Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.
учебно-методический материал на тему

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

   Татар фольклоры күпкырлы һәм бай иҗат. Һәр халыкның иҗаты милли характерда.         Фольклорда халыкның милли- этник тарихы, йолалары, менталитеты һәм этник психологиясе, тел байлыгы чагылыш таба. Балаларны укыту эшендә татар фольклорын өйрәнүне куллану- аларны халкыбызның бай милли иҗаты белән таныштыру, туган телебезгә, гореф- гадәтләргә, музыка сәнгатенә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләүне аңлата.            Татар фольклоры- халык иҗатының киң  һәм оригиналь   өлкәсе.Ул баланың рухи байлыгына орлык сала һәм аның шәхси үсешенә зур йогынты ясый. Әгәр дә без киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләү кирәген аңпыйбыз икән, халык рухының аерылгысыз зур өлешен тәшкил иткән татар халык фольклорының югалуына юл куймаска тиешбез.Халкыбызның борынгыдан килгән әкиятләрен тыңлап, уеннарын уйнап, җырларын җырлап үскән бала үз халкының гына түгел башка халыкларның мәдәният- сәнгатенә кызыксыну һәм хөрмәт белән караячак.. Халык иҗаты мәңгелек үзгәрештә,үсештә.. Аның үрнәкләре халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Аларда татар халкының көнкүреше, йолалары, хезмәт бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре , күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла. Халык җәүһәрләре- бары тик шушы халыкка гына хас милли, үзенчәлекле сыйфатларны ачыклаучы, халыкның күңел гүзәллеген чагылдыручы бәясез хәзинә. Ата- бабаларыбыздан калган иҗат  хәзинәсе, үрнәкләре сәнгать- иҗатның югары казанышы һәм көч, дус- юлдаш буларак яшәүләрен дәвам итәләр.

Мин татар теле һәм татар әдәбияте укытучысы буларак, дәресләрдә балалар белән татар фольклоры үрнәкләрен куллану өстендә эшләгәндә, үз алдыма максат һәм бурычлар куям.

  • Халкыбызның  иҗатын өйрәнү һәм аның үзенчәлекләрен тулырак аңлау.
  • Татар халкының иҗат хәзинәләрен хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклап калуда ярдәм итү.
  • Халык афористик иҗаты, фольклоры, гомүмән халык сәнгате ярдәмендә балаларга эстетик белем бирү.

    *Белем бирү бурычлары.

Халкыбызның күпкырлы һәм бай татар фольклорын өйрәнү һәм аның үзенчәлекләрен тулырак аңлау.

Балалар өчен иҗат ителгән фольклор һәм уен җырлары белән якыннан таныштыру, аларны өйрәтү, балаларны иҗади эзләнергә өйрәтү.

*Тәрбия бирү бурычлары.

Татар халкының фольклор үрнәкләре аша балаларда туган илгә, ата-анага, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Гасырлар буенча тупланган әсәрләр үрнәгендә шәхес тәрбияләү.

Җәмгыятьтә яшәү, уку,бер- береңә ярдәмгә килү һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү.

Татар халкының кечкенә күләмле жанрлары составы ягыннан шактый бай һәм катлаулы. Аларга тирән һәм үткен фикерне җыйнак итеп әйтеп бирү сыйфаты хас. Шуңа күрә дә мондый әсәрләрне хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр.Бу жанрларга мәкальләр,табышмаклар, әйтемнәр, сынамышлар керә. Шулай ук татар халык иҗатында канатлы сүзләр, ышанулар, юраулар, антлар,алкышлар, каргышлар, үртәвечләр һәм тизәйткечләрдә шактый урын алып тора.

Мәкальләр.

Халык иҗатында әдәби – эстетик кыйммәте буенча һәм сан ягыннан төп урынны, һичшиксез мәкальләр алып тора.Бу искиткеч бай хәзинә озак вакытлар дәвамында меңләгән кешеләрнең зур тырышлыгы белән җыйналган.Мәкаль текстларында халыкның тарихы, тормыш көнкүреше,рухи дөньясы, эстетик һәм әхлакый карашлары гәүдәләнеш тапкан. Мәкаль гомер- гомергә халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе, акыл һәм үгет – нәсихәт бирүчесе булып килгән.Халыкның акыл – хикмәт байлыгын, рухи сафлыгын һәм югары әхлагын гәүдәләндергән мәкальләр бүгенге көндә дә үзләренең зур иҗади кыйммәтләрен саклап киләләр. Ә инде балаларда мәкаль – фикерләү сәләтен үстерә, акылын һәм тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

  • Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.
  • Ватаны юк – җыры юк сандугач.
  • Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
  • Бүгенге эшне таңга калдырма.
  • Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәк урында күрсәт.
  • Оят юкта, иман юк.
  • Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Сынамышлар.

Фольклорның вак жанрлары арасында сынамышлар үзенчәлекле бер урын алып тора. Алар киләчәктә һава хәлләрен, ашлык, яшелчә, җиләк – җимеш уңышының ничек булачагын алдан ук хәбәр итү максатына хезмәт итәләр.

  • Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр.
  • Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
  • Давыл булса, явымга.
  • Йолдыз атылса, җил булыр.

Ышанулар.

Ышанулар сынамышларга якын тора. Алар да алда нәрсә булачагын хәбәр итү, юрау өчен әйтеләләр.Ләкин ышанулар тормышны күзәтүгә, тәҗрибәгә түгел, бәлки хорафатка корылганнар.Шуңа күрә аларны “кара ышанулар” дип йөртәләр.

  • Мәче башлы ябалак кычкырса, ашлык начар булыр.
  • Утка төкермә, авызың кутырлар.
  • Ят чишмәдә юынсаң, су тота.

Алкышлар – изге теләкләр

Алкышлар кеше тормышындагы әһәмиятлевакыйгалар вакытында, шатлык – куаныч килгәндә, уңышка ирешкәндә һәм башка шундый очракларда хуплау, теләктәшлек белдерү йөзеннән әйтеләләр.

* Яшь киленгә”Алгы итәгеңне бала бассын, арт итәгеңне мал бассын”,- дип бәхетле мул тормыш телиләр.

*  Берәр кеше өстендә яңа кием күргәндә “Җылы тәнеңдә тузсын” дигән котлау сүзләре әйтелә.

*  Котлы аягың белән!

* Гомерең озын булсын!

* Рәхмәт яугыры.

Каргышлар.

Дошман тарафка адресланган яман теләкләр, шулай ук каршы якның каргышын үзенә кайтару өчен әйтелә торган сүзләр.

  • Башыңа булсын,
  • Авызыңнан җил алсын.
  • Телеңә тилчә төшсен.

Антлар.

Антлар – үзеңнең хаклыгыңны, гаепсезлегеңне раслау яки вәгъдәңнең ныклыгына ышандыру өчен әйтелә торган гыйбарәләр.

  • Баскан урынымда җир йотсын.
  • Кояштыр менә!
  • Икмәктер газим.
  • Чәчрәп китим, кояштыр, дөньядыр.

Тизәйткечләр.

Аларны “тел бәйләгечләр”, “тел көрмәкләндергечләр”дип тә йөртәләр.Бу гыйбәрәләр авазлар составы буенча әйтү өчен авыр булган һәм бер – берләренә охшаш сүзләрдән төзеләләр, аларны тиз – тиз ялгышмыйча әйтеп бирү таләп ителә. Уен – көлке, күңел ачу өчен әйтелү белән бергә, тизәйткечләр балаларны сүз һәм иҗекләрне ачык әйтергә, чиста итеп сөйли белергә өйрәтү ягыннан әһәмиятле роль уйныйлар.

  • Кара чананы карамаларга барган идем, карамаладылар микән, карамаламадылар микән, карамаласалар да алып кайт, карамаламасылар да алып кайт.
  • Абагага бага – бага, башым бәрдем баганага.

Әзер җаваплар.

Аларны “тапкыр җаваплар”, “шаян җавплар” дип атау да очрый.Халык арасында бер –бер сүзгә каршы һәрвакыт шаяртып әйтә торган җаваплар алар.

  • Иренәм! – Иренсәң иргә бар.
  • Әү! – авызың дәү.
  • Кая барасың? – Каен башына.
  • Ни эшли? – Тиреҗыеп күн эшли.
  • Оялам! – Монда өй сатучы юк шул.

Такмаклар, әйтенүләр,эндәшләр өйрәнү:                                                                                       Әйтенү “Яңгыр,яу”, эндәш“Кояш, чык”,әйтенү “Тилгән”, такмак “ Яңгыр”

Уен җырлары.Уеннар.

Балаларның бай рухлы, сау – сәламәт булып үсүендә уеннарның,җырлы уеннарның (уен җырларының) әһәмияте бик зур.Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Уеннар кайчан барлыкка килгән? Борынгы чорда балалар ниндн уеннар уйнаганнар? Кайчан, ничек уйнаганнар? Бу сорауларга төгәл генә җавап бирүе читен, әлбәттә.Ләкин без балалар уеннары турында кайбер мәгълүмәтләргә таянып бу сорауларга җавап эзләп карарбыз. Мәсәлән, кайбер уеннарның борынгы заманнарда ук туганлыгы аларның эчтәлекләреннән дә ачык күренә. “ Ак тирәк, күк тирәк” такмагының бер өзеген алыйк:

-          Кая миңа хан юлы?

-          Менә сиңа хан юлы.

-          Хан юлында елан бар.

-          Кылычың булса, кый да чык!

Нинди уеннар була? Уен аша балаларга белем бирү.Элекке заманнарда балалар нинди уеннар уйнаганнар? Тамашалы, хәрәкәтле уеннар, җырлы – биюле уеннар .Уенчыклар һәм музыкаль инструментлар кулланылган уеннар.

 “ Әйт, күгәрчен”, “ Нардуган”, “ Ак калач”, “ Ефәк элдем читәнгә” уен җырларын өйрәнү. Шунысы кызыклы, бу уеннарда импровизацияләүгә дә өлеш кертелгән. Аудио һүм видеоязмалар карау һүм тыңлау.        Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле видеоязмаларын карау.

Бишек җырлары.

Әнисе җырлаган бишек җырлары баланың күңелендә гомер буена  кала.Чөнки бишек җыры, әни, туган йорт, туган ил –болар барсы да аерылгысыз.Җыр аша бала матурлык белән очраша.Ә матурлык хисләре белән тәрбияләнгән бала әхлаксыз булмый.

 “ Бишек җыры -Әлли итәр бу бала, бәлли итәр бу бала”,” Бишек җыры – Йокла, улым, йом күзең,йом күзең йолдызым” һ. б. Баланы бу җырларда еш кына “ былбылым”, “ карлыгачым”, “йолдызым” дип атыйлар.

Әйтенүләр.

Әйтенүләр кошлар,хайваннар, үсемлекләр дөньясы белән бәйле.Бу дөньяны өйрәнү, аңлауда әйтенүләрнең әһәмияте зур.

 “ Тилгән”, “Карга” әйтенүләрен өйрәнү..

Такмазалар.

Такмаза балалар тормышыннан алынган ниндидер хәрәкәтне аңлата. Ул уен барышында яки уеннар арасында башкарыла. Мәсәлән берәр бала уйнаганда юк- бардан көлеп җибәрә икән аңа такмаза җырлыйлар: “ Көлмә кешедән, авызың өшегән, көләргә кирәк синең ишедән”

 “Бардым борчакка”, “Көлмә кешедән” такмазаларын өйрәнү

.

Санамышлар – рифмалы шигырьләр. Балалар аларны уенны алып баручыны  яки уенда рольләрне билгеләр өчен кулланалар.

 “ Бер дидем – бер мәк”, “ Әккә, бәккә”, “ Иян, биян”, “ Ыңгыр, мыңгыр” санамышлары.

Календарь фольклоры. Күңел ачу фольклоры.:Бәйрәм җырлары, җырлы – биюле уеннар, эндәшләр – календарь фольклорының төрләре.

Бәйрәм җырлары – татар халык бәйрәмнәрендә ( Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сөрән, Сабантуй) башкарыла торган җырлар.

Бәйрәм җырлары “ Сабан туе, хезмәт туе.”, “ Сабантуй –Сабан туе гөрләп торсын, биибез дә җырлыйбыз”, “ Нардуган” һ.башкалар..

 Календарь фольклорының киң таралган жанрларыннан берсе – эндәшләр.Җәйге эссе көннәрдә балалар яңгырга мөрәҗәгать иткәннәр (“ Яңгыр,яу”), кышкы салкын көннәрдә кояшка эндәшкәннәр (“Кояш, чык”).

Бию хәрәкәтләре белән башкарыла торган җырлар – бу бүлекнең иң таралган жанры – такмаклар.Такмаклар өч төргә бүленә.

  • Бию такмаклары. “ Бие, бие, Хәйбулла”,” Чат, чат”.
  • Көйләм такмаклары.” Без атларны яратабыз”, Ак калач”.
  • Сөйләм такмаклары. “ Ике тавык җырлап йөри”, “ Ике песи суга бара”

Һәр халыкның үз йола һәм ышанулары, гореф – гадәтләре,тормыш – яшәү мәсьәләләренә үз карашлары, үзенең элек – электән килә торган кәсеп – һөнәрләре, үзе генә кичергән тарихи вакыйгалары бар. Болар барысы да татар халык фольклоры үрнәкләре эчтәлегенә тирән тәэсир ясаган.Алар балаларны туган илен, халкын яратырга, хезмәт сөяргә, һөнәргә, белемгә омтылырга, батыр, намуслы, гадел, тыйнак, әдәпле булырга өндиләр.

                              Якынча мисаллар.

Тизәйтемнәр: ( тел кермәкләндергечләр)

“ Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы”

“ Кара,кара; кара карга карга карый”

Әйтенүләр: “Яңгыр”, “ Карга” “Тилгән”, эндәшләр“Кояш, чык” “Яңгыр,яу”.

Такмаза “Бардым борчакка” Такмаклар: “Әнисә”, “Әпипә”.

Уен җырлары:      “ Әйт, күгәрчен”,“ Нардуган”,“ Ак калач”, “ Ефәк элдем читәнгә”,                 “ Чума үрдәк, чума каз”, “ Ак тирәк, күк тирәк”.

“ Бишек җыры “Әлли итәр бу бала, бәлли итәр бу бала”,” Бишек җыры – Йокла, улым, йом күзең,йом күзең йолдызым”, “Әлли –бәү”

Санамышлар:. “ Бер дидем – бер мәк”, “ Әккә, бәккә”, “ Иян, биян”, “ Ыңгыр, мыңгыр”.

 Бәйрәм җырлары:  “ Сабан туе, хезмәт туе.”, “ Сабантуй –Сабан туе гөрләп торсын, биибез дә җырлыйбыз”, “ Нардуган”, “Каз өмәсе”.

Бию такмаклары. “ Бие, бие, Хәйбулла”,” Чат, чат”.

Көйләм такмаклары.” Без атларны яратабыз”, Ак калач”.

Сөйләм такмаклары. “ Ике тавык җырлап йөри”, “ Ике песи суга бара”

“ Сак – Сок”, “ Сөембикә бәете”,” Ышна бәете”, “ Аермагыл, Ходаем, син бу нурдин” мөнәҗәте.

Татар халык җырлары: “Сездә тула басмалары”, “ Карауҗа авылы көе”, “ Урак көе”, “Таң алды”, “Шәл бәйләдем”, “Талы – талы”, “Фазыл чишмәсе”.

Уеннар: “Йөзек яшереш”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Миңлебай”.

“Сукыр тәкә”, “Күз йомышлы”. “

 Дәресләрдә кирәкле чыганаклар.

       1.Р.Ф.Ягфаров “Балалар фольклоры.Татар халык иҗаты”

2.М. Нигъмәтҗанов “Татар халык җырлары”

3.Х. Махмутов “Татар халык иҗаты”

4.Җ. Файзи  “Халык җәүһәрләре”

5.Җ. Файзи “Куңелем кыллары”

6.Янгильдина З.М “Татарский детский фольклор”

7.Уразман Р.К. “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”

8. Надиров И.Н. “Йола һәм уен җырлары”

9. Бакиров М.Х. “Татар фольклоры”

10. Макаров Г.М. “Милли моңнар”

11. Макаров Г.М. “Музыка белеме ядкаре”

12 Баязитова Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”

 Берләшмә укучылары өчен:

  1. Ягфаров Р.Ф. “Шигърият чишмәләре”
  2. М.Кашипов “Яраткан җырлар”
  3. Суслова с.В. “ Ачык сандык”
  4. НадировИ.Н. “Йола һәм уен җырлары”
  5. “Исхакова Р.А. “Уен җырлары һәм бию такмаклары”
  6. Гатина Х.Х, Ярми Х.Х. “Әкиятләр”
  7. Исәнбәт Н “Нәниләр шатлана”
  8. Атнагулов С  “Халык бәйрәмнәре”

Скачать:

Предварительный просмотр:

  • Кая миңа хан юлы?
  • Менә сиңа хан юлы.
  • Хан юлында елан бар.
  • Кылычың булса, кый да чык!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...