Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШЧӘНЛЕГЕН ҮСТЕРҮ АЛЫМНАРЫ

(5 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ МИСАЛЫНДА)

                                       

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.........................................................................................................  3          

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Мәктәп системасында ФДБС шартлары нигезендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру (рус төркеменең 5 нче сыйныфы мисалында)................................................................................  7          

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.  Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары

  1. Тәнкыйди фикерләүне үстерүдә мөстәкыйль эшләр.......................................................................................... 12
  2. Иҗади фикерләүне үстерүдә мөстәкыйль эшләр........................   21        

ЙOМГAКЛAУ.............................................................................................  24    

ӘДӘБИЯТ ИCЕМЛЕГЕ...................................................................................  26          

КЕРЕШ

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФДБС) төзелде.

Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы – бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

Яңа стандартлар буенча бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – үз милләтен таныган,  хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, мөстәкыйльфикер йөреткән шәхес тәрбияләү. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр, яңа метод һәм алымнар кулланып эшләү мөһим.

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү  барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдалана алалар.

ФДБС буенча уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына яӊа, заманча таләпләр куя. Шундый таләпләрнеӊ берсе –укучыны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Тел, тарих фәне билгеле бер метод һәм алымнарга таянып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ куллану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүне  таләп итә. Бүгенге заман укучылар алдында бик катлаулы таләпләр куя: ул үзенең уй-фикерен төгәл итеп әйтеп бирергә; әңгәмә корып, актив сөйләшү алып барырга тиеш. Бу укытучы өчен дә бик авыр мәсьәлә, чөнки аз вакыт эчендә күп мәгълүмат биреп, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү кирәк [13, 19].

Әлеге яңа стандарт таләпләрен үтәү өчен, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү ысулларының берсе – укытучының методларны оста чиратлаштыра, төрләндерә белүе. Ә бу исә өйрәтеләсе материалның эчтәлеген өлешләргә дөрес бүлүгә һәм укытудагы кирәкле алымнарны, ысулларны сайлый белүгә бәйле. Укыту методлары системасының укытучының һәм укучылар эшчәнлегенең барлык төрләрен дә үз эченә ала; дәрестә дискуссияләр, уеннар, укучыларның лаборатор һәм практик эшләрен, тәҗрибә һәм эксперименталь эшләрне оештыру да җитди роль уйный.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары бихисап. Методиканың алдынгы укытучылары, методистлары бу җәһәттән бик күп төрле эш алымнары тәкъдим итәләр. Академик Л.В.Щерба һәм кайбер башка методистлар 1903 елда телне күзәтү методын гамәлгә куйдылар. Бу методны алар зарарлы булган ятлау методы урынына тәкъдим иттеләр; ул метод укучыларның мөстәкыйльлеген һәм активлыгын булдырырга омтылучыларда зур кызыксыну тудырды һәм яклау тапты. Татар теле һәм укыту методикасы өлкәсендә күп хезмәт иткән телче методист М.Корбангалиев та бу методны раслап чыга. Күзәтү һәм укытучының аңлатуы ысуллары белән эшләгәндә, ул фикерләү юлларыннан индукциягә (тикшереп, кагыйдәгә, нәтиҗәгә бару) һәм дедукциягә (гомуми кагыйдәдән тикшерүгә бару) мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күрсәтә. Методист М.Ш.Галләмова үзенең  “Ике яки бер коплектлы мәктәпләрдә ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары” исемле мәкаләсендә мөстәкыйль эшләрне укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләренә карап классификацияли [4,30].

Яңа стандартлар буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын (рус төркеменең 5-нче сыйныфы мисалында) тикшерүне хезмәтебезнең максаты итеп куйдык. Билгеләнгән максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • традицион укыту метод һәм алымнарын өйрәнү;
  • укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерегә булышлык иткән ысулларны эзләү, тикшерү;
  • укучыларның тәнкыйди һәм иҗади фикерләвен үстерүдә мөстәкыйль эшләрнең ролен билгеләү.

Тикшеренүнең методологик нигезләре булып Вәлива Ф.С., Саттаров Г.Ф.-ларның “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, Заһидуллина Д.Ф.-ның “Мәктәптә татар әдәбияты укыту методикасы” торалар.

Проект эшебезнең өйрәнү объекты – укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге, өйрәнү предметы – укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру метод һәм алымнары.

Тикшеренү метoдлaры һәм aлымнaры: Тaтaр теле һәм әдәбияты дәреcләрендә, cыйныфтaн тыш чaрaлaрдa укучылaрның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру, үcтерү юллaры төрле. Әлеге чaрaлaрны өйрәнүнең метoдик үзенчәлекләрен билгеләү мaкcaты белән, тикшеренү бaрышындa түбәндәге метoд һәм aлымнaрдaн фaйдaлaнылды: ыcуллaрны тикшереп aнaлизлaгaндa –тacвирлaмa; темaгa кaгылышлы тaрихи мaтериaлны төрле яклaп cиcтемaлы рәвештә тикшергәндә тaрихи-этимoлoгик; әлеге теoретик өйрәнүләрне чaгыштырып өйрәнгәндә – чaгыштыру; өлешчә өйрәнүләрдән гoмумигә күчеп өйрәнгән чaктa – индуктив, гoмуми өйрәнүләрдән өлешчәгә күчеп өйрәнгән чaктa – дедуктив метoдлaрны куллaндык.

Проект эше ике бүлектән тора. Беренче бүлектә тел һәм әдәбият дәресләрендә кулланыла торган метод һәм алымнар, укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтүнең психологик һәм педагогик нигезләре өйрәнелде. Икенче бүлектә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары ачыкланды. Йомгак өлештә нәтиҗә ясалды, проект эшен язу вакытында файдаланылган әдәбият исемлеге бирелде.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте:

Түбәндәге проект эше, иң беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына файдалы булачак. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру, баланың дәрес һәм аннан тыш чараларда активлыгын тәэмин итү, кызыксынуын арттыру юллары бихисап. Елдан-ел бу алымнар арта, камилләшә. Укучыларны үзаллы шәхес буларак тәрбияләү юлында төрле метод һәм алымнарны дөрес куллану зарур. Шуңа күрә дә әлеге хезмәтебез татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен яхшы кулланма булачак.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә:

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары фәнни яктан өйрәнелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек була алырдай фәнни-методик кулланма булдыру.

I бүлек

Мәктәп системасында ФДБС шартлары нигезендә  укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзерге заман укытучысы укучыга яңа материалны өйрәтеп, аңлатып кына калмый, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФДБС кертү репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга яраклы укытучы эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга тиеш.

Укучының мөстәкыйль эшчәнлеген ничек оештырыга соң? Бу сорауга, гадәттә, төрлечә җавап бирәләр. Мондый эшчәнлекне тикшеренү методын системалы куллану, танып-белү мисалларын чишү, эвристик әңгәмәнең ролен һәм урынын көчәйтү һәм башка юллар белән оештырырга була. Тәҗрибә шуны күрсәтә: куелган сорауга җавапны хәзерге заманның алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштергәндә генә, моның философия, психология, педагогика һәм дидактиканың тулаем танып-белү процессы һәм аерым алганда, укыту ярдәмендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру турындагы нәтиҗәләрен интеграцияләү (берләштерү) юлы белән теоретик яктан аңлатканда гына бирергә була [17, 20].

Тел һәм әдәбият укытуны нәтиҗәле итү укучыларның мөстәкыйльлеген арттыру, балаларның фикерләү, уйлау эшчәнлеген үстерүне күз алдында тота. Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында түбәндәге бурычлар килеп баса:

  • балаларга белем бирү дөньяны танып-белү максатыннан оештырылсын;

  • алган белемнәрен укучылар мөстәкыйль эшләр үтәгәндә, нәтиҗәле итеп файдалана алсын;
  • мөстәкыйль эшләрне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күздә тотарга тиеш [16, 23].

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү аларның акыл сәләтен үстерүдә бик әһәмиятле роль уйный. Әгәр тәкъдим ителгән материал логик эзлеклелектә булса (аның иң мөһим законнары – сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләре, аналогия, индукция һәм дедукция тиешле тәртиптә китерелсә) һәм фактик материалны, аны өйрәнү шартларын, ориентирларын, күзәтүләрнең нәтиҗәләрен бирсә, ул чакта укучылар мөстәкыйль рәвештә:

  • объектлар һәм күренешләрне (төшенчәләрне) тасвирлый, билгеләмәләрне әйтә-чыгара һәм хикәяләрне төзи беләләр,
  • объектлар һәм күренешләрне (төшенчәләрне) аңлата, законнарны әйтә - китереп чыгара,
  • принципларны, кагыйдәләрне әйтә - чыгара һәм аларны практикада куллана беләләр.

Фәнни әдәбиятта мөстәкыйль эшләрнең берничә классификациясе бар. Практикада куллану өчен  И.И.Малкин классификациясе (башкару, ярым иҗади, иҗади һәм башка шундый характердагы мөстәкыйль эшләр) һәм П.И.Пидкасистый классификациясе уңышлырак булып тора. Соңгысы мөстәкыйль эшләрнең дүрт тибын күрсәтә. Кыска гына әйткәндә, алар түбәндәгеләрдә гыйбарәт:

  • шушы предметны өйрәнгәндә турыдан-туры аналогик яки элегрәк шуңа аналогик булган предмет эчендәге ситуациядән файдаланып, үрнәк буенча мәсьәләләр эшләү (укытучы ничек эшләргә икәнлеген күрсәткән яки дәреслектә чишү үрнәкләре җентекләп аңлатылган мисал һәм мәсьәләләр чишү);
  • мәгълүм эш ысулларын гадәти булмаган шартларда предмет эчендәге яки предметара проблемалы ситуацияне хәл иткәндә реконструктив-вариатив рәвештә файдалану;
  • предметның үз эчендә һәм предметара фәнни-тикшеренү характерындагы мөстәкыйль эшләр (максатны, эшнең эчтәлеген укучылар үзләре билгелиләр, мәсьәләне чишүнең яңа ысулларын табалар һ.б.) [9, 25].

Мөстәкыйль эшләрнең барлык типлары һәм төрләре дәреснең өч максатыннан чыгып оештырыла, алар аның өч этабында да булырга мөмкин.

Стандартларның төп мәгънәсе, нигезе нәрсәдә? Башлангыч белемнең максаты, төп нәтиҗәсе: универсаль уку гамәлләре формалаштыру, дөньяны танып белү нигезендә бала шәхесен үстерү. Башлангыч мәктәпнең төп бурычы: баланы белем алырга  өйрәтү. Көтелгән нәтиҗәләр: дәвамчанлык, үсеш, укуда мөстәкыйльлек. Белемнәр системасын, универсаль уку гамәлләрен формалаштырып, төп мәктәптә белем алуны дәвам итү шартлары булдыру, уку мәсьәләләре чишкәндә үз-үзләрен көйли, оештыра белүгә ирешү. Стандартларга туры китерелеп, яңа дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучыга ярдәмлекләр чыгарылган. Укытучы эшчәнлегендә төп игътибар универсаль уку гамәлләре булдыруга юнәлтелә. Алар 4 төркемгә бүленеп карала: шәхескә кагылышлы, регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре була. Болардан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: яңа стандартлар кысаларында укыту процессында мөстәкыйль эш алымнары  әһәмиятле роль уйный.

М.Ш.Галләмованың “Ике яки бер комплектлы мәктәпләрдә ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары” исемле мәкаләсе яшь укытучылар өчен файдалы чыганак булып тора. Методист, ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен дөрес оештырып, укытучыга программа материалын үтәргә тулы мөмкинлек бирә. “Мөстәкыйль эшне дөрес оештыруның белем-тәрбия бирү ягыннан да әһәмияте зур”, – ди автор[10, 87].

М.Ш.Галләмова ана теленнән уздырыла торган мөстәкыйль эшләрне өч төркемгә бүлеп тикшерә:

1. Кече звено укучылары өчен. Тел дәреслекләреннән яки тактадан төрле текстларны күчереп язу. Бу төрэш текстны сүзгә-сүз күчерү рәвешен генә алмыйча, һәр класста укучыларның яшь һәм белем үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәрбелән катлауландырылырга тиеш.

2. Урта звено укучылары өчен. Төрле формадагы грамматик тикшерү, күнегү эшләрен 5нче сыйныфтан башлап ук бирә башларга кирәк (5 нче сыйныфта – аерым сүзләрне, җөмләләрне сайлап күчерү, кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү; 6 нчы сыйныфта – предметны, билгене, эш һәм хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне аерып алып,сорау кую, җөмләләр төзү; 7 нче сыйныфта сүзләрне кисәкләргә аерып язу: эшче -эш -тамыр, -че –кушымча; 8 нче сыйныфта схема буенча җөмләнетулыграмматик тикшерү).

3. Югары звено укучылары өчен. Хәтердә калганча язу күнегүләре.Бу төр күнегүләрне системалы рәвештә үткәргәндә, укучы теоретик материалны истә тизрәк калдыра, грамоталыитеп язарга өйрәнә. [12,5]

Әлеге проект эшебездә без урта звено укучылары өчен, аерым  алганда – рус төркеменең 5 нче сыйныф укучыларының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын карап үтәрбез. Башлангыч сыйныфны яңа гына тәмамлап, урта звенога күчкән балалар белән эшләүнең аерым үзенчәлекләре бар. Бу яшьтә балалар бик актив була. Шуңа күрә дә 5 нче сыйныф укучыларына уен формасындагы, төрле физик күнекмәләр белән катнаш күнегүләр башкарту үз уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, “Лексика” бүлеген өйрәнгән чакта укучыларга өйрәнелгән сүзләрне кулланып, диалог төзергә тәкъдим итәбез. Балалар диалогны такта алдына чыгып, иптәшләре алдында “уйнап” күрсәтәләр. “Әдәпле  сорый беләсеңме?” темасын өйрәнгән  вакытта шулай ук укучылар бик яратып диалоглар төзи, иптәшләре алдында чыгыш ясый. “Олегның кәефе юк” хикәясен өйрәнгәндә хикәядәге лексик-грамматик материалны өйрәнүдән тыш, укучылар бик теләп әңгәмә коралар, парларда эшлиләр. Сингапур методикасына караган Раунд Робин, Тимбилдинг кебек уеннар аша, хикәяне анализлыйлар, үзара татар телендә аралашалар. Шул рәвешле, мәктәп шартларында укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү ФДБС таләпләре нигезендә башкарыла.

II бүлек

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары

2.1. Тәнкыйди фикерләүне үстерүдә мөстәкыйль эшләр

Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе критик фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән рациональ файдаланып,  яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Шәхеснең танып белү сәләте - эшлеклелек сыйфатының аерылгысыз өлеше.

“Критик” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый.  Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегеннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала.

Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив   файдалана   алуы      беренче     урынга   чыга.   Бүгенге   көндә мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу [26; 91].

Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең концептуаль үзенчәлек төрләре:

  • белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының  бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;
  • белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;
  • коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;
  • танып-белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;
  • төгәл билге.

Критик фикерләү – ул

  • төпле сораулар,
  • ышанычлы дәлиллләр,
  • уйланылган адымнар.

Критик фикерләү – ул

  • кызыксыну,
  • эзләнү,
  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)
  • җавап табу,
  • үз фикереңне булдыру,
  • башкалар фикеренә колак салу,
  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Тәнкыйди фикерләүне үстерүдә проект алымы

Проект – нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

1. Әзерлек этабы.

2. Проектны тормышка ашыру этабы.

3. Йомгаклау этабы.

1. Әзерлек этабында

  • тема билгеләнә;
  • юнәлеше, максаты, бурычлараңлатыла;
  • үтәү вакыты билгеләнә;
  • эш планы төзелә;
  • нәтиҗә – продукт, анны презентацияләү формасы билгеләнә;
  • укучыга чыганаклар белән эшләү буенча киңәшләр, күрсәтмәләр бирелә.

2. Проектны тормышка ашыру этабы

  • укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
  • информацияне өйрәнә, эшкәртә;
  • проектның соңгы нәтиҗәсе – продуктны эшләп бетерә.

3. Йомгаклау этабы

  • проектны презентацияләү;
  • фикер алышу;
  • эшкә бәя бирү.

Проектка төп таләпләр:

  • Проект өстендә эш ниндедер конкрет, социаль әһәмиятле проблеманы чишүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Куелган проблеманы чишүдә эшләнәчәк эшне дөрес планлаштыруның әһәмияте зур. Һәр конкрет гамәл, аның нәтиҗәсе, срогы, җаваплы кешесе күрсәтелә. Шулай ук килеп чыгачак нәтиҗә-продукт һәм презентация формасы билгеләнергә тиеш. Шул ук вакытта кайбер иҗади  һәм рольле проектлар башыннан ахырына кадәр планлаштырылып бетмәскә дә мөмкин.
  • Һәр проектның төп шарты – укучыларның иҗади эшләве. Проектның характерлы үзенчәлеге булып укучыларның информация эзләве тора. Информация укучы тарафыннан өйрәнелә, эшкәртелә һәм тәкъдим ителә [18; 29]. Укучы информацияне турыдан туры бер җирдән икенче җиргә күчереп куярга гына тиеш түгел, үзенең фикерен дә белдерергә тиеш.
  • Проектның нәтиҗәсе булып укучыларның куелган проблеманы чишкәндә булдырган эш продукты тора.
  • Һәр проект үзенең тәмамлау этабында продуктны презентацияләү һәм яклаудан торырга тиеш. Димәк, проект эше түбәндәге тәртиптә бара:

Проблема – Планлаштыру – Информация эзләү – Продукт – Презентация.

Проектны эшләү барышында аның портфолиосы барлыкка килә. Бу бөтен эш материаллары тупланган папка.

Әлбәттә, татар телен камил белмәгән 5 нче сыйныф укучылары белән зур фәнни ачышлар ясау мөмкин түгел. Әмма белем алуның бу этабында укучы материалны үзләштереп, белемнәрен гомумиләштереп, нәтиҗә чыгара белсә – шул җитә. Проект башкару вакытында без сыйныф белән бергә эшлибез. Балалар бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшләрен бирә. Шул рәвешле укучыларыбыз бер яктан фәнни, үзаллы эшчәнлеккә тартылса, икенче яктан, үзләрендә әдәп һәм әхлак кануннарын тәрбияли.

Фәнни-эзләнү эше алымы

Мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә тагын бер алым – ул укучыны фәнни эш белән кызыксындыру. [16, 23]

Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләрекиӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәтә.

Укучылар белән фәнни-тикшеренү темасын сайлаганда, аныӊ актуальлегенә, өйрәнелү дәрәҗәсенә, чыганаклардан һәм фәнни әдәбияттан файдалана алу мөмкинчелеген, укучыныӊ кызыксынуын истә тотарга киӊәш ителә [9,190].

Балалар белән фәнни-тикшеренү эше барышында без түбәндәге максатларны күз алдында тотабыз:

  • Фән белән кызыксынуны арттыру;
  • Фәнни-тикшеренү эшенә өйрәтү;
  • Тәнкыйди фикерләү һәм анализлау сәләтен үстерү;
  • Патриотик тәрбия бирү.

Фәнни–тикшеренү эшен алып бару алгоритмы:

  1. Тема сайлана;
  2. Тема буенча мәгълүмат җыю, анны эшкәртү һәм системалаштыру;
  3. Фәнни-тикшеренү эшенә таләпләр белән танышу;
  4. Эшкә максат куела;
  5. Максатка ирешүөчен бурычлар билгеләнә;
  6. Шул бурычлардан чыгып, фәнни хезмәтнеӊ эчтәлеге төзелә;
  7. Максатка ирешү юлы модельләштерелә. Модельләштерүнеӊ максаты булып фәнни-теоретик фикерләрне формалаштыру, барлык тикшерелгән материалларны бер калыпка салу тора.

Фәнни эшнеӊ нәтиҗәсе булып, укучыныӊ

  • Конференцияләрдә катнашуы,
  • Фәнни газета, журнал һәм җыентыкларда бастырылуы,
  • Махсус күнекмәләр барлыкка килү санала.

Укучыларныӊ фәнни хезмәтләренә куела торган таләпләр:

  • Фәнни хезмәт басма рәвештә 12-15 биттән артмаска, электрон вариантта да булырга тиеш.
  • Эчтәлек, кереш, төпөлеш, нәтиҗә, кулланылган әдәбият һәм фәнни хезмәтнеӊ тезисы булырга тиеш,
  • Рәсем, схема, фотосурәтләргә  исем бирергә, битләрне нумерацияләргә тиеш.

Фәнни эшнеӊ бәяләнү критерийлары:

  • Теманыӊ актуаль булуы;
  • Максат һәм бурычларныӊ дөрес куелуы;
  • Кулланылган әдәбият һәм чыганакларныӊ өчтән ким булмавы;
  • Эзләнү, яки эксперимент, нәтиҗә яки тәкъдим өлешләре булуы;
  • Фәнни эшнеӊ оформление буенча таләпләргә туры килүе;
  • Укучыныӊ эшен яклау моменты 5-7 минуттан артмаска тиеш [9,191].

5 нче сыйныф укучылары белән фәнни эшләрне реферат, стенгазета формасында ясап, үз классыбызда “Фән сөючеләр” почмагы булдыру – балаларның фән белән кызыксынуын арттыра, мөстәкыйль эшләү өчен стимул бирә.

Дәреслек белән эшләү

Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы һәм системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Аңа дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәргә, программа материалын үзләштерүдә ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә һәм дәреснең төрле этабында да куллана ала [4,32].

Яңа материалны өйрәнгәндә укучы дәреслектән төрле максат белән файдалана ала:

1) дәрестә өйрәнергә тиешле материалны укучы, дәреслектән укып, мөстәкыйль үзләштерә. Моның өчен укытучы элек укучылар алдына сораулар куя (сорауларны тактага яки күчмә тактага яза). Укырга кирәк булган параграфны күрсәтә һәм укучыларга шул сораулар нигезендә үз мисаллары белән җавап әзерләргә куша. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда сан турында мәгълүмат бирелә. V сыйныфта инде укучылар аны дәреслектән укып та үзләштерә алалар. Соңыннан укытучы әңгәмә үткәрә һәм, куелган сорауларга җавап алынгач, төрле күнегүләр эшләтеп, тема ныгытыла.

Билгеле, укучылар дәреслектән укып мөстәкыйль үзләштерә алырлык җиңелрәк яки алдагы сыйныфларда өйрәнгән темалар буенча эшләгәндә генә укытучы бу методны куллана ала. Яңа яки катлаулы һәм авыр бирелә торган материалны укучылар дәреслектән укып кына үзләштерә алмыйлар. Шуңа күрә бу алымны еш кулланырга тәкъдим ителми;

2)        төрле методлар кулланып, яңа материалны дәрестә биргәч, аны укучы-
ларның хәтерләрендә ныгыту максаты белән, дәреслектән шушы параграф-
ны укырга (яки бер укучы кычкырып укый, яисә барысы да эчтән укыйлар),
әйтелмәгән фикерләргә (игътибарларын җәлеп итү максаты белән кайберлә-
ре әйтелми дә) игътибар итәргә, ягъни материалның бер өлешен танып бе-
лергә куша, соңыннан әңгәмә үткәрелә: биргән сорауларга укучылар җавап
бирәләр, үз мисаллары белән исбатлыйлар. Шулай итеп, өйрәнә торган ма-
териалны укучылар хәтерләрендә ныгыталар, аны тирән үзләштерәләр. Әгәр
материал катлаулы булса, авыр аңлашыла торган терминнар очраса, пара-
графны, абзацлап, аерым укучылардан укытырга, ул абзацта нәрсә турында
сүз баруын аңлатырга, нинди мисаллар белән исбат ителүен төшендерергә
кирәк. Ул абзацта сүз нәрсә турында баруын әйттерергә яки укытучының үзенә
аңлатырга, соңыннан мисаллар белән исбат итәргә кирәк була.

Дәреслектәге материалны укучыларның дөрес укуына, интонация һәм паузаны дөрес ясавына, терминнарны дөрес әйтүенә игътибар итүнең әһәмияте зур. Укытучы укучыларның ялгышын вакытында төзәтеп барырга һәм ул ялгышларны башка вакытта кабатламауларына ирешергә тиеш;

3)        дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр
һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр һ.б.)
материалны ныгытканда файдалана алалар, күнегүләрне эшлиләр: дәрес
лектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып,
аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга
карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар һ.б.[4,33].

        Билгеле, дәреслектә бирелгән барлык күнегүләрне дә укучылардан эшләтеп бетерү мәҗбүри түгел. Укучыларның иҗади һәм танып белү эшчәнле-ген, мөстәкыйль активлыгын үстерә, материалны тирән үзләштерергә ярдәм итә торган күнегүләрне яки аларның бер өлешен эшләү дә җитә [18; 32]. Бу вакытта да укытучының иҗади якын килүе кирәк була.

        Дәреслектәге грамматик билгеләмә яки кагыйдәне укучыларның дәфтәрләренә яздырырга кирәкми, алар аны дәреслектән өйрәнсеннәр, ә дәфтәрләрдә шуларны ныгыта яки гамәли күнекмәләр бирә торган күнегүләр эшләсеннәр;

4)        дәреслектән өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә файдаланыла: укучы-
лар андагы грамматик билгеләмә һәм кагыйдәләрне өйрәнәләр һәм күнегү-
ләрне эшлиләр.

Укучыларның белемнәрне ныклы үзләштерүләренә ирешү өчен, дәреслектән дөрес файдалана белергә өйрәтүнең әһәмияте гаять зур. Моның өчен түбәндәге дидактик таләпләрне үтәргә кирәк була:

  1.  дәреслектән файдалана башлаганчы, укытучының кереш әңгәмәсе бу-
    лырга тиеш; ул дәреслек белән эшләү методикасын, эшләү юлларын күрсәтә;
    аның исеме, титул бите белән таныштыра; төрле шрифтлар белән язуның
    (курсив, эре һәм вак хәрефләр) әһәмиятен төшендерә, тәртип саннары,
    абзацлар күрсәтелә. Мәсәлән, эре хәрефләр белән иң әһәмиятлесе (билгеләмә
    яки кагыйдәләр), курсив хәрефләр белән мисаллар бирелә һ.б. Моннан соң
    укучы үзе дә дәреслектән мөстәкыйль файдалана ала;
  2.  дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү.
    Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу
    зарур;

3) укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп
мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки алдан
эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең
тәртибен билгеләргә;

  1.   дәрестә укучыларның мөстәкыйль эшләрен күзәтергә, аерым укучы-
    лардан төп мәсьәләләрне ничек аңлауларын сорап карарга, кыенсынган уку-
    чыларга ярдәм итәргә;
  2.   дәреслек белән эшләүне дәрес буена алып бармаска, аны башка метод
    һәм эшләр белән аралаштырырга. Соңыннан укучыларның теманы
    үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерергә, моннан соң инде аларның белем һәм
    күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә алырлык гамәли күнегүләр үткәрергә;
  3.  дәрестә өйрәнә торган яңа материалны укучыларның мөстәкыйль
    рәвештә аңлау һәм үзләштерү дәрәҗәләренә игътибар итәргә.

Билгеле, укучыларны дәреслек белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү өчен, укытучының белемле булуы һәм аны төрле алымнар кулланып оештыра белүе бик әһәмиятле [4,34].

Карточкалар белән эшләү

Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк.

Шулай ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим [15, 23]. Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә, югарыда әйтелгәнчә, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда тиешле нәтиҗәгә ирешү кулай. Карточкалар белән эшләү алымын карыйк.

I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен

II дәрәҗәдәге –  * (уртача)

III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)

Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай. 5 нче сыйныф укучылары белән фигыль темасын үткән чакта карточкалар белән эшләүне кулай күрәбез, чөнки карточкадагы биремнәрне үтәү аша укучылар бер яктан катлаулы теманы тизрәк һәм яхшырак үзләштерә, икенче яктан, мөстәкыйль рәвештә биремнәрне үтәргә өйрәнә.

2.2. Иҗади фикерләүне үстерүдә мөстәкыйль эшләр

         Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – ФДБС  таләбе. Укучыларның иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр.

Яңа стандарт таләп иткән иҗади фикерләүне формалаштыруны үстерүгә ничек ирешергә була соң? Беренчедән, иҗади технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

5 нче сыйныфлардагы төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә. Укучылар, парталарны кара-каршы куеп, бер-берсенә йөзләре беләнутыралар. Һәр төркемдә лидер билгеләнә. Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә, иң уңышлыларын сайлап, сыйныф игътибарына тәкъдим итә;   төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм  төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә. Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра.

Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация  аша  кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша.

Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

Иҗади үстерелешле технология, барыннан да элек, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Өй эшенең өч дәрәҗәдә тәкъдим ителүе шулай ук иҗади үсеш технологиясенең үзенчәлекле ягы булып тора: 1) мәҗбүри өй эше (репродуктив) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади (конструктив) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү; 3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү.

Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

Кроссвордлар чишү

Дәресләрдә, шулай ук класстан тыш чаралар составында кроссвордлар бикеш кулланыла торган чара булып тора. Дәресләрдә булсынмы, класстан тыш эшләр составындамы кроссвордлар бер төрлелектән котылу чарасы булып тора. Әйтик, дәрес барышында укучыларга кроссворд чиштерү аларны “уятып” җибәрә, кызыксынучанлыкларын арттыра, белемнәрен баета.

Кроссвордларны  төрле тема буенча төзергә мөмкин. Мәсәлән, дәрестә билгеле бер теманы өйрәнгәндә шул тема буенча (грамматик теорияне үз эченә алган; лексик минимумны үз эченә алган).

Экскурсия-сәяхәт итү алымы

Грамматиканы өйрәнүгә бәйләнешле тел үстерү буенча үткәрелгән дәресләр өчен экскурсиянең әһәмияте гаять тә зур. Ул укытуны тормыш белән бәйләп алып бару принцибын  тормышка ашыруга да ярдәм итә. Туган якны, аның табигатен өйрәнүгә, кешеләрнең  хезмәтләрен күзәтүгә һ.б. бәйләнешле экскурсияләрне завод-фабрикага, типографиягә, радио-телевидениегә, тарихи һәм әдәби музейларга, кырга, фермага, урманга һәм башка урыннарга оештырырга була. Анда алган белем һәм тәэсирләрен укучылар тел үстерү дәресләрендә оста файдалана алалар, алар турында сөйлиләр һәм язалар, болай эшләү аларның тел байлыгын үстерергә ярдәм итә. Моның өчен укытучы экскурсия вакытында, укучыларның игътибарын кирәкле нәрсәләргә юнәлтү максаты белән, әңгәмә үткәрә; укучылар алдагы эшләрендә (сөйләгәндә яки сочинение язганда) кулланырга кирәк булган яки алар өчен яңа сүзләрне язып баралар. Экскурсия буенча үткәрелгән әңгәмә вакытында үзләренең сөйләмнәрендә ул язмаларыннан файдаланалар, кирәкле сүзләрне катнаштырып сөйлиләр һәм соңыннан сочинение язалар.

Экскурсиягә бару алдыннан әзерлек эшләре үткәрелә: экскурсиянең кайда үткәрелүенә карап, тиешле әдәбиятны, хезмәт процессы язылган язмаларны һәм, экскурсия грамматик бирем белән үткәрелсә, дәреслектән кирәкле параграфны кабат укыйлар; экскурсия вакытындагы күзәтү планын төзиләр; күзәтү урыннарын билгелиләр (мәсәлән, экскурсия урманга билгеләнсә, табигатьне, чәчәкләрне, агачларны, кошларны, җәнлекләрне, бөҗәкләрне, һаваны һ.б.күзәтү). Шундый әзерлек белән үткәрелгән экскурсияләр нәтиҗәле була: укучылар аннан бай материал алып кайталар һәм ул материалдан үзләренең сөйләмнәрендә һәм язмаларында уңышлы файдаланалар; сочинениене дә уңышлы язалар һәм грамматик биремне дә төгәл үтиләр.  Андый экскурсияләр укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту өчен дә гаять файдалы була, аны дәрестән тыш эшләр белән бәйләргә дә ярдәм итә. Кайбер алдынгы укытучылар тел дәресләрендә тагын семинар, практикум, конференция, зачет һ.б. шундый укыту алымнарыннан, укыту ысулларыннан, укыту чараларыннан уңышлы файдаланып киләләр. Билгеле, алар, алда торган бурычларга, теманың эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланылалар [4,39].

ЙОМГАК

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга  өйрәтү укытучы хезмәтенең  асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый.  Бу вакытта педагоглар ярдәмгә килергә тиештер. Бала ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул –табигатьтән  хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт - чалымнары, үзлегеннән үсү – формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат.

Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар  фикер йөртергә сәләтле, аек акыллы, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып мөстәкыйль тормышка юл алалар.

Билгеле булганча, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү – яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларының да төп шартларының берсе. Шуңа күрә дә проект эшебезнең беренче бүлегендә без мәктәп системасында ФДБС шартлары нигезендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләрен өйрәндек. Баланың мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү – гомуми интеллектуаль  үсешенең бер өлеше.  Дәресләрдә укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап  һәм күптөрле. Әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә,  бала белемне аңлап үзләштерә, мөстәкыйль эшчәнлеге арта. Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш. Укучының мөстәкыйль эшчәнлеге артсын өчен,  укытучы төрле юнәлештә эш алып бара.  Мөстәкыйль эшләрне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күздә тотарга тиеш.

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.  Бу – һәрбер укытучының укыту процессында куелган бер  бурычы.  Проект эшебезнең икенче бүлегендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын өйрәндек.  Укучыларның мөстәкыйль эш төрләре булып: дәреслек белән эшләү,  күнегү эшләү,  тест чишү, әңгәмә, сочинение, реферат язу һәм башка алымнар тора. Безнең эш тәҗрибәсендә рольле уеннар, викторина, тестлар алымы да әлеге эшчәнлекне үстерү буенча  урын тапты.

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә  чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә бу алымнарны һәр укытучы үзенчә яңарта. Әлеге хезмәттә бу алымнарның иң уңышлы дип табылганнары мисал итеп китерелде. Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру аша баланың тәнкыйди һәм иҗади фикерләү сәләтен дә үстерү мөмкин дип табыла.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

Норматив документлар

  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. – Казан: Мәгариф, 2010.
  2. Приказ Минобрнауки России от 26 ноября 2010 г. № 1241 “О внесении изменений в Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утверждённый приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 г. № 373”
  3. Приказ Минобрнауки России от 27 декабря 2011 г. № 2885 “Об утверждении федеральных перечней учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих образовательные программы общего образования и имеющих государственную аккредитацию, на 2012/2013 учебный год”

Татар телендә:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 119 б.
  2. Әхияретдинова Р. Шәһәрдә туган телне укыту.// Башкортстан укытучысы. – 2001. – №6. – Б.42-45.
  3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Таткитнәшр, 2002. – 216 б.
  4. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә. – Казан: Таткитнәшр, 2004. – 326 б.
  5. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367б.
  6. Заһидуллина Р. Ижади сәләт – заман тәлабы. // Башкортстан укытучысы. – 2004. – №8. – 121-124 б.
  7. Мәхмүтов М.И.         Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр, 1964. – 149 б.
  8. Мифтахов Б.М. Татар телен укыту методлары һәм алымнары (4-5 нче класслар материалында). – Казан: Татар.кит. нәшр., 1983. – 112 б.
  9. Мөхиярова Р.Х. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. – Казан: Мәгариф, 2008. – 145 б.
  10.  Нигъмәтуллина Э.М. Яңа заман таләпләре. – Мәгариф, 2009. –  №4. – 35б.
  11.  Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел:  Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек – Казан: Мәгариф, 2006. – 101 б.
  12.  Сафиуллина Ф.С. Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү. –Казан: Мәгариф, 1996. – № 3. – Б. 12-14.
  13.  Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Сазонова Н.Г. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. – Казан: Тарих, 2006. – 211 б.
  14.  Селевко Г.К. Современные образовательные технологии. М., Народное образование, 1998. – Б. 156.
  15.  Фазлетдинов К. Укучыларның ижади сәләтен үстерү. // Башкортстан укытучысы. –  2004. – №1. – Б. 21-26.
  16.  Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). – Казан: Яңалиф, 2002. – 192 б.
  17.  Шәкүрова М.М. ФГОС ОО шартларында татар телен укыту методикасының принциплары һәм эш мөнәсәбәтләре (Работа выполнена при финансовой поддержке РГНФ. Грант 10-04-29414 а/В 2011)// Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы: Сборник статей и докладов. – Казань: Институт развития образования Республики Татарстан, 2011. – С. 21-25.
  18.  Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы. – Казан, 2009. – 46 б.

                                                         Рус телендә:

  1.  Акимова М.К. Индивидуальность учащегося и индивидуальный подход – М.: Знание, 2002. – 173 с.
  2.  Альтшуллер Г.С. Развитие творческого воображения – 1997. – № 1. – С. 3-24.
  3.  Антропова М.В. Дифференцированное обучение: педагогическая и физиологическая оценка Педагогика. – 1999. – 209 с.
  4.  Матвеева С. Федеральные образовательные стандарты . – Казан:  Мәгариф. – 2011. – №2. – Б. 3-5.
  5.  Пичугин С.С., Лысов С.С. Нормативно-правовое обеспечение введения и реализации ФГОС нового поколения. – Башкортстан укытыусыһы. – 2011. – №9. – 121 с.
  6.  Халперн Д. Психология критического мышления – Спб.: Книга, 2004. – 169 с.
  7.  Шамова Т.И., ДавыденкоТ.Н. Управление образовательным процессом в школе. – М.: Центр педагогический поиск,2001. – 208 с.
  8.  Петруленков В.М. Совремнный урок в условиях реализации требований  ФГОС. - М: ВАКО, 2015 -112с.
  9.  Поташкин М.М., Левит М.В. Как помочь учителю в освоении ФГОС. – М: Педагогическое сообщество России, 2015 – 320с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"

Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...