Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологияләр куллану
учебно-методический материал

Зарипова Алинә Әнис кызы

Туган тел укытучылары өчен презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zaripova_alina_2018._175.pptx1.38 МБ
Файл avgustovskaya_konferentsiya.docx31.25 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Казан шәһәре Совет районының “ 175 нче урта гомуми белем мәктәбе ” гомуми белем муни ципаль бюджет учреждениесе т уган тел һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Алинә Әнис кызы Казан, 2018 нче ел Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларны ң эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологиял әр куллану

Слайд 2

« Дөнья үзгәрә һәм эзлексез үзгәрешләрдән да тотрыклы нәрсә юк » Конфу ций

Слайд 3

1) материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган 2) алынган тема конкрет булып, дәреснең максаты һәм өйрәнелә торган теманың гамәли әһәмияте ачык аңлашылган 3) дәрес өчен сайланган материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек, укучыларның акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерерлек һәм аларга төрле яклы тәрбия бирерлек булган 4) эшләү методы һәм алымнары, укыту чаралары, аларның уңышлы чиратлашуы укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндергән Нәтиҗәле дәрес 5) укучылар дәрескә битараф булмыйча, эшкә аларның тойгылары һәм эмоцияләре җигелгән дәресләр

Слайд 6

Интерактив алымнарның асылы “Әйтсәң – онытырмын. Күрсәтсәң, истә калдырырмын. Эшчәнлеккә җәлеп итсәң, аңлармын.”

Слайд 7

Интерактив технология Парларда эшләү Төркемнәрдә эшләү Тәмамланмаган җөмлә Рол ь ле уеннар Нәтиҗә агачы

Слайд 8

Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре 1. Үзең уйла . 2. Дусларың белән киңәшләш 3. Уртак фикергә килегез 4. Җавапны әйт яки язып куй

Слайд 9

Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере буенча төркемнәрдә эш 1 нче төркем : Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди уртак яклар бар икәнлеген ачыклагыз. 2 нче төркем : Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди аерма бар икәнлеген ачыклагыз . 3нче төркем : Бирелгән җөмләләр арасыннан нәсергә караган җөмләләрне сайлап алыгыз, җавабыгызны аңлатыгыз . Ул лирик һәм эпик төргә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра. Аллегория аша читләтеп әйтүгә, әдәп – әхлак, акыл өйрәтүгә нигезләнгән кыска әсәр. Ул хис-тойгы дөньясы. Шигъри сөйләмгә якын булган проза әсәре. Тормышта булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр. Вакыйга – күренеш хикәяләп бирелсә дә, аның эчтәлеген хис – кичереш тәшкил итә. аңлата. Әдипләр аны геройның киеренке һәм нечкә уй-кичерешләрен зур эмоциональ көч һәм шигъри ритм белән чагылдыру максатында файдаланалар. 4 нче төркем : Төшеп калган сүзләрне куеп, билгеләмәне дөрес итеп укыгыз. Нәсер – кечкенә______________, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән _________________________ якын булган, лирик – патетик характердагы ___________ әсәре. (Сүзләр: проза, күләмле, шигъри сөйләмгә)

Слайд 10

“Сораулар бирергә өйрәнәбез” 1. Кем? Нишләгән ? Бу кайда булган ? Кайчан ? Ничек ? 2. Вакыйгаларга төгәллек кертү : Мин дөрес аңлаган булсам, ....? 3. Вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклау: Ни өчен? Нигә? Шуннан соң нәрсә булган? 4 . Вакыйгаларны үзгәртү мөмкинлекләрен ачыклау: Әгәр дә...... вакыйгалар ничек үзгәрер иде? 5. Әдәби геройларның хис-кичерешләрен ачыклау: Нинди хисләр кичерәсез? 6. Укучының әдәби геройларга, вакыйгаларга мөнәсәбәтен ачыклау: Сезгә бу геройның кайсы яклары ошады? Нинди сыйфатлары ошамады ? 7 . Укучының үзен әдәби геройлар роленә куеп каравы: Бу очракта сез нишләр идегез?

Слайд 11

Кейс методы 1) “укыту” стиле “өйрәтү” белән алмашына 2) укучыларда иҗади эшчәнлек сыйфатлары калыплаштырыла, аңлы рәвештә белем алуга китерә; 3) укытучы сайлаган проблемаларны укучылар мөстәкыйль чишәләр, үзләштерелгән белем-күнекмәләрен файдаланып эшлиләр 4) төркемдә эшләү күнекмәләре камилләштерелә; 5) төрле кейс биремнәрен анализлап, укучы алдагы тормышына төрле ситуацияләрдән чыгу юлларының әзер схемаларын туплый, катлаулырак проблемаларны чишәргә күнекмәләре формалаша.

Слайд 12

Г.Тукайның “Туган авыл шигыре” буенча биремнәр 1. Әдәбиятчылар : Шигырьдән “ туган авыл” төшенчәсен ачыклый торган сүзләрне табып әйтегез. 2. Дизайнерлар : “Туган” төшенчәсен тагын нинди исемнәр белән кулланып булуын сөйләгез . 3. Рәссамнар : Сезгә сыйфатларны кулланып , шигырьдә кулланылган төсләрне сөйләп бирергә кирәк . Әгәр бу шигырьгә картина ясасагыз , сез нинди төсләрдән файдаланыр идегез ? 4. Музыкантлар : Рәвешләр кулланып , шигырьне нинди темпта , ничек укырга кирәклеген сөйләп , аңлатып бирерсез .

Слайд 14

Игътибарыгыз өчен рәхмәт !



Предварительный просмотр:

Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген  активлаштыруда заманча педагогик технологияләр куллану

Бөек кытай философы Конфуций әйткәнчә, “Дөнья үзгәрә һәм эзлексез үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә юк”. Бүген без инновацияләр чорында яшибез. Әле кайчандыр безнең өчен “буй җитмәслек ” мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр, кабинетлар барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла, элеккеләре яңара, камилләштерелә башлады.

Без дә заманнан артка калмыйча, шушы үзгәрешләрне исәпкә алып, һәр дәресебезне нәтиҗәле итеп үткәрергә омтылабыз, балаларны кызыксындырырлык, дәрескә җәлеп итәрлек яңа алымнар, технологияләр эзлибез. Минемчә, укучылар зур активлык  күрсәткәндә һәм укытучы аның активлыгын уңышлы оештырганда гына дәресләр нәтиҗәле була.

        Нәтиҗәле дәрес дип түбәндәге таләпләргә җавап биргән дәресләрне әйтәсем килә:    

     1)        материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь               һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган;

     2)        алынган тема конкрет булып, дәреснең максаты һәм өйрәнелә торган теманың гамәли әһәмияте ачык аңлашылган;

     3)        дәрес өчен сайланган материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек, укучыларның акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерерлек һәм аларга төрле яклы тәрбия бирерлек булган;

     4)        эшләү методы һәм алымнары, укыту чаралары, аларның уңышлы чиратлашуы укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндергән;

     5)        укучылар дәрескә битараф булмыйча, эшкә аларның тойгылары һәм эмоцияләре җигелгән дәресләр.

Ә дәрес әлеге таләпләргә җавап бирсен өчен беренче чиратта укытучы үзе балалар күңеленә юл табарга, дәресне кызыклы үткәрергә, туган телебезгә (фәнгә) карата мәхәббәт уятырга тиеш. Әлбәттә, бүгенге көндә моны заманча технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый.

        Яңа, инновацион  технологияләр турында сөйләгәндә, һәркайсыбыз да сүзне компьютер технологияләреннән башлыйдыр, мөгаен.  Бүгенге көндә компьютеры булмаган өйләр юк дип әйтсәм дә ялгыш булмас һәм  тел өйрәтүдә без үзебездә аннан һәр дәрестә файдаланабыз.

Әдәбият  дәресләрендә  компьютер технологияләрен түбәндәге очракларда кулланырга мөмкин:

  1. Язучы биографиясен, әдәби әсәрләрне, билгеле бер әдәби чорны өйрәнгәндә;
  2. белем һәм күнекмәләрне формалаштыруның билгеле бер дәрәҗәсен тикшергәндә;
  3. укыту максатында кирәкле мәгълүматны эзләүдә;
  4. материалны тәкъдим иткәндә, аңлатканда, төрле проблемаларны чишү юлларын эзләгәндә; һ.б.

Биографияне өйрәнгәндә алдагы елларда электрон презентацияләрне яратып кулланган булсак, хәзер инде күбрәк видеоматериаллар, электрон китапханәләр, электрон музейлар белән эш итәргә тырышабыз. Язучылар турында да интернеттан төрле видеоматериал, тапшыруларның язмаларын табарга тырышам. Күп кенә язучылар иҗаты буенча интерактив дисклар бар. Шулай ук әдәбият дәресләрендә электрон дәреслекләрдән дә файдаланабыз. Алар безнең татар төркемнәре өчен дә, рус төркемнәре өчен дә бар һәм аларда аудиоматериаллар гына түгел, видеоматериаллар да бирелә.

Билгеле, укучылар дәресләрдә, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, укытучыны гына тыңлап яисә дәрес буе видеоматериал гына карап утырырга тиеш түгел. Бу шулай ук заман таләбе. Без хәзер укучыларны белемне үзләре эзләп табарга өйрәтәбез. Шул максаттан, мин дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән заманча  педагогик технологияләр кулланам:

  • интерактив технологияләр;
  • коммуникатив технологияләр;
  • кейс технологиясе;
  • уен технологиясе.

Әлеге технологияләр арасыннан интерактив технологияне иң отышлысы дип саныйм. Бу  методларның нигезендә хезмәттәшлек аша укыту яки үзара тәэсир итү ята һәм аларның  асылын кытай халык мәкале ачыклый:

“Әйтсәң, онытырмын.

Күрсәтсәң, истә калдырырмын.

Эшчәнлеккә җәлеп итсәң,

аңлармын”.

Бу дәресләрдә төрле эш алымнарыннан файдаланам:

  • парларда эшләү;
  • төркемнәрдә эшләү (мәгълүмат алмашыну, уртак фикергә килү);
  • тәмамланмаган җөмлә;
  • рольле уеннар;
  • нәтиҗә агачы;
  • укучының үз фикере, һ.б.

Парларда  һәм төркемнәрдә эшләгәндә, укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр: сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерен тыңлыйлар, уртак фикергә киләләр, бер – берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Укытучыга үз фикерен әйтеп бирә алмаган пассив укучы да иптәшләре арасында активлашып, кызыксынып китә. Фикере дөрес булмаса, бәхәс туа, аны чишү вариантлары карала. Шулай итеп укучылар бергәләп белем нигезләрен үзләштерәләр.

Парларда эшне мин дәреснең төрле этапларында, шулай ук төрле дәресләрдә, мәсәлән, яңа теманы үзләштергәндә, ныгытканда, кабатлаганда да кулланам.

Минемчә, төркемнәрдә эшләү укучыларга:

  1. эмоциональ терәк бирә, чөнки, җавап биргәндә, иптәшләре ярдәмгә киләчәк;
  2. баланың үз көчен сынап карау теләген тудыра;

һәр укучының фикер йөртү эшчәнлеген  активлаштыра.

Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре безнең тактада да эленеп тора, алдан әйтеп тә китәм, соңрак балаларның үзләреннән дә сорый башлыйм.

1)        Үзең уйла

2)        Дусларың белән киңәшләш

3)        Уртак фикергә килегез

4)        Җавапны әйт яки язып куй.

Биремнәрне төркемнәр саныннан чыгып билгелим. Ничә төркемгә бүләм, шуның кадәр бирем әзерлим. Гадәттә, 4 төркемнән артмыйлар. Менә мисал өчен, Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен өйрәнгән вакытта кулланган биремнәрне күрсәтеп китәм. Әсәрне укыр алдыннан укучыларга Г.Кутуйның “Туган ил” шигырен сөйләдем. Төркемнәргә дә тараттым. Әлеге шигырь аша сагыну хисенә чыктык һәм нәсер белән таныштык.

1 нче төркем: Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди уртак яклар бар икәнлеген ачыкларга тиеш була.

2 нче төркем: Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди аерма бар икәнлеген ачыклый.

3нче төркем: Бирелгән җөмләләр арасыннан нәсергә караган җөмләләрне сайлап ала.

аңлата.

Ул лирик һәм эпик төргә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.

Аллегория аша читләтеп әйтүгә, әдәп – әхлак, акыл өйрәтүгә нигезләнгән кыска әсәр.

Ул хис-тойгы дөньясы.

Шигъри сөйләмгә якын булган проза әсәре.

Тормышта булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

Вакыйга – күренеш хикәяләп бирелсә дә, аның эчтәлеген хис – кичереш тәшкил итә.

аңлата.

Әдипләр аны геройның киеренке һәм нечкә уй-кичерешләрен зур эмоциональ көч һәм шигъри ритм белән чагылдыру максатында файдаланалар.

                                         

4 нче төркем: Төшеп калган сүзләрне куеп, билгеләмәне дөрес итеп укырга тиеш.

Нәсер – кечкенә______________, эмоциональлеге,  ритмик төзелеше белән _________________________ якын булган, лирик – патетик характердагы ___________ әсәре.

(Сүзләр: проза,  күләмле, шигъри сөйләмгә)

Күргәнегезчә, 1, 2 нче төркем ике текстны чагыштырса, 3, 4 нче төркем әдәби – теоретик төшенчә өстендә эшли. Шулай итеп укучылар үзләре нәтиҗәләр чыгара, әдәби – теоретик төшенчәләрнең дә мәгънәсенә төшенәләр. Аннан дәреслектән карап дөреслеген тикшерәбез. Бергә хаталарга анализ ясыйбыз. Ни өчен шулай, ни өчен алай түгел һәм башкалар. Шулай эшләгәндә укучылар әдәби – теоретик төшенчәләрне яхшырак аңлый һәм истә калдыралар.

Кайвакытта 4әр төркегә бүленмичә, 2 зур төркемдә эшлибез. Мәсәлән, язучы биографиясен яки әдәби әсәрне өйрәнгәч, төркемнәр шуның буенча бер-берсенә сораулар әзерлиләр, шул сорауларга җавап бирәләр. Бу очракта дәреслектәге сорауларны һәм кайда, кайчан туган кебек сорауларны кулланырга ярамый. Сораулар кызыклы, әсәргә карата үз фикереңне белдерә торган булырга, шул ук вакытта эчтәлектән читкә китмәскә тиеш. Мондый дәресләргә әзерлек эше алдан башлана. Укучылар әсәрне укыгач, схемалар ярдәмендә сораулар бирергә әзерләнәләр. Сораулар түбәндәгечә булырга мөмкин:

1. Кем? Нишләгән? Бу кайда булган? Кайчан? Ничек?

2. Вакыйгаларга төгәллек кертү : Мин дөрес аңлаган булсам, ....?

3. Вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклау: Ни өчен? Нигә? Шуннан соң нәрсә булган?

4. Вакыйгаларны үзгәртү мөмкинлекләрен ачыклау: Әгәр дә...... вакыйгалар ничек үзгәрер иде?

 5. Әдәби геройларның хис-кичерешләрен ачыклау: Нинди  хисләр кичерәсез?

6. Аларның эш-гамәлләрен,  вакыйгаларны бәяләү: Ул дөрес эшләгәнме? Ни өчен? Бу герой икенче геройдан нинди сыйфатлары белән аерыла?

7. Укучының әдәби геройларга, вакыйгаларга мөнәсәбәтен ачыклау: Сезгә бу геройның кайсы яклары ошады? Нинди сыйфатлары ошамады?

8. Укучының үзен әдәби геройлар роленә куеп каравы: Бу очракта сез нишләр идегез?

Төркемнәрдә эшләгәндә “ кейс”методын да  кулланам. Бу шулай ук интерактив технологиягә караган метод. Кейс сүзе инглизчәдән тәрҗемә иткәндә “чемодан”, “портфель” мәгънәсен белдерә. Әлеге чемоданнардагы белемне укучылар үзләре ачарга, үзләре нәтиҗә чыгарырга тиеш була.

 Бу методның  төп вазыйфасы – укучыларны катлаулы проблемаларны чишәргә өйрәтү, танып-белү активлыгын арттыру, аралашу осталыгын үстерү.

Кейс методының белем бирүнең традицион формаларыннан аермасы:

1) “укыту” стиле “өйрәтү” белән алмашына;

2) укучыларда иҗади эшчәнлек сыйфатлары калыплаштырыла, аңлы рәвештә белем алуга китерә;

3) укытучы сайлаган проблемаларны укучылар мөстәкыйль чишәләр, үзләштерелгән белем-күнекмәләрен файдаланып эшлиләр;

4) төркемдә эшләү күнекмәләре камилләштерелә;

5) төрле кейс биремнәрен анализлап, укучы алдагы тормышына төрле ситуацияләрдән чыгу юлларының әзер схемаларын туплый, катлаулырак проблемаларны чишәргә күнекмәләре формалаша.

Бу технологиянең асылы – өйрәнелгән күренешне тормыш белән бәйләргә өйрәтү. Монда әсәрләрдә бирелгән проблеманы чишү юлларын эзләүдән тыш әдәби әсәргә бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирүне, әсәрне әдәбият кысаларында гына түгел, сәнгатьнең, тормышның башка өлкәләре белән дә бәйләп өйрәнүне әйтеп китәргә  була.

Соңгысына иң гади  мисал итеп, Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен өйрәнгән вакытта 4 төркем өчен әзерләнгән биремнәр белән таныштырып  китәсем килә.

Мин аны укучыларга “иҗади остаханә” дип әйтәм. Бу очракта ул  дүрт бүлектән тора.

-        1 нче бүлек: Әдәбиятчылар: Шигырьдән “туган авыл” төшенчәсен ачыклый  торган сүзләрне табып әйтегез. (тау, чишмә, мәдрәсә, басу, җир), ягъни, нинди сүзләр аша авыл турында сүз барганлыгын аңлап була?

-        2 нче бүлек: Дизайнерлар: “Туган” төшенчәсен тагын нинди исемнәр белән кулланып булуын сөйләгез. (туган ил, җир, тел, апа, кеше.. .)

-         3 нче бүлек : Рәссамнар булырсыз. Сезгә сыйфатларны кулланып, шигырьдә кулланылган төсләрне сөйләп бирергә кирәк. Әгәр бу шигырьгә картина ясасагыз, сез нинди төсләрдән файдаланыр идегез? ( яшел (үлән), зәңгәр (күк, инеш), көмеш (су), кара (җир), сары, алсу(кояш) һ.б.

-         4 нче бүлек: Музыкантлар. Рәвешләр кулланып, шигырьне нинди темпта, ничек укырга кирәклеген сөйләп, аңлатып бирерсез. (әкрен генә, салмак,ашыкмыйча, сагышлы итеп, күңелгә үтеп керә торган итеп, горурланып, яратып...)

Бу биремнәр укучыларга бик ошады. Соңгы төркемнең җавабын тыңлагач, тикшереп карадык, җырның аудиоязмасын тыңладык. Күргәнегезчә, биредә тел буенча да материал кабатлана, рәсем, музыка сәнгате белән дә бәйләнеш бар.

Шулай ук кейс методын Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен өйрәнгәдә дә кулландым. Төркемнәргә: “Закирның яхшы сыйфатларын сөйләгез”, “Закир нинди хаталар ясады?”, “Әгәр сез Закир урынында булсагыз, нишләр идегез?”, “Бүгенге көндә Закир кебек малайлар очрыймы?” дигән сораулар бирелде һәм алар төркемнәрдә бергәләп уйлашып җавап бирделәр. Монда, билгеле, башка сораулар бирергә дә яисә дәрес – суд оештырырга да мөмкин. Һәр укытучы үз тәҗрибәсеннән, классның мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Шулай ук алда әйтеп кителгән схема буенча сорау төзү алымын да кейс методына кертергә була.

Дәресләремдә уен технологиясен дә еш кулланам, чөнки уеннар дәресне эффектлырак, кызыклырак итә. Укучыларны активлаштыра, танып-белү эшчәнлекләрен үстерә. Уку дәресләрендә “Бакчада” темасына сөйләм үстерү дәресләре була. Анда төрле яшелчә, җиләк – җимеш атамаларын искә төшерәбез. Аннан соң укучылар үз бакчаларында нәрсә үсүен сөйлиләр. Шуннан соң мин аларга: “Ни өчен үстерәсез соң сез аларны? Алардан нәрсәләр ясый, нәрсәләр пешерә әниләрегез?”, кебек сораулар бирәм һәм үзем муляж яшелчәләрдән салат ясап күрсәтәм. Элек күбрәк “Кибеттә” уенын уйнасак, хәзер  тормышның төрле якларына мөрәҗәгатҗ итәргә тырышам. Укучылар белән бергәләп ул салатка исем уйлыйбыз, теләге булган укучылар үзләре дә башка төрле салат ясап карыйлар. Ясаганда сөйләп баралар: Мин бу салатка 1 кыяр, ике помидор, бер кишер, бер суган салам һ.б. Өй эше итеп бер рецепт язып килергә бирәм. Укучыларга мондый төр уеннар, биремнәр бик ошый. Бердән алар лексиканы ныгытса, икенчедән әти-әниләренә булышырга өйрәнәләр.

Күргәнебезчә, заманча  технологияләрнең нигезендә– укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңалыкка, яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Һәм шундый укытучы булырга безнең бөтен мөмкинлекләребез бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану

Укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү алымы буларак проект методы...

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...