" Татар теле дәресләрендә уеннар"
методическая разработка по теме

Агишева Айгуль Иршатовна

Татар теле дәресләрендә уеннар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен.

     Балалар һәм яшүсмерләр тормышында уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан чыныктыра, ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

      Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.

      Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта.

      Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә. “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, - дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А.С.Макаренко, - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай.”[1]

Балалар уены, аның сабый үсешенә тәэсире һәм роле турында психологлар Л.С.Выготский, А.А.Леонтьев, Д.Б.Эльконин һәм башкаларның хезмәтләре билгеле.

Татар теле дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен дә үтиләр.

        Уеннар уйнаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, хәрәкәтчән уеннарны күбрәк кертергә кирәк. Моның өчен уеннарны мәктәп ишек алдында, спортзалда һәм башка урыннарда уздырырга кирәк.

            Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

          Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен  үстерү өстендә дә эшләргә кирәк.

Уеннарны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре.

Чит тел, милли мәктәптә рус теле дәресләрендә уен куллануның күпьеллык практикасы, шулай ук рус мәктәбендә татар теле укыту тәҗрибәсе әлеге форманың чит телне өйрәнгәндә алыштыргысыз булуын раслый. Әмма дәрестәге уенның аны оештырганда исәпкә алынырга тиешле үзенчәлекләре бар:

1. Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга, катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш.

2. Чит телне өйрәнергә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булырга тиеш.

3. Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм соңгы нәтиҗә куанычы булу мөһим.

 “ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул, “ – ди В. А. Сухомлинский.[2]

Уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.

Грамматик уеннар шунысы белән әһәмиятле: укытучы уенны башлар алдыннан,

 “булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтегез”  дигән таләп куя һәм укучы өчен ул җаваплы бирем булып тора.

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан  санамышлар, тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль һәм әйтемнәр дә татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.  

Җырлы-сүзле уеннар тәрбияви яктан бик әһәмиятле.Алар баланы музыкаль авазлар белән хисләндерәләр, күңелендә нәфислек тойгысы уяталар. Шуның өчен балалар җырлы–сүзле уеннарны бик яраталар.

Күмәк җырлы әйлән-бәйлән уеннарының кайберләре (“Кабыргалы-камчылы”, “Ак тирәк” һ.б.) борынгы туй һәм бәйрәм йолалары белән бәйләнешле булса, икенче берләре (“Әбәкләшү”, “Торма тартыш”, “Сукыр тәкә” һ.б.) җитезлек  һәм зирәклекне үстерү, өченчеләре (“Очты-очты”, “Без-без” һ.б.) хәтер һәм рефлекска корылган булулары белән кызыклы.  “Күз бәйләш”, “Күз йомышлы” уеннары дөм караңгы җирдә үз урыныңны дөрес билгеләү, ориентлашу, адашмый, баш әйләнми хәрәкәт итү, колак, кул сизгерлеге сәләтен көчәйтә. Бу уеннарның барысы да көләргә-куанырга, күңел ачарга ярдәм итә.

Рус мәктәпләренең татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларында кулланыла торган уеннар.

        Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Алар, берничә бала бер җиргә җыелдымы, шунда ук бер уен оештыру ягын карыйлар. Ял сәгатьләрендә аларның иң күңелле һәм файдалы шөгыльләре шул уеннар була. Димәк, уен – иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер ул.

Тәкъдим ителгән фонетик, лексик, рольле уен үрнәкләрен дәрестә, озайтылган көн группасында да файдаланырга була.

Фонетик уеннар

Сүз уйлау

Бу уен татар теленә генә хас авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ ә ] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер.

Исем уйлау

Аерым авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ А ] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер? Арада татарча исемнәр булу мөһим.

Әйтеп бетер

Уен аерым теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы  сүзне әйтеп бетерергә тиеш. Мәсәлән, “ Безнең мәктәп” темасы буенча: ки... , дәф... , ак... , так... .

Сузык аваз хәрефләрен куеп сүзләр яса

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

....          ....           ....         .....  һ.Б.

Югалган авазларны тап

(Р.Миңнуллинның “Югалган хәрефләр” исемле шигыре буенча).

Мич почмагын сөзә-сөзә,

Авыртуга түзә-түзә,

Ак маңгаен бәрә-бәрә,

Үсә безнең бөдрә бәрә... .

Табыныгыз ай-яй-яй бай,

Катык та сөт, каймак та май —

Бөтенесе кунак сые!

Рәхмәт инде сиңа, сые... .

Әллә юри котыртмакчы,

Әллә инде куркытмакчы,

Булмаса да бер дә көче,

Өргән була безгә көче... .

Оя дер-дер килә,

Әллә инде дер-дер көлә?!

Ахры чак-чак куркып куя

Шул ояда батыр куя... .

Бу – бүре, дип уйламагыз,

Ә шулай да уйнамагыз,

Булмасам да үзем бүре,

Минем башта бүре бүре... .

Әйтеп бетер

Фонетик зарядка үткәрү өчен кулланырга була.

На-на-әнә бара машина,

Ни-ни-аш пешерә әни,

Ти-ти-эштән кайта әти,

Ый-ый-укудан кайта абый,

Сә-сә -җил исә,

Га-га-су ага.

Ва-ва-яңгыр ява.

Лы-лы –урамда җылы,

Би-би-носки бәйли әби,

Әк-әк-болында үсә чәчәк,

Пи-пи-өстәлдә тәмле ипи,

Әй-әй-чәйнектә чәй,

Ар-ар-тышта ява кар,

Ю-ю-урамда зур аю,

 Ке-ке-тавык эзли төлке

Рольле уеннар

Дәрес – аукцион

Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм уртанчы сыйныфларда, мәсәлән, “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” кебек темаларны өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була.  Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү” түбәндәге формада булырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү, шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

                                            Буяу сатышлы

 Бу уенны дәрестән тыш чара буларак та кулланырга мөмкин.

 Малайлар бер якка, кызлар икенче якка тезеләләр. “Буяу сатучы” кызларга буяу төсләрен әйтеп чыга. Ә малайлар берәм-берәм буяу алырга киләләр. Сатып алучы болай ди:

- Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

“Төсем матур, мине ал,”-

Диючеләр бар микән?

Сатучы болай дип җавап бирә:

- Буяуларым күптин күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк;

Кайсы һөнәрен күрсәтә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы үзенең берәр һөнәрен күрсәтә. Ә аннары, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз урынына китә. Икенче кеше буяуга килә. “Буяу”лар сатылып беткәнче, уен дәвам итә.

Шулай ук укучыларны яңа лексикага өйрәткәндә дә бу уенны куллансаң бик уңышлы булачак. Чөнки уен тибында тәкъдим ителгән тема хәтердә яхшырак калачак, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә дә ярдәм итәчәк.

“Татар телен  яратучылар”

клубы утырышы

Утырыш һәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү максатыннан чыгып оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала.

Нәрсә, кайда, кайчан?

Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм

күнекмәләрне тикшерү максатыннын чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек яки уку елы ахырында.

 

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы кысып-кысып куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә.

Җыр:    

Булатның туган көненә,

Без пешердек ак калач,

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк.

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнең сайлап кач!

Шул ук уенның “коймаклар” дип аталган төре дә бар:

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән.

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

         Теләгәнең сайлап ал. 

Тәрҗемәче уены

Укучыларга тема бирелә. Беренче укучы бу теманы рус телендә үстерә, икенче укучы тәрҗемә итә.

Журналист уены.

Беренче укучы – журналист, башка (берничә укучы булырга мөмкин) укучы – таныклы шәхестән интервью ала.

“Кем син”

Беренче укучыга алдан роль бирелә(мәсәлән, син таныклы, рәссам, шагыйрь Бакый Урманче), башкалар шәхеснең кем икәнен белер өчен аңа төрле сораулар бирәләр.

Лексик уеннар

Хайваннар һәм кошлар кайда яши?

Бу уен кыргый һәм йорт хайваннарының, кошларның исемнәрен истә калдыру өчен уйнала. Балалар алдына рәсемнәр эленә. Укытучы сөйләшү үрнәкләре буенча сораулар бирә.Укучылар хайван яки кошларның кайда яшәве турында хәбәр итәләр. Мәсәлән: Куян кайда яши? – Куян урманда яши. Үрдәк кайда яши? – Үрдәк авылда яши.

Ул нинди?

Бу уен әйберләрнең  билгеләрен дөрес билгеләү күнекмәләре өстендә эшләүне максат итеп куя.

Тәрбияче балаларга төрле әйберләрнең рәсемнәрен күрсәтә, балалар аларның төп билгеләрен санап чыгарга тиеш. Мәсәлән, “Туп нинди? Туп зур (кызыл, яңа, чиста)”. “Алма нинди? Алма (ачы, тәмле, түгәрәк, яшел )” һ.б.

Сүз яз

а ) Беренче иҗектә “ О “ , икенчесендә “ Ы “ хәрефе булган биш хәрефле сүзләр яз.

( болыт, борыч, борыс, корыч, колын, толым, ногыт, борын, холык, толып...)

б ) Беренче иҗектә “ Ө “ , икенчесендә “ Е “ хәрефе булган биш хәрефле сүзләр яз.

( хөкем, төтен, көмеш, йөзек, мөгез, шөреп, бөтен, йөзем, көчек, төзек...)

в) Тактага язылган хәрефләрдән сүзләр төзеп әйтегез (тактага хәрефләр языла: м,у,з,е,й; к,и,б,е,т, һ.б. )

г) Балалар “к” хәрефенә башланган, шул ук хәрефкә беткән, һәм алдан да, арттан да бер үк төрле укылган сүзләрне табалар. (  кадак, карак, калак, кабак, качак)

д) Иң саңгырау һәм иң яңгырау сүзләрне табыгыз. (тимераяк, күбәләк, багланыш, файдаланырга, ашамлык һ.б.)

е) “К” хәрефенә башланган сүзләрдән җөмлә төзеп языгыз. (  Кичә кич, кайтып килгәндә, кара кәҗә күзгә күренде. Кайдан кайтып киләсең, Кәрим?)

һ) Алфавит тәртибендәге сүзләрдән генә торган текст язу.

Хәрефләр эстафетасы

Нинди дә булса мәкальнең һәр хәрефе аерым карточкаларга языла, һәм өстәлгә таратыла. Магнитлар әзерләп куела. Тактаның урта бер җиренә өтер билгесе ясалган карточка беркетелә. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче яртысын икенче команда хәефләрдән  җыеп тактага беркетә. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.

Ватык телефон

Уенчылар бер рәткә тезелеп утыралар. Уенны алып баручы рәт башындагы

кешегә шыпырт кына бер сүз әйтә. Ул бу сүзне күршесенә, күршесе янә күршесенә пышылдый. Сүз соңгы кешегә килеп ирешкәч, ул “телефонограмма”ны кычкырып әйтә. Ләкин текст үзгәргән була. Кем үзгәрткәнне белү өчен, һәркем үзе ишеткән сүзне әйтергә тиеш. Үзгәрткән кешегә җәза бирелә. Аңа йөзгә кадәр йомырка санаталар:

Кәтердем, кәтердем бер йомырка,

Кәтердем, кәтердем ике йомырка,

Кәтердем, кәтердем өч йомырка...

Санаганда берәр сүзне ялгыш әйтсә, аңа җәза бирелә.

 “Ватык телефон” уены укучыларда сөйләм эшчәнлеген камилләштерә. Тел көрмәкләндергеч буларак та укучыларга ярдәм итә.

Кем күбрәк сүз белә?

Укытучы тактага бер озын сүз язып куя (көнбагыш, көнчыгыш, батырчылык, тантана, тыйнаксызланмаска һ.б.).Укучылар шул сүздә булган хәрефләрдән булдыра алган кадәр яңа сүзләр язарга тиеш. Бирелгән вакыттан соң иң күп сүз язучылар билгеләнә. Тора -бара бирем катлаулана. Исемнәр генә , бер яки ике иҗекле сүзләр генә һ.б.

Әлеге уен укучыларның җитезлеген арттыра, хәтерен яхшырта, сөйләм телен баета.    

                                   

Очты-очты

Уйлау сәләтенә һәм тән хәрәкәтләренә акыл контролен көчәйтү өчен булган бу кызыклы уен һәр җирдә бик таралган. Аны бигрәк тә балалар уйный.

Уйнаучылар тышта булсалар, кулларын түбән төшереп бер түгәрәккә басып торалар. Сыйныфта парта артында булсалар, уң кулларын өстәлгә салып яки тезләренә куеп утыралар. Арадан берәү баш булып уртага баса. Ул һәр төрле оча торган һәм очмый торган нәрсәләр исемен буташтырып әйтеп, очты, очты дип, кулын күтәрә бара. Башкалар аның артыннан тик оча торган нәрсәләргә генә кул күтәрергә тиеш. Ләкин кул күтәрү автомат хәрәкәткә әверелү аркасында, уйнаучылардан кайберсе, абайламыйча, башлык артыннан очмый торган нәрсәгә дә кул күтәреп куя. Шуның өстенә әйбер исемнәренең рифмага салып әйтелүе дә автомат хәрәкәтне көчәйтүгә хезмәт итә. Әгәр берәрсе шулай “Очты, очты, парталар очты” дигәнгә дә кулын күтәреп куйса, башлык аңа: “Бар алайса, парталар белән бергә оч!” – дип, үз урынын биреп, үзе башкаларга кушыла да, уен югарыдагыча дәвам иттерелә. Ялгышучылар берничә булса, алдан ялгышучыны баш ясыйлар.

Академик Павловның шартлы рефлекс теориясе белән аңлатыла торган бу уен  тәрбия ягыннан аерым игътибарга лаек.

Башлык тарафыннан әйтелә торган тезмәләр түбәндәгечә  яңгырарга мөмкин:

Очты, очты – каргалар очты.

Очты, очты – торналар очты.

Очты, очты – арбалар очты.

Очты, очты – кара каргалар очты.

Очты, очты – чыпчыклар очты.

Очты, очты – кошчыклар очты.

Очты, очты – алмагачлар очты.

Очты, очты – сандугачлар очты.

Өченчесе артык

Балаларда сүзләрнең уртак билгеләрен табып, гомумиләштерү сәләтен үстерү

көз, кыш, дүшәмбе

кызыл, яшел, зур

зур, кечкенә, ак

түгәрәк, өчпочмак, аю

тавык, каз, саескан

кабак, кыяр, алма

шимбә, якшәмбе, төн

иртә, кич, кыш         һ.б.

Буяулар

Төп төсләрне ныгыту, балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Бала төсле карандашлар күрсәтә һәм әйтә:

Кызыл:   мин –ут, мин-флаг, мин-мәк,

Сары:  мин-чеби, мин-лимон, мин-шалкан,

Яшел: мин –кыяр, мин-үлән, урман

Зәңгәр: мин-күл, диңгез, һава

Охшаш сүзләр уйлап тап

Иләк-чиләк       Төлке-көлке

Килә-китә         Сөт-көт

Ага-суга            Тар-зар-пар

Кил-кит             Баскыч-ачкыч

Көн-төн             Акча-букча

Грамматик уеннар

Миңлебай

Бу уен килчәк заман хикәя һәм боерык фигыльләрне күплек санда куллануны активлаштыру максатында уйнала.

Түгәрәк уртасында бер бала тора. Калганнары кулга кул тотынып, җырлап әйләнәләр. Уртадагы бер бала башкаларга нинди дә булса бер кыланыш – хәрәкәт ясап күрсәтә, тирәсендәге балалар күмәк җыр астында шуны ук кабатлыйлар.

Башкалар хор белән:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,

Йә, кыланыгыз шулай.

Башкалар хор белән:

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәр баланы үз янына чыгара да, үзе аның урынына баса. Уен шулай дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем

Уен рус телле балаларның сөйләм телен үстерү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең  III зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту өчен оештырыла.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап  әйләнеп, уртадагы балаларга төрле эшләр  кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар: “Менә шулай, менә шулай”, - дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

-- Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

--Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

--Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян аталар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян аталар.

Могҗизалар кыры

Бу уен тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында уздырыла. Укучылар хәреф таный белергә тиеш.

Укытучы берничә сорауны кәгазьгә яза һәм аларны номерлый. Җавап булырдай сүзнең беренче хәрефе язылган, хәрефләр санынча шакмаклар сызылган  кәгазь тактага эленә. Катыргыдан ясалган сәгать угын әйләндергәч, ул кайсы ягында туктый, шул номерлы сорау укыла. Мәсәлән, “ Безнең шәһәр”  темасы буенча сорау: Син кайда яшисең?

Кайтаваз уены

Бер үк җөмләне берничә укучыдан кабатлаттыру.

                                                                   

                                                                     

                                                                  Кар өеме уены

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

Корректор уены

Тексттагы хаталарны табу.

Рифмалаштыру

 Бирелгән җөмләне рифмалап дәвам итү. ( Җылы, ямьле җәй җитте,болында үлән кипте).

Хис- тойгылар кирәк

Бер җөмлә алына. Кем шуны иң күп төрле интонаөияләрдә әйтә алыр? (хикәяләп, сорап, өндәп, шаяртып, шатланып, битараф, нәфрәтләнеп, уфтанып).

Кем тизрәк?

Бирем. Һәрберсенә аерым сүзләр язылган берничә карточка өләшенә.Шулардан иң тиз җөмлә төзүче җиңүче була.

Карточкаларга аерым хәрефләр язып, шулардан иң тиз сүз төзүчегә дә ярыш уздырырга була.

Йорт җиткезү авырмы?

Тактага йорт рәсеме элеп куелган. Рәсемдәге әйберләрнең йортның кай җирендә урнашуын аңлатыгыз.(ишек алдында, өй түбәсендә, урындык астында, тәрәзә төбендә, баскычта,һ,б.) Бу уенны бәйлек сүзләрне өйрәнгәндә куллану бик отышлы була.

Ялгыш диалог

Татарча сөйләшергә әле өйрәнеп кенә килә торган кеше сезгә үзе язган диалогның дөреслеген тикшерергә бирде. Ул диалогтагы репликаларның тәртибен бутап язган. Сез аңа диалогны тәртипкә китереп бирегез.

Реплкаларны аерым –аерым итеп бирергә дә була.

Кроссвордлар чишү

Дәресләрдә, шулай ук класстан тыш чаралар составында кроссвордлар бик

еш кулланыла торган чара булып тора. Дәресләрдә булсынмы, класстан тыш эшләр составындамы кроссвордлар бер төрлелектән котылу чарасы булып тора. Әйтик, дәрес барышында укучыларга кроссворд чиштерү аларны “уятып” җибәрә, кызыксынучанлыкларын арттыра, белемнәрен баета.

 Кроссвордларны  төрле тема буенча төзергә мөмкин. Мәсәлән, дәрестә билгеле бер теманы өйрәнгәндә шул тема буенча (грамматик теорияне үз эченә алган; лексик минимумны үз эченә алган).

Тема: Киемнәр.

Авырлыгым ташка,

Җиңеллегем үземә.

Су анасы сукранма,

Миңа саулык,

Сиңа ...

                       (Яулык.)

Ике агай тездән,

Калышмыйлар бездән.

                          (Итек.)

  1. Йомшак, йөнтәс этемнең

Озындыр колаклары.

Җылы булса, күтәрә,

Суык булса, төшерә.

                         (Бүрек.)

  1. Бер тишектән керәсең,

Өч тишектән чыгасың.

                        (Күлмәк.)

  1. Тышы урман, эче кыр,

Ул суыктан саклыйдыр.

                              (Тун.)

  1. Җылы оек ... /бияләй/

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

                 (Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”.)

  1. Башы да койрык,

Очы да койрык.

                        (Шарф.)    

 


М

К

Я

К

И

 Е

М

Н

Ә

 Р


[1]         Макаренко А. С.  Лекции о воспитании детей / Под ред. А.С.Макаренко и В.Н.Колбановского. – 4-е изд. – М.: Учпедгиз, 1952. – 96 с.

[2]         Сухомлинский В. А. Гомеремне балаларга бирәм. – Киев; Радяська школа, 1969.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

Татар теле дәресләрендә уеннар

Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.   Уен – ул тормыш күренешләренең символы...

«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»

laquo;Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»...