ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

 

Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый  татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан  фәнни әсәрләр калдырган. Ул матур әдәби телне үстерү, шул нигездә телебезне баету белән беррәттән татар тел белеменең мөһим мәсьәләләрен тикшерүгә дә зур өлеш кертте. Аның татар теленең грамматик төзелешенә багышланган һәм татар теленең лексик нормала-рына кагылышлы хезмәтләре, грамматиканың нигезен  фәнни принципка кору-дагы эш тәҗрибәсе, татар телен терминологиясен төзүдәге эшчәнлеге бүген дә актуаль.

Фәнни эш белән республика күләмендә үткәрелгән “Милләт өчен алар көрәшәләр, дәверләргә ялгап дәверне” дигән фәнни-гамәли конференциядә катнаштым. Хезмәт иң яхшы фәнни эшләр исемлегенә керде һәм “Милләт өчен алар көрәшәләр, дәверләргә ялгап дәверне” дип исемләнгән китапта басылды (Казань: Школа, 2009)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khuzha_bdigyy3.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

 БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТАШЛЫ КАВАЛ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

    ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ

                                         Конкурс эше

        Башкарды –

                                                                                              9 нчы сыйныф   укучысы

                               Мөхәммәдеева Альдинә Илсур кызы

        

Фәнни җитәкче –

                                                                           Беренче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

А.Х. Исламова

                                 

                                                       2009

ЭЧТӘЛЕК

Кереш

I бүлек.  Кем ул Хуҗа Бәдигый?

1.1. Хуҗа Бәдигыйнең тормыш биографиясе

1.2. Хуҗа Бәдигыйнең гыйльми биографиясе

II бүлек. Хуҗа Бәдигый – татар  милләтенең күренекле вәкиле

          2.1. Хуҗа Бәдигыйның татар теле грамматикасына караган хезмәтләре

2.2.  Хуҗа Бәдигыйнең татар теле терминологиясенә керткән өлеше

Йомгаклау

Файдаланылган әдәбият                                              

                                                           КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый  татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан  фәнни әсәрләр калдырган. Ул матур әдәби телне үстерү, шул нигездә телебезне баету белән беррәттән татар тел белеменең мөһим мәсьәләләрен тикшерүгә дә зур өлеш кертте. Аның татар теленең грамматик төзелешенә багышланган һәм татар теленең лексик нормала-рына кагылышлы хезмәтләре, грамматиканың нигезен  фәнни принципка кору-дагы эш тәҗрибәсе, татар телен терминологиясен төзүдәге эшчәнлеге бүген дә актуаль.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Х. Бәдигыйнең тормышын һәм фәнни мира-сын өйрәнүдә галимнәр һәм язучылар арасында Фатих Сәйфи Казанлы, Г.Әхмә-ди, Н.Надиров, Х.Гатина, Х.Ярмиләрнең өлеше зур. Шушы чыганаклардан чы-гып әйтергә кирәк, Х.Бәдигыйнең  татар телен гамәлгә кую өлкәсендәге зур эш-чәнлеге махсус өйрәнүчеләрен көтә.

Тикшеренүнең максаты: Х.Бәдигыйнең биографиясен чагылдыру, төрле өлкәләргә караган эшчәнлегенең төп өлешләрен конкурс эшендә яктырту. Аның мәгариф юлындагы һәм укыту-педагогика өлкәсендә эшчәнлеген, фольклорист галим буларак һәм дәреслек төзү эшләренең үзәгендә торып, үз авторлыгы бе-лән генә дә урта мәктәп дәреслекләре төзү, татар теленең грамматик төзелеше өстендә фәнни тикшеренү хезмәтләренең нидән гыйбарәт булуын күрсәтү. Шу-шы максатлардан чыгып, тәбәндәге бурычларны куйдым: Х.Бәдигыйнең  тор-мыш һәм гыйльми биографиясен; төрле өлкәләргә караган фәнни әсәрләрен; та-тар грамматикасын өйрәнергә; тормышын һәм фәнни мирасын өйрәнгән галим- нәрнең хезмәтләре белән танышырга.

Шушы кечкенә генә хезмәтем белән мин Х.Бәдигый белән кызыксынган кешеләргә галим белән кыскача гына булса да танышу, аның фәнни эшчәнлеге турында гомуми күзаллау мөмкинлеге һәм аның хезмәтләре  турында мәгълү-мат бирдем дип уйлыйм.

Конкурс эше ике бүлектән тора. I бүлектә Х.Бәдигыйнең биографиясен яктыртуны күздә тоттым. Анда аның тормыш һәм гыйльми биографияләре урын алды. II бүлектә “Хуҗа Бәдигый – татар милләтенең күренекле вәкиле” дигән тема астында Х.Бәдигыйнең татар теле грамматикасына караган хезмәт-ләре һәм татар теле терминологиясенә керткән өлеше турында сүз барды. Бу эшемне язганда мин “Мирас”, “Казан утлары”, “Фән һәм мәктәп” журналларын-да басылган, Х.Бәдигыйга багышланган В.Хангилдинның “Төрки халыклар дөньясы” дигән мәкаләләреннән файдаландым.

Конкурс эшемә гомуми нәтиҗә ясап йомгаклау өлеше бирелде, һәм фай-даланылган әдәбият күрсәтелде.

I бүлек.  Кем ул Хуҗа Бәдигый?

1.1. Хуҗа Бәдигыйнең тормыш биографиясе.

 Бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфә-гатен үзенең яшәү кыйбласы иткән галимнәребезнең берсе Хуҗа Бәдигъ улы Бәдигов 1887 елның 24 декабрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Юга-ры Берсут авылында, мулла гаиләсендэ туган. Башлангыч белемне авыл мәктә-бендә алган.

         1899 елда, ягъни 12 яшендә ата-аналары аны Казандагы Мөхәммәдия мәд-рәсәсенә җибәрәләр. Ләкин ике елдан соң атасы үлү аркасында, Хуҗа Бәдигый-ның тормышы материаль яктан гаять авыр шартларда кала. Кыш айларында укуын тәэмин итәр өчен, ул җәйләрен үз авылына кайтып, агасының хуҗалык эшләренә ярдәмләшә. Соңга таба, бераз үсә төшкәч, акча эшләү өчен,  җәйге ай-ларда читкә чыгып китә: Хөсәеновләрнең сукно фабрикасында, Мәкәрья ярмин-кәсенә барып, сәүдәгәрләрнең кибетләрендә гади хезмәтче булып эшли. Шул юл белән, ул үзенең укуын да дәвам иттерә һәм тырышлыгы, булдыклылыгы белән, мәдрәсә җитәкчелегенең һәм андагы укытучыларның күзләренә дә күре-нә бара, укуда алдынгылар рәтенә теркәлә.        

1907 елны, татар һәм чуаш халык иҗатларын җыю һәм өйрәнү өчен, Ка-занга венгер галиме, ориенталист Ю.Мессарат килә. Аңа шул халыкларның тел-ләрен белгән ярдәмче кирәк була. Мәдрәсәнең укытучылары бу эшкә Хуҗа Бә-дигыйне тәкъдим итәләр. Һәм, ул бик кызыксынып, шул галим җитәкчелегендә беренче башлап фәнни эшкә керешә.

         1908 елда Х. Бәдигый “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый һәм шунда ук укытучы итеп билгеләнә. Октябрь революциясенә чаклы ул шунда укыта. Лә-кин әле бу елларда аның, укыту предметы буенча бертөрле белгечлеге дә (спе-циальность) аерылмый; ул әле – энцеклопедист, нинди предметны бирсәләр, шуны укыта бирә. Автобиографиясендә язылуына караганда, шул “Мөхәммә-дия” мәдрәсәсендә ул татар теле, татар әдәбияты, гарәп теле, математика, гому-ми тарих, рус тарихы һәм география предметлары укыткан. Димәк, Мәҗит Га-фури тәгъбире белән исемләнгәндә, ул монда әле “Һәр фәнгә маһир мулла” бул-ган.

Хуҗа ага Бәдигыйнең фәнни белгечлеге фәкать Октябрь революциясен-нән соң, Совет чорында гына аныклана. Бу чорда инде ул филолог һәм фоль-клорист булып формалаша.

1926 елга чаклы ул Казандагы татар педтехникумында, Кызыл армия мәк-тәбендә, Өлкә Совет-партия мәктәбендә, Көнчыгыш академиясендә, Казан татар коммунистлар университетында укыта. Шул ук елларда Хуҗа ага төрле культу-ра агарту оешмаларында, мәктәпләрне советлаштыру, шуларның эшләренә про-граммалар, дәреслек һәм ярдәмлекләр төзүдә дә актив катнаша.

1926 елдан 1930 елга чаклы  Хуҗа Бәдигый Ленинградта була, Көнчыгыш институтында укый. 1928 елдан шуның тюркология факультетын, 1930 елда исә аспирантурасын тәмамлап чыга. Шул ук елларда Герцен исемендәге педогогия институтында тел укыту методикасы курсын да тыңлап үтә. 1930 елда Казанга кайта һәм Казан дәүләт пединституты татар теле кафедрасының укытучысы итеп билгеләнә. Актык гомеренә, ягъни 1940 елга чаклы, ул шунда эшли. Аның фәнни белгечлеге дә шунда формалаша: ул хәзерге татар теле белән татар фоль-клоры курсларын укыта һәм шуларның зур белгече булып таныла. Башта аңа доцент, соңгы елларда профессор исеме бирелә.

1.2. Хуҗа Бәдигыйнең гыйльми биографиясе.

Галимнең Мәгариф юлындагы һәм укыту-педагогика өлкәсендә эшчәнле-ге, нигездә, әнә шулар. Шул хезмәтләре барышында Хуҗа ага Бәдигый Мәга-риф һәм культура өлкәләренә, аеруча мәктәпләребезгә йөзләрчә кадрлар, югары укымышлы белгечләр хәзерләгән. Боларның бер өлеше әле бүгенге көндә дә эшлиләр һәм Хуҗа аганы сагынып искә алалар.

Үзенең шул укыту эшләре рәтендә Хуҗа Бәдигый каләм хезмәте һәм фән-ни эшләр белән дә өзлексез шөгыльләнә. Аның бу эше, югарыда әйтелеп үтел-гәнчә, 1907 елда татар халык авыз иҗатын җыю, шуны эшкәртү һәм матбугатка чыгару төрләрендәге шөгыльләр белән башланып китә. Ул – бу юлда зур эш күрсәткән һәвәскәрләрнең берсе. Берничә ел буена ул татар һәм башкорт авыл-ларына барып, халык авыз иҗатының төрле жанрлары буенча бай материал җыйный. Шуларны билгеле дәрәҗәдә системалаштыра һәм эшкәртә. 1912 елдан соң инде ул аларны аерым төпләрдә, җыентыкларда бастырып чыгару эшен башкара: аның мәкальләр, такмаклар, табышмак, такмазалар һәм җырлар дигән җыелмалары басылып, халкыбыз арасына таралалар. Аларның кайберләре Ок-тябрьдән соң, Совет чорында да басылалар. Аннары, бу чорда Хуҗа ага баш-корт халык авыз иҗатын җыю белән дә шөгыльләнә һәм күп кенә материал туп-лый.

Шундый эшләр барышында  Хуҗа Бәдигый фольклорист галим булып та хәзерләнә һәм бара-бара шул фәннең дә белгече булып таныла. Казан дәүләт пединститутында укыткан елларында ул шул фән өстендә җитди рәвештә эш-ләп татар фольклористикасы курсын тудыра, шул курс буенча студентларга лекцияләр укый һәм практик эшләр эшләтә.

Билгеле, заманнардагы күп кенә алдынгы укымышлылар кебек, Хуҗа Бә-дигый дә, үзенең төп хезмәтләренә өстәлмә итеп, һәрвакыт җәмәгать эшләре дә алып барган. Үзе хәбәр итүгә караганда, ул 1905 елгы рус революциясе вакы-тында Казандагы татар революционерлары белән бәйләнешкә кереп, революци-он прокламацияләрне күчереп язу һәм тарату эшләрендә катнаша. Октябрьгәчә, аның татар халык авыз иҗатын җыю юлындагы эшләре дә, һичшиксез, күбесен-чә җәмәгать эше тәртибендә, һәвәскәрлек юлы белән барган. Октябрь револю-циясеннән соң исә җәмәгать эшенең берничә тармагында актив рәвештә эш алып бара: мәктәпләрне советлаштыру, халык арасында грамота тарату, культ-поход һәм башка өлкәләрдә эшли ул. Үзенең төп хезмәтләрен уңышлы оештыру һәм алып баруы белән дә ул аерымлана. Шуның өчен, үзе катнашкан төрле җә-мәгать оешмалары һәм учреждение җитәкчелекләре тарафыннан ул берничә тапкыр рәхмәтләр ишетә һәм төрлечә бүләкләнә.

   

         

          II бүлек. Хуҗа Бәдигый – татар  милләтенең күренекле вәкиле

2.1. Хуҗа Бәдигыйның татар теле грамматикасына караган хезмәтләре.

Хуҗа Бәдигый 1907-1912 елларда үзенең икенче белгечлеге буенча, ягъни татар теле өстендә дә зур каләм хезмәте һәм фәнни эш алып бара. Бусы аның мәктәпләр өчен дәреслек һәм программа төзү коллективларында катнашуы белән башланып дәвам итә. Х. Бәдигый катнашы белән һәм аның үз авторлы-гында 1918-1937нче еллар арасында төрле типтагы мәктәпләр өчен дистәдән ар-тык төрдә татар  теле  дәреслекләре төзелә һәм шул программаларга ук татар тел белеменә фәнни яктан да күп кенә яңалыклар кертелә. Монда Хуҗа Бәди-гый өлеше башка авторныкыннан артык булмаса ким булмас дип ышана ала-быз, чөнки бу елларда инде Хуҗа Бәдигый татар теле галиме булып киң рәвеш-тә танылган бер белгеч була.

Х. Бәдигый катнашында төзелеп, 1918-1919 елларда нәшер ителгән “Ана теле нәхүе” исемле дәреслектә байтак уңышлы яңалыклар бар. Мәсәлән, “Ана теле сарыфы” нда исем төркеменең семантик һәм формаль төркемчәләре, төр-ләнешләре турында тулы мәгълүмат бирелгән, килеш төрләре дә аныкланган; фигыльләрне төркемләүдә наклонение системасына тартымлырак үзенә бер төрле принцип алынган һәм “теләк фигыле” исемендә үзенчәлекле бер төркем-чә күрсәтелгән;  “Ана теле нәхүе” ндә исә җөмләнең иярчен кисәкләрен һәм кушма җөмләләрне төркемләүдә зур үзенчәлекләр бар. Беренче тапкыр буларак, “ия җөмлә”, “хәбәр җөмлә” төркемчәләре бирелгән. Шундый фактлар авторлар-ның тикшеренгәнлекләрен күрсәтәләр.

Дөрес, “Ана теле сарыфы”, “Ана теле нәхүе” әле ул чакта татар теле грам-матикасы буенча камилләшкән хезмәтләр түгел. Аларда әле күп кенә җитешсез-лекләр дә калдырылган булган. Мәсәлән,  анда әле “сүз” белән кушымчаны са-таштыру һаман дәвам итә: тартым кушымчалары “тоташ алмашлык” исеме бе-лән “алмашлык” төркеменең (мөстәкыйль сүзләр төркеменең) бер төркемчәсе итеп бирелгән; “рәваш” белән кайбер “ярдәмлек” сүзләр саташтырылган. Син-таксис бүлегендә исә иярченле кушма җөмлә белән җәенке гади җөмлә һәм тез-мә кушма җөмлә араларында аңлашылмаулар, буталышлар бар. Ләкин мондый-лар гына ул әсәрләрдәге уңышларны аз гына да киметмиләр.

Шуннан соңгы елларда да Х. Бәдигый дәреслек төзү эшләренең үзәгендә торып, ялгыз үз авторлыгы белән генә дә урта мәктәп дәреслекләре дә төзи; грамматика буенча стабиль дәреслекнең морфология бүлеген 1933 нче елларда ул ялгызы гына төзи һәм бу китап 1938 нче елга чаклы аз-маз төзәтмәләр белән берничә тапкыр басыла.

Бу дәреслектә инде без, тел белгече сыйфатында, чын-чыннан  Х.Бәди-гыйнең үзен күрәбез. Монда ул башка авторлар белән бергәләшеп төзелгән теге дәреслекләрдә үзен канәгатьләндермәгән моментларга үзенчә үзгәрешләр, тө-зәтмәләр керткән, дәреслекне яхшырта барган; чөнки бу елларда инде Х.Бәди-гый икенче сызык буеча, ягъни татар теле өлкәсендә турыдан-туры фәнни тик-шеренү юлында да җиң сызганып эшләгән. Аннары, бу эшләр Хуҗа аганың югары уку йортларында татар теле укыту белән дә нык бәйләнеп бара.

Ул мәктәпләрдә татар әдәби теленең күп кенә мәсьәләләре шактый киң һәм тирән яктыртылыш алганнар. Аларда әдәби телнең асылына һәм аның тари-хына карата кайбер ялгышлар урын алу белән бергә, әдәби телебезнең Совет чорындагы үсү юлларының һәм үсү юнәлешләренең уңыш һәм кимчелекләрен чагылдыра торган бай фактик материал, мисаллар һәм дәлилләр бар.

Галимнәребезнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, Х. Бәдигый бу елларда, барыннан да бигрәк, татар теленең грамматик төзелеше өстендә фәнни тикше-ренү эшләре белән шөгельләнгән. Х.Бәдигый “грамматик юнәлешләр” темасы өстендә эшли һәм 1928 елда, “Мәгариф журналы” ның 1, 3, 4 саннарында үзе-нең “Шәкли нигездә татар грамматикасы” исемле зур мәкаләсен игълан итә. Мәкаләдә формаль грамматиканың тарихы турында кыскача белешмә биргән-нән соң, татар грамматикасының да шушы юнәлешкә күчүе турында сөйли.

Х.Бәдигый татар теленең грамматик төзелеше буенча бай һәм кызыклы мисаллар китерә, аңа схемалар, таблицалар терки. Кыскасы, татар теле белеме өстендә тикшеренүчеләр өчен бу мәкальдә күп материал бар.

Х. Бәдигыйнең татар теле белеме буенча фәнни тикшеренү характерында-гы эшләре болар белән генә дә чикләнми. Ләкин, үкенечкәдер, автор үзенең байтак эшләрен үзе тере вакытта, нилектәндер, матбугатка чыгармаган. Бик күп кулъязмалар аның шәхси архивында калганнар. Бүгенге көндә исә бу кулъязма-лар СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы архивында сакланалар. Алар-ның бер өлеше матбугатка чыккан эшләрнең карамаларыннан, кайберләре шу-ларның башка вариантларыннан гыйбарәт. Шуның белән бергә, болар арасында бөтендәй яңа, ягъни моңа чаклы дөньяга чыкмаган кулъязмалар да байтак. Бу материалларның һәрберсе шулай ук теге я бу дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган фактларны һәм фикерләрне эчләренә алалар. Аеруча, “сүз”, “кушымчаларның төркемнәре”, “сүз төрләре”, “Тагылмалар”, һәм “Татар теленең нәхү әсаслары”  исемнәрендәге кулъязмалар игътибарга лаек.

Билгеле, ул эшләр гел яңа эчтәлекләрдән генә тормыйлар, аларда татар грамматикасының күп кенә мәсьәләләре гадәттәгечә үк яктыртылган. Шуның белән бергә, анда авторның үзенә хас оригиналь карашлары һәм фикерләре дә чагылалар.

   

        2.2.  Хуҗа Бәдигыйнең татар теле терминологиясенә керткән өлеше.

Х.Бәдигый терминология мәсьәләсе белән дә кызыксынган булырга ки-рәк. Ул үзенең нәшер ителгән һәм ителмәгән эшләрендә берникадәр яңа тер-миннар кулланган. Алар арасында уңышлылары да күп кенә. Мәсәлән: тасвый-ри грамматика (описательная грамматика), төрчә, рәвеш фигыль (хәл фигыль), сыйфат фигыль, мөнәсәбәтле сүзләр һәм башкалар. Бу бер. Икенчедән, терми-нология турында авторның “Татар әдәби телендә терминология эволюциясе” исемле зур гына кулъязмасы да табылган. Монда мәсьәләнең тарихы турында кыскача белешмә бар. Анда терминнарның гомумән татар әдәби теле лексикасы үсү процессында үрчүләре дә әйтелә. Аннары, мәкаләдә грамматика, математи-ка, физика һәм биология фәннәре буеча татар урта мәктәп дәреслекләрендә, 1917 елдан 1934 елга чаклы терминнарның татарча, гарәпчә-фарсыча, русча, ха-лыкара һәм катнаш төрләренең нинди нисбәтләрдә үсүләрен күрсәткән кызык-лы таблицалар бирелә. Шуннан соң, терминнар өлкәсендәге уңыш һәм кимче-лекләрне күрсәткән күп кенә кызыклы мисаллар китерелә. Актыкта, терминнар төзү өчен шул елларда Татарстан халык мәгариф комиссарлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән принциплар теркәлә. Безнеңчә, бу – татар теленең терминоло-гиясе өстендә ныклап эшли башлау чорын чагылдырган әһәмиятле бер хезмәт.

Әнә шулай,  Х.Бәдигый татар тел белеменең күп мәсьәләләрен шактый җентекле өйрәнгән һәм тирәнтен аңлаган булган. Бусы аның эшләренең бик уңай ягы. Ләкин ул эшләрнең байтагы дөньяга чыкмый калган. Бусы – кызга-ныч!

Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Хуҗа Бәдигыйнең эшчәнлеге искиткеч зур. Ул галим буларак татар теленең тел хәзинәсен халыкчан, милли рухта үстерүдә зур өлеш кертә, тел үсешендәге, тер-минология ясалышындагы халыкчан-милли юнәлешне әйдәп баручыларның берсе була.

               

                                                    Йомгаклау.

        

Тел ул гасырлар дәвамында үсә, шомара, байый, камилләшә килгән. Һәр милли тел кебек үк татар теле дә, аның сүзлек хәзинәсе дә чорлар, гасырлар аша буыннардан-буыннарга аралашу аркылы, халык авыз иҗаты әсәрләре, язма әдә-бият аша тапшырыла килгән. Ни кадәр генә ул үзгәрмәсен, аның төп нигезе-сүз-лек составы, халыкчанлыгы сакланып калган. Тел, аның сүзлек хәзинәсе, тер-минологиясе хәзерге милли яңарыш заманында да үсүдән туктап тормый, үсе-шен дәвам итә. Әмма ул нинди юнәлештәүсешен дәвам итәргә тиеш, халыкчан-лыгын әдәбилеген нинди мөнәсбәтләрдә сакларга тиеш? Бу актуаль сорауларга җавап бирү җәһәтеннән “Хуҗа Бәдигый-татар милләтенең күренекле вәкиле” дигән темага язылган конкурс эше буенча түбәндәге  нәтиҗәләрне ясарга була:

1) Х. Бәдигый татар халык иҗатын җыючы һәм өйрәнүче, “Халык әдәби-яты” фольклор җыентыклары (“Бәетләр”, “Мәкальләр”, “Табышмаклар”, “Җыр-лар”) авторы;

2) ул – филолог һәм фольклорист;

        3) укытучы – педагог, доцент, профессор;

          4) мәгариф юлында һәм укыту-педагогика өлкәсендә галим;

          5) терминология мәсьәләсе буенча белгеч;

        6) татар теле дәреслекләре төзүче;

 7) татар теленең грамматик төзелеше өстендә фәнни тикшеренүче.

         Х.Бәдигый татар милли культурасын һәм әдәби телен тудыру, үстерү өчен көрәшнең гаҗәеп катлаулы, кискен чорында яши һәм иҗат итә. Галим буларак, ул чор ихтыяҗларына җавап бирерлек фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, аның нәтиҗәләрен үзенең публицистик мәкаләләре, рецензияләре, махсус гыйльми хезмәтләре аркылы киң җәмәгатьчелеккә җиткереп тора, шуның белән халкыбызның аң-белемен арттыруда, аны азатлык хәрәкәтенә тартуда, ниһаять Бөек Октябрь социалистик революциясенә китерүдә, соңыннан социалистик милләт итеп формалаштыруда гаятъ зур роль уйнады.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Әхмәди Г. Тел гыйлемендә тәнкыйтьне көчәйтү өчен. //Яңалиф.-Казан, 1932.-№4.-7 б.

2. Надиров Н. Зур галим.//Совет Татарстаны.-Казан, 1937.-29 декабрь

3. Сәйфи-Казанлы Ф. Халыкның әдәби иҗаты.//Аң.-Казан, 1914.-№2.-12 б.

4. Хангилдин В. Төрки халыклар дөнҗясы. Хуҗа Бәдигый.//Мирас.-Казан: Идел пресс нәшрияты. 2007.-№3.-116-123 б.

5. Ярми Х. Х.Бәдигый-татар фольклористика фәненең күренекле галиме. //Совет әдәбияты.-Казан, 1957.-№12.-5 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы

С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....

Муса Акъегет - татар әдәбиятының күренекле вәкиле.

Тема. Муса Акъегет - татар прозасының күренекле вәкиле. “Хисаметдин менла” романы.Максат.1.  М.Акъегетнең  тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясау. 2. “Хисаметдин менла” әсәрен өйрәнүгә әзер...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...