Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Мәктәптә эш стажың күпме генә булса да, укытучы һәрвакыт эзләнүдә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_pedagogik_ostalygym.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

                                                            Эссе

                                       Минем педагогик осталыгым

Башкарды: I квалификацион категорияле

                                                             татар теле укытучысы

Абдуллина Гөлнур Ризван кызы

                                            2018 нче ел

       Укытучы! Олы мәгънә салынган бу сүзгә. Нинди дәрәҗәле, нинди мәртәбәле кешеләр дә укытучыга рәхмәт укыйлар.  Укытучы һөнәре белән кечкенәдән кызыксына башладым. Үземнең укытучыларымның һәрбер хәрәкәтен, һәрбер сүзен отып калырга тырыша идем. Минем, минем генә түгел, ике сеңлемнең дә  укытучы һөнәрен сайлауларына әбиемнең өлеше зур булды. Үзе Штерә авылына укытучы булып килеп тә, озак эшли алмагангамы, ул безгә шушы һөнәрне сайлауга этәргеч бирде. Мин әбиемә мең рәхмәтлемен. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган авылыма кайттым. Рәшидә апа Нәбиуллина, Сабир абый Сафин, Ришат абый Гыйләҗев, Әлфинур апа, Мәүлия апалар – минем кадерле укытучыларым белән бер коллективта эшли башладым. Алар  миңа киңәшләрен бирделәр. Балалар белән эшләве күңелле иде.  Көнозын мәктәптә, кич җиткәч тә тагын мәктәпкә киләбез. Концертка әзерләнәбез, стена гәзите чыгарабыз. Без мәктәптән кайтканда инде күктә ай балкый, йортларда утлар да сүнә башлаган. Ә аннан соң Биектау районы Кече Солабаш мәктәбе. Монда мин чын мәгънәсендә чыныгу алдым. 18 ел буе бергә эшләгән хезмәттәшләремә бик рәхмәтлемен.  Сыйныф җитәкчесе булып эшләү дә тәҗрибәмне арттырды. Балаларны иҗат эшенә тарту, төрле конкурсларга әзерләү, бәйрәмнәр үткәрү, язучылар белән очрашу... Хәтирәләр байтак. Кече Солабаш мәктәбендә эшләгәндә информацион технологияләр керә башлады. Әле проекторлар булмаса да, без дәресләрне үткәргәндә яңа алымнардан файдалана идек инде.  Татар теле укытучысы балаларны туган җирен, туган телен яратырга өйрәтә,  китапка мәхәббәт тәрбияли, укучыларда милли үзаң формалаштыра. Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, педагог Хәсәнгата Габәши, халкыбызның беренче профессиональ композиторы Солтан Габәши, шагыйрь Галимҗан Мөхәммәтшиннар туган якларда чын мәгънәсендә иҗатка тартылган кешеләр яши. Мәктәпләрне оптимальләштерү башлангач, Биектау мәктәбендә эшли башладым. Менә инде 6 ел сизелмичә дә үтеп киткән. Мин татар төркемнәрендә дә, рус төркемнәрендә дә эшлим. Балаларның һәркайсы якын. Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да яратып катнашалар. Татар балалары белән язучылар иҗатына багышланган әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре, ә рус төркемнәрендә укучылар белән татар теленә багышланган әдәби викториналар үткәрү традициягә әйләнде. Республикакүләм үткәрелә торган фәнни конференцияләр, шигырь бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар... Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм.  Замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара, мәгълүматны да китаптан түгел, компьютердан эзли. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы  файдаланам: презентацияләр, тестлар әзерлим. Дәреснең төрле өлешләрендә Сингапур методикасын да кулланам.  Укучыларны “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары белән даими таныштырып барам. Татар китапларына мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.  Укучыларда, халык педагогикасына нигезләнеп, әхлак сыйфатлары тәрбияләргә тырышам. Дәрестән тыш чаралар, бәйрәмнәр үткәргәндә дә халкыбызның җырлы-биюле уеннарын, гореф-гадәтләребезне файдаланам. Аерылгысыз юлдашым – Ризаэддин Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабы. Сәләтле укучылар да аз түгел. Аларның һәрберсе белән эшләргә вакыт табарга тырышам. Хезмәтеңне яратсаң гына нәтиҗәләргә ирешеп була, дип саныйм мин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....