Тарих дәресләрендә укучыларда толерантлык тәрбияләү
статья по истории

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Татарстан Республикасы — күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Шуңа күрә балаларны һәр кешегә үзенең гореф-гадәтләре , җырлары, уеннары , милли биюләре, киемнәре, аш-сулары, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклегенә төшендерү — эшемнең төп бурычларының берсе итеп саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tolerantnost.docx20.37 КБ

Предварительный просмотр:

Валиахметова Ә.Х.

                                                                                       Татарстан Республикасы

                                                                  Мамадыш  муниципаль районының

                                                              «Түбән Яке урта  гомуми белем мәктәбе»

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе,

тарих укытучысы.

Тарих дәресләрендә укучыларда толерантлык тәрбияләү

             Толерантлык  ул -  кеше нинди генә милләттән булуга карамастан, аның фикеренә, хисләренә, гореф-гадәтенә, йолаларына  карата түзем, сабыр булу  дигәнне аңлата. Ләкин  латинчадан тәрҗемә иткәндә,  “tolero”  «нинди дә булса әйберне кулда тотып тору» дигән сүз. Шулай итеп, кулыбыздагы әйберне төшереп җибәрмәс  өчен, безгә күп тырышлык һәм түземлек кирәклеген төшенәбез.

             Татарстан Республикасы — күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Шуңа күрә балаларны һәр кешегә үзенең гореф-гадәтләре , җырлары, уеннары , милли биюләре, киемнәре, аш-сулары, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклегенә төшендерү — эшемнең төп бурычларының берсе итеп саныйм.

          Ни кызганыч, бүгенгесе көндә  телевидение, интернет, балаларны чолгап алган мөхит нәтиҗәсендә, алар арасында каты  бәгырьлелек , дошманлык,  усаллык таралган. Бу бик тә аяныч, әлбәттә. Чөнки А.С.Макаренко әйткәнчә, ”... балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”.Шуңа күрә толерантлык тәрбияләү уку елы дәвамында һәрдаим алып барыла, белем бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә төрле уеннарда, күңел ачу чараларында, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә күренә.

          Тарих дәресләрендә балалар аңында толерантлык формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат табу кыен түгел. Бу уңайдан эшне беренче дәрестән үк башларга мөмкин. Мәсәлән, Көнчыгыш Европа территориясендә славян кабиләләренең фин-угор һәм балт кабиләләре белән күршеләр булып яшиләр. Тулаем алганда, болай яшәү бернинди каршылыкларга да, бәрелешләргә дә китермәгән. Башка төрле яшәү рәвеше алып баручы күршеләргә түзем булу киләчәктәге рус дәүләтчелегендә милли түземлелеккә нигез салган дип әйтергә мөмкин.

            Шулай ук толерантлыкны формалаштыруның бер чарасы буларак, түземсез булу һәм каты күңеллелеккә мисал китерергә мөмкин. 945 нче елда кенәз Игорьның үлеме, Ольганың древлян кабиләләреннән үч алуы укучыларда зур тәэсир калдыра. Шул ук вакытта алдагы вакыйгалар шуны күрсәтә: нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен, компромисска ирешергә кирәк. Аның “погост” һәм “урок” кертүе  – шуның ачык мисалы.

              ”Русь Алтын Урда хакимияте астында” темасын өйрәнгәндә, укытучы рус кенәзләрнең монгол яулап алучыларын карата  толерантлы мөнәсәбәте  аркасында гына, Русь үзенең дәүләтчелеген саклап калган дип басым ясарга мөмкин. Толерантлы сәясәт кенә рус җирләренең, халыкның сакланып калуына булышлык иткән. Монгол явының тискәре нәтиҗәләре белән бергә ике төрле мәдәниятнең бер-берсен тулыландыруы (ямчылык хезмәте, халык санын алу, тел багланышлары) кебек уңай нәтиҗәләрен дә әйтеп китәргә кирәк. XVI—XVII гасырларда, Русьның басып алулары нәтиҗәсендә, җирле халык белән руслар арасында түземле мөнәсәбәт сакланган. Алар хуҗалык алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклашкан. Мисал итеп,  Идел буенда чуаш һәм мордвалар арасында игенчелек таралуын, русларның  ау һәм чолыкчылык алымнарын үзләштерүен китерергә мөмкин.

          Шулай итеп, дәрес саен укучылар толерантлык һәм аны кеше тормышының төрле өлкәләрендә чагылыш табуы хакында белемнәрен тирәнәйтәләр. Тарих дәресләрендә толерантлык формалаштыру курку хисе  китереп чыгаручы төрле йогынты ясаучыларга, башка халыкларга, йолаларга карата күралмау хисенә һәм соңгы вакытта таралыш алган милләтчелеккә  каршы тору, яшьләр арасында бәйсез фикерләү күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.  

           Гражданлык, патриотизм, әхлаклылык, гаиләгә һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү  – дәүләт сәясәтенең белем бирү өлкәсендәге төп принциплары.  Алар РФ нең белем бирү турындагы законында ныгытылган.  Толерантлык тәрбияләү дөньяны капма-каршы якка бүлмәүче, ә аны бербөтен итеп күзаллаучы  шәхес тәрбияләүне күздә тота .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү.Чыгыш.

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үз...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79бит), Казан 2017 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79 бит), Казан 2017 ел....

Доклад "Тарих дәресләрендә төрле чыганаклар белән эш"

Тарих дәресләрендә һәм укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә төрле тарихи чыганаклар белән эшли белү мөһим....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...