Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Туган тел ул тәндә, җанда калсын ана сөте булып гомергә. Илдар Юзеев

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Яшь буында халкыбыз, тарихыбыз, телебез, туган төбәгебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Увлечения: Татар халык җырларын яратып җырлыйм, әдәби китаплар, эшемә кагылышлы яңалыклар укыйм, театрларга йөрим.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: город Стерлитамак

Место работы: МАОУ "Гимназия №2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/yanysheva-ravzilya-ravisovna
"Телебезне хөрмәт итик, телебезгә хезмәт итик, телебезне киләчәк буыннарга тапшырырга онытмыйк һәм тырышыйк"
Айдар Галимов

 

 

О себе

 

Минем әти - физик-математик,

Әни - чит ил теле белгече,

Әти - татар, әнием - башкорт, үзем -

Шул ике дус милләт җимеше.

Әти-әни укытучы булгач,

Киләчәгем, димәк, билгеле.

"Укытучы!"- дигән бөек исем

Биләп алды минем күңелне.

Бу һөнәрнең җиңел түгеллеген

Кечкенәдән белдем, аңладым.

Тик хыялым көчле булды минем

Үз юлымны үзем сайладым.

Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак педагогия институтына укырга кердем. Тик язмыш юлларым ике елдан соң яңадан туган авылыма кайтырга мәҗбүр иттеләр. Күрше авыл мәктәбенә йөреп эшли башладым. Иң элек әйдаман вазифасын башкардым, соңыннан башлангыч сыйныфларда, аннары рус теле һәм әдәбияты укыттым. 2000 елда институтны тәмамладым, ә мәктәп бусагасына 2006 елның салкын кыш айларында гына атладым.

Егерме икенче мәктәп барын элек

Мин ишетеп кенә белә идем.

Тик язмыштан узмыш булмый диләр,

Аякларым шунда китерде.

Монда мине ачык йөзләр белән

Хөрмәт итеп каршы алдылар.

“Эшлә генә, кулдан килә икән,”-

Дип күңелемә өмет салдылар.

Менә шулай педагогик эшчәнлегем яңадан башланып китте. Татар теле укытучысы булып эшли башладым, аннары янә әйдаман, сыйныф җитәкчесе вазифаларын башкардым. 2011 елда 2нче гимназиягә килгәч, белемемне арттыру нияте белән Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалына укырга кереп, 2015 елда филология факультетын тәмамладым.

Кеше ике очракта бәхетле була диләр. Әгәр ул эшенә барганда һәм йортына кайтканда бәйрәмгә барган сыман йөри икән. Шушы сүз дөрес булса, мин үземне бәхетлемен дип әйтә алам. Мәктәп белән йортны кечкенәдән аера белмәдем. Өйгә кайтсам да әтием белән әнием, мәктәпкә барсам да алар. Әлбәттә, бу шаярту гына, чыныннан исә, һөнәрем – минем бар яшәешем. Гиназиягә килеп керү белән: “Исәнмесез”,- дигән балалар, аларның туган телгә булган мөнәсәбәтләре күңелемә дәрт өсти, яңа үрләргә менәргә өнди, белемемне арттырырга этәргеч бирә. Укытучы үз өстендә эшли икән, укучылары да алга омтыла. Без бер-беребезгә терәк булып, ярдәм кулы сузып, белем арттырабыз, яңа ачышлар ясыйбыз.

Бүген бездә татар теле, яратам сине, телем!

Рәхмәт сиңа, синең аша алам мин яхшы белем, - дип башлана татар теле һәм әдәбияты дәресләре. Елдан ел, көннән көн әйтелгән бу сүзләр балаларның күңелләренә бер хакыйкать булып үтеп кергән.

Укучыларым белән һәрчак бәйләнештә торам. Олимпиадага әзерләнәбезме, фәнни-гамәли конференцияләрдә яисә берәр бәйгедә катнашабызмы, алар өчен минем утым гел яна, телефоным эшли. Башкача булу мөмкин түгел, чөнки бердәм эш кенә нәтиҗә китерә, ә укучыларым мине сынатмыйлар, тырышып эшлиләр. Шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә әүдәм катнашалар, эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар. Мин дә алар өчен көчемне җәлләмим, белгәнемне әйтәм, белмәгәнне белергә чара табам. Камилләштерүнең чиге юк, диләр. Шуңа күрә төрле һөнәри осталыкны үстерүче курсларда укыйм, семинарларда катнашам, заман таләпләренә туры килергә омтылам.

Дәресләрне төрле формаларда үткәрергә тырышам, яңадан яңа метод һәм алымнар эзлим, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кулланам. Хәзерге заман балаларында туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен иң нәтиҗәле чара дип уйлыйм. Ул укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар әзерләргә өйрәтә. Укучылар аерым темаларга презентацияләр төзеп чыгыш ясыйлар. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә дәрестә куллану өчен электрон белем бирү ресурслары шактый. Шулай ук мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне, тарихны торгызу, яңарту чоры җитте. Халкыбызның иксез-чиксез бай сүзле авыз иҗаты балаларда аеруча кызыксыну уята. Дәрестә куллланылган тизәйткечләр, тел төзәткечләр, табышмаклар, мәкальләр укучыларга якын һәм аңлаешлы.

Хәзерге заман укытучысы гыйлем нурын сибүдән башка, күптөрле бурычлар үти. Ул бурычларның иң мөһиме – балаларны аңлау, үз предметыңны өйрәнүгә кызыксыну уяту. Аларны заманча чаралар ярдәмендәме, дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп итепме – барысы да туган телне яратуга, аңа карата горурлык хисе уятуга, милләт язмышына битараф булмаган шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Гади генә бер укытучымын.

Күпме язмыш безнең кулларда?

Туган телнең, илнең киләчәге

Без укыткан ул һәм кызларда.

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.А. Булгаков "Мастер белән Маргарита" - чын мәхәббәтнең иң серле тарихы.

Ф.А. Абрамов "Йорт" - гади авыл кешеләренең тормышы, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы вакыйгалар, йорт-нигезнең әһәмияте, бертуганнарның ачы язмышы.

 Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" - профессияләренә тугры, намуслы, шәфкатьле кешеләр - ак халатлы врачлар турында. Алар тән ярасын дәваласа, безгә кайчак җан җәрәхәтен дәваларга туры килә. Гөлшаһидә образы - әдәби әсәрләрдә булган минем иң яраткан хатын-кыз образы. Аның җырын җырлыйм, аңа охшарга тырышам, аның иң күркәм сыйфатлары мине илһамлый.

Мой взгляд на мир

 

Ышаныгыз, бу гомер бер генә, 
Бу гомернең кадерен бел генә.
Син яхшылык чәчсәң әгәр, 
Меңе белән кайтыр үзеңә!
Адым саен елмаю, адым саен матурлык, 
Бу дөньяга сокланып, таңга калырлык.
Дөрес төсләр табу җитә, 
Матурлыкны тану җитә, 
Кеше булырга кирәк!..

Мои достижения

Год

 

Участие в  конференциях, семинарах, мастер-классах и других мероприятиях.

Повышение квалификации по профилю педагогической деятельности.

2012

РНПК «Ибрагимовские чтения», выступление по теме «Инновационные формы и методы преподавания татарского языка»;

2013

НПК «Спектр» МАОУ «Гимназия №2» в конкурсе «Панорама педагогических инноваций»

2013

Региональная НПК «Песня и Время», посвященной 110-летию со дня рождения татарского поэта Ахмета Ерикея

2013

РНПК «Ибрагимовские чтения»

2013

Всероссийская НПК «Татарская литература Башкортостана: становление, современное состояние и перспективы развития», посвященная 125-летию со дня рождения татарского писателя Зарифа Башири.

2012

Всероссийская НПК «Преемственность традиций в литературах родственных народов», посвященная 65-летию народного поэта Татарстана, заслуженного деятеля культуры Башкортостана Роберта Миннуллина

2014

Всероссийская НПК с международным участием «Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы»

2015

Городской конкурс сценариев внеклассных мероприятий, 3 место

2016

Информационно-обучающий семинар «Проектирование содержания основной образовательной программы в соответствии с ФГОС общего образования»

2016

РНПК «Ибрагимовские чтения»

2016

Научно-методический семинар «Пути достижения результативности в обучении татарскому языку и литературе в условиях ФГОС»

2016

Городской конкурс сценариев внеклассных мероприятий, 2 место

2016

Круглый стол «Формирование духовно-нравственных ценностей в изучении родных языков и культуры Башкортостана. Роль периодических изданий Республики Башкортостан»

2016

Городской Образовательный Форум, работа площадки «Научно-методическое обеспечение национального образования в поликультурной образовательной среде»

2016

Научно-образовательный форум «Татарское просвещение в Стерлитамакском регионе Республики Башкортостан: история и современность»

2016

Научно-методический семинар в СФ БашГУ «Этно-культурологические составляющие при реализации ФГОС: опыт работы и перспективы»

2012

Повышение квалификации: ИРО РБ, г. Уфа, «Повышение творческой активности обучающихся на уроках татарского языка и литературы в рамках реализации ФГОС: проблемы и решения»

2015

Повышение квалификации: ИРО РБ, г. Уфа, «Совершенствование методической компетентности учителей татарского языка и литературы в условиях введения ФГОС»

2015

Повышение квалификации: СФ БашГУ, «Теоретико-методические особенности преподавания предметов «Родной (татарский) язык» и «Литература» в условиях реализации ФГОС нового поколения»

2016

Конкурс «Педагог года – 2017». Победитель в номинации «За педагогическое творчество»

 

Моё портфолио

Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән hәp кеше үзен-үзе тәрбияли ала. Ризаэтдин Фәхретдин

Мои публикации:
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Художественно-прикладное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: