Татар теле дәресләрендә сәләтне үстерү алымнары.
презентация по теме

Статья на газету"Ачык дәрес"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltne_usteru_alymnary.docx18.73 КБ

Предварительный просмотр:

                                                        Сәләтне үстерү алымнары  

Кәшипова Наилә Җәдит кызы, Әлмәт шәһәре 17 нче урта белем бирү мәктәбе нең 1 нче квал. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге көн балалары арасында үтә сәләтле, конкурентлыкка ия булганнар күп дип билгеләп китәр идек без. Нәрсә дигән сүз соң ул – сәләтлелек?

Психолог – галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә:

  1. Зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар( вундеркиндлар).  
  2. Аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр.
  3. Сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар.

Психология докторы Ю.Гильбух билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә дип белдерә. Акыл үсешенең югары темпы сәләтле балага хас сыйфат.

Аңлы, белемгә омтылучан укучылар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар. Кулланыла торган кайбер гадәти  укыту алымнары һәм методларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсендә бик ачык чагылыш таба.  Хәзерге заман яшьләрендә үзаң һәм үз дәрәҗәсен белү хисе бик нык үскән. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган раслауларга корылган методлар кулланып, дәрес – занятиеләр үткәрү аларның , бигрәк тә үз фикере булганнарның, ачуын чыгара. Укучы, уку процессыннан читләшеп, күңелсезләнеп утырырга да мөмкин. Боларның барысы да иҗади фикер йөртүче мөгаллимнәрне укучыларның үзенчәлегенә туры килә торган яңа методлар һәм алымнар эзләүгә этәрә. Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч – куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала. Мөгаллимнәрне  гадәти  мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп шәхси якын килү, индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыксындыра. Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.

  1. Укучыларда белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү, шуның белән бәйләнештә дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру, вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру.
  2.  Дәрестә дифференцияләштерелгән   укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш  дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым , эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.
  3. Дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу. Укытучының югары әтрафлы булуына һәм дәресләрен демократияләштерүгә ирешү.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз. Әлеге очракта сәләтле балаларны укытканда барлыкка килә торган “буш” вакыт шул ук фәннәрне укыту өчен файдаланырга тиеш.

Соңгы елларда билгеле бер дәресләр системасы эшкәртелде һәм алар мәктәпләрдә киң кулланыла. Фән  мөгаллимнәренең күбесе дәресләрдә терәк схемалар кулланалар, өйрәнгән материалны укучыларның һәрберсеннән сөйләтүгә ирешәләр. Сыйныфны кечкенә төркемнәргә бүлеп, тиешле оештырылган эшләр, уеннар һәм күмәк эш формаларына нигезләнгән дәресләр дә киң кулланыла.

Темаларны блокларга бүлеп, шулай ук темага “күмелү” системасы белән укыту да игътибарга лаек. Моннан дистә еллар элек терәк конспектлар нигезендә укыту системасын танылган новатор Шаталов төзи һәм үз эшендә киң файдалана башлый. Укыту нәтиҗәләре кһтелгәннән артык та килеп чыга. Сәләтле балалар белемнәрен тагын да тирәнәйтә, йомшаграклары уртача укучылар дәрәҗәсенә күтәрелә.

Хәзерге вакытта әлеге системаның төп принциплары төзелде.

  1. Өйрәнгән материалны кат-кат кабатлап укыгач кына тема истә кала дигән принцип буенча эшләү.
  2. Төп фикерне ачыклау, аерып күрсәтү.
  3. Укучыда чынбарлыкны тою хисе, төрле мәгълуматны исәпләп карау, тормышта үзенә юнәлеш билгеләү күнекмәсе булдыру.
  4. Һәр дәрестә язу күнекмәләрен кабатлау.
  5. Һәр дәрестә мәҗбүри рәвештә 10-14 минут мөстәкыйль эш эшләү.
  6. Укучыларның белемен һәркөнне тикшерү.

Терәк схемалар(конспектлар) – үзара нык бәйләнешле сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр җыелмасы ул. Укучыларгы алар теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар.  Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен тестлы биремнәр яисә өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртачарак белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җававп табалар, аларның белеме тирәнәя бара.  

Тестлы биремнәр дә киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала.  Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау дәресләрендә, дәрес-конференцияләрдә аеруча ачык күренә. Балаларның акыл сәләте үсешенә “блоклы” укыту системасы да зур йогынты ясый. Аның асылы – билгеле бер теманы тоташтан өйрәнүдән гыйбарәт. Беренче дәрестә блок белән таныштырыла, башкаларында тулысынча өйрәнелә. Бу эш дәрестән- дәрескә тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, әлеге система схемаларының берсе буенчы этаплап мондый дәресләр үткәрергә мөмкин:

  1. Кереш-лекция. Дәрестә материал эчтәлеге тулысынча аңлатыла, аның төп мәгънәсен төшендерүгә зур игътибар бирелә.
  2. Семинар-дәресләр. Аларның саны материалның катлаулылыгына, күләменә һәм укучыларның яшенә бәйле. Барлык эш, әзерлеккә карап, дифференциальләштерелеп  алып  барыла. Балалар күнегүләрне мөстәкыйль башкаралар, дәреслек һ.б. белән эшлиләр.  
  3. Лаборатор эш. Укучылар схема буенча җайланмалар җыя, аерым тәҗрибәләр үткәрә, күзәтүләр оештыра, таблица, отчет төзиләр, гомумиләштерүләр ясыйлар, уку-укыту фильмнары карыйлар.
  4. Тема буенча мәсьәләләр чишү, диалоглар төзү.
  5. Зачет.
  6. Йомгаклау, кызыклы мәгълүматлар дәресе, анда балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы аеруча ачык чагыла.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр дә зур әһәмияткә ия. Аларның төрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-сочинение, дәрес-иҗади отчет һ.б. аларның һәрберсендә балалар үзара һәм укытучы белән тыгыз аралаша.

Сәләтле балалар белән эшләүдә  яңа эш алымнары һәм төрләре, яңа мөмкинлекләр, дәресләрне яңача оештыруның яңа юнәлешләре барлыкка килә.

Мәсәлән, дәрес-семинар. Һәр баланы актив катнаштыру-аның төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш таләп ителә. Анда укытучының укучылар белән җитәкчелек итүе аерым үзенчәлеккә ия. Ул-дәреснең максатын һәм планын аңлатудан, биремнәр бирүдән, консультацияләр үткәрүдән гыйбарәт.

Биремнәрне диференциальләштереп, һәр укучының үзенчәлеген исәпкә алып әзерләнүгә нык игътибар ителә. Семинарларда дөньяви әһәмиятле гомумиләштерүләр ясала. Тема фән һәм техника яңалыклары белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Шулай итеп, семинарда сыйныф күмәк эшли. Анда һәр укучының индивидуаль эшчәнлегенә киң юл ачыла. Мондый алымнар укучылар иҗатына олы юл ача, мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүгә этәрә, балаларның танып белү активлыгын үстерә.

Укытучылар, сәләтле укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатында, сыналган алымнардан киң файдаланалар. Күп очракта укучы сыйныфта консультант, лаборант вазыйфаларын башкара, алар үзара ярдәмләшәләр, үз-үзләренең ни дәрәҗәдә белемле булуын тикшерәләр. Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни конференцияләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү укытучының эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача белемле укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу исә уртача укыту һәм тәрбия методикасын барлыкка китерде. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар белән үстерү максатын күздә тотып оештыру мөһим. Чөнки, һәр кеше – шәхес. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдәге мәгълүмат-белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр без җәмгыятьнең алга китешен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"

Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....