Проект эше Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру
проект на тему

Гарипова Зульфира Хусаиновна

Проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon проект эше167.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ)  ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ  ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ  ЭШЕ

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ ТАНЫП БЕЛҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

                                                                                            Башкардылар: укытучылар  белемен камилләштерү курсларында укучылар

   Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы                                    Ютазы муниципаль районы МБББУ “3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” I квалификацион категорияле                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарипова Зөлфирә Хөсәен  кызы                                    Ютазы муниципаль районы МБББУ “3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлахова Венера Хәмит  кызы                                    Актаныш муниципаль районы МБББУ “Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сибгатуллина Алсу Рәшит  кызы                                    Югары Ослан муниципаль районы МБББУ “Октябрьcкий урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   

Проект эшенең җитәкчесе:

    _________________(Г.Р.Галиуллина)

    “  01 ”    апрель    2016 ел.

Казан 2016

Эчтәлек

Кереш  ..........................................................................................................  3

I Бүлек  Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп

шартлары  .................................................................................................... 10

  1. Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну ...........................  10

  1. Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә

булдыру .........................................................................................................11

1.3. Уку- укыту процессында кулланылучы төп психологик-педагогик ысуллар ....................................................................................................................... 11

1.4. Укучыларда гомуми белем, осталык, күнекмәләр булдыруның уңай ысуллары ..................................................................................................... 12

II Бүлек  Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру.............  13

2.1. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу .......................................................................... 14

2.2. Үстерешле дәресләр системасы ...........................................................  14

2.3. Укучының танып белү эшчәнлеген оештыру формалар ..................... 16

2.4.Укучының класстан тыш эшчәнлеге ...................................................... 17

2.5. Теориянең гамәлдә чагылышы.Дәрес-конспект ................................... 18

Көтелгән нәтиҗә ............................................................................................ 24

Йомгаклау ...................................................................................................   25

Кулланылган әдәбият ................................................................................... 26

Кушымта ........................................................................................................ 27

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

          Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур.

         Тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән.

         Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була.

          Менә ни өчен  телне, туган телне — ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк. Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.

          Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

        Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, туган  тел һәм аның әдәбиятын  укытуның төп бурычлары  билгеләнә:

—үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

—ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

—  укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

—үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак,

төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

—укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

—белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак законнары  тәрбияләү;

—мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү;

           Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы үз туган телен, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш.

           Мәктәпнең төп дидактик принципларыннан берсе булып, фәннәрне өйрәтү процессында укучыларга төрле яклы тәрбия бирү санала. Ана телен, аның әдәбиятын  укыту да шул ук принципка нигезләнә. Аны өйрәнгәндә, укучыларның дөньяга карашы формалаша; логик фикер йөртүләре, акыл хезмәте күнекмәләре арта. Туган телнең грамматикасын үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә эзлекле итеп бирергә өйрәнәләр.

          Дәрестә укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оеш-тыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә — һәммәсе дә укучыларга тәрбия бирү чарасы булып исәпләнә ала.

          Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алыр¬га, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш.

          Табигый ки, башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле, әдәбияты  буенча да белем - тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр, семинарлар  уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар.

         Татар теле дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә. Алар түбәндәгеләр:

  • грамматика һәм  фонетиканы өйрәтү;
  • орфография һәм пунктуацияне өйрәтү;        
  • дөрес сөйләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләре бирү;
  • төрле күнегүләр эшләтү юлы белән, укучыларның телдән һәм язма сөйләмен гамәли файдалана алу күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләмнәрен грамматик-стилистик яктан камилләштерү;
  • әдәби әсәрләрне анализлау юлы аша укучыларда күзаллау булдыру,

милли үзаң формалаштыру һ.б.

         Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә, шулай ук дәреснең төрле этабында да куллана ала. Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр һ.б.) материалны ныгытканда файдалана алалар, дәреслектәге биремнәрне үтиләр: дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар, теге яки бу образга чагыштырма характеристика бирәләр, әдәби геройга хат язалар һ.б.

Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү. Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу зарур. Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки алдан эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең тәртибен билгеләргә кирәк. Бу төр дәресләр  укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана алу күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләнеп алып барыла. Семинар дәресләрне  6-11 нче сыйныфта укытучының сораулары буенча фикер алышуга багышлап уздырырга була. Ул гамәли һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытыла. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфларда мөстәкыйль сүзләрне яки сүз төркемнәрен өйрәнеп бетергәч, 9 нчы сыйныфта “Сөйләм культурасы һәм стилистика”, “Тел турында гомуми мәгълүмат бирү” темалары буенча проблемалы лекция  ысулы белән үткәрелгән дәресләрдән соң, семинар-дәресләр үткәрү укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтергә, аларны хәтерләрендә ныгытырга, активлыкларын, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә, сөйләм күнекмәләрен булдырырга, аларга төрле яклы  тәрбия бирү бурычларын тормышка ашырырга, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, мөстәкыйль эшләү дәрәҗәләрен даими өйрәнергә ярдәм итә һәм кирәк вакытта аларга ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә.

          Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе.

          Барлык инновацияле технологияләр арасында безне тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укытуга җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә без күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланабыз. Алар: “Уен-табышмак”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәбез. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырабыз.

        Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары–укыган текстларны рольләргә бүлеп уку,         сәхнәләштерү.  Алар сөйләм күнекмәләрен,  хәтерне үстерә.

Еш кына дәресләребездә без проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланабыз. Уку эшчәнлеген төркемнәрдә  оештыру–укучыларның үзара ярдәмләшеп эшләвенә дә этәргеч бирә. Төркем эчендә эшләгәндә укучы үз фикерен җиткерә, яклый, бәхәсләшә, дәрес материалын аңлап үзләштерү мөмкинлеге туа. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирелә. Шул максаттан авыл, шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар кебек дәресләр нәтиҗәле була. Әлеге дәресләрдә укучыларның сөйләмен, мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү–төп бурычларның берсе булып тора.

         Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Балалар технологик алгарыштагы һәр яңалыкка сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

           Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

          Проект эшебезнең  темасын сайлаганда мәктәп дәреслекләрендә, гомумән алганда,  рус  мәктәпләрендә укучы татар балаларына тәкъдим ителгән биремнәр арасында  алмашлыкларны дөрес кулланырга өйрәнүләренә игътибар иттек.

Проектның төп максаты:  татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген өйрәнү һәм нәтиҗәлелеген күрсәтү.

Гипотеза:

-        яңа белем бирү стандартларының таләпләрен искә алып укыту процессында укучыларның танып белү эшчәнлеген  формалаштырырга ярдәм итә торган  технологияләр, методлар, алымнар кертелде;

Проектның бурычлары:

- укучыларда дөньяга аңлы караш формалаштыру;

- тормышны танып белүләренә ирешү;

- яңалыкны белергә омтылыш тудыру;

- фәнни проблемалар белән таныштыру;

- аң-белемнең тормышта кирәклегенә төшендерү;

- укытуны дәрәҗәсен күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллануга ирешү;

- укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү;

- үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру;

- төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

        Проектның тикшерү объекты: 

укучыларның танып белү эшчәнлеге, аны оештыру үзенчәлекләре.

Проектның фәнни яктан әһәмияте: татар теле укытучыларына  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр, алдагы эш тәҗрибәсендә куллану өчен материал буларак файдаланырлар дип саныйбыз.

Проектның гамәли әһәмияте һәм яңалыгы: укучыларны татар теленә өйрәткәндә танып белү эшчәнлеген күтәрү өчен укытучыларга дәрес эшкәртмәсе һәм материаллар китерелүендә.

Дәрес алты этаптан: оештыру, белемнәрне актуальләштерү, уку мәсьәләсен кую һәм адымлап чишү, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарны төзәтә  алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган.

I Бүлек  Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп шартлары

1.1. Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну.

      Фикерләргә өйрәтү – ул  анализ ясарга, иң әһәмиятлесен аерып чыгарырга, чагыштырырга, охшашлыкны табарга, гомумиләштерергә һәм системага салырга, исбатларга һәм кире кагарга, төшенчәләрне  билгеләргә һәм аңлатырга, мәсьәләләрне куярга һәм хәл итәргә өйрәтү дигән сүз.

Концепция: Фикер йөртү сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга өйрәтә.

Методиканың үзенчәлеге: Татар грамматикасының иң әһәмиятле мәсьәләләрен аерып чыгару һәм материалны эре блоклар белән бирү. Яңа материалны бирү дәвамында, укучыларның чагыштыру, гомумиләштерү, төшенчәләрне билгеләү сәләтләре төрле сораулар  ярдәмендә үстерелә. “Нигә?” дигән сорау дәрестә иң еш яңгырый торган сорау. Әйтелгәнне искә алып,  укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерә торган күнегүләр эшләнде.

1.2.   Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә булдыру

Концепция:  Диалектик фикерләү ысулларына нигезләнеп эшләү, укучының иҗади үсешенә куелган киртәне алып ташларга булыша.

Методиканың үзенчәлеге:Аларны кулланганда, укучыга мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлеге бирелә. Укучы төрле әйбер, объект, күренешләрнең үзлекләрен, алар арасындагы бәйләнешләрне мөстәкыйль ачыкларга өйрәнә, аның сәләте, интеллекты үсә.

Укучының позициясе: Укытучы һәм иптәшләрем белән тикшерү-эзләнү методы белән танып белдем – төшендем – истә калдырдым – үз фикеремне әйтә алам – алынган белемнәремне гамәлдә куллана алам.

1.3. Уку- укыту процессында кулланылучы төп психологик-педагогик ысуллар

  • Татар теленнән алынган белемнәрнең гамәли әһәмиятлелеген ачыклау;
  • Уку материалының эчтәлеген иң мөһим фән ачышларына, иҗтимагый – сәяси тормышның төрле социаль күренешләренә якынлаштыру;
  • Уку материалын күп тапкыр төрле вариантта кабатлау;

        Катлаулы теманы өлешләп алдан кертеп җибәрү;

        Уку-укыту процессында тышкы контроль һәм үзлегеннән контроль, үз-үзеңне бәяләү үрелеп бара;

        Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру.

1.4. Укучыларда гомуми белем, осталык, күнекмәләр булдыруның уңай ысуллары

        Без укучыларыбызның татар грамматикасының иң әһәмиятле моментларын нык белергә өндибез, чөнки алар яңа белем өчен нигез булып торалар. Укучыларның  танып белү көчләре яңа белемгә юнәлә, шуңа күрә алар гомуми белемнәреннән, осталыкларыннан, күнекмәләреннән  автоматик рәвештә куллана белергә тиеш. Шуны искә алып, без укучыларыбызга төрле алгоритмнар тәкъдим итәбез.      

        Укучылар килеш сорауларын, кушымчаларын отып алгач, килешләрнең дөрес тәртибен күрсәтәбез. Моны җиңел отып алыр өчен, вертикаль сызык рәвешендә язылган БИЮТЧУВ сүзен истә калдырырга кирәк (ул килешләрнең баш хәрефләреннән ясалган сүз)

        Зат кушымчаларының төрләре

                          Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен бирер алдыннан, укучыларга зат кушымчаларының ике төре генә булуы турында әйтергә кирәк.

Зат кушымчаларының дөрес ялгау шарты:

    Фигыльнең заман кушымчасы тартык авазга бетсә, I төр зат кушымчаларын ялгыйбыз (тулы вариантын).

    Фигыльнең хәзерге заман кушымчалары артыннан I төр зат кушымчаларының ким вариантын кулланабыз.

     Фигыльнең заман кушымчалары сузык авазга бетсә, II төр зат кушымчаларын өстибез.  

        Төрле сүз формалары яки конструкцияләрнең төзелешен өйрәнгәндә, башта аларның абстракт схемаларын сызу бик отышлы, чөнки укучыларда яңа проблемага бер бөтен караш туа.

        Укучыларга шактый күп төрле кушымчаларны истә тотарга һәм аларның калын – нечкә; яңгырау – саңгырау вариантларын бутамаска кирәк. Бу мәсьәләне җиңеләйтү максатыннан, без кушымчаларның калын һәм яңгырау вариантларын ятларга өйрәтәбез. Татар теленең авазлар системасын нык белгәч, укучы үзе кушымчаларның нечкә һәм саңгырау вариантларын әйтә.

        Кушымчаларның яңгырау-саңгырау вариантларын ялгаганда,  укучылар  сузык, яңгырау һәм саңгырау авазлар арасында югалып калалар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, без укучыларыбызга “Сул кул кагыйдәсе”н тәкъдим итәм.

        Методиканың тагын бер үзенчәлеге – укучыларның әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирү. Әйтелеш һәм укудагы хаталар язудагы хаталарга әвереләләр. Сәнгатьле уку  баланың төшенеп укуы белән бәйле, чөнки  шунысы ачык күренә: укучының акыл көчләре кая сарыф ителә - уку процессына гына, һәм укылган текстның мәгънәсен аңларга аның көчләре калмый яки, киресенчә, автоматик рәвештә укып, ул шунда ук укылганның мәгънәсенә төшенә. Ә бу турыдан-туры укучының танып белү кызыксынучанлыгы белән бәйле. Шуңа өстәп әйтәсе килә, уку вакытында салмак , басымсыз гына сүзләрнең актив һәм пассив запасы арта.

II Бүлек  Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Укыту системасында шәхеснең үсеше универсаль уку гамәлләренең (УУГ) формалашуы белән билгеләнә, чөнки ул укыту һәм тәрбия бирү процессында инвариатив җирлек булып тора. УУГ яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Танып белү өлкәсендә универсаль уку гамәлләре булып түбәндәгеләр тора:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функциялләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеман билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, энциклопедияләрдән файдалану.

“Татар теле” укыту предметы шәхси, танып белү, коммуникатив һәм регулятив эшчәнлекне формалаштырырга ярдәм итә. Танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга ярдәм итә торган технологияләр булып алдагылар санала:

Технологии        Методы        УУГ

Проблемалы укыту        Проблемалы сорау кую.        Гомумуку танып белү эшчәнлеге, проблемалы сорау кую һәм чишү.

Хезмәттәшлек педагогикасы

        Күмәк эш, күмәк нәтиҗәләр, чагыштыру.

        Логик универсаль гамәлләр.

Шәхси-дифференциаль якын килү

        Төрле эш төрләре.

        Гомумуку танып белү эшчәнлеге, проблемалы сорау кую һәм чишү, логик универсаль гамәлләр.

Компетентлыкка юнәлдерелгән укыту

Информацион-коммуникатив технологияләр        Тикшеренү эше, проектлар эшләү.

Компьютерда яңа

 материал белән

 танышу, тест,

 интерактив такта,

 презентация.        Гомумуку танып белү эшчәнлеге, проблемалы сорау кую һәм чишү, логик УГ.

Гомумуку танып белү эшчәнлеге, логик УГ.

2.1. Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру

Концепция: “Шатлык аша укыту һәм тәрбияләү”  тискәре хисләр һәм җәза куркынычына караганда нәтиҗәлерәк.

Методиканың үзенчәлеге:  Америка психологы А.Маслоу фикеренчә, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе - укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрү, ягъни профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын булдыру:

        бу кызык!

        минем фикерем...

        бу аңлаешлы!

        мин моны үзем ясадым!

        мин дә эшли алам, мин дә сәләтле!

Без  үзебезнең педагогик эшчәнлегебездә бу закончалыкларга таянып эшлибез.

Бу мәсьәләне чишү юллары күп, мәсәлән, Һәр чиректә үтелгән темалар буенча мин укучыларга берәр иҗади эш бирәм.

2.1. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу

Концепция: Гуманлы педагогика – хезмәттәшлек педагогикасы – үсеш педагогикасы.

Методиканың үзенчәлекләре: Һәрбер дәрес – үстерешле дәрес. Ул әзер хәкыйкать дәресе түгел, ул- хәкыйкать эзләү дәресе.

Укытучы позициясе: Укучылар алдына әзер җаваплар белән түгел, ә сорау белән килү, алар белән  бергә хәкыйкать эзләү, дөрес юнәлеш күрсәтеп тору.

2.2. Үстерешле дәресләр системасы

        Эзләнү дәресе

        Бу дәрестә теоретик материал эре блоклар белән һәм терәк схемалар яки таблица рәвешендә бирелә.  Дәрес дәвамында укучыларның фикер йөртү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә гел активлаштырыла. Мәсәлән, укытучы мисаллар китерә, ә укучылар анализ ярдәмендә төшенчәне тәгъбир итәләр. Яки укытучы теоретик материалны аңлату вакытында аерым бер моментларда укучылардан сорау көтә башлый. Бу ысул теориянең катлаулы өлешенә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан кулланыла.        

     Өй эше: теоретик материалны ятларга, теманы ныгыту максатыннан репродуктив характердагы күнегүләр эшләргә.

        Грамматик һәм сөйләм күнегүләрен устерү дәресе

         Биредә теоретик белемне гамәлдә куллану күздә тотыла.Коммуникатив ситуацияләр никадәр чынбарлыкка күбрәк охшаса, укучыларның аралашуы шулкадәр нәтиҗәлерәк була.

Өй эше: теоретик материалны кабатларга, үстерешле характердагы күнегүләр эшләргә.

        Текст белән танышу дәресе

        Баланың уку эшчәнлегенең төп сәбәбе – текстның эчтәлеге белән кызыксыну. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул.

Өй эше: яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга.    

        Диалогик сөйләм үстерү дәресе

        Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә.

Өй эше: Укучылар парларга бүленәләр. Яңа конструкцияләр кертеп, текст эчтәлеге буенча тулы диалог төзиләр.Материалны ныгыту максатыннан грамматик күнегүләр дә бирелә.

        Монологик сөйләм үстерү дәресе

             Бу  дәрестә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли.

Өй эше: Дәрестә төзелгән план буенча текст төзү һәм сөйләү.

        Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча  әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата  үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури. Әлеге дәресләрдә иң мөһим эш төре булып тәрбияви темага җөмләләр, сочинение фрагментлары, тулы сочинениелар язу санала. Мондый сочинениелар язарга өйрәнүгә газета мәкаләләре, укылган китаплар, каралган кинолар, тормыштан алынган вакыйгалар ярдәм итә.

Өй эше:  Һәр укучыдан темага язмача обзор ясау, өйрәнелгән темага үз

мөнәсәбәтен күрсәтү, үз эшчәнлегенә билге бирү сорала.

2.3. Укучының танып белү эшчәнлеген оештыру формалары.

  Танып белү эшчәнлеген оештыруда төп эш формалары булып түбәндәгеләр санала:

-        Дәресләр;

-        Мониторинг;

-        БРТ, БРИ га әзерлек;

-        Әңгәмәләр, инерактив дәресләр, тренинг, дискуссияләр, конференцияләр;

-        Кино, видеофильмнар карау;

-        Рәсемнәр, плакатлар, стнегазеталар, конкурслар, презентацияләр;

-        Мәктәп линейкасында чыгышлар;

-        Фәнни олимпиадалар;

-        Фәнне йомшак үзләштерүчеләргә ярдәм.

Концепция: Укучының танып белү эшчәнлегенең төрле формаларын берләштерү дәресләрне сыгылмалы, елгыр итә, ә бу, үз чиратында, шәхеснең үзүсешенә этәргеч булган кызыксынучанлыкны тудыра.

Методиканың үзенчәлеге: танып белү процессының 4 формасы актив кулланыла.

Индивидуаль форма – укучы мөстәкыйль рәвештә  уку материалының эчтәлеген үзләштерә. Әлбәттә, уку материалы катлаулы булырга тиеш түгел.

   Укытучы тарафыннан балаларга бирем аңлатыла, аны үтәү юллары күрсәтелә. Укучылар сүзлекләр белән эшләргә өйрәнәләр. Бу-  аларның  мөстәкыйль эш итүенә, үзүсешенә этәргеч була, чөнки шундый юл белән  алынган белемнең кадере бик зур.

Фронталь  форма-  дәреснең азагында яки экскурсияләрдә тикшерү сораулары буларак  бик отышлы форма. Проблемалы ситуацияләрне чишкәндә,  бу форма укучыны күмәк эзләнү-тикшеренү эшендә катнашырга, үзенең иҗади активлыгын күрсәтергә этәрә.  Әлеге форманы уен технологиясе белән үреп китү отышлы булыр. Уен укучыны яңа мәгълүмат белән баета, фикер эшчәнлеген, игътибарлылыгын арттыра, иң мөһиме сөйләмен яхшырта. Мәсәлән, “Сүзләр уены”. Укучылар группаларда эшлиләр. Командир теманы билгели, мәсәлән сыйфат темасын өйрәнгәндә, кышның билгеләрен күрсәтүче сыфатлар әйтергә. Беренче укучы “салкын” сүзен әйтә, икенчесе “ак” һ.б.

Группа белән үткәрелә торган форманың исеме үзе барысын да әйтә. Бирем аерым бер төркемгә бирелә. Төркемдәге укучылар саны 2дән 6га кадәр, күбрәк булса, һәр укучының актив эшчәнлеген оештырып булмый. Эшнең бу төрен конкурслар, викториналар, гомумиләштерү дәресләре үткәргәндә куллану бик отышлы.

Күмәк үткәрелә торган форма – традицион булмаган дәресләр әзерләү вакытында кулланыла. Мондый дәресләр чирек дәвамында еш үткәрергә ярамый, ләкин шундый 1-2 дәрес уку-укыту процессын җанландырып җибәрә, балаларның танып белү сәләтләрен активлаштыра. Бу дәресләр укытуның эффектын күтәрәләр, укучы һәм укытучы тарафыннан иҗади якын килүне күзаллыйлар. Бу форма белем бирүнең актив бер формасы булып тора һәм ул хезмәттәшлек педагогикасына юнәлтелгән.

Төрле парларда эшләүнең схемасы:

1.        Статик пар.

              Эшне башкарыр өчен бер партада утыручылар берләшә.

2.        Динамик пар.

такт 1            такт 2                  такт 3    

Эшне башкарыр өчен күрше парталарда утыручылар берләшә.

3.        Вариацион пар.

такт 1                 такт 2                       такт 3

Дүрт кешедән торган группада һәрбер укучы я бер укучы, я икенче укучы белән эшли, шул рәвешле микрогруппадагы укучылар, эш төгәлләнгәч, материал белән уртаклашалар.

Традицион булмаган дәресләрнең  үзләренең яңалыгы, кабатланмаслыгы белән аерылып торалар. Андый дәресләр оригиналь һәм һәрбер укытучының иҗади табышы булып санала. Бу төр дәресләр ФДББС шартларында укытуылар арасында бик популяр. Укытучылар стандарт булмаган эш төренә мөрәҗәгать итәләр. Урта звено укучылары белән  түбәндәге дәресләрне үткәрү уңышлы була:

        Дәрес-викторина

        Дәрес-очрашу (язучы, рәссам һ.б. белән очрашу) һ.б.

        Дәрес–ярыш;

        Дәрес-уен;

        Дәрес-викторина;

        Дәрес-сәяхәт;

Өлкән сыйныфлар өчен алдагы дәресләр отышлы булыр:

        Белем аукционы;

        Дәрес-зачет;

        Дәрес-тренинг;

        Конференция;

        Семинар;

        Прзентация.

       2.4. Проектлар методы.

Нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Мәсәлән, урта звено укучылар сан темасын өйрәнгәндә саннан кергән табышмакларны яки мәкальләрне туплап кечкенә китапчыклар ясарга мөмкиннәр. Өлкәнрәк классларда презентацияләр ясауны укучылар  кулай күрәләр.

2.5.Укучының класстан тыш эшчәнлеге

       Укучыларны татар теленә өйрәтү  балаларның класстан тыш эшчәнлеген дә күздә тота. Эшнең бу төре  укучының танып белү сәләтен стимуллаштыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә ул, үз чиратында, баланың үзүсешенә этәргеч булып тора.

Укучыларның класстан тыш эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

        өй эшен әзерләү. Өйгә бирелгән күнегүләр эчтәлекле, үстерешле биремле булсын дип тырышам.

         иҗади эшләр ясау ;

        татар теленнән төрле бәйгеләрдә катнашу;

        татар балалар газета һәм журналлар белән даими танышып бару;

         татар телендә булдырылган видеофильмнар карау, компьютер уеннарын уйнау.

        татар халкының тарихы, мәдәнияте белән  экскурсияләр, концерт-спектакльләр аша, татар теле айлыгында катнашу аша танышу.

        Укучының танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итү - бу уңышка ирешүнең беренче басмасы.

2.5. Теориянең гамәлдә чагылышы. Дәрес-конспект

Тема: Алмашлык

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Максатлар:

1.Белем бирүмаксаты

        Алмашлыклартурындагыбелемнәрненыгыту;

        Мөстәкыйль сүз төркемнәренҗөмләдәдөресбилгелиалуларынаирешү;

        Алмашлыктөркемчәләрендөресбилгеләүкүнекмәләренныгыту.

2. Үстерүмаксаты

а) төркемнәрдәэшлибелүкүнекмәсенүстерү;

б) сорауларгатөгәлҗавапбирү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбиявимаксат

а) тугантелгә  ихтирамтәрбияләүгәэтәргечясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор,  дәреслек (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф)

I Оештыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү                   (ТБ)

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.    (К)

Укытучы:

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

II Белемнәрне тигезләү.          

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап:  Алмашлыкларның төркемчәләре, аларның җөмләдәге функциясе һәм алмашлыкларның сөйләмдә иң еш кулланыла торган сүз төркеме булуын үзләштердек

Индивидуаль карточкалар белән эшләү.      (ТБ)

Укытучы: Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.

а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

ә) Мин сезгәәйттем бит, мондаулгаеплетүгел. (Ф. Хөсни)

б) Кем эшләми, шулашамый. (мәкаль)

Көтелгән җавап: мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул.

Үзбәя                                        (Ш)

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

III Уку  мәсьәләсен кую.           (Р)

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем:  җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була? Шул сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.

Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. ГаязныбаскычтаНаиләЯкуповна  каршыалды. НаиләЯкуповна  Гаязныңбукчасынкүтәрергәярдәмитте. Гаязрәхмәтәйтте.      (2 нче слайд)

Укытучы: Җавапларыгызныалдагыслайдкакараптикшерегез.

Көтелгәнҗавап:  ул, аны, ул,аны, аның, ул.    (3 нче слайд)

Укытучы: Бусүзләртурынданәрсәәйтәаласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бусүзләр – алмашлыклар, аларзатларныалыштыралар.

Укытучы: Димәк, без бүгендәрестәнинди тема үтәчәкбез?

Көтелгәнҗавап: Заталмашлыклары.(5 нче слайд)

Укытучы: Афәрин!

IV Укумәсьәләсенадымлапчишү.    (ТБ)

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның алмашлыкларны  үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

Модельләштерү.

а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.    (К)

Укытучы:  Булат, биремнеукыпчык әле.

Укучы: Мәкальләрнеукыгыз.  Алмашлыкларныязыпалыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү

Иртәторгач тел сөякләрдән: “Ни хәлегез бар?”- дипсорар, ди. Сөякләр: “Син тик торсаң, безнеңхәляхшы”, дипәйттеләр, ди.

        Телең беләнтегермән корма, аннанбарыбер он чыкмас.

        Бакмакешенеңйөзенә, бак синәйткәнсүзенә.

Укытучы: Күнегүнетикшерүөченберенче төркемгә сүз бирәбез.

Көтелгән җавап: син, безнең, аннан, син          (6 нчы слайд)

Болар – алмашлыклар. Заталмашлыклары.

Укытучы: Кайбералмашлыкларкушымчаларалган. Борларниндикушымчалар?

Көтелгән җавап:  Килешкушымчалары.

б) Сорауларганигезләнеп модель төзү.(ТБ)

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

Модельнең шапкасы? (Зат алмашлыклары)

Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?( Кем? һәмбарлыккилешсораулары)

Җөмләдәгефункциясенинди? (ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлбулыпкилә ала.)

Текстта ни өченкулланыла? (кабатлауларбулмасынөчен)

(7 нче слайд)

Көтелгәнҗавап: Заталмашлыклары

Кем? һәмбарлыккилешсорауларынаҗавап бирә

Ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлбулыпкилә ала.

Җөмләдәкабатлауларбулмасынөченкулланыла

в) Үзбәя       (Ш)

Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә “3”ле билгесе куя.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)         (ТБ) ,  (К)

Укытучы: Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап:  Исем сүз төркемен алмаштырып, сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә торган сүз төркеме  зат алмашлыгы була.

Укытучы: Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.

г) Үзбәя     (Ш)

Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.

V Ныгыту        

Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми.         (ТБ)

килешләр        Килешсоравы        мин        син        ул

Б. к.И. к.Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.        кем?кемнең?кекмгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?        ………

…        ………

…        ………

Укытучы: җавапларыгызныэкрангакараптикшерегез.(8 нче слайд)

а) 291 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү(К)

Укытучы: Алсу, биремнеукыпчык әле.

Укучы: Бирелгәнҗөмләләрдәнзаталмашлыкларынязыпалып, килешләренбилгеләргә.

       Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз…

Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш.  (И. Павлов)О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара…

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.   (К)

Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап:  без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.

Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә

Көтелгән җавап:  ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к.

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.      (Р)

Тест

Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә

1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш  яки  хәлне  яисә  билгенең  билгесен  белдерә ;

ә. предметның  билгесен  белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен  алмаштырып, аларның   мәгънәләрен  белдерә.

3. Җөмләдәзаталмашлыкларынинди функция үти?

а. җөмләкисәгебулмыйлар;

ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлбулыпкиләләр;

б. аергычкынабулыпкалалар.

4.I заталмашлыкларынкүрсәт.

а.мин,без;

ә.мин,сез;

б.без,алар.

5.  Минем алмашлыгыкайсы   килештә?

а.  И.к;

ә.  Б.к;

б.  Т.к.

6.  Дөресязылышны  билгеләгез.

а. миң;

ә. сиңга;

б.  аның.

Укытучы: Тест биремнәренеңҗавапларынэкрангакараптикшерегез (10 нчы слайд) Үзбәя                      (Ш)

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Афәрин, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз.  Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.

Өй эше: (11 нче слайд)

1) 208 нче күнегү, Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә;

2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга

Көтелгән нәтиҗә:

 1.Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан  мәгълүматларны бәялиләр;

2. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый;

3. Проект буенча презентация эшләнә;

4.Проектта катнашучы һәр укучының шәхси, интеллектуаль, аралашу осталыгы  күрсәтелә;

5. Мәгълүматның күләменә,катнашучыларның санына карап, презентация үткәрү өчен тиешле вакыт күләме  билгеләнә;

6.Уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклана, анализлана;

7.Киләчәктә проектны дәвам итү мөмкинлекләре, юллары билгеләнә;

Йомгаклау

          Укучыларда аларның танып белү сәләтләрен активлаштыру аша  татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык  үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни  аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә  ия булган кешене тәрбияләргә  мөмкин.

           Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа күрә укучының класстан тыш эшчәнлегенең системасын да бирәм.

           Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең.

          Укытучы үзе иҗади үзүсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә.

        Сүземне йомгаклап,шуны әйтәсем килә: проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый,уз эшенә җаваплы карый,төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә.Иптәшләренең фикерләрен бәяли,хөрмәт итә.

       Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә,ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.

Кулланылган әдәбият

1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ,2007.

2. “Татар мәктәпләрендәукучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” ( М.З. Зәкиев  Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.( Казан, 2008)

4. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – К., 2002.

5. Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясе белән йөри. – К., 1985.

6. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – К., 1999.

7. Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика. – К., 1978.

8. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005.

9. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.

Вәлива Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү мәсьәләләре. – К., 1976.

10. Ахмедова Р.Р.Теория и практика преподавания русского и татарского языка в условиях двуязычия-Набережные Челны: ЧИПП «Печатный двор»,1996.

11.Фәтхулова К.С. Тел аралашу чарасы булсын / К.С.Фәтхулова // Мәгариф,

2009. - №10. –Б. 21-23.

12.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы / Ф.С.Сафиуллина. – Казан:Татар кит. нәшр., 1992. –

320 б.

Интернет-ресурслар.

1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

2.  Н. Исәнбәт. Мәкальләр китабы.

Кушымта

Индивидуальбиремлекарточкалар

Карточка №1

Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.

Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

Карточка №2

Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.

Мин сезгәәйттем бит, мондаулгаеплетүгел. (Ф. Хөсни)

Карточка №3

Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.

Кем эшләми, шулашамый. (мәкаль)

Тест

1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш  яки  хәлне  яисә  билгенең  билгесен  белдерә ;

ә. предметның  билгесен  белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен  алмаштырып, аларның   мәгънәләрен  белдерә.

3. Җөмләдәзаталмашлыкларынинди функция үти?

а. җөмләкисәгебулмыйлар;

ә. ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлбулыпкиләләр;

б. аергычкынабулыпкалалар.

4.  Заталмашлыклары  нәрсә  белән  төрләнмиләр

а.сан;

ә. килеш;

б. тартым.

5.  Минем алмашлыгыкайсы   килештә?

а.  И.к;

ә.  Б.к;

б.  Т.к.

6.  Дөресязылышны  билгеләгез.

а. миң;

ә. сиңга;

б.  аның.

Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы, Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы, Ютазы районы 3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе

Рус мәктәпләренең 2 сыйныф татар төркемнәрендә татар теле дәресе.

Тема

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе.

Теманың максаты

Исемнәргә күплек сан кушымчаларын ялгау күнекмәләрен формалаштыру.

Бурычлары

  1. Өйрәтүле: күплек сан кушымчасын сүздә таба, сөйләмдә дөрес куллана белү.
  2. Тәрбияви: Туган ил өчен горурлык хисләре тою.
  3. Оештыру: Командада һәм пар белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
  4. Мәгълүмати: борын аваз хәрефләренә беткән исемнәргә –нар\-нәр кушымчалары ялгану

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

  • исемнәргә күплек сан кушымчаларын ялгау кагыйдәләрен белү;
  • күплек сан кушымчасын сүздә таба, сөйләмдә дөрес куллана белү.

Төп төшенчәләр

  • калын һәм нечкә сүзләр;
  • борын авазлары;
  • сүзтезмә.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, математика, әйләнә-тирә мохит.

Ресурслар:

  • төп
  • ярдәмлек

А.Х.Нуриева.Татар теле. 2 сыйныф  (2 кисәк);

демонстратив һәм таратма материал.

Эшчәнлек алымнары

Фронталь, төркемнәрдә һәм парлашып эшләү.

Дәресне үткәрү технологияләре

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапка өйрәтү һәм камилләштерү биремнәре

Һәр этапка тикшерү эше һәм сораулар

I этап. Матур язу.

Максаты: аваз һәм сүзләрне матур һәм дөрес  язу күнекмәләрен камилләштерү

Укытучы тәкъдим иткән биремнәрне эшлиләр.

Эшнең башкарылуын тикшерә.

I этап. Матур язу.

1.Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп язарга:

Өс-, – тәл, – ләр, урам-, -нар, көн-, -нәр, ал-, -ма, -лар.

2.Җилкәдәшеңнең эшен тикшер, хата булу мөмкин дип уйлаган сүзләрнең астына сызарга

Сезгә матур язу ошыймы?

Ә башкаларның матур язуы ошыймы?

Сезгә матур итеп язылган хат алу ошыймы, юкмы?

II этап. Яңа материал өстендә эш.

Максат: исемнәрдә берлек һәм күплек сан кушымчалары белән таныштыру.1 слайд.

Күнегүне телдән эшлиләр, үз фикерләрен белдерәләр.

Үткән материалга нигезләнеп яңа темага чыгу.

Укытучы сораулар биреп, максатка ирешә.

1.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итәргә. Кайсы исемнәр бер предметны, ә кайсылары предметларның күп булуын белдерә?

Дәреслек белән эш.

17нче  күнегүне телдән эшләү.

Дәреслектәге кагыйдәне укыгыз.

Бүгенге дәреснең темасы нинди? (күплек сан кушымчалары)

Сез нинди күплек сан кушымчаларын белдегез?

 (-лар/-ләр, -нар/-нәр)

Кайсы очракларда -нар/-нәр кушымчасы ялгана? (борын аваз хәрефләренә беткән исемнәргә) 2 слайд.

Без бүген нәрсәгә өйрәнергә тиеш?(күплек сан кушымчаларын таба белергә һәм дөрес язылышын билгеләргә)

Күплек сан кушымчаларын атагыз.

III этап. Өйрәнгән материалларны ныгыту.

Максат: күплек сан кушымчаларын таба белергә һәм дөрес язылышын билгеләргә

Күнегүне язып эшлиләр, биремне үтиләр, кушымчаларның ялгану үзенчәлекләрен билгелиләр.

Биремне үтәү буенча әңгәмә.

Дәреслек белән эш.

18 нче күнегүне язып эшләү. - - Биремне укыгыз.Нишләргә кирәклекне кем аңлады?

-Беренче сүзгә нинди кушымча ялгар идегез? Кем әйтер?

- Кайсы сүзләргә калын, кайсыларына нечкә кушымча ялгадыгыз? Ни өчен?

Ял минуты.Укучылар шигырь сөйләп, күнегүләр ясыйлар:

Чеби, чеби,чебиләр (канат каккан хәрәкәтләр ясыйлар)

Сары майка кигәннәр (майкаларын күрсәтәләр)

Зарядка ясарга дип (алга, өскә, кырыйга)

Бер урынга килгәннәр.(бер урында йөриләр)

3 слайд. Тактадагы рәсемнәрне карагыз.Кош һәм хайван исемнәрен берлек һәм күплек санда языгыз.

Карточкалар белән эш.

Шигырьдәге күп нокталар урынына тиешле күплек сан кушымчаларын куеп укыгыз.

Кайсы сүзләргә

–нар/-нәр кушымчасы ялгадыгыз? Ни өчен?

Күп нокталар урынына нинди кушымчалар ялгадыгыз? Ни өчен? Бу шигырьне укыгач, сез нәрсәләрне күз алдыгызга китердегез? Туган ил ул нәрсә? (Балаларның фикерләре тыңланыла, нәтиҗә  ясала)

IV этап. Дәресне йомгаклау.

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

Дәрестәге үз эшләренә соңгы нәтиҗәләр ясыйлар.

Укытучы дәрестәге алган белемнәрнең уңышлы нәтиҗәсенә басым ясый.

IV этап. Дәресне йомгаклау.

“Кагыйдәне әйтеп бетер” уены. Балалар барысы бергә кушымчаларны әйтәләр.

V этап. Өй эше.                                                                                          

Терәк сүзләрне кулланып, 19 биттәге рәсем буенча хикәя төзергә.

Нәтиҗәләрне бәяләү.

Сез дәрестә нәрсә өйрәнергә тиеш идегез? Өйрәндекме?

 исемнәрдә берлек һәм күплек сан кушымчаларының булуы;

борын аваз хәрефләренә беткән исемнәргә

-нар/-нәр кушымчасы ялгана.

Схема буенча сөйләгез:

                        беләм

Мин                 истә калдырдым

                       

                      эшли алдым  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.

Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү....

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру"  темасына мастер-класс...

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру" темасына мастер    ...

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...

Татар теле дәресләрендә проект технологиясе

Татар теле дәресләрендә проект технологиясе...