Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
методическая разработка по теме

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukai-2013.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Тукай яши. Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Исхакый

Максат:  1)   Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

                  2)  Укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистлык сәләтләрен үстерү.

                  3)  Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту; милли үзаң, үз халкың                   белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:    Г.Тукай портреты; укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган                         кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе;  магнитофон;  Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары; “Г.Тукайның тормыш юлы” презентация; Г.Тукайның иҗаты буенча интер- актив тест  “Шүрәледә кунакта”; экран; проектор.

Эпиграф – “Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!”

Әкрен генә "Туган тел" җыры яңгырый.   

1 нче алып баручы.        Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры 'Туган тел".

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе "Туган тел".

Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

2 нче алып баручы        Туган тел!

Иң әйбәт шигырь!

Иң әйбәт җыр!

Туган тел!

         Иң әйбәт тел!

3 нче алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле,тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирелә.

1 нче алып баручы. Без бүген татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көнен билгеләргә җыелдык. Туган теле  — татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн — зур бәйрәм. Бәйрәмебезне Г. Исхакый сүзләре белән атадык: «Тукай яши. Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

2 нче алып баручы: Тукай биографиясе — дөнья тарихындагы иң драматик биографиянең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә. Дүрт ай ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә... Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итүдә күрә.

3 нче алып баручы:                Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Күңелемдә балкый, маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Кем уйлады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә калыр дип.

1 нче алып баручы: Әйе, шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

2 нче алып баручы:                 Синең шигырьләрең — тел ачкычы,

Һәрбер сүзең — безгә васыять.

Мин горурмын, Тукай, телем ачтым,

«Туган теле»н, «Пар ат»ны сөйләп.

Пар ат” шигырен сөйләү, җырын җырлау.

3 нче алып баручы:                 Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа таңнарга Тукай.

Карлыгач” шигырен сөйләү

1 нче алып баручы:                Иң матур, моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Азатлык-дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә —

Безнең замандаш Тукай.

“Сабыйга” шигырен сөйләү.

2 нче алып баручы:                Язы барның җирдә җыры булыр,

Язлар бирде сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

Эшкә өндәү” шигырен сөйләү.

3 нче алып баручы:                Мондый җырны еллар, заманнар

Тыңласыннар

Һәм баш исеннәр!

Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,

Мәңгелеккә туган исемнәр...

Заманында дөньяларын онытып

"Әллүки"не Тукай тыңлаган.

Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,

"Әллүки"ләр һаман тынмаган.

"Әллүки"не тыңлап,

Моңлагандыр Тукай,

Елагандыр, бәлки, сиздерми.

Елагандыр...

Елатканга микән,

"Әллүки"ләр безне биздерми...

Әллүки” җырын җырлау.

1 нче алып баручы: Ә хәзер викторина.

  • Габдулла Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26 нчы апрелендә)
  • Габдулла Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч)
  • Тукайның әтисенең исеме? ( әтисе — Мөхәммәтгариф)
  • Тукайның әнисенең исеме?  (әнисе — Мәмдүдә)
  • Әтисе нинди гаиләдән чыккан, кем булган? (мулла гаиләсеннән)
  • Кечкенә вакытта кушаматы? (Апуш)
  • Тукайга "Кадалмас әле килмешәк!” дигән ачулану сүзләрен кем тарафыннан ишетергә туры килә? (Шәрифә карчык)
  • Әтисе үлгәч,әнисе кайсы авыл кешесенә кабат кияүгә чыга? (Сасна авылы)
  • Әнисе кияүгә киткәндә Габдулланы үзенә алган карчыкның исеме? (Шәрифә карчык)
  • Габдулланың бабасы ни исемле һәм ул кайда яшәгән? (Зиннәтулла, Өчиле)
  • Анасы үлгәч Габдулланы карарга кемнәр ала?
  • Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (бер ямщикка)
  • Казанда кечкенә Габдулланы кемнәр тәрбияләгән? (Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа)
  • Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый? (Кырлай)
  • Тукай үзе турында язган китапның исеме? (“Исемдә калганнар”)
  • "Исемдә калганнар " кайчан язылган?(1909 нчы елда)
  • Кечкенә Габдулла мәдрәсәдә нинди китаплар укый? («Һәфтияк», «БәдәВам», «Кисекбаш»)
  • Уральскийда укыган мәдрәсәнең исеме ничек? («Мотыйгия»)
  •  Кем ул Сәгъди абзый (Кырлай авылы крестьяны)
  • Тукай романын язган язучы?( Әхмәт Фәйзи )
  • Тукай маршының авторы кем?(Заһидулла Яруллин)
  • Тукай үлгән ел һәм урын. (1913, Казан шәһәре, Клячкин больницасы)
  • Габдулланы печән базарыннан кемнәр үзләренә уллыкка алалар? (Яңа Бистәдә яшәүче һөнәрче Мөхәммәтвәли һәм аның хатыны Газизә.)
  • Габдулла Казаннан кабат кайсы авылга кайта? (Өчилегә.)
  • Өчиледән соң кемнәр гаиләсенә эләгә? (Сәгъди абзыйлар.)
  • Бәләкәй Габдулланың күңелендә “ап-ак саф фәрештә” булып сакланган апасы?(Саҗидә)
  • Рус шагыйрьләреннән кемнәрне Тукай үзенең остазлары итеп таныды?(Пушкин һәм Лермонтовны)
  • Татар халкының гимнына әверелгән җырның исеме ничек? (Туган тел)
  • Шагыйрь кемнәрне өч йолдыз дип атый? (Пушкин, Лермонтов, үзе)
  • 26нчы апрельдә нинди бәйрәм үткәрелә?(Шигырь бәйрәме)
  • “Шүрәле” поэмасыда кайсы авыл турында сүз бара?
  • “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? (Былтыр)
  • Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”,- дип акыра,

        Туганнарын чакыра? (Шүрәле)

  • Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.)   (“Кәҗә белән Сарык”)

  •         Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?  (Эт)   (“Кызыклы  шәкерт”.)

  • Кулы юк, балчык ташый;

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)

  •         Аның ике иҗеге

Безгә  көн дә сөт бирә.

Өченчесен  үләннән

Кояш алып  бетерә. (Сыерчык)

  • Җәен соры , кышын ак,

Аңа шулай  яхшырак.  (Куян) (“Бичара куян”)

  •         Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк.)  (“Бала белән Күбәләк”)

Г.Тукайның шигырьләре һәм поэмалары, әкиятләре буенча

 викторина сораулары:

1.“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр:

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр…” “Шүрәле”


2.“Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, чумам, …”  “Су анасы”


3.“Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?..”  “Бала белән Күбәләк”


4.“Кәҗә әйтә: “Кайгырмагыз, бездә ит күп;

Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!...”  “Кәҗә белән Сарык”


5. Җиктереп пар ат Казанга туп - туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. “Пар ат”


6 Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авлыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным - тәнем белән. “Туган авыл”


7.  “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы! “Өзелгән өмид”

  1. ”Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы...” бу юллар кемгә багышланган?  Әнисенә (“Өзелгән өмид”)


9. Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. (“Китап”)


10. Казаннан кире кайткач, Габдулланы кайсы авылга җибәрәләр?(Кырлай)


11.”Күптә түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым....”  “Карлыгач”


12. Мәдрәсәдә бар иде бер Таз малай,

Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай. “Таз”


13.  Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә,

Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә. “Мияубикә”


14. “Җен-фәлән дип сөйләнүләр

Искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле

Шагыйрәнә ялган ул.”  “Сабыйга”

 

15. Һәр эшне үз вакытында эшләргә чакырган әсәрнең исеме ничек? “Эш беткәч, уйнарга ярый”


16. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? Кәҗә


17. Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. “Шүрәле” әкияте


18. Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. “Кәҗә белән Сарык” әкияте


19. -Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

(Картаеп каткач буыннар,эш белү уңайсыз ул!) “Кызыклы шәкерт”


20. “И,сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(“Эшкә өндәү”)


21. “Яшьлегеңдә күп тырышсаң,...(эшкә бирсәң чын күңел,каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”) “Эшкә өндәү”


22. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.  “Кызыклы шәкерт


23. Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” “Бәйрәм бүген”


24. Йокла, угълым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.  “Бишек җыры”


“Бишек җыры” яңгырый

2 нче алып баручы:                 Юк, үлмәдең Тукай, син мәңге яшь,

         Син мәңгегә безнең арада.

         Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән

         Туган халкым кодрәт, көч ала.

3 нче алып баручы:                Халык гомере – мәңгелек диләр,

Ә син, Тукай, халык уенда.

Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында.

1 нче алып баручы:                Тукай исән, җыры күңелләрдә.

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

2 нче алып баручы:                Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, “Тукай маршы”н.

Ишетсен ул үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын.

3 нче алып баручы:                Сөйде милләт бу шагыйрен, белде кадерен, хөрмәтен,

Үз юлында армый-талмый итте мескен хезмәтен.

Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Татар милли әдәби теле

"Татар әдәби теленең үсеше"-максат:татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү,татар телендә дөрес,матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирүне ныгыту.Бурычлар:татар милли әдәби теленең формалаш...

Татар милли ашлары

Татар милли ашлары...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Татар милли ризыклары тарихы

Презентация "Татар милли ризыклары тарихы"...

ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ

Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый  татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан  фәнни әсәрләр ка...

Татар милли әдәби теленең формалашуы

Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуыМаксатлары:  татар милли әдәби теленең формалашуы турында  мәгълүмат бирү;Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар т...