Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы
статья на тему

Шарафеева Гулюса Расимовна

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mkallr_referat.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Гөлүсә ШӘРӘФИЕВА,

Казан шәһәре 99нчы урта мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

План.

I. Кереш өлеш.

1. Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләрдән башка бер төре – мәкальләр.

2. Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары.

II. Төп өлеш.

1. Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә кулланылган мәкаль - әйтемнәрнең тематикасы.

а) Бердәмлеккә һәм оешканлыкка бәйле мәкальләр;

б) Күренеш белән асыл категориягә караган мәкальләр;

в) Мәхәббәт, гаилә темасына кагылышлы мәкаль - әйтемнәр;

г) Туган илне сөю, Ватанга мәхәббәт хисләре уяткан мәкальләр;

д) Һөнәрле булуны мактаган мәкаль - әйтемнәр;

е) Фән-белем, уку-язу темасына караган мәкаль - әйтемнәр.

III. Йомгаклау.

1. Белем алу чорында татар теле һәм әдәбияты дәресендә мәкаль -әйтемнәрнең дөрес кулланылышы.

I. Кереш өлеш.

    Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләрдән башка, үзләренең төзелешләре һәм формалары ягыннан кечкенә күләмле булган тагын берничә төре бар. Гадәттә, вак жанрлар дип аталып йөртелә торган бу төрләргә мәкальләр керә.

    Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә, аңа алдан хәбәр итү, күрәзәлек кылу, магиячелек тә чит түгел. Ул сөйләмне дә бизи, тыңлаучыларны көлдерү, күңел ачу максатларына да хезмәт итә. Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары аның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, эчтәлеген, поэтик төзелешен тикшергәндә тагын да тулырак һәм конкретрак булып күз алдына килеп баса. Халыкның тормыш, хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән бу  мәкальләрдә әйтелергә тиешле уй-фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар. Мәкальләрнең мөмкин хәтле кыска һәм төгәлләнгән фикер төсендә, кире кагылмаслык нәтиҗә һәм файдалы киңәш төсендә әйтелүләрне һәркемне тирән канәгатьләндерә, һәркемдә аларга карата зур мәхәббәт уята. Халык иҗатында зу урын тоткан мәкальләрнең асылын түбәндәгечә билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: мәкальләр бер яки берничә кисәктән төзелгән тулы мәгьнәле җөмләләрдән торалар. Аларның һәрберсендә  халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе нигезендә туган билгеле бер уй һәм фикер әйтелә, билгеле бер нәтиҗә ясала, кайберләрендә исә кешегә файдалы киңәшләр дә бирелә.

   Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәренә, хайваннар һәм кош-кортларны тотемлаштыру, төрле ияләргә, мифларга, хорафатларга ышану эзләрен таба алабыз. Мәкальләр арасында күренеш белән асыл категорияләрендә, кагылган, бигрәк тә аларның тәңгәл, каршылыгын күрсәткән мәкальләрнең күп очравы игьтибарны җәлеп итә.

   Мәхәббәт, гаилә темасының органик һәр өлеше сыйфатында, мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә дә зур игьтибар бирелә. Башлангыч белем алу чорында, баалалрны укырга, язарга өйрәтү, белем- тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әйлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы да куела.

 Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләрдән башка бер төре – мәкальләр.

   Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләр кебек жанрларыннан башка, үзләренең, төзелешләреһәм формалары ягыннан кечкенә күләмле булган тагын берничә төре бар. Гадәттә вак жанрлар дип аталып йөртелә торган бу төрләргә мәкальләр керә. Халык афоризмнары арасында һәм әдәби – эстетик кыйммәте буенча һәм сан ягыннан төп урынны, һичшексез, мәкальләр алып тора. Татар фольклоры җыентыкларында басылган һәм фәнни фондларда тупланган мәкальләр саны төрле вариантларын кертеп исәпләгәндә, илле мең чамасына җитә. Аңлашыла ки, бу искиткеч бай хәзинә озак вакытлар дәвамында йөзләгән – меңләгән кешеләрнең зур тырышлыгы белән җыйналган.

     Мәкаль атамасы безгә гарәп теленнән кергән. аның мәгьнәсе “сөйләү, әйтеп бирү” дигәнгә туры килә.

     Модельләштерүне мәкаль өчен төп функция итеп таныган хәлдә, без аның башка күп кенә мөһим вазифалар да башкаруын һич тә инкяр итмибез. Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә, аңа алдан хәбәр итү, күрәзәлек кылу, магиячелек тә чит түгел. Ул сөйләмне дә бизи, тыдлаучыларны көлдерү, күңел ачу максатларына да хезмәт итә. Хәтта бу функцияләрнең теләсә кайсысы аерым мәкальләр өчен төп рольне үк уйнарга мөмкин. Мисал өчен өйрәтү функциясен алыйк. Ул күбрәк туры мәгьнәдәге мәкальләр өчен хас. Дөрес, кайбер белгечләр мәкаль төшенчәсен күчерелмә мәгьнәдәге тәгьбирләргә карата гына кулланалар.

   Туры мәгьнәле киңәшләр, кагыйдәләр татар халык иҗатында да күп: “Арыш чәчсәң, көлгә чәч”, “Сыйлы көнең сыер белән”, “Сары мәтрүшкә - җитмеш төрле авырудан им” һ.б. Ләкин татар фольклористикасында болар мәкальләр рәтенә кертеләләр. Аңлашыла ки, бу мәкальләрдә төп урынны өйрәтү функциясе алып тора.

   Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары аның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, эчтәлеген, поэтик төзелешен тикшергән тагын да тулырак һәм конкретрак булып күз алдына килеп баса.

   Татар халкының “Ил эче – алтын бишек”, “Үз илем - алтын бишек, башка илнең төбе тишек”, “Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас”, “Дошманың кырмыскадай булса да, арысландай күр”, “Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга”, “Һөнәрсез яшәү – кәҗә савып яшәү белән бер”, “Һөнәре бар үргә йөзәр” кебек меңнәрчә мәкальләре өчен, А.М.Горький әйтмешли, аз сөйләп күп һәм тирән мәгьнә аңлату, гыйбрәтле бер фикер белдерү характерлы. Халыкның тормыш, хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән менә бу мәкальләрдә әйтелергә тиешле уй-фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар. Монда тагын шунысы да характерлы: әнә шулай уңышлы һәм урынлы сайланып алынган тел материалы мәкальләрдә билгеле бер поэтик формаларга салына., һәм алар, төрле аваз бизәкләре, ритмика ярдәмендә, синтаксик һәм мәгьнә ягыннан тәмам төгәлләнгән югары сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәреләләр. Мәкальләрнең мөмкин хәтле кыска һәм төгәлләнгән  фикер төсендә, кире кагылмаслык нәтиҗә һәм файдалы киңәш төсендә әйтелүләре һәркемне тирән канәгатьләндерә, һәркемдә аларга карата тирән мәхәббәт уята. Моны мәкальләрнең үзләреннән дә ачык күреп була: “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, “Үтергән дә тел, тергезгән дә тел”, “Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы” кебек йөзләрчә мәкальләр халыкның телгә, сүзгә югары бәя бирүен һәм аңа зур ышаныч белән каравын раслый. Телнең барлык нечкәлекләре, барлык чаралары ярдәмендә иҗат ителгән мәкальләргә  дә халык шундый югары бәя бирә: “Мәкаль – ук”, “Ир күрке – сакал, сүз күрке - мәкаль”, - ди ул. Халык иҗатында зур урын тоткан мәкальләрнең асылын түбәндәгечә билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: мәкальләр бер яки берничә кисәктән төзелгән тулы мәгьнәле җөмләләрдән торалар. Аларның һәрберсендә халыкның тормыш – көнкүреш тәҗрибәсе нигезендә туган билгеле бер уй һәм фикер әйтелә, билгеле бер нәтиҗә, ә кайберләрендә исә кешегә файдалы киңәшләр дә бирелә. Вакыт – вакыт сүзнең туры, үз мәгьнәсендә, ә күпчелек очракларда читләтеп яки билгеле бер чагыштырулар ярдәмендә, киная рәвешендә әйтелә торган мәкальләрнең кешенең сөйләү телен матурлауда да, дөньяны сәнгатьчә аңлый белүен баетуда да роле бик зур. Тормышны якыннан күреп, белеп торган халык кешеләрнең файдалы яки файдасыз эше, яхшы яки яман гадәтләре турында тиешле нәтиҗә ясап барырга, гыйбрәт алырга тырышкан. Мәкальләр нәкь менә шул нигездә туганнар да.

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә

кулланылган мәкаль - әйтемнәрнең тематикасы.

а) Бердәмлеккә һәм оешканлыкка бәйле мәкальләр.

   Халык бердәмлекне һәм оешканлыкны яхшы дип тапкан һәм шул турыда мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән, халык :”Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Аерылган каз тупланган каргага җим булыр”, “Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр”, “Агачның башын киссәң, төбе калыр, икенең берсе үлсә, бере калыр, ялгызның үзе үлсә, кеем калыр?” ди икән, аның бу мәкальләрне үзенең тормыш тәҗрибәсенә йомгак ясау рәвешендә иҗат итүе бик ачык күренеп тора.

   Мәгьлүм ки, һәрбер иҗтимагый – тарихи чорның һәм шул чорда яшәгән һәрбер сыйныфның үзенә хас идеологиясе, дөньяга карашы була. Халыкның реаль тормыш тәҗрибәсе нигезендә туып, аның уй һәм теләкләрен, иҗтимагый мөнәсәбәтләрен чагылдырган мәкальләргә без, ниндидер кодрәт белән югарыдан, күктән төшкән изге сүзләр итеп карый алмыйбыз. Мәкальләрнең һәрберсе халык арасында, иҗтимагый тормыш барышында һәм сыйнфый көрәш шартларында туганнар. Димәк, һәрбер иҗтимагый чорның үзенә хас мәкале бар. Әгәр дә без мәкальләр арасында “Убыр китте, урыны калды”, “Пәри белмәгәнне карт белә”, “Җүләрдән дию пәрие дә курка” һәм башка шуның кебек мәкальләрне очратабыз икән, без бу мәкальләрнең борынгы заманнарда, икенче төрле итеп әйткәндә, кешенең дию, убыр, албасты кебек мифик затларга ышанган бер заманнарда туган әсәрләр икәнен ачык күрә алабыз. Ә менә инде “Яхшы булса – бидән, яман булса - колдан”, “Барма ханга, үзе килер малга” кебек мәкальләрнең колбиләүчелек заманында, ханнар хөкем сөргәндә яки феодализм чорында булган хәлләрне чагылдырганлыклары үзеннән үзе аңлашыла.

   Татар халык авыз иҗаты хәзинәсендә булган мәкальләр арасында “Илнең колагы – илле”, “Киң кием тузмас, киңәшле ил азмас”, “Берлек кайда – көч шунда”, “Берлек барда тереклек бар”, “Илдә илле сум акчаң булганчы, ике дустың булсын”, “Боланга ияргән чәчәккә аунар”, “Кеше булган кешенең кеше белән эше бар, кеше булмаган кешенең кеше белән ни эше  бар?”, “Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр” кебек һәрбер чорда тууы һәм һәрбер чор кешесе тарафыннан яратып әйтелүе мөмкин булган мәкальләр дә бар. Бу фактны, ягьни аларның барысының да билгеле бер чорның карашларын чагылдыру яки бер чор өчен генә характерлы булган якларны чагылдыру белән генә чикләнмәгәнлеген мәкальләрнең үзнчәлекләреннән берсе дип санарга мөмкин.

   Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәренә,  хайваннар һәм кош-кортларны тотемлаштыру, төрле ияләргә, мифларга, хорафатлрга ышану эзләрен таба алабыз. Мондый әсәрләр, әлбәттә, кеше табигать стихиясе каршында үзен көчсез сизгән, аның аң-белеме түбән булган дәверләрдә генә барлыкка килә алганнар. Кешелек җәмгыяте иҗтимагый үсешнең югарырак баскычларына күчә барган саен, әлеге мәкальләрнең күбесе онытыла, югала барган булуы да бәхәссез. Сакланып калганнары исә трансформацияләнгәннәр, яңа шартларда яңа мәгьнә һәм яңа функция тапканнар. Безнең халыкның “Әйберне тану – файдасын табу” дигән хикмәтле сүзе бар. Кеше хезмәт, тәҗрибә аша әйберләрнең яшәү, тормыш көтү өчен файдалы якларын табарга, аларны дөрес танырга, ягьни реаль күзлектән карап бәяләргә өйрәнгән.

б) Күренеш белән асыл категориягә караган мәкальләр.

   Мәкальләр арасында күренеш белән асыл категорияләренә кагылган, бигрәк тә аларның тәңгәл, каршылыгын күрсәткән мәкальләрнең күп очравы игьтибарны җәлеп итә. Күренеә һәм асыл мөнәсәбәтләрен аңлатканда халык үзенең мәкальләрендә эч-тыш, исем-җисем, күләм-сыйфат кебек төшенчәләрен чагыштырудан киң файдалана. Мәсәлән, “Нәрсәнең тышыннан эчен белеп булмый”, “Тышы гөл кебек, эче көл кебек”, “Тышын күреп, эченнән бизмә”, “Еланның тышы йомшак, эче зәһәр”. Мәкальләрнең эчтәлегендә тормышның барлык яклары, катлаулы тарихи-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән алып, гади көнкүреш детальләргә кадәр, бик тулы чагылыш тапкан. Иҗтимагый тормыш циклына керүче мәкальләрдә шәхес һәм коллектив, дуслык, дошманлык, ил-дәүләт булып яшәү, хөкем һәм идарә итү, сыйнфый каршылыклар кебек җитди темалар күтәрелә.

   Мәкальләрдә кешеләрнең үзара арлашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала, күмәклекнең, бердәмлекнең көче һәм өстенлеге күрсәтелә: “Берлек барда терлек бар”, “Күпчелек кайда, көч шунда”, “Күмәк кулга эш җитмәс”, һ.б. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң изге һәм иң күркәм формасы – дуслык.  Мәкальләрдә бу хакта бик ачык һәм матур итеп әйтелгән: “Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты”, “Кош канаты белән, кеше дус-иш белән”. Халык афоризмнары чын дуслык нинди булырга тиешлеге турында фикер йөртәләр, аның алдына җитди таләпләр куялар. Бер яктан дуслык сүздә түгел, эштә күренергә тиеш: “Коры дуслык сүз белән, чын дуслык эш белән”. Икенче яктан, халык дуслыкка файда, табыш күзлегеннән генә караучыларны нык гаепли: “Берәү -  җан дусты, берәү – мал дусты”, “Берәү күңеле белән дус, берәү – исәбе белән”.

   Күркәмлек, бердәмлек, дуслык – ярдәмләшү идеясы ил-халык, Ватан турындагы мәкальләрдә тагын да тирәнрәк булып ачыла: “Бердә түгел, илдә көч”, “Ил аткан таш еракка китә”, “Ил белән этәргәч тау күчкән”, “Иле бердәмнең көне бердәм” кебек мисалларны бик күп табарга мөмкин.

в) Мәхәббәт, гаилә темасына кагылышлы мәкаль - әйтемнәр.

Мәхәббәт, гаилә темасының органик бер өлеше сыйфатында, мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә дә зур игьтибар бирелә. Биредә ике әһәмиятле моментны күрсәтеп үтәсе килә. Бер яктан халык баланы гатләнең иң зур байлыгы һәм куанычы итеп саный. “Өйнең яме бала белән”, “Балалы кеше – бай кеше”, “Бала – ата-анага алтын багана” ише күп санлы мисалларда күренә бу. Икенчедән, халык баланы тәрбияләү, аны чын кеше итеп үстерү өчен ата-ананың зур җаваплы булуын басым ясап әйтә: “Утынны чапкан яксын”, “Таба белсәң, бага бел” һ.б.

    Әйткәнебезчә, күп кенә мәкальләр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләү, төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатына хезмәт итәләр. “Адәмнән һәр яхшылык көтелер”, “Агач җимеше белән, кеше яхшы эше белән” кебек  мәкальләрдә чын кеше булу кебек һәм яхшылык кылу бер-берсеннән аерылмас төшенчәләр итеп карала. Мәкальләр хәтта: “Кулыңнан эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең булсын”, - дип үгет бирә.

г) Туган илне сөю, Ватанга мәхәббәт хисләре уяткан мәкальләр.

   Кеше күңелендәге иң изге, иң олы, иң нечкә хис – туган өйне сөю, ватанчылык хисе. Безнең мәкальләрдә Ватанны сөю тойгысы кешедә булырга тиешле иң югары әхлаклылык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куела. “Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, “Ватан барыннан да газиз”, “Илнең төтене дә хуш исле”. Ватанга мәхәббәт хисен халык ниндидер пассив яки абстракт төшенчә итеп карамый, ул кешенең эшләрендә конкрет гәүдәләнеш табарга тиешлеген әйтә. “Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен”, “Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт”, - ди халык. Ватан темасы илне саклау, батырлык, тугрылык турындагы мәкальләрне дә үз эченә ала. “Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар”, “Ир-егетнең яхшысы ил белән”, “Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә”. Ватанга хыянәт иткән, илен саткан кешеләргә, “Илен сатып ашаган, ике генә көн яшәгән”, “Иле юкның көне юк” кебек мәкальләр аша халык үзенең тирән нәфрәт һәм җирәнү тойгысын чагылдыра.

   Кешенең әхлакый йөзен билгеләү өчен мәкальләрдә төп кретерийларның берсе итеп аның хезмәткә мөнәсәбәте файдаланыла. Бу, әлбәттә, табигый күренеш. Чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты итеп карый. “Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс”, - дип әйтәләр. ләкин бу бердәнбер мотив түгел. Бер үк вакытта безнең халык хезмәтне рухи канәгатьләнү , шатлык, сөенеч чыганагы итеп санный, хезмәттән тәм таба белергә чакыра. Мәкальләрдә эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар югары бәяләнә, кешенең чын матурлыгы һәм көче барыннан да элек аның хезмәте белән билгеләнә дигән идея үткәрелә: “Кешенең асылы эштә беленер”, “Ир куанычы – хезмәт”, “Эшле кеше – көчле кеше”, “Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт”.

      Шуны да искәртеп китәргә кирәк, кайбер иске мәкальләрдә хезмәттән авырсыну, зарлану мотивлары да ишетелә. Моның сәбәбе – сыйнфый җәмгыятьтә кеше хезмәтенең аяусыз эксплуатацияләнүендә. Халык гомумән хезмәттән түгел, бәлки ялланып эәләүдән зарланса, үз кул көченең әрәмтамаклар файдасына китүенә ачына.

      Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан уңганлык, осталык, тәвәккәллек, чыдамлык, эшне алдан уйлау, җаваплылык тою һ.б. сыйфатлар таләп ителә. Мәкальләр кешене әнә шул сыйфатларга ия булырга чакыралар, һәм шуның капма-каршысы буларак, халык үзенең мәкальләре аша, кеше өстенә салынучыларны, ваемсызларны, корыга шапырынучыларны, күз буяучыларны рәхимсез фаш итә, алардан ачы итеп көлә: “Ялкау утырып йоклый, ятып эшли”, “Йокы – ялкауның бәлеше”, “Эше төймәдәй, шау-шуы дөядәй” һ.б.

д) Һөнәрле булуны мактаган мәкаль - әйтемнәр.

   Татар халык мәкальләре арасында һөнәрле булуны мактаган әсәрләр дә бик күп: “Һөнәре бар кош өстендә көймә йөздерер”, “Белгән һөнәр иңсәне басмый”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Һөнәрле кол үлмәс”. Безнең фольклорда күп кенә төр һөнәрләрнең турыдан-туры үзләренә багышланган мәкальләр дә еш очрый. Мәсәлән, “Тимере бар тилмермәс”, “Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер”, “Балтасы барның кулы уйнар, балтасызның күзе уйнар”, “Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер” һ.б.

е) Фән-белем, уку-язу темасына караган мәкаль - әйтемнәр.

    Фән-белем, уку-язу, аларның тормыш өчен әһәмияте, кешене күркәм һәм хөрмәтле итүе турындагы мәкальләр татар фольклорында шулай ук бик күптәннән килә торган традицион бер тематик цикл тәшкил итәләр: “Белем – белгечлек патшалыктан югары”, “Белем – байлыкның чиге юк”, “Алтын дәүләт түгел, гыйлем дәүләт”, “Патша үз илендә генә патша, галим һәркайда да галим”.

1. Белем алу чорында татар теле һәм әдәбияты дәресендә мәкаль -әйтемнәрнең дөрес кулланылышы.

     Башлангыч белем алу чорында балаларны укырга, язарга өйрәтү, белем-тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы да куела. Аны хәл итүгә халык авыз иҗаты әсәрләреннән, атап әйткәндә, мәкальләр, әйтемнәрнең, табышмакларның роле бик зур. Бу аңлашыла да, чөнки ул төр әсәрләрдә халыкның тирән акылы, үткен фикерләре чагылган. Шуңа күрә уку һәм татар теле дәресләрендә аларга шактый зур урын бирелә. Теле, формасы ягыннан да мәкальләр әдәби сөйләмнең иң камилләшкән үрнәкләреннән саналалар. Алар тормыштагы төрле хәлләр турында халыкның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән иң җыйнак формалары, үткен мәгьнәле булулары белән аерылып торалар һәм җанлы сөйләмдә күп кулланылалар.

     Эшемне тәмамлап шуны әйтәсем килә, дәресләрдә мәкальләр, табышмаклар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләре күбрәк кулланылса, балаларның татар теле өйрәнү теләге тагы да үсәр, кызыксынулары тагы да артыр. Шул вакытта гына без татар телебезне үстерербез, чәчәк аттырырбыз, елдан-ел укытучылар өчен кулланма әсбаплар артыр, укучыларыбыз тагын да белемле, тапкыр, татар телен икенче ана тел итеп кабул итәрләр дип ышанасы килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...