Исламова Айсылу Хакимулловна

Сайт учителя татарского языка "ТУГАН ТЕЛ"

Заман белән бергә атларга!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Литературные и научные работы

Увлечения: Поэзия, кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Село Екатериновка

Место работы: МБОУ «Кулаевская средняя общеобразовательная школа» Пестречинского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: Учитель I категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/islamova-aysylu-khkimullovna

Булган белем һәм күнекмәләрне киләчәк буынга тапшырып калдыру!

О себе

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. 

Эссе

Мин гап-гади авыл укытучысы,

Байлыгым юк, юк шул даным да.

Балаларга белем өләшәм мин,

Рәхәт табам шуннан җаныма.

“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү, балаларны ярату, гомер буе  үрнәк булып яшәү, дөрес аралаша белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк укытучы кешегә. Күп эзләнү, һәр эштә осталык, белемгә омтылу да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.          

           Укытучы!

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Мин– “яңа гасыр балалары”белән эшләүче, бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы, рухи яктан нык, тәрбияле, милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.

         Нинди генә  заманда эшләмәсен–укытучы алдына зур бурычлар, яңадан – яңа таләпләр куела. XXI гасыр укытучысы нинди булырга тиеш соң? Минемчә, үз фәнен “су кебек эчүче”, түземле, күңелеңдәгесен чыгарып салмаучы тотнаклы, намуслы, балалар күңеленә юл таба алучан, гадел һәм риясыз, башкаларны аңлаучан, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклаучы, үз һөнәренең остасы һәм балаларны яратучы шәхес булырга тиеш. Балаларны ярату ул:

— балалар белән аралашудан тәм табу;

— балаларның эшләрен, уй-хыялларын аңлау;

—укучыга да канәгатьлек китерү;

—укучыларының сәләтләрен күреп, иренмичә шул сәләтләрен ачу;

— балаларга үрнәк булырга омтылу һәм үз артыннан ияртә алу;

— профессиональлеккә омтылып яшәү,-дип саныйм.                                  

Алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, һәр дәресе кызыклы булсын, мавыктыргыч мәгълүматлары балаларны шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый бит. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бу һөнәр күпкырлы иҗат мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетнең нәрсә икәнен аңламаган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Олы җанлы   педагогның гына укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә була, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул.

Бүгенге көндә мин эшемдә мөмкин булганча компьютер технологияләреннән, төрле мультимедия дәреслекләреннән, интернет ресурслардан файдаланам, дәресләргә презентацияләр әзерлим. Дәресләрдә төрле технологияләрне кулланам: шәхескә юнәлтелгән технология, группалап укыту, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләре кертәм. Ял минутларын фән белән бәйләп үткәрәм. Дәресләремне кызыклы итеп: КВН, экскурсия, проект яклау, диспут, бизнес-дәрес, уен, эшлекле дәрес формаларында үткәрәм. Укучылар белән берлектә сыйныфтан тыш чараларны үткәрүгә дә зур игътибар бирәм.

         Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кешедә шәхеснең гүзәл башлангычларын уяту, укучының сәләтен һәм иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп, өстәмә эшләр белән шөгыльләнеп яшәргә тиеш. Мин үзем фәнни эшләр белән шөгылләнәм. Ә аларны язу өчен бик күп китаплар укырга, милли китапханәдә утырырга кирәк. Бүген укучыларыбызга аз таныш булган шәхесләр мине аеруча нык кызыксындыра.

Укытучы укытучы гына түгел, артист та, язучы да, автор-методист та, галим дә, спортчы да, гомумән, иҗади шәхес булырга тиеш! Укытучы – һәркайда үрнәк кеше.  Мин дә, укучыларыма үрнәк буларак, театр-концертларда чыгышларясыйм, конкурс-ярышларда һәм спорт бәйгеләрендә катнашам. Укучыларым миңа картаерга,  дипрессиягә бирелергә, күңелсезләнергә һич ирек бирмиләр. Алар –минем рухи дөньямны тулыландыручылар, тормыштан ямь,тәм табып яшәргә мөмкинлек һәм иҗат көче бирүчеләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

1990 нчы елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап эшли башлаганга 29 ел вакыт узган. Шул вакыт  эчендэ пәлтәсен дә төймәли белмәгән сабыйларны киендереп, чишендереп, укырга, язарга өйрәткән, алар өчен борчылып, укырга-язарга өйрәтә алырмынмы дип йокысыз төннәр кичергән,  шул шатлык -мәшәкатьләр аша эшнең тәмен, үзеңнең кирәклегеңне тоярга ярдәм иткән ходаема рәхмәтле мин. Әйе, рәхмәтле! Чөнки нинди генә “йомшак” балалар кермәсен барысын да укырга-язарга өйрәтә алдым. Бәхетле кеше вакыт белән исәпләшми диләр бит, минем өчен дә укучыларым янында –мәктәптә булганда вакыт төшенчәсе юкка чыга. Бүген ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү-бәхет түгел мени.

Шул 29 ел эчендә Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамларга да өлгергән, үземә күрә өстәмә фәнни эшләр белән дә шөгыльләнгәнмен,  мәктәптә никадәр конкурсларда катнашылган, газеталарда мәкаләләрем басылган, авылыбыз сәхнәсендә күпме спектакльләр уйналынган. И Гомер… тормыш юлым никадәрле генә катлаулы булмасын, малайларым янына килгән, үзем укыткан , миннән инде ике башка зур булган укучыларымның: «Апа исәнмесез! - дип  апа дип эндәшүләре мине чиксез бәхетле итә. Шуңа күрә мин бүген һич икеләнмичә, укытучы һөнәреннән дә кирәклерәк хезмәт юк дип әйтә алам. Чөнки һәр профессия кешесен иң беренче укытучы нәни кулларыннан тотып хәреф язарга өйрәтә, олы юлга чыгара бит. Бүген мин Екатериновка урта мәктәбендә  укучы рус балаларына  татар теленең дә кирәклеген, бай булуын, ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерәм, шуның белән үземне файдалы кеше  итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә. Әлегә бу өлкәдә күп эшләмәсәм дә, тупланган тәҗрибәм аша, үземнең эш методикасын җайга салам.

Язмыш миңа бәхет бүләк итте,

Сайлап бирде мәктәп юлларын.

Бар көчемне биреп укытамын

Халкыбызның кыз һәм улларын.

29 елдан артык балаларга

Дәрес бирәм, чыңлый тавышым.

Алар белән бергә шатланамын,

Үз баламдай күрәм барысын.

Мәктәпләрдә укып йөргән чакта

Укытучы булды хыялым.

Әти-әни фатихасын алып,

Сайладым мин мәктәп юлларын.

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Укытучы эшен сайлаганга,

Үкенмимен әле бүген дә.

Балаларга төпле белем бирү,

Тәрбияләү – минем төп максат.

Кешелекле булып калыгыз, дип,

Мин аларга әйтәм кабатлап.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Авторы: Г.Ибраһимов, Г. Тукай, М.Җәлил, Г. Әпсәләмов, Н. Гиматдинова, Некрасов, М.Горький

Мои достижения

1. Благодарственное письмо, ТГГПУ, 2008 год.

2. Диплом «Учитель цифрового века» -Общероссийский проект, 2012-2013 уч. год.

3. Благодарственное письмо, КФУ, 2013 год.

4. Диплом победителя международного конкурса «70 воспоминаний за 70 лет», 2015.

5. Почётная грамота «Классный руководитеь года», победитель районного конкурса. РТ Высокая Гора, 2007.

6. Грамота «Учитель года», участник районного конкурса, РТ Высокая Гора, 2004

7. Сертификат , «Русский медвежонок», международный,у частие, 2011

8. Сертификат ,«Зирэк тиен», международный, участие, 2012

9. Сертификат , «Чемпионат старт», международный, участие, 2013

10. Сертификат ,«Дети Гоголя», международный, участие, 2013

Моё портфолио

Мин– “яңа гасыр балалары”белән эшләүче, бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, иҗади һәм мөстәкыйль ф`теләгән гади бер укытучы.

Добавить грамоту в портфолио