Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен интеграль өйрәтү барышында укучыларда мәдәниара белем –күнекмәләр булдыру.(методик чыгыш)
материал по теме

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен  интеграль өйрәтү барышында укучыларда  мәдәниара белем –күнекмәләр  булдыру.(методик чыгыш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_hm_dbiyaty_fnnren_metodik_tema_.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

           

             Татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен

       интеграль өйрәтү барышында укучыларда

        мәдәниара белем –күнекмәләр  булдыру.

                                                                             

                                                                              Татар теле һәм әдәбияты  

                                                                               укытучысы Ибраева Ләйсән Расих кызы

   

Телләрне белү-аңлашуның нигезе, тыныч яшәү мәгънәсе, ике халыкның бер-берсенә якынаюы, туганлашуы ул. Шул ук вакытта, татар телен укыту-заман таләбе. Укыту барышында һәр ике  тел бер-берсе белән бәйләнешкә керә.

            Әлеге мәсьәлә укытучылар алдында яңа бурычлар куя - укучыларны икетеллек шартларында тәрбияләргә кирәклеген искәртә, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияли. Туган телне һәм башка чит телләрнең, мәдәниятен өйрәнгән вакытта укучылар үзләренең социаль-мәдәни компетенцияләрен арттыру мөмкинлеге алалар.

            Бу иң элек, туган тел һәм өйрәнелә торган мәдәниятләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклау, үз чиратында укучыларга хәзерге заман поликультур оешмалар мәдәниятенең күптөрлелеген күрергә, өйрәнелә торган телнең илләрен, тормыш юлын һәм яшәү өйрәнү буенча белемнәрен тирәнәйтү юлы белән тормышка ашырыла. Заман алган киткән саен метод һәм алымнар да күбәя генә бара. Әнә шуларны файдалы итеп кулланырга дип баш ватасың. Заман таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен , яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Мин дәресләремдә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә интегральләштереп өйрәтү алымын уңышлы дип таптым. Түбәндәге максатларны билгеләдем:

            - Рус телле укучыларның татар телен аңлап, теләп өйрәнүенә һәм программа темалары кысаларында иркен аралаша алуларына ирешү;

           - Республикада яшәүче төрле милләт халкына, ул халыкларның рухи казанышларына карата ихтирамлы караш тәрбияләү;

            - Шәхесне бер яктан –этник үзаңын үстерүче, икенче яктан –россия полиэтник дәүләтенең бер өлеше буларак үсәргә ярдәм итүче, дөньякүләм мәдәни мираска якын килеп өйрәнү мөмкинлеге бирүче  белем эчтәлеген сайлау  һәм тәртипкә салу;

             - Татар һәм рус мәдәниятләдендә тигезлектә, дуслыкта, түземле һәм тыныч тормышта яшәргә ярдәм итүче бердәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне барлау;

             - Укытучыларны гуманизм, демократия, толерантлык рухында тәрбиләү;

              - Рус һәм татар әдәбияты нигезендә тәрбия алган, белем алу һәм әхлакый кыйммәтләр белән танышу ихтыяҗы зур булган актив иҗади мәдәният кешесе (мәдәниятле кеше) формалаштыру.

            Гуманитар фәннәрдә интеграль  юнәлеш борынгы грек философы Сократ исеме белән бәйле. Хәзерге көнбатыш философиядә бу юнәлеш М.Бубер исеме белән танылган. Безнең илебездә ул М.Бактин һәм С.М. Аверинцев исемнәре белән бәйләнгән.

           Бүгенге көн белән бәйләп карасак, Рузалия Рахматулла кызы Нигъматуллина, Максимов Николай Валентинович, Харисов Фираз Фахразович, Харисова Чулпан Мөхәррәмова бу юнәлештә күп көч куялар.  Аларның кулланмалары белән мин 5 нче курста практика үткәндә үк эшли башлаган идем. Хәзерге вакытта, Казан шәһәре Идел буе районы 129 нчы мәктәптә теорияне практикада куллануымны дәвам итәм. Үземнең эш тәҗрибәмне  әлеге галимнәрнең хезмәтләренә таянып рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә интегральләштереп укыту алымын сайладым.

                 Мин дәрестә татар, рус телле балалар  арасында бер-береңә түземлелек, үзара янәшә тыныч яшәү, хөрмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү һәм аны тормышка ашыру буенча дәресләрдә шактый көч куям. Мәсәлән: “Рус һәм татар әкиятләрендә яшәгән “Морозко” һәм “Үги кыз”, “Шигърияттә туган як ,әни,мәхәббәт темасы( Н. Рубцов һәм Р. Фәйзуллин иҗаты буенча) ; А.Н.Островскийның “Свои люди- сочтёмся” һәм Г. Камалның “Банкрот” комедияләрендә акча мәсьәләсе кебек дәрес һәм дәрестән тыш чараларда уңышлы файдаланам. Мондый дәресләрдә гади генә класс та сәхнәгә әйләнә, анда уйнамыйлар, ә укучылар  белән әдәби һәм тарихи шәхесләр тормышы белән яши башлыйлар.

        Татар, рус  теле дәресләрендә авазлар системасын (алар арасында охшашлыклар күп), илләр тарихын, язу кагыйдәләрен һәм төрле халыкларның гореф-гадәтләрен янәшә куеп өйрәтәм.Мәсәлән, татар һәм рус сүзләрендә ы хәрефен белдергән авазларны чагыштыру; укучыларның ы авазын ишетеп таный һәм аны дөрес итеп яза белүләренә ирешү;бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен камилләштерү максатыннан татар теле, уку дәресләрен берләштереп  (интегральләштереп), катнаш дәрес итеп үткәрәм. Бу юнәлештә эшемне дәвам итеп, урта сыйныфларда грамматиканы, синтаксисны һәм фонетиканы

өйрәтүдә  нәтиҗәле файдаланырга омтылам.

 

Таблица. Сыйфат .Татар телендә сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар.

 Сыйфат дәрәҗәләре

Ясалышы

Мисаллар

Гади дәрәҗә

Положительная степень

Яшел, җитез, салкын

Зелень,быстрее,холодный

2. Чагыштыру       дәрәҗәсе-

Сравнительная степень

-рак/-рәк кушымчасы

Яшелрәк- зеленее, җитезрәк-быстрее, салкынрак-холоднее

3. Артыклык дәрәҗәсе

Превосходная степень

- сүз нигезенең өлешчә кабатлануы + -п; -м;      - көчәйткеч кисәкчәләр:  иң, үтә, бик, җете, дөм

ямь-яшел, үтә җитез, бик салкын

4. Кимлек дәрәҗәсе

Уменьшительная степень

-кылт/-келт, -гылт/-гелт; -сыл/-сел; -су; -ча; -әс;          -мса/-мсә; -кылтым/-келтем; -ылҗым/ -елҗем кушымчалары

яшькелт, салкынча

           Икътисад сәясәт һәм мәдәният өлкәләрендә документаль нигездә төзелгән төрле материал киң кулланыла: милли геройлар турында дәрес проекты төзелә, ә кече яшьтәге мәктәп балалар иң яхшы дөнья әкиятләре  ярдәмендә тәрбияләнәләр. Укучылар туган төбәк, мәдәният һәм спорт буенча материалларны бик кызыксынып өйрәнәләр. Аларның туган як һәм өйрәнелә торган тел иленең мәдәнияте буенча алган белемнәрне тагын да тулыландыра. Мәктәп укучылары тарих, мәдәният, сәнгать, гореф- гадәтләр, традицияләр, халыкларның көндәлек тормышлары, тормышка карашлары, мөнәсәбәтләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре һәм аларның яраткан шөгыльләре турында бик теләп кызыксыналар.

      Телләр өйрәнгәндә рус телен нигез итеп алу отышлы дип саныйм мин.  Чөнки, дөресен әйтергә кирәк, шәһәрдә яшәүче рус баласы гына түгел, ә һәр татар баласы да үзенең туган теленә караганда, рус телен яхшырак белә. Шуңа күрә дә мин яңа теманы аңлатканда, рус теленнән бу теманы өйрәндегезме әле, дип сорыйм.

Минемчә, нигез итеп алынган тел алданрак барырга тиеш. Мәсәлән: “Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре” дигән теманы үткәндә укучылар үзләре үк теманы аңлатып бирәләр. Укытучыга кайбер өстәмәләрне генә әйтергә кала.       Сүз байлыгын арттыру өчен кайбер биремнәрне укучыларның үзләренә йөклим. Мәсәлән, мәкальләрне чагыштырабыз һәм аларның мәгънәләрен әйтәбез.

   

 Рус мәкале      - В гостях хорошо, а дома лучше

 Татар мәкале   - Кунакта әйбәт, ә өйдә әйбәтерәк.

                   

           

          Дәрес һәм класстан тыш эшләре оештыруга интеграль юнәлеш бирү, чит ил мәдәниятен үз илеңнең мәдәнияте белән чагыштырып кару һәм аның турында фикер йөртү белән һәм күнекмәләр формалаштыру өчен зур мөмкинлекләр бирә.

          Шулай итеп, алда әйтелгәннәр   укучыларга дөньяви һәм милли мәдәнияте өйрәнүгә киң юл ача, үзләрен дөньяви җәмгыятьнең гореф-гадәтләрен, аның үзенчәлекләрен саклап калырга, буыннан буынга килгән халык иҗатының дәвамчысы булырга, барлык халыкларның мәдәниятен кадерләп сакларга һәм хөрмәт итәргә, халыкара аралашуда югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

          Шул рәвешчә телләрне һәм мәдәниятләрне үзара бәйләп өйрәнү республикабызның, илебезнең дәүләт программасын тормышка ашыруга хезмәт итә, Татарстан Республикасының белем бирү стандартны таләпләренә җавап бирә, белем бирүне гуманлаштыруга һәм шул ук вакытта мәктәп укучысының телен формалаштылруга төрле яклап ярдәм итә

          Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шукадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү.Чыгыш.

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үз...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...