Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнешләр аша метапредмет компетенцияләр формалаштыру
статья по теме

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Методик тема

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл predmetara_bylneshlr.docx32.96 КБ

Предварительный просмотр:

Методик тема: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнешләр аша метапредмет компетенцияләр формалаштыру»

Методик теманың актуальлеге. Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз. Ә зыялылык, патриотлык кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларында әйтелгәнчә, мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан-яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.

Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин үз эшемнең темасын «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнешләр аша метапредмет компетенцияләр формалаштыру» дип алдым.

Тикшеренү объекты: предметара бәйләнешләр ярдәмендә укучыларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыручы һәм үстерүче белем бирү процессы.

Тикшеренү предметы: укучыларга татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә предметара бәйләнешкә туры килгән эш алымнарын куллану.

Проблема: Электрон җайланмалар һәм Интернет челтәре үсеше чорында яшәүче укучының предметара бәйләнешләр ярдәмендә метапредмет компетенцияләрен формалаштыру юлларын табу.

Максат: метапредмет компетенцияләр формалаштыруда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнешләр куллану нәтиҗәлелеген нигезләү.

Бурычлар:

  1. «Предметара бәйләнеш» һәм «метапредмет компетенцияләр» төшенчәләрен ачыклау.
  2. Предметара бәйләнешкә кагылышлы технологияләре куллану юлы белән укучыларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыруда иң отышлы метод һәм алымнарны сайлау. 
  3. Эш тәҗрибәсен башка педагоглар белән уртаклашу.

Метод һәм алымнар: Мәгълүмати-коммуниктив технологияләр, аңлатмалы-иллюстратив метод (Power Point программасында презентацияләр төзү), өлешчә эзләнү методы (төрле чыганаклардан һәм Интернет челтәреннән мәгълүмат эзләү, туплау, үзләштерү), укучыларның гыйльми күнекмәләрен коррекцияләү һәм тикшерү методы, чагыштырма анализ ясау методы, проект технологиясе, шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе.

Методик теманың хокукый нигезе:

Русия Федерациясенең Констититуциясе;

Башкортстан Республикасының Конституциясе;

Русия Федерациясенең «Мәгариф турындагы» Законы 29.12.2012г. №273-ФЗ

Башкортстан Республикасының «Мәгариф турындагы» Законы 01.07.2013г. №696-ФЗ

Башкортстан Республикасының «Башкортстан халыклары телләре турындагы» Законы 15 февраль 1999 № 216-ФЗ

Икенче буын Федераль дәүләт белем бирү стандартлары.

Методик теманың методологик нигезен И.Я.Лернер, А.В. Хуторской,

М.И. Мәхмүтов, Ч.М.Харисова, Р.З.Хәйдарова, К.С. Фәтхуллова кебек галимнәрнең гыйльми тикшеренүләре тәшкил итә.

Методик теманың апробациясе: Әлеге тема Стәрлетамак шәһәренең чикләрендә тормышка ашырыла.

Методик тема өстендә эшләү этаплары:

Оештыру этабы (2014 - 2015). Методик темага кагылышлы фәнни хезмәтләрне өйрәнү. Сайланган теманың актуальлеген, төп гамәли максатларын, бурычларын билгеләү. Эш планын булдыру; көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру.

Тормышка ашыру этабы (2015-2018). Предметара бәйләнешләргә, яңа технологияләргә нигезләнеп, укучыларның аралашу максатын, урынын, вакытын, социаль хәлен истә тотып, аларны үз фикерләрен төгәл һәм эзлекле итеп белдерергә өйрәтү. Әлбәттә, бу – катлаулы эш. Шуңа күрә ул төрле типтагы дәресләр, дәрестән тыш чаралар үткәрү аша еллар дәвамында алып барыла.

Йомгаклау этабы (2016-2017). Ирешелгәннәргә байкау ясау, эшне системалаштырып, уңышлы һәм уңышсыз якларын аерып чыгару. Нәтиҗәләр белән район, шәһәр, республика укытучыларын таныштыру.

Гипотеза: дәресләрне предметара бәйләнешкә нигезләнеп оештырганда балаларда метапредмет компетенцияләр формалашыр һәм туган телгә карата кызыксыну уятыр.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда предметара бәйләнешләр куллану, һичшиксез, укучыда белем алуга кызыксыну хисе уята. Ул гына да түгел, телне гамәли рәвештә үзләштерүгә этәрә.

Көтелгән нәтиҗәләр:

а) Предметара бәйләнешләрдән файдаланып, укыту-тәрбия эшен алып бару;

б) Әлеге технологияләрне актив куллану нәтиҗәсендә, укучыларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру, аларны татар телендә гамәли рәвештә аралашырга өйрәтү;

г) Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу;

д) Эш тәҗрибәсен коллегалар белән уртаклашу.

Предметара бәйләнешләр һәм метапредмет компетенцияләр турында төшенчә

Предметара бәйләнешләр – укытучы яки укучы танып-белү эшчәнлеге процессында теге яки бу проблемаларны тирәнтен аңлау максаты белән, яисә белемнәрне практикада нәтиҗәле куллану максатыннан билгеләнгән уку предметлары арасындагы бәйләнешләр.

Предметара бәйләнешләр төшенчәсе белем бирү эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. РФ «Мәгариф турындагы» законында болай дип язылган: белем бирү эчтәлеге – җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль прогрессы факторларының берсе һәм шәхес тәрбияләүдә, аның теләкләрен тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыруга; җәмгыять үсешен ныгытуга һәм хокукый дәүләт камилләштерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Предметара бәйләнешләр –белем бирү эчтәлеге төзелешенең иң мөһим принциплары. Нәкъ менә шуңа күрә уку программаларында мондый бүлек кирәк.

Соңгы елларда мәгарифне модернизацияләүнең төп идеяләренең берсе

укучыларның төрле тормыш хәлләрендә куллана белү компетенцияләрен формалаштыруда булды. Бу компетенцияләр өч төркем тәшкил итә: шәхес буларак, метапредмет һәм предмет.

Нәрсә соң ул метапредмет компетенцияләр? «Мета» - эчендә, өстендә - барлык предметлар өчен гомуми. Метапредмет – үзләштерелгән универсаль эшчәнлек ысулларын белем бирү процессы кысаларында да реаль тормыш хәлендә дә куллана белү. Менә шуларның аеруча мөһимнәре:

  • регулятив – үз эшчәнлеге белән идарә итү; контроль һәм коррекцияләү,

инициативалык һәм мөстәкыйллек;

  • коммуникатив – сөйләм эшчәнлеге, хезмәттәшлек итү күнекмәләре;
  • танып-белү – мәгълүмат белән эш, уку моделен куллану, гомуми схемалар чишү, логик операцияләр үтәү, чагыштыру, анализ, классификацияләү.

Метапредмет технологиясен кертү һәр балага төрле типтагы эшчәнлек өчен шартлар тудырып, аның шәхси үсешен күздә тота.

Предметара бәйләнешле укыту үзенчәлекләре

Бербөтен белемле шәхес тәрбияләү проблемасы берничә төрле юл белән хәл ителә. Шуларның берсе – предметара бәйләнешне тагын да көчәйтү.

Күптөрле фән укыту системасының кимчелекләре педагогикага күптән билгеле. Моннан 300 ел элек Я.А.Коменский укучыларда дөньяга караш хасил итүдәге кыенлыкларны әйткән. Предметара бәйләнеш урнаштыру идеясы дә әнә шул вакытта ук күтәрелгән. Педагогика тарихында аның берничә «актив» үсеш чоры булган.

Уку дәвамында укучы төрле фәннәрдән билгеле бер күләмдә мәгълүмат ала, ләкин һәрвакытта да алган белемнәрен тормышта куллана алмый, килеп туган ситуациядән чыгу юлларын таба алмый. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп игътибар белем туплауга бирелә, шәхес тәрбияләү әле белем алу белән генә чикләнми. Укучының дөньяны тулаем күзаллавы, танып белүе таләп ителә.

Предметара бәйләнешләр, дәреснең белемнәрне актуальләштерү этабыннан башлап, йомгаклау өлешенә кадәр һәм төрле предметлар буенча дәресләр системасының ахырынача «үтәли» дәвам иттерелә. Гомумән, дәреснең яңа теориясе теге яки бу предмет чикләрендә генә түгел, ә төрле фән нигезләре буенча укучыларда белемнәр системасы булдыруга зур әһәмият бирә.

Белемнәрнең комплекслы булуына, үз чиратында, укыту материалын логик яктан дөрес аңлату белән бергә, укытуда дәвамчанлылык принцибын тормышка ашыру да ярдәм итә. Биредә һәр дәрестә, перспективада да предметара бәйләнеш урнаштыру бик мөһим бурыч булып тора.

Менә шуңа күрә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнеш булдыруга зур игътибар бирәм. Федераль Дәүләт белем бирү стандарты нигезләрендә дә бу төп игътибарга алына: универсаль уку күнекмәләрен яисә метапредмет компетенцияләр формалаштыру дигән сүз.

Предметара бәйләнешле укытуга төп таләп – укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең югары булуы, интеграцияләү башка предметлардан өйрәнеләсе материалның тематикасын киңәйтә, тирәнтен анализлауны таләп итә. Укучылар тикшеренү, эзләнү методлары белән эшли алсалар, вакытларын дөрес файдалана белсәләр генә бу юнәлештә эшли алачаклар. Димәк, аларның танып-белү һәм регулятив компетенцияләре үсә.

Интеграль дәрес укытучыдан да зур тырышлык, осталык, иҗади активлык таләп итә. Укучылар арасында анкета-сораштырулар үткәрү мондый дәресләрнең алар өчен кызыклы булуын, дәрес материалының җиңел үзләштерелүен, укучыларда укуга карата уңай мотивация барлыкка килүен күрсәтә.

Яңа мәгълүмат хәбәр итү дәресләрендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр укучы үзенең темасы буенча төркем алдында чыгыш ясый. Иҗади эзләнү дәресләрендә укучылар куелган мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Эзләнү алымнары алдан әзерләнеп куела. Мондый дәресләр уңышлы һәм әһәмиятле. Газета яки фәнни альманах чыгару. Укучыларга аерым темаларга эзләнү характерындагы эшләр бүлеп бирелә. Шул эшләрнең нәтиҗәсе буларак газета яки альманах чыгарыла.

Контроль дәресләр иҗади проектлар яклау яки зачет тибында үткәрелергә мөмкин. зачет-олимпиада, зачет-экзамен зачет-конкурс, зачет-аукцион үткәрү кызыклырак һәм уңышлырак санала.

Татар телен татар әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, чит тел, тарих, география, музыка, рәсем сәнгате һ.б. фәннәр белән интегральләштерергә мөмкин.

Татар теле белән татар әдәбиятын интегральләштерү бик отышлы. Әдәбият дәресләрендә татар теленнән алган белемнәрне кабатлау, сисистемалаштыру эшен оештырырга мөмкин. Татар теле дәресләрендә татар язучыларының әсәрләреннән файдалану, шигырьләрне сәнгатьле уку; грамматик категорияләрне кабатлаганда мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны, җырларны файдаланырга була.

Предметара бәйләнешләрне дәрестә методик алым буларак куллану телләрне чагыштырып өйрәнү вакытында уңышлы санала. Татар теле белән рус телен интеграцияләү күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар телен өйрәтүдә мондый дәресләр алыштыргысыз, чөнки грамматик категорияләрне чагыштырма характерда аңлату укучыларның материалны җиңел үзләштерүенә китерә. Әлеге метод өйрәнелә торган телләрнең үзенчәлеген, грамматик һәм лексик структураларындагы аерымлыкларны тирәнтен үзләштергән очракта бигрәк тә файдалы. 

Рус һәм татар телләрен үзара бәйләнештә укыту максатыннан икетелле шәхес формалаштырганда нинди мөмкинлекләр бирә? Үзара контактлы ике телне укыту рус мәктәбендә түбәндәге функцияләрне башкара:

• туган тел дәресләрендә алынган белем күнекмәләрен укучылар тарафыннан рус телендә куллану өчен мөһим шарт булып тора;

• татар һәм рус телләре нигезендә гомуми һәм охшаш тел күренешләрен чагыштырып өйрәнү укучыларның белемнәрен хәтердә ныграк уелып калуга булышлык итә һәм туган телне нәтиҗәле үзләштерүгә этәргеч була.

• укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлыгын, хәтерен үстерү өчен шартлар булдыра, сөйләм эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итә;

• әлеге телләрне өйрәнү процессында аеруча нәтиҗәле куллану мөмкинлеген бирә;

• татар-рус һәм рус-татар икетеллелеге формалаштыруда уңай йогынты ясый.

Күптеллелек шартларында татар һәм рус әдәбияты дәресләрендә мәдәниятлар аралашуы технологиясен куллану да аерым игътибарга лаек. Теләсә кайсы милләт язмышы аның башка халыкларга булган мөнәсәбәтендә, карашында ачык чагыла. Укучыларда толерантлык сыйфатларын тәрбияләүнең иң матур үрнәге рус һәм татар әдәбиятын интеграцияләп укытканда күренә. Әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларын, әсәрләрен һәм анда күтәрелгән проблемаларны ике милләт әдәбиятын янәшә куеп анализлауны укучылар кызыксынып кабул итәләр. Бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә Г.Тукай белән А.С. Пушкинның, М.Ю. Лермонтов белән Дәрдемәнднең, Г. Ибраһимов белән Островскийның, Ф. Әмирхан белән И.С. Тургеневның кайбер әсәрләренә, Ибраһим Салахов белән Варлам Шаламовның «Колыма хикәяләре»нә чагыштырма анализ ясыйм. Моннан кала, бер милли әдәбият кысаларында да ике дөнья, ике мәдәният тормышын, аның асылын ачып бирергә мөмкин. Рус һәм татар халкының фольклоры – авыз иҗаты мисалында да кешелекнең дөньяны күзаллавы, танып белүе, мәдәни һәм кешелеклелек кыйммәтләрен таптыру билингваль, толерантлы шәхес формалаштыруга этәргеч бирә. Әдәбият иң элек Кеше тәрбияли. Әлеге технологияне куллануымның төп миссиясе – мәдәниятле, гомумкешелек һәм гомуммәдәният кыйммәтләрен үзләштергән, милләт язмышында үз урынын тапкан, файдалы шәхес тәрбияләү.

Бөек Габдулла Тукаебыз да: «Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» , - дип юкка гына язмагандыр.

Үземнең дәресләрдә мин төрле белем бирә торган чараларны актив кулланам. Алар дөньяның бөтен төрлелеген күрсәтергә мөмкинлек бирә. Нәфис әдәбият әсәрләрен, музыка, рәсем сәнгатен, әйләнә-тирә мохитны җәлеп итеп, шәхесне эмоциональ яктан үстерү һәм формалаштыруга, аның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә

Мәсәлән, төрле сәнгать төрләрен файдаланып укытучы укучыларның төрле рецепторларын эшләтеп җибәрә. Шул ук вакытта бер психофизик механизм башкасын тулыландыра. Әйтик, музыка ишетә бирүне, рәсем – күзаллауны тудыра, болар дөньяның бербөтен картинасын булдыра. Төрле сәнгать төрләрен дәрестә куллану текстны «ишетергә» һәм «күз алдына китерергә» мөмкинчелек бирә, баланың бөтен күләмдәге хисләрен һәм ассоциацияләрен уята.

Үз практикамда мин бу алымнарны әдәбият дәресләрендә ешрак файдаланам. Бу предмет, минемчә, рәсем сәнгате һәм музыка белән тыгыз бәйле. Дәрестә эшләгәндә укучылар танылган рәссамнарның картиналарын карыйлар, әсәрләрне укыйлар, аермасын табалар, рәссамнарның тәкъдим ителгән әсәрләре нинди кәеф тудырганын сөйлиләр.

Педагогик тәҗрибәмнән берничә мисал китерәм:

- 7нче сыйныфта тәрҗемә әсәрләр бүлегендә А.С. Пушкинның «Кышкы кич» шигырен өйрәнәбез. Шигырьнең мәгънәсен һәм әдәби геройның кәефен аңлауда, әдәби сүз куллану, Вивальдиның «Кыш» әсәре, П. И. Чайковскийның «Кар бөртекләре вальсы», Тропининның «Пушкин портреты» куллану, Ю. В. Ивановның «Пушкин һәм Арина Родионовна», картина репродукцияләре аша килә. Предметара бәйләнешләр: әдәбият, рәсем сәнгате, музыка.

- әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә укучыларның шул вакытта яшәгән кешеләрнең көнкүреше, яшәү рәвеше күз алдына китерер өчен тарихи чор буенча мәҗбүри фикер алышу бара. Тарихи вакыйгага кагылышлы картиналар карау укучыларга төшенчәләрне күз алларына китерергә булыша. Мәсәлән, Муса Җәлилнең шигырьләрен өйрәнгәндә тарихи фигуралар кабатланып тора: Г.К. Жуков, сугыш вакыйгаларын күрсәткән картиналар. Предметара бәйләнешләр: әдәбият, тарих, рәсем сәнгате.

- Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе предметара бәйләнешләргә киң мөмкинчелекләр бирә. Бу әсәрне биология, рәсем сәнгате, башка тел әдәбиятлары, җыр, театр, кино сәнгатләре, спорт белән бәйләп була. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй турында сөйләшү оештыру, атларның кеше тормышында әһәмиятләрен күзәтү – барысы да дөньяны бала тарафыннан танып белүгә юнәлтелгән. Программа нигезендә әдәбият дәресләрендә урнаштырылган әсәрләр тормыш белән тыгыз бәйләнгән. Бары тик аны укучы күңеленә җиткерә белергә генә кирәк.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә якташ язучыларыбызның тормышы һәм иҗат юлы турында, шәһәребездә яшәп иҗат итүче кешеләр турында мәгълүмат бирелә. Бу материаллар аларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда предметара бәйләнешләрнең уңай нәтиҗәләрен әйтергә кирәк:

- укучыларның уку эшчәнлегенә кызыксындыру, кызыксыну күтәрү;

- укучыларның уку-танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

- укучылар алдында дөньяның төрлелеген күрсәтү, аң-белемнәрен киңәйтү мөмкинчелеге;

- балаларның индивидуаль иҗади сәләтләрен ачу;

- предметара бәйләнешләр ярдәмендә башка предметларны үзләштерүнең сыйфатын арттыру;

- бербөтен шәхес тәрбияләү мөмкинчелеге.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру укытуның сыйфатын күтәрү юнәлешләренең берсе буларак педагогик белем бирү белән шөгыльләнгән һәм күпкырлы алга киткән шәхесләр формалаштыруда кызыксынган барлык кешеләргә кирәкле. Предметара бәйләнешләр балаларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыруда һәм шәхес буларак үсешләрендә бик зур ярдәм итәләр.

Кулланылган әдәбият

1. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.

2. М.М. Поташник. Современные требования к уроку.- М., Центр педагогического образования, 2008.

3. Д.Ф. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.-Казан: Мәгариф, 2004.

4. А.В. Хуторской Что такое современный урок // Интернет-журнал «Эйдос» –2012.–№2. [Электронный ресурс].

5. А.В. Хуторской Метапредметный подход в обучении : Научно-методическое пособие/А.В. Хуторской. М.: Эйдос; Изд-во Ин-та образования человека, 2012.  – 50 с. (Серия «Новые стандарты»).

6.  Махмутов М.И. Проблемное обучение / М.И. Махмутов / Воспитание

школьников. – 1983. – №12. – С.20–28.

7.  Г.К. Селевко Современные образовательные технологии. Учебное пособие. М.: Народное образование, 1998.

8. Р.Б. Камаева, А.Х. Мөхәммәтҗанова. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм / төз.: – Казан: ТРМҮИ, 2015.

9. Татар телен һәм әдәбиятын заман таләпләренә нигезләнеп укытабыз. ТР Бөгелмә муниципаль районы белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән: уку-укыту методик кулланма. – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 160 б.

Интернет-чыганаклар:

  1. Интернет-журнал «Эйдос» –2012.–№2. [Электронный ресурс].

Код доступа http://www.eidos.ru/journal/2012/0529-10.htm

  1. https://multiurok.ru/blog/mietapriedmietnyi-podkhod-v-obrazovanii.html
  2. http://vml.antat.ru/files/Mahmutov/books/in%20tatar/Tatar.millet.hem.din.chitat.pdf

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...