ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
статья на тему

Фаррахова Гульнара Рамилевна

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dreslrend_zamancha_tekhnologiyalr_kullanu.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин: «...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип язган. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен бүгенге көн укытучысы аның белән бергә атларга тиеш.

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләрне укыту процессында файдалану – белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә. Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

Татар теле дәресләрендә компьютер техникасын кулланганда, телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар теле дәресләренең дә компьютер, Интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнен күрәләр. Бу, үз чиратында, телнең абруен күтәрүдә зур этәргеч булып тора.

Башлангыч сыйныфларда куллану өчен мультимедиалы тавышлы интерактив “Бала” китапханәсе бик файдалы. Монда татарча мультфильмнар карарга мөмкин. Аларның саны әледән-әле артып тора. “Бала” китапханәсендә мультиткларны караганнан соң төрле кызыклы биремнәр үтәү мөмкинлеге дә бар.

Моннан тыш, татар теле буенча электрон дәреслекләр, алган белемнәрне тикшерү өчен тестлар җыелмасы, кирәкле материаллар тупланган төрле сайтлар, электрон сүзлекләр Укучылар теге яки бу тема буенча мәгълүмат табып килү, кроссворд төзү кебек биремнәрне бик яратып башкаралар.

Дәрестә укытучының алыштыргысыз ярдәмчесе – презентацияләр. Яңа тема аңлатканда презентациянең мөмкинлекләре зур. Чөнки укучыларның байтак өлеше күреп истә калдыру сәләтенә ия. Ләкин презентация белән артык мавыгу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бер үк вакытта дәреслекне дә, дәфтәрләрне дә онытырга ярамый. Слайдларны текст белән чуарламау, башлыча рәсем, схема, термин, зур булмаган таблицаларга өстенлек бирү зарури.

Ләкин күпме генә укыту процессын компьютерлаштыруның өстенлеге турында сөйләсәк тә, укытучының җанлы сөйләмен бернәрсә дә алыштыра алмый. Дәрестә компьютер куллану укытучы белән укучының аралашуы белән үрелеп барырга тиеш.

Файдаланылган әдәбият

  1. Вәлиев Р. Информационное обеспечение процессов образования/Р. Вәлиев // Мәгариф.−2005.−№ 6.
  2. Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану/А.Минһаҗев // Мәгариф.−2006.−№ 7.
  3. Нигъмәтуллин Х.  Тестларны компьютер ярдәмендә чишү/Х.Нигъмәтуллин //Мәгариф.−2007.−№ 8.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле дәресләрендә яңа технологияләр. Дәрес үрнәге.

Максат: 1.Исемләшкән сыйфатлар турында төшенчә бирү.                2. Исемләшкән  сыйфатларның  куллану үзенчәлекл...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

quot;ТАТАР ТЕЛЕ  ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР  КУЛЛАНУ" темасына чыгыш материаллары...