялгышын танырга теләми яки артык хәсрәтләнә, тормышын беткәнгә саный икән, моннан аның үзенә дә, башкаларга да кыенлык килә. Башкаларны ялгыш үзе түгел, ялгышканнан соң аны төзәтә белмәүченең хәле борчый.

Ялгышны тану җиңел түгел, моңа тәҗрибә кирәк. Ялгышканнан соң эшкә мөмкин кадәр тизрәк тотынырга, җиңелрәк кереп китәргә кирәк. Башкалар ялгышучы кешедән үз ялгышын тануны түгел, аны төзәтүне таләп итәргә тиешләр. Ярыш вакытында егылып, үз ялгышын җиңел генә төзәткән спортчыны тамашачы кул чабып алкышлаган шикелле, тормышта ялгыш җибәреп, аны төзәтә алган кешене дә уңай очрак туры килгән саен канатландырып җибәрү зарур. (118 суз.)

(Матбугат битләреннән)

Бирем. Билгеләнгән җөмләгә — синтаксик, тану сүзенә морфологик анализ ясарга.

X СЫЙНЫФ

Диктант.

Язгы таң.

Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын, хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый, биек таулар артына куа.

Беренче булып сайрар кошлар уянды. Җылы яктан былтыргы ояларын сагынып кайткан кошлар чибәр-чибәр каен кызларын, төз буйлы нарат егетләрен, яктырганнан-яктыра барган язгы иртәне мактап җырларга тотындылар. Бу җыр йокыдан әле арынып җитмәгән агачларга бишек җыры булып ишетелә иде.

Урманда кар күптән түгел генә эреп беткән, ахры, анда-санда, алка-алка булып сулар җыелып тора. Кардан арчылган җирне бизәргә теләгәндәй, яшел күлмәк киеп чыккан умырзаялар башларын түбән игәннәр. Чү! Чәчәкләрне сискәндереп, ботак сынган тавыш ишетелде. Ак йөзле умырзаялар, башларын күтәреп, сары керфекле күзләре белән миңа карадылар. Саксызлыгым аркасында тәмле йокыгызны бүлдем сезнең, кичерегез мине, чәчәкләр! Курыкмагыз! Юк, юк! Мин сезгә тимим. Сезнең берегезне дә һәлак итәргә теләмим. Мин тормышны яратам! (137 сүз.)

                             (И.Газизовтан)

Бирем. 1. Гарәп-фарсы алынмаларына 3 әр сүз уйлап язарга.

2. Билгеләнгән җөмләнең схемасын сызарга.

XI СЫЙНЫФ               

Диктант.

Зәңгәр яулык.

Каен ботагында зәңгәр ефәк яулык җилферди. Җилгә ияреп очып китмәкче дә була, үзе кебек зәп-зәңгәр күккә менеп очып йөрмәкче, ахры. Ычкына алмый шул— бәйләп куелган. Очып китә алса, болытлар өстенә кунып ял итәр иде. Берәрсе, урманга килгәч, югалмасын дип бәйләп куйгандыр да аны, онытып калдыргандыр, мөгаен. Бәлки кемнеңдер башыннан шуып төшкәндер дә, җил очыртып алып киткәндер?

Яулык җилферди дә җилферди. Ничек кенә булса да очып китәсе килә аның. Үзенә бер минут та тынгылык бирмәүче җилләрдән туйгандыр шул инде. Тын гына берәрсенең җилкәсенә кунасы киләдер. Я булмаса, кемнеңдер назлап кына муеныннан кочаклап алып, чәчләрен ябарга телидер әле. Кем белә, бәлки менә-менә иясе килеп чыгар да, яулыкны, ниһаять, бу рәхимсез җилләр кочагыңнан коткарып, кадерләп муенына салыр...

Үземне әнә шул зәңгәр яулыкка охшатам. Еллар, айлар, көннәр җилендә, бөтерелә-бөтерелә, үз парымны эзлим. (131 сүз.)

(М. Галимовадан)

Бирем. 1. Билгеләнгән сүзләрне транскрипциядә бирергә.

  1. Тексттан кереш сүзләрне табып, асларына сызарга, нинди мөнәсәбәт белдерүләрен җәя эчендә күрсәтергә.
  2. Фигыльләрне кайтым юнәлешенә (-ын,-ен,-н) куеп язарга: бизә-; макта-; сөрт-; сиз-; кара-; ки-; кап-.



Предварительный просмотр:

  1. Вставьте пропущенные буквы.

П...хтә, ...й эше,  ...әйкәл, б...ек, б...кләмә, т...тма. ...чрашты, ...әл.

       2. Подберите подходящий глагол.

Җәй көне без туганнарыбызга кунакка ....

а) кайтабыз; ә) барырлар; б) китәләр; в) китмим.

  3. Найдите правильный перевод.  Гадел

а) терпеливый;  ә) справедливый;  б) щедрый;  в) старательный.

4. Выберите предложение с превосходной степенью прилагательного.

1) Агачлардан саргылт яфраклар коела.

2) Кызыл карандашымны апага бирдем.

3) Зәп-зәңгәр күктә болытлар йөзә.

4) Ләләнең чәчләре озынрак.

5. Найдите инфинитив:

1) барган    2) сорады     3) керергә   4) саклап тота

6. Вставьте пропущенные окончания.

1) Марат...       контроль эше...          хаталар күп.

2) Без Нәкый Исәнбәт...       “Өч матур сүз”       шигыре...        ятладык.

3) Укытучы апа көндәлегем...        бишле куйды.

4) Абый белән волейбол секциясе...        йөрибез.

7. Выделить аффиксы принадлежности  и падежа имён существительных.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

8. Авыл тау башына салынган.

1) соответствует тексту           2) не соответствует тексту

9. Авылдан ерак түгел бер инеш бар.

1) соответствует тексту           2) не соответствует тексту

10. Мин авылымны яратам.

1) соответствует тексту           2) не соответствует тексту