Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары
материал на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

Хезмәт тулысы белән урта мәктәп программасында бирелгән фантастик әсәрләр өстендә эшләүнең теоретик нигезләрен бирүгә багышланды. Һәр параграф бер фантастик әсәрнең өйрәнү юнәлешләрен күрсәтүдән гыйбарәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fantastik_srlrne_oyrnu_alymnary_avtorlyk_eshe.docx80.72 КБ

Предварительный просмотр:

Екатериновка урта гомуми белем бирү мәктәбе

Авторлык эше

Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары

Әзерләде:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исламова Айсылу Хәкимулловна

2015

ЭЧТӘЛЕК

Кереш                                                                                                3

I. Урта сыйныфларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары                6

1.1.V сыйныфта Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестен өйрәнү                 

методлары                                                                                                6

1.2. VII cыйныфта Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”

 поэмасын өйрәнү юнәлешләре                                                               15

1.3.VII cыйныфта Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” повестен

өйрәнү юллары                                                                                        22 II. Югары сыйныфларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары          27

2.1. IX сыйныфта Хисам Кятибның “Кисекбаш” поэмасын өйрәнү

ысуллары                                                                                                27

2.2. X сыйныфта Кол Галинең “Кыйcсаи Йосыф” поэмасын өйрәнү

үзенчәлекләре                                                                                        32

2.3. XI сыйныфта Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт» повестен

өйрәнүнең фәнни—теоретик нигезләре                                                       39

Йомгаклау                                                                                               42

Файдаланылган әдәбият                                                                        44

Кереш

Авторлык эшенең темасы— “Урта мәктәптә фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары”.

Теманың актуальлеге. Фантастика — хыял ярдәмендә төрле күренешләрне, хәлләрне-(ситуацияләрне) күз алдына китереп күренеш—образлар тудыру. Бу күренеш-образлар тулысынча реаль тормыш-чынбарлык белән тәңгәл кил- миләр, чөнки аларга хыялланучының “шулай булса иде” дигән теләге яки үткән тормышка, күрмәгән-белмәгән өлкәләргә кагылышлы картина-сурәт- ләрдә язучы тарафыннан уйлап табылган детальләр, сыйфатлар кушылып китә. Фантастика әдәбиятка гына караган күренеш түгел, ул кешенең фикерләвенә, психик халәтенә бәйле хәл. Хис-кичерешкә бай кешеләр (аеруча балалар) чынбарлык белән хыялны бергә кушып күзаллыйлар, булмаганны уйлап чыгарырга яраталар.

Фантастик әсәрләрне өйрәнү – фантастик элементларын күреп, тота белү, балаларның хыялларын үстереп, иҗади-әдәби эшкә тарту, фантастик әсәрләр-

не анализлый белү белән актуаль. Фантастик әсәрләр белән таныштыру, аңа салынган серләрне ачып салу, мәгънәви һәм тәрбияви ягын күрсәтү укытучы-

дан аеуча зур осталык, тирән белем, ныклы әзерлек сорый.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Бүгенге татар әдәбияты дәреслекләренә фантастика жанрына караган әсәрләрнең күләме бик аз. Башлангыч сыйныф- ларда мондый әсәрләр бөтенләй бирелми, ә урта һәм югары сыйныфларда бары тик җиде әсәр генә бирелгән:

1. X сыйныфта Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасы (1233).

2. IX сыйныфта Хисам Кятибның “Кисекбаш” поэмасы (XIV—XV йөз).

3. VII cыйныфта К. Насыйриның “Әбүгалисина” повесте (XIX гасыр).

4.  VII cыйныфта Г. Тукай “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”поэмасы (1908).

5. XI сыйныфта Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повесте (1909).

6. V сыйныфта Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повесте (1944).

Әлбәттә, фантастик әсәрләрне әдәбият дәреслекләренә күбрәк кертергә кирәк. Укучыларның уйлау һәм иҗади сәләтләрен, хыял байлыкларын үстерүдә фантастик әсәрләрнең әһәмияте зур.

Фантастик әсәрләрне тикшерүнең максаты: укучыларны әдәбиятка тарту, сөйләм телләрен үстерү, фантастик әсәрләрне аңларга ярдәм итү, хәзерге чор фантастикасы белән үткән чорда язылган фантастик әсәрләрнең аермасын күрергә өйрәтү.

Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелырга тиеш:

1. Урта һәм югары сыйныфларда бирелгән фантастик әсәрләрне тулысы белән әдәби китаплардан уку.

2. Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнарына кагылышлы төрле методик кулланмаларны  өйрәнү.

3. Халкыбызның бүгенгесен һәм үткәнен өйрәтүдә, элеккеге һәм хәзерге тормышыбызны, яшәү шартларын күрсәтүдә фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнарын барлау.

4.  Фантастик әсәрләрне өйрәнүнең теоретик нигезләрен эшләү.

Хезмәтнең теоретик  һәм гамәли әһәмияте. Шушы кечкенә генә хезмәт белән фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары белән кызыксынган кешеләрне кыскача гына булса да таныштыру. Укучыларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары турында мәгълүмат бирү. Фантастик әсәрләрне өйрәнүнең теоретик нигезләрен эшләү бирелде дип уйларга мөмкин.

Эшнең структурасы. Курс эше ике бүлектән тора. I бүлек  “Урта сыйныфлар- да фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары” дигән тема астында өч пара- графны үз эченә ала:

§ 1.1.V сыйныфта Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестен өйрәнү методлары.

§ 1.2. VII cыйныфта Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын өйрәнү юнәлешләре.

§ 1.3.VII cыйныфта Каюм Насыйриның “Әбүгалисина”повестен өйрәнү юл-

лары.

        Бу параграфларда бирелгән фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары турында язу өчен Н.С.Гыймадиева, Ә.Г.Билаловаларның “Әдәбият дәрес- лекләре буйлап” дигән методик ярдәмлеге төп материал булды.

II бүлек—“Югары сыйныфларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары”. Ул өч параграфтан тора:

§ 2.1. IX сыйныфта Хисам Кятибның “Кисекбаш” поэмасын өйрәнү ысуллары.

§ 2.2. X сыйныфта Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын өйрәнүнең үзенчәлекләре.

§ 2.3. XI сыйныфта Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестен өйрәнүнең фәнни—теоретик нигезләре.

Параграфлар тулысы белән урта мәктәп программасында бирелгән фантас- тик әсәрләр өстендә эшләүнең теоретик нигезләрен бирүгә багышланды. Һәр параграф бер фантастик әсәрнең өйрәнү юнәлешләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Бу темаларны язганда Д.Ф.Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” һәм Ф.Ә.Гайфуллинаның “Әдәбият дәресләрендә” китаплары кулланылды.

Авторлык эшенә гомуми нәтиҗә ясап йомгаклау өлеше бирелде һәм татар алфавиты тәртибендә файдаланылган әдәбият күрсәтелде.

I бүлек. Урта сыйныфларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары.

§1.1. V сыйныфта Г.Кутуй  “Рөстәм маҗаралары” повестын өйрәнү методлары

Югарыда әйтелгән әсәрләр югары сыйныфларда өйрәнелә. Чөнки әсәрләр катлаулы һәм тирән анализлауны сорый, ә бу V-VI сыйныф укучылары өчен кыенлыклар тудыра. Программада  V сыйныфта фантастик әсәрләрдән Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестен өйрәнү каралган. Г.Кутуй иҗаты татар балалар әдәбиятында мөһим урын алып тора.

Мәгълүмат бирү, сөйләү алымнарыннан файдалану, укытучы тарафыннан, Г. Кутуйның биографиясе белән таныштыруны һәм повестьның сюжет—корылышын ачыклауны, әсәрнең эчтәлеге турында кыскача информация бирүне күздә тотып башкарыла. (Чөнки башлангыч сыйныфларда авторларның биографияләре һәм күләмле әсәрләр  өйрәнелми, шуңа күрә мәгълүмат бирү алымын куллану зарури).

  Фантастика  турында төшенчә бирү алымы

Фантастика (грекчадан: кузаллау осталыгы) —тормыш-чынбарлыкны гәүдәләндерүнең үзенчәлекле формасы. Фантастик әсәрдә реаль элементлар гадәттән тыш, кешедән өстен, табигый булмаган көчләр, элементлар белән аралаштырыла, үзенчәлекле образлар дөньясы тудырыла.

Фантастик образлар иң борынгы чорларда, фикерләү-гомумиләштерү –

гомумиләштерүнең, башлангыч дәрәҗәсендә үк иҗат ителәләр, мифология һәм халык иҗаты аша әдәбиятка күчәләр. Шул рәвешчә әдәбиятта тормышны чагылдыруның үзенчәлекле бер юлы, фантастика барлыкка килә. Бу төр әдәбиятның үзенчәлеге шунда, ул тормыш-чынбарлыкны конкрет ваклыклары белән тасвирламый, ә гомумиләштерелгән мәгънәләр, закончалыклар, идеаллар эзли. Фантастика — тормышны фәнни, фәлсәфи үзләштерүнең сәнгатьчә юлы, кеше хыялының яңа бер җирлектә — хыялый дөньяда — тормышка ашу рәвеше. Фантастик әдәбиятта гадәти тормышта бергә кушыла алмый торган әйберләр кушыла, яңа элементлар, төшенчәләр, яңа эчтәлек барлыкка килә (мәсәлән, кеше кыяфәтендәге ат яки ат кыяфәтендәге кеше — кентавр һәм башкалар). Мөмкин булмаган фантастик образның эчендә аның бер элементы булып реальлек — “мөмкин булу” яши. Реальлек һәм фантастика бер-берсенә күчеп, әверелеп, алмашынып торалар. Менә шушы эчке хәрәкәт-фикер һәм форма күчеше—образны фантастик итә,  шул ук вакытта аны реаль тормыш белән дә бәйли. Ике элементның берсен алсаң, фантастиклык җимерелә, образ символ яки аллегория булып кала. Фантастик образ структурасы, шул рәвешчә, мөмкин булган белән мөмкин булмаганның каршылыклы берлегеннән тора.  

Фантастика үзенең килеп чыгышы белән кешелек дөньясының ерак үткәне- нә, аның фольклорына һәм беренче язма классик әдәбияты үрнәкләренә үк барып тоташа. Бигрәк тә аның әкият жанры белән уртак яклары күп булуын ассызыклап  үтәргә кирәк. Әкияттә тасвирланган хәлләр “борын-борын заман”нарга караса, фантастикада игътибарыбыз киләчәк көннәр ягына юнәлтелә. Беренчесендә җир асты патшалыгы, кара урманнар, җиде диңгез артындагы таулар тасвирланса, икенчесендә төп вакыйгалар шулай ук күз күрмәгән, ко-лак ишетмәгән чиксез галәм киңлекләренә, ерак йолдызларга күчерелә. Әкияттә без еш кына дию пәриләре, аждаһалар белән эш итсәк, фантастикада—шул ук хыялый затлар, башка планета вәкилләре, хикмәтле гакыл ияләре, кибернитек автомат, роботлар, киселгән башлар, үлеп терелгән һәм кешегә күренми торган кешеләр. Тылсым дөньясы да охшаш: берсендә тылсымлы балдак, серле тартма, хикмәтле чыбык; икенчесендә җаның теләгән нәрсәләр фәнгә таянып, табигать фәннәре законнары нигезендә барлыкка килә. Әкиятләрдә— ерак тарих төпкеленнән чыгып бүгенгегә килеп җиткән хыял,фантастикада— бүгенгедән киләчәккә төбәлгән хыялый өмет. Күрәбез, хыялый шартлылыкка һәм шулай ук реальлеккә таянуда да аларның принцип характерлары шактый охшаш.

Фольклорда гына түгел, классик язма әдәбиятта да фантастик элементларның бик иркен файдалануы күзгә ташлана (“Кыйссаи Йосыф”поэмасында

Зөләйха мәхәбәтеннән камчы сабына дөрләп ут кабынуы яисә Зөләйханың яшь кызга әверелүе).

        Әмма шунысын искәртеп китү кирәк, һәрбер хыялый әсәр яисә хыял элементы кергән әсәр ул әле фантастик әсәр дигән сүз түгел. Фантастикада гайре табигыйлек, материаль көчләр—табигать һәм кеше тарафыннан фән- ни— техник казанышлар җирлегендә барлыкка китерелә. Димәк, фантастика хыял һәм чынбарлыкның кушылуы гына түгел, ул бер үк вакытта сәнгатьле һәм фәнни фикерләүнең аерылмас синтезы да икән.

        Дөнья әдәбиятында фантастиканың беренче классик үрнәкләрен француз язучысы Жюль Верн тудырган. Татар әдәбиятында Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмалары, Хисам Кятибның “Кисекбаш”, халкыбызны чын—чынлап мәгърифәтле итәргә омтылган, гуманитар өлкәдә генә түгел табигать фәннәре үсешенә иҗади килеп кушыла алган һәм аларны популяр- лаштыруга зур көч куйган К. Насыйриның “Әбүгалисина” повесте, Г.Тукай “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”поэмасы фантастиканы үстерүгә өлеш керткән.

Фантастика татар әдәбиятында исә жанр буларак XX гасыр башында гына формалаша башлый. Биредә бу уңайдан Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” (1909), “Балалар атавы” (1919),  Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” (1944) әсәрләрен атап үтәргә мөмкин. Ә инде фантастиканың чын мәгънәсен- дә мөстәкыйль жанр булып яши башлавы тагын да соңрак чорга—50 еллар- ның азагына карый.Яңа космик чорның башлануы, фән—техника революция- се фантастикада әдәбият өчен яңа сулыш, яңа мөмкинлекләр ача, хәзер инде фантастлар кешенең кояш системасының хуҗасы итеп күрәләр, йолдызара очышлар турында фикер йөртәләр. Беренче урынга шушы яңа шартларда яшәячәк киләчәк заманның яңа кешесен, аның үзенчәлекле психологиясе, характеры, мораль йөзе, җәмгыятьтәге ролен күрсәтү мәсьәләләре куела башлый. 1957 елда И.Ефремовның совет фантастикасында зур яңарыш  тудырган “Андромеда томанлыгы” әсәре басылып чыга. Әлеге җанлану татар әдәбиятында да сизелми калмый. 1958 елда А.Расихның “Хәвефле сынау” повесте дөнья күрә. Шушы ук елда “Идел” альманахында Адлер Тимергалин- ның “Роберт, уян, сөеклем!” исемле беренче фантастик хикәясе басыла. Шуннан соң үткән 30 ел эчендә иҗат иткән “Адашкан йолдыз”, “Хәерле юл”, “Кайтыр юллар”, “Күре- шү”, “Кабул булсын теләгең”, “Фермада”, “Киберне- тикларның хыялы” кебек әсәрләре әдәбиятыбызның зур уңышларыннан санала.

        Татар әдәбиятын тематик киңәйтүдә, телебезне яңа сүз—терминнар белән тулыландыруда, чынбарлыкның фәлсәфи, психологик, эстетик чагылышына иркенлек, тирәнлек, канатлы шигъри очыш бирүдә, аны лирик моңсулык һәм юмористик аһәң белән баетуда фантастик әсәрләрнең, һичшиксез, үз йөзе, лаеклы үз өлеше бар. Шуңа да фантастика жанры зур талант һәм хезмәт куеп табылган җитди иҗат җимеше итеп, бер үк вакытта татар әдәбиятының үзенчәлекле бу яңа өлкәсендә эзләнүләр нәтиҗәсе һәм зур казаныш итеп  кабул ителә.

 Тәкъдим итү алымы. Укуга кызыксындыру өчен китапны тәкъдим итү, аерым кызыклы өлешен кычкырып уку яки эчтәлеген сөйләү, язылу тарихы белән таныштыру, әсәргә башка кешеләр бәясен укучыларга җиткерү кебек алымнар кулланырга була. Укучылар әсәр белән таныш булмый торып, аның турында сөйләшү, анализ ясау мөмкин түгел.  

         “Рөстәм маҗаралары”- балалар һәм тәнкыйть тарафыннан яратып кабул ителгән повесть- Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын фантастик планда яктырткан һәм авыр елларда балалар өчен язылган бердәнбер әсәр. Татар халкының тылсымлы әкиятләренә якын булган бу повесть укучыны беренче битләреннән үк маҗаралы вакыйгалар эченә алып кереп китә. Аерым истәлекләрдән күренгәнчә, әсәр Кутуйның улы Рөстәмгә багышланырга, өч өлештән  торып, “хыялый роман” жанры  кысаларында, гыйльми нигездә язылырга тиеш була. Әмма хыял тормышка ашмый кала. Повестьнең бер өлеше генә дөнья күрә.(Кызыклы урыннарны уку)

Кызыксындыру алымы. Укучылар иптәшләре укыганда текстны карап барсыннар, игътибар белән укысыннар өчен эшләнелә, ягъни балада шул сорауга җавап табарга теләү нияте белән кызыксыну туа, дәрестә актив катнашу, үзен күрсәтү омтылышы уяна. Мәсәлән, әсәрне укыганда, иң кызыклы вакыйгалар барган урында туктап калып, укучыны әсәрне тулысынча укырга этәргеч ясау. Кызыксындыргыч, уйларга этәрә торган сораулар бирү:

—Рөстәм ничек итеп күзгә күренми торганга әйләнә?

—Күзгә күренми торганга әйләнгәч, ул нинди маҗаралар ясый?

—Малай ни өчен көрәшкә омтыла? Аның максаты нидән гыйбарәт?  һ.б.

Яки әсәрне укый башлар алдыннан,  укучыларны алда нинди биремнәр көт- кәнен аңлату. Бу алым белән, сиздерми генә, укытучы баланы җаваплы эшкә әзерли һәм әсәр өстендә эшләгәндә кызыксынучанлык күрсәтергә чакыра. Алдагы сыйныф укучылары ясаган рәсемнәрне, язган  сочинениеләрне укып күрсәтү—укучы аңында яңа планнар тудыра,  тагы да яхшырак эшләү теләге  уята. Мәсәлән, “Рөстәм-батыр егет” темасына V сыйныф укучысы язган сочинение:

        “Рөстәм-Г. Кутуйның  “Рөстәм маҗаралары” повесте герое. Әсәрне укып чыккач та, Рөстәм минем күз алдыма кыю, куркусыз малай булып килеп басты. Ул әкиятләр ярата” Аеруча әбисе сөйләгән маҗаралы әкиятләр ошый аңа. Бервакыт әбисе оныгына абага чәчәге ашап, күренмәс кешегә әверелгән малай турында сөйли. Рөстәм бу әкияткә чын күңеленнән ышана. Ул әкият героена охшарга тели. Аның бу теләгенең сәбәбе дә бар. Илдә сугыш бара. Рөстәмнең дә сугышка китәсе килә. Ләкин аны сугышка кем алсын? Кечкенә бит әле ул. Ә күренмәс булса, аны беркем дә күреп тормый. Шушы изге теләген тормышка ашыру өчен, Рөстәм, урманга барып (берүзе!), абага чәчәген ашый һәм күренмәс була. Үзенең күренмәгәнлегенә ышангач, малай сугышка китә, фашистлардан үч ала.

Мине Рөстәм сокландырды. Ул яхшы укый, күп телләр белә, нечкә күңелле. Аны мәктәптә дә хөрмәт итәләр. Директор да мактап сөйли, иптәшләре дә хөрмәт итә. Рөстәм үзе дә туганнарын ярата. Аларның үзе өчен бочылуларын күреп кызгана. Ләкин фашистларны күбрәк кырасы килү барыннан да көчлерәк. Ул—нык ихтыярлы, батыр егет.”

 Әдәби әсәр өзеге белән эшләү алымы. Әсәрне уку — аны аңлауның беренче басычы. Укучылар әсәрне бүлеп укыйлар. Мәсәлән, “... Почмакта портфельле бер абый басып тора иде. Рөстәм аның янына килде һәм:

-Абый, сәгать ничә?-дип сорады. Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. Ул як-якка борылып карады, күзләрен уды, кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:-Сәгать сигез... Ә кем сорый –белмим... Колагыма шулай чагылды, күрәсең.

        Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган, хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм күзгә күренмәс кеше булды. Мөгаен шулай микән, теге кеше сукыр түгел идеме дип, Рөстәм: трамвай вагонына асылынган ике малай янына йөгереп барып, дәүрәк күренгәненең борынына чиртте. Чиертү яхшы ук каты булды, күрәсең, малай:

--Нишләп син, Кылый, тик торганда борынга чиертәсең? Кутырым барын оныттыңмыни? - дип юлдашына акырды һәм чалт иттереп аның яңагына сукты. Рөстәмгә бу кызык тоелды. Башлагшан кыйнашта  ул әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булышты. Борын эчендәге кутырны шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте.

        Димәк, дөрес! Малайлар аның күренмәс кеше булуын расладылар. Ул өйгә кайтырга ашыкты.”

1)  Өзекне бер укучыдан кычкырып укыту.

2) Рөстәм үзенең күренмәс кеше икәнен ничек тикшерә? (Җөмләләр уку).

3) Кешеләргә карата мөнәсәбәтен ачыклау:

-Әбисен бик ихтирам итә; Өлкәннәр белән сез дип сөйләшә; кечкенәләрне түгел, ә үзеннән зуррак балалар белән көрәшә;  ярдәмгә мохтаҗ кеше- ләргә ярдәм итә;  пычрак, шапшак кешеләрне яратмый .

4)        Телдән рәсем ясау (малайлар белән булган вакыйганы ничек итеп күзалдына китерәләр).

5) әңгәмә “Рөстәм урынында булсагыз, сез ничек итеп үзегезнең күренмәс кеше икәнегезне тикшерер идегез?”

План төзү алымы. Бер яктан материалны үзләштерү эшен җиңеләйтә, икенче яктан укучыларның сөйләм телен үстерә. Бу вакытта укытучы тексттагы төп өлешләрнең төшереп калдырылмавын, фантастика сызыгына игътибар кимемәвен, вакыйгалар эзлеклеген саклануын күзәтә, юнәлеш бирә.

1. Рөстәмнең югалуы.

2. Серле букча.Әбинең әкияте һәм Рөстәмнең планнары.

3. Урманда.

4. Абага чәчәкләрен ашагач ... .

5. Күренмәс Рөстәм әтисе милиция бүлегендә.

6. Рөстәм Богдановны эзли.

7. Рөстәм фронтка китте.

8. Рөстәм Мәскәүдә.

9. “Һавада асылынып торган күзләр” яки Рөстәм Яков абыйны эзли.

10. Расадның батырлыклары.

11. Күренмәс Рөстәм партизаннар арасында.

         Эзләнү алымын кулланып, укучылар әсәр эченнән  фантастика жанрына караган сюжетны һәм абага чәчәген ашап күзгә күренми торганга әйләнгән малайның маҗараларын табалар, укып бирәләр.(Трамвай тукталышында бер кешедән сәгать сорый, трамвай вагонына асылынган малайның борынына чиертә һәм әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булыша, партизаннар отрядына килеп кушылгач, күперләр вата, эшелоннар шартлата, юлларны миналаштыра, дошман гаскәрләренең хәрәкәтен өйрәнә, мөһим үзгәрешләр булганда, Кызыл Армия командованиесенә хәбәр бирә, немецларга комачаулык итә: телефоннан сөйләшкәндә бармагына баса, куркыта торган язулар калдыра, паровозны кирәкмәгәндә кычкырта, поезд составын рельстан чыгара һ.б.)

Әңгәмә алымы. Әсәрнең язылу тарихы, әдипнең күзгә күренмәү турында уйланулары, эзләнүләре, язып калдырган фикерләре повестьта бу мәсьәләнең үзәк проблема икәнен дә күрсәтеп тора. Ә инде әсәрнең сугыш чорында язылуы, ул вакытта туган әсәрләр, үзенчәлекләре турында сөйләшү повестьның идеясен аңлауга ярдәм итә.

Сораулар һәм биремнәр өстендә эшләү алымы.

 Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралар” хикәясен укырга биргәндә, авторның “Рөс- тәмгә мөнәсәбәтен күрсәткән җөмләләрне язып алырга”, йә булмаса, “персо- нажны эзләп карагыз һәм үз фикерегезне исбатларга әзерләнегез”   кебек би -ремнәр бирү алымы   урынлы. Йомшак укучыларга дәреслектә бирелгән сорау- ларга җавап әзерләп килергә, дигән бирем бирергә була.   Мондый   сораулар һәм биремнәр, әлбәттә, әсәрнең үз эчтәлегеннән, үзенчәлекләреннән туа, шуңа күрә төгәл күрсәтмәләр бирү мөмкин түгел.

Әсәрнең фантастик сызыгын билгеләү алымы. Укучылар повесть- ның ни өчен фантастик икәнен төшенделәр. Хәзер үзләре башта үз сүзләре белән, аннары тексттан табып фантастика сызыгын аңлаталар.

Халыкта яшәп килгән—абага чәчәген күргән кеше бик бәхетле һәм  күзгә күренмәс була ала дигән ышануны нигез итеп, Г.Кутуй әсәрен сугыш чорына яраклаштыра һәм фантастик әсәр тудыра. Рөстәмнең урманга баруын, абага чәчәген эзләвен һәм табуын, ничек ашавын, үзенең күзгә күренми тор- ган кешегә әйләнгәч, нинди хисләр кичерүе турында сурәтләгән урыннарны табып укып күрсәтәләр.

Анализ һәм нәтиҗә чыгару алымы.

Сораулар һәм биремнәр өстендә эшләгәч, образларга характеристика бирелгәч, вакыйгалар буенча әсәрнең планын төзегәч, нәтиҗәләр чыгарыла.

Өмет һәм хыялларын үзендә туплаган унөч яшьлек Рөстәм Асадуллин, сугыш кырында күренмәс “зат” булып, зур батырлыклар эшли. Илне дошманнардан азат итү идеясен автор матур, хыялый бала образы, аның кичерешләре аша калку итеп сурәтли. Әсәрдә батырлык үрнәге булып нәкъ менә бала образы бирелү кадерле. Чөнки яшьтәшләренең героизмын аңлау яшь буынга күпкә җиңел һәм якын. Автор балаларның дошманга каршы көрәшкә омтылуын, ихтыяр көче тәрбияләү кебек мәсьәләләр куя, нәкъ сугыш чоры әдәбиятында- гыча, җиңү өчен балалар да кеше кулыннан килмәслекне эшләгәч, дошман илдән куылачак дигән идея, фикер—теләк ярылып ята. Шулай итеп, әсәрдәге мәгънә, автор әйтергә теләгән сүз, күтәргән вакыйга, мәсьәлә дә ачыла.

Повестьта вакыйгалар үзара сәбәп—нәтиҗә бәйләнешендә булып, урынны, вакытны, тышкы дөнья—тирәлекне һәм геройларның эчке кичерешләре—халәтен күрсәтәләр, күз алдына китереп бастыралар. Бу вакытта сурәтләү ярдәмгә килә. Автор геройларның портретын, пейзаж урынны, катнашу- чыларның халәтен, кәефе үзгәрүне һәм башкаларны сурәтләп бирә.   Рөстәм эш- ләгән батырлыкларны кабул итү тормышчанрак булсын өчен, Г.Кутуй беркадәр реаль җирлек тә тудыра кебек: фәнгә таяна, Рөстәмнең тормышы, сугышка кадәрге яшәеше турында да мәгълүматлар биреп үтә.

Соңгы дәрестә иҗади эш алымы куллану отышлы. Чөнки бала һәр әсәр турында үз фикерен әйтергә өйрәнә һәм һәр әсәрне укыгач инша язачагын белеп, дәрестә игътибарлы, актив булырга омтыла, һәр әсәрне системалы укып—өйрәнеп барырга өйрәнә. Түбәндәге темалар буенча инша язарга бирергә мөмкин:

1.”Мин дә абага чәчәге йотсам...”

2.”Рөстәм—батыр егет”

3. “Рөстәмнәр гаиләсендәге әхлаклылык”

4. “Миңа Рөстәмнең нинди сыйфатлары ошый”

5. “Әсәрдә хыял белән чынлыкның ярашуы”  

6. “Әсәрдәге фантастик элементлар” һ.б.

§1.2.  VII сыйныфта Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын өйрәнү юнәлешләре.

         Фәнни—конференция алымы. Г.Тукай белән укучылар башлангыч сый- ныфлардан ук таныш. Шуңа күрә бу алымны кулланып, белгәннәрен барларга, эшкә җигәргә, системага салырга, эзләнергә этәрергә була. Бу дәресне дәрес-конференция тибында үткәрергә мөмкинлек бирә.

Конференциянең темасы: “Тукай—шагыйрьләр солтаны”

Программасы:

1.”Туган тел” җыры белән башлау.

Экранда укучылар сөйләгәннәр буенча  Г.Тукайның биографиясенә ка-

гылышлы сюжетлар күрсәтелеп барыла. Г.Тукайның  биографиясе бүлеп сөй-ләтелә:

2.  I укучы туганнан алып—Саснада яшәгән, һәм яңадан Өчилегә кайтарылган  вакытын сөйли.

3. II укучы  чыгышында Өчиле—Казан— Өчиледә яшәгән чорын тасвирлый.  

4. Казанга алып киткән вакытын сурәтләп, “Пар ат” җыры башкарыла.

5. III укучы  Кырлайда үткән балачагы турында сөйли.

6. IV укучы “Шүрәле” поэмасыннан өзек укый:

                Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –Кырлай диләр;

                Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

                Гәрчә анда тормасам да, мин бераз торган идем

                Җирне аз-маз сукалап чәчкән идем, урган идем.

                ............................................................................

7. IV укучы Г.Тукайның иҗатына Кырлай авылының йогынтысы турында сөйли.

8. “Су анасы” яки “Шүрәле” әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелә яки өзекләре укыла.

9. V укучы Г.Тукайның Җаекта һәм Казанда яшәгән еллары һәм иҗаты турын-да чыгыш ясый.

10. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Сүзлек өстендә эш алымы. Поэмада очраган аңлаешсыз, иске сүзләрнең мәгънәсен аңлатмый торып укучы әсәрнең эчтәлегенә төшенә алмас.Мәсәлән,

Микитин җәмгатенә ирәлем—Никитин циркына барыйк

Җиван—егет

Зәркум, Салсал, Сәет—Баттал-дини риваятьләрдәге батырлар

Мөэминнәр-Ислам динендәге кешеләр

Агълаю килде-елыйсы килде

Кылды зари—зарын сөйләде

Тәвам иттем—әйләнеп йөрдем

Сәншә—ел

Җәмгулыб—җыелып

Важибтыр—тиештер

Каһреман—батыр

Тәгассыб—фанатизм, искелекне яклау   һ.б.

 Проблемалы сорау кую алымы:

— Поэманың исеме нигә “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” дип аталган?

—Кисекбашка ярдәм итү өчен халык нигә депутатларга яки патшага мөрәҗәгать итми? Ни өчен Карәхмәтне чакыралар?

—Поэмада нинди фантастик элементлар бирелә?

—Печән базары безнең күңелдә нинди хисләр уята?

—Әсәрне идея—эстетик үзенчәлекләрен билгеләгез.

—Шагыйрьгә “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен язарга нәрсә сәбәп-

че булган?

 Әсәрне уку һәм әңгәмә алымы.  Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу,  кирәксә, этәргеч сораулар бирү:

—Казан турында сөйләүне хикәяләүче кайдан башлый?

—Печән базары Казанны кайсы яктан бәяләргә ярдәм итә:

—Печән базары халкы нинди гаҗәеп хәл белән очраша?

—Баш үзе хакында ниләр сөйли?

—Кисекбашка нинди сыйфат хас?

—Галине күргәч, халык үзен ничек тота?

—Карәхмәт халыкка ничек үзен күрсәтергә тели? Ни өчен ул теләгенә ирешә алмый?

—“Көфер почмагы” кешеләренең җыелма портретын сез ничек итеп күзалдына китерәсез?

Ачыклау алымы ярдәмендә әсәрдәге фантастик элементларны барлау.

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының нигезендә Печән базарында булган вакыйгалар ята. Дию пәрие бер кешенең гәүдәсен ашый, малаен кабып йота, хатынын коега алып төшеп китә. Әлеге кешенең башы — Кисекбаш, Печән базарына килеп, үзенең кайгысын сөйли. Баш сөйли, елый, полный ход килгән трамвайдан узып тәгәри. Базардагы кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый.

Цирк батыры Карәхмәт Диюне җиңә, хатынын алып кайта, Камчылы ишан, өшкереп, Башны гәүдәсе белән ялгый, яшь егеткә әйләндерә. Лирик герой әлеге хәлләрне сөйләп бирә, ләкин шушы бәян итү сатирик төстә алып барыла, автор гипербола, сынландыру алымнары кулланып, татар тормышының билгеле бер катламыннан ачы көлә.

Бүлекләргә бүлү һәм исем кую алымы. Әсәрдәге вакыйгалардан чыгып бүлекләргә бүлү һәм исем кую отышлы. Бу алым әсәрне анализлаганда да, эчтшлеген аңларга да, аерым моментларны яхшырак истә калдырырга да күбрәк ярдәм итә. Поэма 8 бүлектән гыйбарәт. Поэманың шигъри формага салынган булуы, аның эчтәлек катламын, сюжет бирелешен катлауландыра. Шуңа күрә вакыйгалар бирелешен ачыклау, автор файдалан- ган төп әдәби алымнарын билгеләү эшен башкару максатка ярашлы.

1. “Казан тормышы”.

2.”Кисекбаш килү”

3.”Мөселманнарның Кисекбашка ярдәм итәргә теләве”

4. “Карәхмәтнең эшкә тотынуы”

5. “Күл төбе вакыйгалары”

6. “Карәхмәт дию оясында”

7. “Кисекбашның бәхеткә ирешүе”

Шул рәвешле, әсәрне укып, тикшереп чыкканнан соң, тактага язылган сюжет элементлары табыла.

“ Кисекбаш килү” бүлеге буенча сорауларга җавап табу юлы белән өзек өстендә эшләү:

“... Агълый Кисекбаш, моңын-зарын сөйли,

Ак сакакллар: “Нәрсә булды?”-дип сорый.

Кызганыч бер кыяфәт, яшьле күз

Берлә мескен Баш болай дип башлый сүз:

                “Баштан үткәннәрне сөйлимен, тыңлагыз,

                Мин хаҗи-бардымхаҗга туксан тугыз.

                Күп тәваф иттем Хиҗаз сахрасыни,

Җиддәсен һәм Мәккәсен, Сангасыни.

Мин гласныйлыкта тормышым янә

Бу шәһәрнең думасында ун сәнә.

Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,

Сумына туксан тиенне чәлмешем.

                Итә ирдем көн дә бер Коръән хәтем,

                Алмышым гомеремдә унбишләп хатын.

                Кич барыр идем “Тәтәйләр рәте”нә,

                Әүрелеп көндез кеше сурәтенә.

Бар иде картлыкта алган хатыным,

Бер балам,-аһ, күз нурым! Аһ, алтыным!

Тартып алды бунларый миннән Дию,

Сезгә тиештер миңа ярдәм кыйлу.

                Анларый алды да керде коега;

                Кайгы куймый күзләремне уйкуга.

                Кыйлмасагыз сез миңа ярдәм әгәр,

                Сезгә миннән яүме мәхшәр дәгъва бар!”

1) Әсәрдән “ Кисекбаш килү” бүлегенә туры килгән өзекне табып уку;

2) Укучылар, Печән базары халкы нинди гаҗәеп хәл белән очраша? (Киселгән баш тәгәрәп килә)

3) Тормышта мондый хәл була аламы? Бу нинди алым? (Юк. Автор фантастика алымына мөрәҗәгать итә.)

4) Баш үзе хакында ниләр сөйли? (Ул 99 тапкыр хаҗга барган, 15 хатын алган, шәһәр Думасында депутат булып тора, сату итә, 1 сумнан 90 тиен урлый.)

5) Кисекбашка нинди сыйфат хас? (Аңа азгынлык, бозыклык, караклык кебек тискәре сыйфатлар хас.)

6) Башның нинди кайгысы бар? (Аның хатынын, улын дию урлаган.)

7) Ул халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме? Әллә башкачамы? (Ул халыккахалыкка: “Сезгә тиештер миңа ярдәм кылу” дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итә. “Кылмасагыз сез миңа ярдәм әгәр, сезгә миннән яүме мәшхәр дәгвә бар” дип таләп тә итә.)

8) Әңгәмә: Кисекбашка нинди характеристика бирәбез.

9) Кисекбашны нинди итеп күз алдына китерәсез. Рәсемен ясау.

 Характеристика бирү алымы белән әсәрдә катнашкан вакыйгаларга һәм образларга бәя бирү эше башкарыла. Балаларның үз фикерләрен төгәл, дөрес, ачык җөмләләр белән әйтергә өйрәнәләр.

Беренче бүлектә лирик герой безне Никитин циркы һәм Печән базары белән таныштыра:

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,

Һич моның тик берсе тәкый юк торыр,—

юлларында Казан халкының үз шәһәре белән мактануын «чеметеп» уза, “хак тәгалә ирке белән” Казанда рус циркы булуын әйтеп, дин әһелләренә дә “ук җи- бәрә”.

Печән базары хакындагы өлештә дә монда халыкның алдап һәм алданып, үз хәлен генә кайгыртып яшәвенә кагылып китә. Печән базары халкының гайбәт, мәзәк көтеп яшәвенә ишарә итеп, Кисекбашны күргәч абына-сөртенә, пожарга яки сугышка чапкан кебек йөгерүләрен тасвирлый.

Ләкин иң ачы көлү Кисекбаш өстенә төшә: 99 тапкыр хаҗга барган бу кеше ун ел инде шәһәр Думасында әгъза булып тора, сәүдә итеп, һәр сумнан 30 тиенне урлап көн күрә. Коръән укып яшәүче мөселманның унбиш хатыны бар, шуның өстенә аздыргыч хатыннар янына йөри. Шул рәвешле, лирик герой татар дөньясындагы аерым бер катлау кешеләрнең, тыштан Коръән укып хаҗга йөрүче тәуфыйклы мөселман булып күренеп, чынлыкта азып-тузып йөрүен, шәһәр Думасында халык хәлен кайгыртыр урында, үз файдасына яшәвен сурәтли, шуннан көлә.

Шагыйрь Кисекбашны һәм шушы хәлләрне тамаша кылучы халыкны башка бүлекләрдә дә аямый. Карәхмәт башны күтәреп карарга уйлагач, анда мең пот фанатизм, йөзләп кирелек амбары, мең пот сыра пары, ун вагон наданлык, бер мең вагон “минбеләмлек” булуы ачыклана. Шуннан соң тыңлап-карап торучы халык аны изге дип атый, кызгана башлый.

         Анализ алымы. Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”та —гадәти көндәлек, дөньяви сюжет. Геройлары—шул чорда яшәгән кешеләр. Гали, әсәрдә, тыштан Коръән укып хаҗга йөрүче тәуфыйклы мөселман булып күренеп, чынлыкта азып-тузып йөрүен, шәһәр Думасында халык хәлен кайгыртыр урында, үз файдасына яшәүче буларак сурәтләнә.Шулай итеп поэмада лирик геройның татар җәмгыятен, андагы азгынлык, наданлык, комсызлык, гайбәт, буш эшләр белән яшәүне тәнкыйть итүе, ачы көлүе, ягъни мөнәсәбәте аша нәтиҗә ясала, фикер әйтелә. Бу очракта поэмадагы лирик геройның холык—фигыле генә ачылып калмый, бәлки башка геройлар тип дәрәҗәсендә сурәтләнә. Вакыйгалар һәм лирик герой мөнәсәбәтеннән чыгып, поэма жанры тәнкыйть итә, әхлакый мәсьәләләр күтәрә, фәлсәфи уйлар, карашлар белән таныштыра, хыял—фантастика өлкәсенә алып китә ала. Мондый әсәрләрдә лирик герой мөнәсәбәтен автор фикере белән тәңгәлләштерергә мөмкин. Бу исә,мәктәп укучысына поэманың сурәтләү рәвешен—авторның сатира, фантастика алымнарына  мөрәҗәгать итүен, аның сәбәпләрен аңларга ярдәм итә.

Нәтиҗә чыгару алымы. Ни өчен поэма фантастика жанрына карый?

Поэмада реаль тормыш белән фантастика бергә аралаша. Фантастик сюжетлар:

Әсәрдә дию пәрие дә катнаша; коеда икенче тормыш бара; гәүдәсез калган Баш сөйләшә, елый, фикер йөртә; Батыр Карәхмәт Башны күтәрә алмый; Камчылы ишанның өшкерүе була Баш гәүдәсенә ялгана, җитмәсә, яшь егет кыяфәтенә керә; кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый; Кисекбаш утырган трамвай Кабанга хәтле юлна җиде көн, җиде төн үтә; Карәхмәт күлнең төбенә ун тәүлек тулганда гына төшеп җитә;

         Иҗади эш алымы. Үз хис—кичерешләрен кертеп, әсәргә булган фикерләрен белдереп,  «Киселгән башта ниләр бар?” темасына инша язарга бирелә.

§1.3. К. Насыйриның “Әбүгалисина” повестын өйрәнү юллары

Мәгълүмат бирү һәм әсәр сюжетын ачыклау алымы. К.Насыйриның “Әбугалисина” повестена VII сыйныфта ике сәгать вакыт бирелгән. Беренче сәгать, нигездә, язучы турында мәгълүмат бирүгә һәм әсәр сюжетын ачыклауга багышлана, “Әбугалисина” — фантастик повесть, анда төрле могҗизалы хәлләр тасвирлана. Бу ягы белән ул әкияткә дә охшаган. Әсәрдән аңлашылганча, гадәттән тыш хәлләрнең чыганагы — Әбугалисинаның белем көче. Ул гаҗәеп могҗизалар тудыра ала икән. Повесть шул хакта сөйли.

Әбугалисина — чынлыкта булган реаль шәхес, Көнчыгышта киң танылган галим. Аның медицина өлкәсендәге китаплары күп гасырлар буена Европада дәреслек буларак файдаланыла. К. Насыйри аны хыялый нигезгә күчерә. Акыл көче, гыйлем куәтен раслау авторның мәгърифәтчелек карашларына туры килә.

         Икенче сәгатьне проблемалы сорау тирәсендә туплыйбыз: “Гыйлем кемгә хезмәт итәргә тиеш?”

Проблемалы ситуация тудыру алымы. Барыннан да элек, башлап җибәрерлек, темага керешеп китәрлек сорау табуны таләп итә. Еш кына анализ тулысы белән бер сорау тирәсенә җыелып бетәргә мөмкин. Мәсәлән аерым бер ситуациядә җавап вариантларын тикшерергә мөмкин.  Әңгәмә барышында түбәндәге җавап вариантлары тикшерелә:

1.Гыйлем халыкка хезмәт итәргә тиеш, ә күп кешегә, барыннан да элек, патша аркылы ярдәм итеп булыр иде. Әбугалисина бер Хәлвәфрүшне генә бәхетле итәргә тели. Ә Әбелхарис, патшага киңәшче ролендә, бөтен патшалык халкына җиңеллек китерә ала.

2.Гыйлем аерым кеше бәхетенә хезмәт итәргэ тиеш. Әбелхарис патшага, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, хезмәткә керә.  Ә Әбугалисина бер кешене бәхетле итә. Һәр гыйлемле кеше башка берәүгә бәхет китерсә, дөньяда бәхетлеләр күп булыр иде.

3.Гыйлем мәхәббәт һәм матурлыкка хезмәт итәргә тиеш. Әбугалисинаның Хәлвәфрүш һәм патша кызына ярдәме аерым бер кешегә булышу түгел, ул мәхәббәт һәм матурлык көрәше булып типиклаша.

4.Гыйлем яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш. Әбугалисина һәр адымда яхшылык кыла, аның Хәлвәфрүшкә ярдәме — яхшылык эшләү. Ә Әбелхарис бары тик начарлык эшли, яхшылыкны булдырмаска тырыша.

Текст өстендә эшләп, укучылар дүртенче вариант дөресрәк дигән фикергә килә. Бу автор позициясе булып аңлашыла.Әдәби әсәр—сәнгать төре, шуңа да әсәрнең күп  мәгънәлелеге төрле кешеләр тарафыннан үзенчәлекле аңлануга китерә.

Әбугалисина белән Әбелхарис, тау куышлыгына бикләнеп калып, бер ел буена мәгарәдәге гыйлем байлыгын — китапларны өйрәнәләр. Моның бик тирән мәгънәсе бар. Дөньяньң бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә, гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин дигән фикер уздыра автор.

Характеристика бирү алымы белән башта укучылар үз сүзләре белән Әбүгалисинага һәм Әбелхариска характеристика бирәләр, аннары китаптан укыйлар, тиешле җөмләләрне дәфтәрләренә күчереп язалар.Әбугалисинаның гыйлем куәте хәлвә пешерүче егеткә мөнәсәбәтендә ачыла. Хәлвәфруш һәм патша кызы бер-берсенә гашыйк булалар. Әмма мәхәббәт юлында бик күп киртәләр килеп чыга. Әбугалисина гыйлемене тылсым көче аларны җиңәргә, кыен хәлләрдән исән котылырга ярдәм итә. Әбугалисина үзенең белемен гади хезмәт кешеләренә ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен файдалана. Әсәрдә ул бик кешелекле, ярдәмчел зат итеп тасвирлана. Үзенә аз гына яхшылык эшләгән кешеләргә дә ул бу яхшылыкны меңе белән кире кайтара. Хәлвәфрүшнең  өендә вакытлыча торган өчен дә, Әбүгалисина егеткә

 изгелек белән җавап бирә.

Өзек өстендә эш алымы. “Патша үзенең вәзирләрен җыеп киңәшмә үткәрде. Кызын хәлвәфрүшкә бирергә үкенгәнлеген белдерде. Патша башы белән үзенең кызын гади бер хәлвә пешерүчегә бирергә хурлана иде ул.

        Сарай халкы, ышанычлы бер кешене җибәреп, Әбүгалисинаны сарайга чакырырга, яхшылык белән үтенеп карарга киңәш бирде. Патшаның иң якын кешеләреннән берсен өндәү белән Әбүгалисинага җибәрделәр. Өндәүче килүгә, Әбүгалисина бик зур бер бакча үстереп куйды. Ул бакчаның эчендә зур бер сарай бар. Сарайның уртасында гаятъ зиннәтле алтын тәхет тора. Тәхет өстендә кыйммәтле алтын ташлар белән бизәлгән таҗ кигән ак сакаллы  патша утыра. Тирә - ягын вәзирләр чорнап алганнар.Сарай һәм тәхет тирәсен- дә моңарчы күрелмәгән рәвештә яхшы киенгән ялангач кылычлы сакчылар басып торалар.

        Патшаның илчесе, моны күреп, тәмам хәйранга калды. Чөнки үз патша-сының сараенда бу байлыкларның меңнән берен дә күргәне юк иде.

        Өндәүче тәхеттә утыручы кешегә барып сәлам бирде. Аңа урын күрсәт- теләр, урынга утыргач, эчемлекләр бирделәр. Өстенә кыйммәтле киемнәр, ба- шына асыл ташлар белән бизәлгән зиннәтле таҗ кидерделәр.

        Шулар белән мавыгып, илче, үзенең әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, патша сараена кайтып китте. Кайткач караса, ни күзе белән күрсен: өстендә иске чыпта, башында карбыз кабыгы...Сарайда аннан бот чабып көлә башладылар. Илче, башыннан үткәннәрне сөйләп, сарай халкын шаккатырды. Тик патша гына моңа ышанмады.

—Ул дәрвишкә андый сарайлар кайдан килсен!-диде.

Яңадан киңәшкәннән соң, Әбүгалисинаны чакырырга, Әбелхарисны җибә- рергә булдылар. Әбелхарис бу тәкъдимне кабул итте, һәм атка менеп, хәлвә- фрүшнең кибетенә китте. Әбүгалисина үзенең туганын бик олылап каршы алды һәм зур хөрмәтләр күрсәтте. Алар бер-берсеннән аерылышканнан соң башларыннан үткәннәрне сөйләшеп, озак утырдылар. Шуннан соң Әбелхарис монда үзенең ни өчен килүе турында әйтте. Аңа каршы Әбүгалисина:

—Изгелекне белми торган, кире беткән патшагыз өчен түгел, туган кардә- шем чакырырга килгәнгә генә, мин анда барам,- дип җавап бирде.”

1) Өзекне кычкырып уку;

2) Патшаның гади катлам кешеләренә карата булган фикерен сурәтләгән юлларны табып уку;

3) Әбүгалисинаның тылсым көчен аңлату;

4) Патшаның һәм Хәлвәфрүшнең байлыгын чагыштыру;

5) Әбүгалисинаның туганына карата мөнәсәбәтен ачыклау;

6) Әбүгалисинаның кешелеклелек сыйфатларын күрсәтү;

7) Өзеккә исем бирү.

Анализ алымы. Сораулар   һәм  биремнәр өстендә эшләү:

1.        Әбугалисинаның бала чагы әсәрдә ничек сурәтләнә? Аңа нинди сыйфатлар хас?

2.        Әбугалисина һәм Әбелхарис тау куышына керергә ничек әзерләнәләр?

3.        Хәлвәфрүш белән патша кызының мәхәббәте нинди киртәләргә очрый? Яшьләргә Әбугалисина ничек ярдәм итә?

4.        Әбелхарис нинди могҗизалар тудыра?

5.        Ни өчен ул Әбугалисинага каршы көрәшә? Хәлвәфрүшне кулга төшерү өчен нинди чаралар күрә?

6.        Әбугалисина патшага, Әбелхариска каршы ничек көрәшә? Әсәрдән шул урыннарны табып укыгыз.

7.        Әбелхарисның Әбугалисинага хыянәте нәрсәдә чагыла?

8.        Повестьның әһәмияте нидән гыйбарәт?

        К.Насыйри Әбугалисинаның үтә зирәк, зиһенле булуына басым ясый. Шәкертләр аның киезе астына бер бит кәгазь салып куялар. Килеп утыргач, Әбугалисина аптырап кала:

— Белмим, мәктәпнең түшәме төшкәнме, әллә идәне күтәрелгәнме? Ни бул- са да бар, элеккечә түгел,— ди.

Әбелхарис исә патшаларга хезмәт итә. Шул җирлектә Әбу¬галисина белән Әбелхарисның юллары кисешә. Әбелхарис туганына каршы көрәшкә кушылып китә. Ләкин аның белеме, тылсым көче Әбугалисинаныкыннан кайтышрак булып чыга. Әбелхарис җиңелә, үкенечле рәвештә һәлак була. Әсәрдә ике гыйлем иясе- нең ике төрле максатка хезмәт итүе һәм моның күңелсез нәтиҗәсе сурәтләнә.

Ачыклау алымы. Ни өчен повестьны фантастик әсәр дип бәялибез? Исбатлау өчен мисаллар китерәләр.

1.Мәгарәнең билгеле бер вакытта үзеннән—үзе өч сәгатькә генә ачылуы; 2.Әбүгалисина ерактан атып, чыпчыкның күзен дә чыгара ала;

    3.Әбүгалисина патша җәлладлары кулыннан сихер юлы белән котыла;

   4.Әбелхарис та аяк-кулларын бәйләгән бауларны сихер юлы белән чишә;

   5.Әбүгалисина суга чумып, Нил дәрьясына килеп чыга;

   6. Әбүгалисина кибәктән хәлвә ясый;

   7. Симия гыйлеме көче белән базар уртасында зиннәтле кибет барлыкка китерә;

8. Хәлвәфрүшнең өендә патша кызы пәйда була;

9. Әбүгалисина патшаның барлык мәкерләрен алдан белеп, төн чыкканчы уңай якка хәл итә;

10. Әбелхарис та бер көн эчендә симия гыйлеме белән Мисырга барып җитә;

һәм башка фантастик сюжетларны саныйлар

        Иҗади эш алымы кулланып “Әбүгалисина” әсәрен өйрәнеп бетергәч, түбәндәге темалар буенча инша яздырырга мөмкин.

1.        Әбүгалисина—халык көрәшчесе

2.         Әбүгалисина образы аша автор әйтергә теләгән фикер  

3.         Ике гыйлем иясе

4.        “Әбүгалисина” образына салынган серләр

II бүлек.  Югары сыйныфларда фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары.

§2.1. IX сыйныфта  Хисам Кятибның “Кисекбаш” поэмасын өйрәнү ысуллары.

Мәгълүмат бирү алымы. Хисам Кятибның  “Кисекбаш” әсәре үзенең рухы, аерым образлары белән үзенең төп игътибарын яшәешнең мәңгелек мәсьәләләренә юнәлтә. Тел-стиленә, эчтәлегенә һәм кайбер башка фактларга карап, аерым галимнәр «Кисекбаш»ны XIV—XV йөзләргә, ягъни Алтын Урда чорына кертәләр. Ш.Мәрҗани аны болгар чоры әсәре дип саный. Аерым нөсхәләрдә “Гали!” исеме телгә алына. Мөгаен, бу зат йә китапның күчерүчесе, йә тәрҗемәчесе, яисә аның авторы булгандыр.

«Кисекбаш» (аны «Кисекбаш китабы», «Кыйссаи Кисекбаш», «Дастаны Кисекбаш» кебек исемнәр белән дә йөртәләр)татарлар арасында киң таралыш тапкан. Ислам дине рухындагы бу ядкәрнең күп санлы кулъязма һәм басма (тәүге мәртәбә 1846 елда нәшер ителә) нөсхәләре бар. Ул татар мәктәп-мәдрәсәләрендә әдәби текст буларак та өйрәнелә.

Чагыштыру алымы ярдәмендә Хисам Кятибның һәм Г. Тукайның “Кисекбаш”ларының охшаш һәм аермалы якларын билгелибез. Ике әсәр буенча дастаннарның башлануын, вакыйгалар барышын, Кисекбашларны, Кисекбашларның хатыннарын коткаручыларны (Хисам Кятибның “Кисек- баш”ында—Гали, Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”ында Карәхмәт), дию образларын, төгәлләнүен чагыштырып китү урынлы. Мәсәлән, поэмаларның башлануына игътибар итик. Хисам Кятибның “Кисекбаш”ы болай башланып китә:

1) “Башлыйк сүзне Алла исеме белән,

     Булыйк төн һәм көн Алла белән.

    Алдыбызда Аллаһыны күрербез,

    Мостафаның җәмгатенә керербез.

                Дөньяда яхшы эшләр күп булыр ул,

                Моның кебек берәү һич юктыр ул.

                Бер хикәят килде хәтеремә,

                Ходай булышса аны сөйләргә...”

        Әсәр Аллага мәдхия укый, пәйгамбәрне зурлый, ислам диненә хөрмәт уятуны максат итеп куя.

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” ы

“Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,

Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем

Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

                Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,

                Һич моның тик бери янә юк торыр,

                Хак Тәгалә нәрсә кылса ирке бар,

                Рус Микитиннең Казанда циркы бар.”-

дип башланган юлларында Казан халкының үз шәһәре белән мактануын «чеметеп» уза, “хак тәгалә ирке белән” Казанда рус циркы булуын әйтеп, дин әһелләренә дә “ук җибәрә”. Печән базары хакындагы өлештә дә монда халык- ның алдап һәм алданып, үз хәлен генә кайгыртып яшәвенә кагылып китә.

Шушы чагыштырулардан соң, укучылар үзләре үк Г.Тукайның  Печән базарындагы вакыйгаларны сурәтләү өчен, халыкка шактый мәгълүм булган

2) Хисам Кятибның “Кисекбаш”ында Кисекбаш—дин өчен җәфа  чигүченең башы. Кисекбашның күзләренә яшь тулса да, йөзендә нур балкый. Ул алла ышанычын казанган, аны үз күзе белән күргән, хәтта аның белән берничә тапкыр сөйләшкән, 50 мәртәбә хаҗ кылган кеше. Күккә фәрештәләр янына менеп төшкән, изге Ильяс белән дус булган, ярлыларга булышкан.

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”ында Кисекбаш—Гали, әсәрдә, тыштан Коръән укып хаҗга йөрүче тәуфыйклы мөселман булып күренеп, чынлыкта азып-тузып йөрүен, шәһәр Думасында халык хәлен кайгыртыр урында, үз файдасына яшәүче буларак сурәтләнә. Ул 99 тапкыр хаҗга барган, 15 хатын алган, шәһәр Думасында депутат булып тора, сату итә, 1 сумнан 90 тиен урлый. Аңа азгынлык, бозыклык, караклык кебек тискәре сыйфатлар хас.

Шушы чагыштырулардан соң, укучылар үзләре үк Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын язу өчен Х.Кятибның “Кисекбаш”ын өлге итеп алуын һәм аның калыбына яңа эчтәлек салуын  аңлата алалар:

—Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы 1908 елда басылып чыга. Ул XIII гасырда иҗат ителгән Хисам Кятибның “Кисекбаш” дастанына пародия итеп языла. Пародия—бер әсәргә охшатып, аның эчтәлеген киресенә әйләндерү. Ике әсәрнең тышкы яклары гына охшаш, ә эчтәлекләре ягыннан бер—берсенә капма—каршы. “Иске Кисекбаш” әсәрендә тискәре образ бары Дию генә.Дастандагы диюнең төп үзенчәлеге—аның мөселман диненә дошман булуында. Бүтән барлык уңай образлар шушы явыз көч белән көрәшкә ташланалар. Г.Тукай әсәрендә исә бер уңай образ да юк. Хәтта Диюне җиңгән Карәхмәт тә мактанчык, ясалма герой буларак күренә.”Иске Кисекбаш” пәйгамбәрне зурлый, ислам диненә хөрмәт уятуны максат итеп куя. Г.Тукайның “Яңа Кисекбаш”ында исә кайбер дин әһелләре тәнкыйть ителә. Шулай ук Г.Тукайның “Яңа Кисекбаш”ы—назыйрә алымы белән язылган әсәр икәнен дә аңлатып үтү шарт.

 Назыйрә— гарәпчә-фарсыча: өлге, үрнәк, әдәби җавап, охшатма. 1)Урта гасыр Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма; 2) башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр.

Әдип үзенә кадәрге яисә үз чорында иҗат ителгән нинди дә булса билгеле бер әсәрнең темасын, сюжет схемасын һәм төп каһарманнарын ала да башка әсәр иҗат итә. Кагыйдә буларак, эпик әсәрдә төп чыганакның исеме, сюжетның мотивлары саклана. Ә инде лирик парчаларда, әгәр дә алар чыганак белән бер үк телдә булсалар, темадан һәм үлчәмнән тыш, рифманың, еш кына аерым сурәтләрнең дә саклануы шарт. Назыйрәдә әдип мәгълүм теманы ачуда һәм сюжетны эшкәртүдә үзе сайлаган автор белән ярышка чыга, шигъри җавабында ул үз көндәшенең яисә үз остазының әсәрендәге теге яки бу моментларны ныграк яктыртырга, йә аларны кире кагарга, йә булмаса бүтәнчәрәк яссылыкта яктыртырга омтыла.

Сюжетны ачыклау алымы. Хисам Кятибның “Кисекбаш” әсәрендә фантастик сюжетларны күрсәтергә. Иске “Кисекбаш”та—фантастик сюжет: Мөхәммәт пәйгамбәр, Гали батыр, дию, сәмруг кош, дөдел, зөлфакар һәм башкалар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыны — Гали батыр Кисекбашка ярдәм итәргә алына. “Кисекбаш”ның сюжеты түбәндәгечә: бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең якыннары белән әңгәмә корып утыра. Шулвакыт алар янына бер Кисекбаш тәгәрәп килә. Ул елый-елый үзенең моң-зарын сөйли: “Бер дию,— ди ул,— гәүдәм белән улымны ашады, хатынымны алып китте”. Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыны — Гали батыр Кисекбашка ярдәм итәргә алына. “Зөлфәкар”  кылычын алып, «Делдел» исемле атына атланып, Гали, Кисекбаш белән берлектә, бер кое янына килә. Аркан бәйләп, коега җиде төн һәм җиде көн төшкәч, бер капканы ачып, җир асты патшалыгына керә. Диюләр патшасын үтерә, “500 кеше”, шул исәптән Кисекбашның хатынын да, Җәбраил фәрештә ярдәмендә, җир өстенә алып чыга. Кисекбаш, аның улы, пәйгамбәрнең Ходайдан үтенече белән, элеккеге хәлләренә кайтарылалар.

 “Кисекбаш” эчтәлеге һәм поэтикасы белэн әкият-легендаларга тартым. Явыз көчнең матур хатын-кызны урлап китүе, бәхетсезлеккә тарыган бу затны батыр ир-атның коткаруы фольклорда еш очрый торган хәл. Җир асты патшалыгы, Дию белән сугыш, кешеләрнең кабат терелүе һ. б. — болар бар да әкият-легендаларга, фантастикага хас күренешләр.

Нәтиҗә чыгару алымын кулланып әсәрнең тәрбияви һәм әхлакый кыйммәтләрен бәялибез:

Автор фантастик элементлар, сюжетлар ярдәмендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең изгелеген, Гали батырның көч—куәтен, кешелекле эш-гамәлләрен күрсәтүгә ирешкән. Поэмадагы бөтен вакыйга-хәлләр гаделлек, кешеләр иминлеге өчен көрәш рухы белән сугарылган. Явызлык җиңелә, тоткыннар коткарыла, гаилә торгызыла, кеше гомере саклап калына. Әсәрдә Гали батырның бөтен тырышлыгы хатын-кызны коткаруга, аны гаиләсе белән кавыштырып, бәхетле итүгә юнәтелгән. Поэманың халык тарафыннан яратып укылуына, әлбәттә, аның гуманистик рухта булуы зур йогынты ясаган.

        “Кисекбаш” икеюллык строфалар—бәетләр белән язылган. Аларның саны 135 тән артып китә! Кисекбаш”та дөньявилык көчле. Әсәрнең бәхетле төгәллә- неше—шуның ачык мисалы.

§2.2. X сыйныфта  Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” поэмасын өйрәнү үзенчәлекләре.

Демонстрацияләү алымы. ( Дәресләрдә аңлату, еш кына мәкаләләр уку, укытучының төрле материаллар, ярдәмлек әсбаплар күрсәтүе—демонстрацияләү алымы дип атала). Кол Галинең портреты, “Кыйссаи Йосыф” әсәре буенча ясалган картина һәм рәсемнәр буенча мәгълүмат бирү.

“Кыйссаи Йосыф” әсәре бик борынгы заманнардан ук телдән-телгә сөйләнеп һәм кулдан-кулга күчерелеп, укылып йөргән. Халык арасында иң күп таралган һәм дәреслек ролен үтәгән китап булган. “Кыйссаи Йосыф”ның авторы — Кол Гали. "Ул чама белән 1183 нче елда Идел буенда туган. 1236—1240 нчы еллар аралыгында вафат булган дип исәпләнә. Шагыйрь турында мәгълүматлар бик аз. Поэманы игътибар белән укысак, аның белемле булуы, уз чорының тарихын, географиясен, язучыларын, әдәбиятын яхшы белүе аңлашыла.

Боны дөзән зәгыйфь бәндә — аты Гали...        

Рәхмат кыйлгыл, рэхим кыйл Кол Галия...—

дип, әсәрдә ул үзен «Гали» дип тә, «Кол Гали» дип тә атый.

Галимнәрнең тикшерүенә караганда, Кол Галинең әтисе Мирхаҗи Галибик улы Кышан шәһәрендә яшәгән, аннары Зәй тамагына күчкән. Шул якларда имам булган. Димәк, Кол Гали укымышлы руханилар нәселеннән булган икән, дип әйтә алабыз.

Безнең көннәргә аерым кешеләр кулында сакланган поэманың төрле кулъязмалары килеп житкән. Кол Галигә кадәр дә, ул яшәгән чорда да Йосыф — Зөләйха турында әсәрләр язылган. Шагыйрь алар белән таныш булган һәм сюжетларыннан файдаланган. Ләкин поэмасын үзенчә язган, үзгәрешләр керт-кән, халыкны борчый торган проблемаларны күтәргән, кешеләрнең матур холкын, яхшы сыйфатларын югары бәяләп язган.

“Кыйссаи Йосыф” поэмасының сюжеты болай: Йагъкуб — ыру башлыгы. Ике хатыныннан туган унике баласы була. Унберенчесе — Йосыф — матур һәм акыллы. Туганнары Йосыфтан көнләшәләр, коега салалар, саталар. Егет авыр хәлләр кичерә. Мисыр патшасы була. Аңа Зөләйха гашыйк була. Йосыф белән бергә булганчы, кызга да әллә никадәр авырлыкларны үтәргә туры килә.

Әсәрне уку, планын төзү, сорауларга җавап бирү, этапларга бүлү, план буенча сөйләү алымнары кулланыла.

1.        Кереш өлеш. 22 строфалык керешнең эчтәлеге традицион характерда:

анда Аллага, Мөхәммәт пәйгамбәргә, тәүге хәлифләргә (Гомәр, Госман, Галигә) һәм пәйгамбәрнең яныннарына мәдех-мактау укыла.

 Бу җиһанга Йосыф нәби килгән иде;

Ә атасы Йагъкуб хакның сөйгәне иде,

Ә бабасы Исхак—диннең табибе иде—

Алла дусты Ибраһимның угълы иде.

                Моңардан соң мин хикмәткә күчәчәкмен

                Гөл һәм рәйхан, энҗе-мәрҗән сибәчәкмен,

                Йосыф нәби хәлен сөйләп бирәчәкмен—

                Мөэминнәргә бу файдалы аңлар инде.

        Кыйссалардан, хикмәтләрдән матуррагы,

        Ялыкмыйча тыңлау өчен татлырагы,

        Коръәндә дә бу хакта сүз булганлыгы,

        Шушы кыйсса икәнлеге ачык инде.

2.        Йосыфның төше.

3.        Йосыф коесының сыйфатлары.

4.        Агаларының Йосыф яныннан кайтуы.

5.        Дугыр угълы Маликның төш күргәне.

6.        Зөйләйха турындагы бәян.

7.        Даянның Зөләйхадан әхвәл соравы.

8.        Зөләйханың гайбәтен сөйләгән хатыннар турында.

9.        Йосыфның зинданнан чыгуы.

10.        Йосыф вәзире кыйссасы.

11.        Зөләйхага никах укыту.

12.        Йагъкуб угъланнарының Мисырга баруы.

13.        Йосыфның сарай салдыруы.

14.        Йосыфның Йагъкубка күлмәген җибәрүе.

15.        Мәлик рәййанның Йагъкуб нәбине сараена чакыруы.

16.        Йагъкубның Мисырдан китүе.

17.        Йосыфның вафаты.

18.        Хатимә (йомгак).

Әсәрнең хатимәсе эчтәлек ягыннан “кереш” белән кушылып китә. Биредә дә Тәңгерегә сыгыну, аннан ярдәм, шәфкать сорау бар. Шагыйрь “илһам биргә-не” өчен Тәңгерегә рәхмәт укый, “шөкер кыла”. Хәтимәдә шулай ук авторның үзе, әсәрнең язылу вакыты хакында да мәгълүматлар бар.

Чагыштыру алымы

Кол Гали әсәрендә дөньяны яхшы һәм начар гамәлләргә, шәфкатьле һәм шәфкатьсез кешеләргә бүлә. Шагыйрьнең шәфкатьсез, начар холыклы кешеләр- не игелекле, миһербанлы кешеләр итеп күрәсе килә. Поэмада явызлык белән шәфкатьлелек янәшә сурәтләнгән.

Абыйлары Йосыфны коега ташлыйлар, бу — явызлык. Егет Алладан ярдәм сорый:

Йосыф әйтте: “Йа Илаһым, бөек хуҗам,

Бичаралар өмете син, рәхимле Аллам,

Һич өметем калмады туганнардан,

Бүген миңа үзең ярдәм күрсәт имди!”

Алла аңа ярдәмгә Җәбраилне җибәрә, ул кое төбендәге бер ташны өскә күтәрә, Йосыф шунда утыра. Кием дә, азык та була. Йосыф исән кала, шатлана. Шәфкатьлелек эшләнә.

Абыйлары Йосыфны саталар:

 Алар әйтте: “Һичбер шиксез бу чын колдыр,

Колыбызның нәкъ өч төрле гайбе бардыр:

Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр —

 Шул өч төрле гайбе белән син ал имди”.

Начарлык өстенә начарлык өстәлеп тора: кол итеп саталар, юк гаепләрен бар дип күрсәтәләр әле. Шулай Йосыфка карата явызлык эшләнә. Охшаш ике вакыйга. Икесендә дә начарлык эшләнә: Кылыч гаепсезне кыйный, хәрәми хатын олы кешегә каршы килә. Берсе — кансызлык, икенчесе — әдәпсезлек.

Өзек өстендә эшләү алымы.  Йосыфның нинди генә михнәтләр, явызлыклар күрсә дә Кеше булып калуы турында бер өзекне таптыру һәм шул өзек өстендә эшләү. Мәсәлән, “... Әгәр сездән бу тугрылык булыр исә,

                                        Ибнйәмин сезнең белән килер исә,

                                Ә атагыз аны юлдаш кылыр исә,

                                Һич түләүсез бик күп ашлык бирәм инде.

Ашлык бирәм, өстәп төрле нигъмәт бирәм

Барчагызга затлы хәлгъат мин кидерәм,

Бүләк итеп сезгә бик күп әйбер бирәм,

Атагызга бик күп әйбер юллыйм инде.

                        Ун карендәш мондый шартка риза булды,

                        Шаһ сүзенә буен биреп, Шәмгун калды,

                        Дөяләрен Йосыф юлга әзер кылды,

                        Түләүләрен йөкләренә куйды инде.

Агаларын Йосыф сиддикъ юлга озатты,

Кечелек ёщм ярдщм-хцрмщт къп кърсщтте,

“Атагызга,-бездән сәлам,-диеп әйтте,-

Тиз әйләнеп килегез сез тагын инде.”

1)        өзекне кычкырып укыту;

2)        Йосыфның абыйларының нинди кешеләр булуын ачыклау;

3)        Әңгәмә: “Өзекне укыгач, нинди картина күз алдына килеп басты?”

4)        Йосыфның абыйларын каршы алуын сөйләтү, яхшылыкларын санау;

5)         Йосыфка характеристика бирү;

6)        Нәтиҗә чыгару: Йосыф искиткеч кеше! Ул үзенә никадәр явызлык эшләгән туганнарын да кичерә ала; ата-анага хөрмәте зур; бик юмарт, кешелекле. Ул - мәрхәмәт һәм шәфкать иясе.

Анализлау алымы. Автор нинди фантастик алымнар куллана?

Ачлык башлана. Абыйлары Мисыр патшасы Йосыф янына ашлык сорап киләләр. Гафу үтенәләр. Йосыф аларны гафу итмәскә дә мөмкин. Ләкин ул бик игелекле, шәфкатьле кеше икәнен исбатлый: гафу итә һәм бу эш белән үзенең дәрәҗәсен генә арттыра.

Егетне төшендә күреп, аңа гашыйк булган Зөләйха да Йосыфка яла яга. Җәзасы — ул малсыз кала, ямьсезләнә, карчыкка әйләнә. Гафу үтенә. Яңадан үз хәленә кайта. Шагыйрь начар эш-гамәлнең ахыры ни белән бетүен дә күрсәтә. Мәсәлән, Йосыф әнисенең каберенә дога кылырга бара. Сакчылар, кача дип уйлап, аны әрлиләр. Кылыч исемлесе Йосыфны кыйный. Кинәт табигать бозыла: карлы яңгыр ява башлый. Кылыч гафу үтенә — яңгыр туктый, ялт итеп кояш чыга. Тагын бер мисал. Хәрәми хатын, 120 яшьлек Йагъкуб пәйгамбәрнең дөрес сүзенә ышанмыйча, аны ялганга чыгара. Хатынның ияге күкрәгенә кадәр асылынып төшә.

Нәтиҗә чыгару алымы. Явызлыкка явызлык белән җавап бирергәме? Кыйссаның төп темасы — шәфкатьлелек, игелек. Теманы ачар өчен, яманлыкның, явызлыкның сәбәпләрен шагыйрь һәр вакыйгада күрсәтә. (Әсәрдән  шул вакыйгалар табып укыла).

Кол Гали мондый вакыйгаларны шактый күп бирә. Алар аркылы явызлык эшләдеңме, җәзасы да булачак икәнлекне исбатлый. Гафу үтенергә кирәк. Гафу үтенү дә, гафу итә алу да — авыр хәл, ә аны эшли алу — шәфкатьлелек. Охшаш хәлләрне кабатлый-кабатлый сурәтләп, шагыйрь персонажларын начарлык эшләгәннәрен аңлап гафу үтендерә, тәүбәгә китерә. Аның максаты — ялгышларын танып, аларны туры юлга бастыру, кабат начарлыклар кылмыйча, бер-береңә бары тик яхшылык кына эшләргә өйрәтү.

Әсәрнең проблемасын табу алымы. Кешеләрне тату, бердәм, матур яшәтү — поэманың төп проблемасы. Кол Гали бу проблеманың чишелешен бер-береңә карата әдәпле, шәфкатьле, игелекле булуда күрә. Йагъкуб та үләр алдыннан тату яшәргә кирәклекне әйтә:

 Йагъкуб сәүчи, моны күреп, хәлне белде,

Угъланнарын васыять өчен дәшеп алды,

Бөтен каумен шулай ук янына җыйды,—

Авыр чакта татулыклар теләр имди.

Гомумиләштерү алымы.

Йосыф әтисенең васыятен үти: бик матур урында шәһәр салдыра һәм аны “Әмин” дип атый. “Әмин” иминлек, татулык дигәнне аңлата.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы бүген дә бик яратып укыла. Иҗат ителүенә сигез гасыр вакыт узса да, кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне яктыртуы, кешелеклелек сыйфатларын калку итеп сурәтләве белән зур әһәмияткә ия. Әсәрнең халык күңеленә якынлыгы, гасырлардан гасырларга онытылмыйча күчүенең сере — әдәплелек, гаделлек, шәфкатьле- лек кебек гүзәл сыйфатларны булдырырга өйрәтүдә, яхшы гадәт-гамәлләргә өндәүдә.

“Кыйссаи Йосыф” поэмасы үлемсез. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә поэма геройлары сурәтләнә. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы — дөнья әдәбияты хәзинәсе. Ул, татар поэзиясенә һәм халык авыз иҗатына йогынты ясау белән бергә, башка халыклар әдәбиятында һәм мәдәниятендә дә мөһим роль уйнаган.

§2.3. XI сыйныфта  Ф.Әмирханның Фәттхулла хәзрәт” повестын өйрәнү- нең фәнни—теоретик нигезләре.

Сөйләү алымы. Ф.Әмирханның биографиясе, әсәрләре белән танышу. Ф.Әмирхан үзе бу әсәр турында: “Фәтхулла хәз¬рәтнең үлгәч терелүе” дигән кыйссаны яза башладым . Әти: “Йосыф хәзрәтне тәнкыйть итәсең”,— дип, ба-шыма кыямәтләр куптара”,— ди. Димәк, язучы әсәренә протипларны реаль тормыштан, ягъни Казан муллаларын алган. Профессор Р. Ганиева Ф.Әмир- ханның “Фәтхулла хәзрәт” повестен утопик элементлар, романтик тенденция- ләр белән үрелгән мәгърифәтчелек реализмы әсәре дип саный.

Ачыклау алымы. Ни өчен“Фәтхулла хәзрәт” повесте фантастик әсәр булып санала? Элеккге тормышның иске якларын күрсәтү максатыннан автор фантастик алым куллана: 42 ел элек үлгән мулланы һәм мещан табигатьле бай хатыны Миңсылу кодача образларын терелтеп, яңа җәмгыять шартларында яшәтә башлый.

Мөстәкыйль эш алымы яки геройларга характеристика бирү алымы. 1909 елда язылган “Фәтхулла хәзрәт” повесте — Ф.Әмирханның иң көчле сатирик әсәре. Фәтхулла хәзрәт—“байлар ни әйтер?” дип хәрәкәт кылучы, һәртөрле яңалыкка каршы торучы иске фикерле мулла. Бу тормышта герой үз заманында булмаган шартлар, гореф-гадәтләр белән килеп очраша һәм кискен караңгылыкка керә.

Татарның мондый алгарышына кем комачау итә соң? Әлбәттә, беренче планда Фәтхулла хәзрәт тора. Һәр күренештә аның бер сыйфаты ачыла. Мәсәлән, музаханәдәге рәсемнәр белән танышуда аның хатын-кызга, бала тәрбияләүгә булган карашлары чагылса, театрга бару эпизодында Фәтхулла хәзрәтнең сәнгатькә кире мөнәсәбәте, искелекне яклавы, азгынлыгы һәм икейөзлелеге күренә. Ә инде китаплар музеенда булган вакыйгада герой, иске дини китапларны күреп, “менә инде бу гыйлем дөньясы” дип шатлана. Татар телендәге дөньяви әсәрләрне исә, җәдитләр язган дип, төкерекләрен чәчә-чәчә сүгә.

Повестьта “терелтелгән” тагын бер образ — мещан табигатьле бай хатыны Миңсылу кодача образы. Язучы бу образны да гадәттән тыш хәлләргә куеп, аның да тискәре сыйфатларын күпертеп сурәтли. Фәтхулла хәзрәт һәм Миңсылу кодача — үз чоры өчен характерлы типик образлар, ягъни алар, аерым бер шәхес булып күзалдына килүдән тыш, иске фикерле руханиларга хас булган төп сыйфаларны үзләренә туплаганнар. Фәтхулла хәзрәтнең һәм Миңсылуның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән XX йөз башы татар—феодаль буржуа җәмгыятенең бик күп яклары бөтен чынлыгында күз алдына килеп баса. Исбатлау өчен берничә вакыйганы мисалга китерү дә җитә. Мәсәлән,  театр эпизодын алыйк. Фәтхулла хәзрәт, әлбәттә театр уеннарына каршы. Гадәте буенча, ул театрга барырга җыенган Әхмәтнең гаиләсен бу эштән туктатырга тырыша. Башта оялтып маташа, нәтиҗә чыкмагач, куркыту чарасын куллана: ”Татар театрына барган кешеләр кяфер булалар”, —дип белдерә. Әхмәтләр, моны колакка да элмәстән, картны калдырып китәргә җыеналар. Ләкин картның да театрга барасы килә, чөнки ул исән вакытта кадимчеләр театрны хатын-кызлар белән кочаклашып бию урыны дип күзалдына китерәләр. Фәтхулла хәзрәт тә, театрга барып, берәр кыз белән кочаклашып биемәкче була. Театрда иске заман тормышыннан алынган ике спектакль күрсәтәләр. Фәтхулла хәзрәт башта моны күреп куана, ләкин сәхнәдәге күренешләрнең уен гына булуын аңлагач, театрдан ихласы кайта да, кочаклашып биюне көтеп утыра башлый. Икенче спектакльдә, муллалар бәхәсләшергә тотынгач, хәзрәт түзә алмый, кайда утырганын онытып, сәхнәгә атылып менә. Иске фикерле хәзрәтләр ролен уйнаган артистларны кочаклап үбә, рәхмәтләр әйтә. Күренә ки, театр эпизоды тулысынча Фәтхулла хәзрәт образын тулыландыру өчен кертелгән. Биредә аның театрга дошманлыгы да, азгынлыгы да, икейөзлелеге дә ачыла.

Миңсылу да динне күпме генә зурласа да, аның кануннарына каршы килеп, дорфа сүзләр сөйләшә, хәтта кайчак сүгенүгә аваздаш сүзләр ычкын- дырудан да тайчынмый. Язу карасы эчеп, күңеле болгана башлагач, “суыгыз шакшы, агулы дәва кушып куйгансыз”, дип яла ягудан да курыкмый.

Әхмәт, аның улы Зыя, кызлары Ләйлә һәм Нәфисә образларында Ф.Әмирхан киләчәк чорның яңа кешеләрен чагылдыра. Фәтхулла хәзрәтнең улы Әхмәт — күп телләр белүче галим һәм доктор. Ул әхлакны яшәешнең асылын билгеләүче төп сыйфат дип исәпли. “Әхлакка зарар итмәгән һәммә нәрсә хәләл”,— ди.

Чагыштыру алымы. Иске тормыш белән 1950 еллардагы һәм бүгенге тормышны чагыштыру. Терәк схемалардан файдаланырга яки таблица тутыру формасында да эшләргә була. Әсәрне анализлаганда, төп игътибар шушы юнәлештә алып барыла, чөнки авторның максаты да искелек белән яңалыкның асылын ачып бирү була.

        Автор 1950 елгы Казан тормышын төштәге кебек сурәтли: шәһәрдә егермешәр катлы йортлар, 200 мең, кеше сыйдыра торган мәчет, азан әйтә торган машиналар, көзгеле чыбыксыз телефоннар, 150 шәр бүлмәле китапханә, автомат жайланмалар, үлгән кешене терелтүче докторлар һәм башкалар. Бу җәмгыятьтә яшәүчеләрнең мәдәният дәрҗәсе дә югары: алар музыка, сынлы сәнгать һәм әдәбият белән кызыксына. Дин әхлакны төзәтү чарасы итеп карала.

Йомгаклау

        

Бүгенге көндә фантастик әсәрләрне өйрәнү—гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Фантастик әсәрләрне өйрәнү тормышны ту- лырак аңларга, кызыксындырган сорауларга тормышның хыялый образлары, серле йомгагын сүтү ярдәмендә җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уй- лата. Уй-фикерләрне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә фантас- тик әсәрләрне өйрәнү алымнары ярдәм итә. Курс эшендә бирелгән алымнар һәр әсәрне өйрәнгәндә дә бер үк төрле була алмый.Тик әсәргә анализ ясау һәм әсәрнең тәрбияви ягын ачыклау – һәр дәреснең бурычы. Әдәби әсәрне анализлау текст белән эш итүгә кайтып кала. Шушы кагыйдәне истә тотып, әсәрнең идеясен, тел байлыгын бөтен тулылыгы белән ачу, анализлаганда һәр образның функциясен билгеләү, аңа характеристика бирү һ.б. алымнар бирелде. Хезмәттә шулай ук иҗади биремнәр дә зур урын алды. Заман таләбен һәм укучыларның укуга cәләтләрен истә тотып, алар берничә төрле вариантта тәкъдим ителде.  

            Әдәбият сәнгатьнең башка төрләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Шуңа да рәссамнар иҗатына кагылышлы кайбер биремнәр алымы да чагылыш тапты. План төзү, образларны чагыштыру, әңгәмә, иҗади язма эш алымнары белән эшләү укучыларның белемнәрен арттыру, сөйләм һәм язма телләрен камилләштерү белән беррәттән, эзлекле фикерли белергә, әдәбияттагы һәм тормыштагы әһәмиятле фактларны истә калдырырга, аларны анализлап чагыштырып карарга, дөрес нәтиҗә ясарга күнектерер.

Әсәр өстендә төрле алымнар кулланып эшләү дәресләрнең дә типларын үзгәртә: дәрес—сәяхәт, дәрес—конференция, дәрес—викторина, дәрес—уен,

иҗади—дәрес һ.б.

Фантастик әсәрләр дә халыкның үткәнен чагылдыра, ләкин аны бүгенге көн белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. Әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Дәреслектәге өзекләр генә тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.

Фантастик әсәрләр  дә бер максатка—кешене тәрбияләү, аңа дөрес юл күрсәтүгә корылган. Яшь буынны тәрбияләүгә әдәбиятыбыз зур өлеш кертә килде һәм килә. Әдәбият аша укучы башкаларга игьтибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә. Әдәби әсәрләр ничек яшәргә һәм нинди булырга юл күрсәтә. Алынган әсәрләр зиһенгә мәгълүмат өстәү белән генә чикләнмиләр, хискә дә йогынты ясауны, уйландыру, дулкынландыруны күздә тоталар. Кайбер әсәрләр елмаю тудырса, кайберләре күз яшьләре да чыгара, нәфрәтләндерә дә. Аларда кешелекнең тормыш тәҗрибәсе, рухи эзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Әдәбият дөньяга карашны киңәйтүдә вә теләгән фикерне аңларлык итеп кешеләргә чәчүдә иң куәтле корал икәнлеге бик күп вакыйгалар белән исбат ителгәндер. Мәктәптә әдәбият шушы тәҗрибәне бүгенге яшьләргә җиткерергә, аны хәзерге яшәеш белән берлештерергә, файдаланырга өйрәтергә тиеш. Ләкин шунысы бар: әдәбият тормыш-чынбарлыкны ничек бар - шулай күчереп куймый. Әдәби әсәр дөньяны авторның карашы аша, автор күргәнчә һәм кичергәнчә, аның бәяләвендә чагылдыра. Әсәргә тиешле бәя биреп нәтиҗә ясарга өйрәтү - безнең бурыч. Без үз чиратыбызда матур әдәбиятның яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышуын онытмаска тиешбез.

Өйрәнелә торган әсәр укучыга йогынты ясамый калмый, аның күңелен баета, игътибар үзәгенә тормышның нинди дә булса бер проблемасын калкыта. Бу процесс белән җитәкчелек итү, әлбәттә, укытучы эше. Дәрестә иҗади эшләр башкару, биремнәр үтәү һәр укучының уй-фикерләрен белергә ярдәм итә, аның рухи дөньясын ачыклый. Фантастик әсәрләрне өйрәнү һәм аңа салынган серләрне ачып салу, анализларга өйрәтү, мәгънәви һәм тәрбияви ягын күрсәтү укытучыдан аеуча зур осталык, тирән белем, яңа алымнар кулланып һәм төрле юнәлешләрдә эш итүне, ныклы әзерлек сорый.

 

Файдаланылган  әдәбият

1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә 7-9 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х. Абрәхимова.-Казан:Мәгариф, 2007.-135 б.

2. Абдуллин Я.Г. Мәгърифәт нуры ачар. Татар иҗтимагый фикере тарихыннан сәхифәләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.-197 б.

3. Ахунҗанов И.А. Художник һәм аның сүзе. Әдәби портретлар, мәкаләләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.-144 б.

4. Абилов Ш.Ш., Әхмәтгалиева Я.С. Урта гасыр татар әдәбияты. /Я.С. Әхмәтга- лиева  Кисекбаш китабы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.-273 б.

5.Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.-238 б.

6.Әхмәдуллин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа. Казан: Мәгариф, 2010

7.Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.-399 б.

8. Билалова Ә.Г., Гыймадиева Н.С. Әдәбият дәреслекләре буйлап.-Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.-124 б.

9. Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә.-Казан: “Яңалиф”нәшрияты,

2006.-68 б.

10. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма.-Казан: Мәгариф, 2000.-335 б.

11. Исмәгыйлева С.Г. X класста әдәбият дәресләре. Татарстан китап нәшрияты, 1980.-143 б.

12. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән.-Казан: Яңалиф, 2003.-104 б

13. Кол Гали. Кыйсаи Йосыф: Поэма.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1989.-221 б.

14. Кутуй Г. Илһам. Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.-464 б.

15. Маҗаралар дөньясында. Повестьлар: /Төзүчесе Хәмидуллин Л.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990.-255 б.

16. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.-  367 б.

17. Нуруллин И.З. Образлар дөньясында. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964.-143 б.

18. Нуруллин И.З. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.-192 б.

19. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. 5-8 сыйныфларда дәрестән тыш уку өчен. /Төзүчесе Әдһәмова Г.М.Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2003.-272 б.

20. Тукай Г. Сабыйга. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.-54 б.

21. Яхин А.Г. 11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма.-Казан: Мәгариф, 1996.-131 б.

22. Яхин А.Г. 5 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма.-Казан: Мәгариф, 1996.-119 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Анализ средств создания фантастики в романтической сказке Антония Погорельского "Чёрная курица, или Подземные жители"

Цель работы: систематизировать языковые средства, с помощью которых создаётся фантастический колорит, определить их функцию в тексте, а также роль в формировании романтического стиля сказки...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Фантастика и революция.

Утопия и антиутопия....

Урок по изучению поизведения с фантастико-приключенческим сюжетом ( на примере повести К.Булычева "Приключение Алисы")

Урок по произведению с фантастико-приключенческим сюжетом мы предлагаем рассмотреть на примере повести К.Булычева "Приключение Алисы" и провести на уроке внеклассного чтения в 6 классе.Особенности уро...

Урок-исследование "Средства создания фантастики в сказке А. Погорельского "Черная курица, или Подземные жители".

Нетрадиционная форма урока позволяет активизировать деятельность учащихся, повышает интерес к предмету. У детей появляется желание творить....