"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"
материал на тему

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_tukay_2.docx25.96 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре муниципаль округының

«2нче гимназия » муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе

Тукай яши, Тукай яшәячәк!

(Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә)

Төзүчесе Янышева Р.Р.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Стәрлетамак 2016

Тукай яши, Тукай яшәячәк!

Максат: укучыларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү, аның иҗатын аңлауларына ирешү;

шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер шәхесләр тәрбияләү.

«Туган тел» көе яңгырый.

I. Ишеттем мин читтә «Туган тел»не

Халкым нинди моңлы көең бар.  

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.  

II. Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,  

Ир булсам да яшьне тыялмыйм.

Сәхнәгә 2 бала чыга, бер-берсенә карашып сөйлиләр

1. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе - туган тел.

2. Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм!

I. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн, кадерле балалар! Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Без бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләргә җыелдык.

II.Туган теле – татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн – зур бәйрәм. Бәйрәмебезне: «Тукай яши, Тукай яшәячәк!» дип атадык.

I. һәм II.         Һәр ел саен апрель айларында

Җыелабыз күркәм бәйрәмгә.

Халкыбызның бөек Тукаена

Тагын бер кат рәхмәт әйтергә!

«Әлли-бәлли» көенә бәби тоткан хатын чыга, баласын тирбәтә

I. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле,тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирелә.

II. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

«Шүрәле»дән өзек укыла

I. Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен кайчандыр бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар жанны жылыта, күңелне яктырта, туган телгә, Туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

II. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган жиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый. Шуларның берсе шагыйрь дөньяга аваз салган авылга багышлана:

«Туган авыл» җыры (Габдулла Тукай сүзләре)

I. Тукай – балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, һәм иң әһәмиятлесе, алар дөньясында, тирәсендә яши алган.

II. Тукай дөньяны да, табигатьне дә төрле күренешләрне дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.

«Бала белән Күбәләк» шигыре

I. Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

II.Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм «Туган телемне» –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Бу зур бәхет түгелме?

«Туган телем» җыры башкарыла (Энҗе Мөэминова сүзләре)

1. Туган телне яттан сөйләп

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык балалар да

Ярата сине Тукай.

2. Туган телнең бөеклеген белдек,

Шигырьләре аша Тукайның.

Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

Андый берәү җирдә юк тагын!

I. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

II. Синең шигырьләрең тел ачкычы

Һәрбер сүзең – безгә васыять.

Мин горурмын, Тукай, телем ачтым

«Туган телне», «Пар ат »ны сөйләп.

«Пар ат» шигыре

I. Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага

утырып Тукай килеп керә.

II. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

1. Тукай бүлмәсендә җыр ургыла

Ирек көтеп бу җыр зарыккан.

Азык ала шагыйрь шушы җирдән

Илһам көче ала халыктан. 

2. Татар жыры, татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Татар кызлары биюе башкарыла

I. Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә.

II. Балаларга багышланган 70 шигырьнең 20се рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре тәрҗемәсе яки кемнеңдер яхшы әсәренә таянып язган иҗат җимешләре була. 

«Кызыклы шәкерт» шигыре

I. 15 апрельдә Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык

җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән

көнне дәресләр уздырылмый.

II. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары

белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр

күренә. 

Тынлык минуты

I. Бөтендөнья татарлары бергә

«Туган тел»не җырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!   

Бик аз торган Тукай якты җирдә -

Яшьләй генә вафат булган ул.

II. Үлгәненә бик күп еллар инде,

Ә бит яши, һаман исән ул!

Зур шагырьне искә ала халык,

Кошлар кайткач җылы яклардан.

Безгә күчкән аның шигъри җаны,

Татар теле үскән Тукайдан

«Туган тел» җыры башкарыла

I.Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

II. Бәйрәмебез тәмам. Туган телебезне яратыйк һәм саклыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...