Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру
материал на тему

Фазулянова Луиза Икрамовна

"Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру"  темасына мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx25.86 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер класс

Хәерле көн, хөрмәтле  коллегалар, хөрмәтле жюри!! Сезнең белән очрашуыма шатмын һәм мастер класста сезнең ярдәмегезгә, хезмәттәшлек итүегезгә ышанып калам. Кулларымны сезгә сузып, сезне уртак хезмәтәшлеккә чакырам. Әгәр минем тәкъдимне кабул итсәгез, җавап итеп учларыгызны миңа ачуыгызны сорыйм.  Рәхмәт!( “Учлар” кара каршы алымы)

Мастер классның эпиграфы итеп күренекле педагогларыбыз  К.Д.Ушинский һәм В.А.Сухомлинскийның  гыйбрәтле сүзләрен китерәсем килә.

Галим-педагогларыбыз бүгенге Федераль  дәүләт белем бирү стандартлары куйган таләпләрне үз чорларында  ук кулланганнар.

Ничек итеп балаларны  фән белән кызыксындырырга,  дәрестәге эшчәнлекләрен файдалы һәм мавыктыргыч итәргә? Моның өчен укыту технологияләренең киң спектры тәкъдим ителә. Мин дәрестә укучыларны эзләнүгә этәрә торган методлар кулланам . Дәрестә эзләнү эшчәнлеген оештыру ысуллары күптөрле.

Бүгенге  20 минутлык  дәресемдә дә  мин аларның күбесен куллана алдым.  Дәрестә укучылар пассив тыңлаучылар  булмыйча, белем алуда актив эшчәнлек  алып барсыннар дибез икән,проект методы куллану отышлы .

Проект эшчәнлеге нәрсә соң ул дигән сорауга җавап бирү өчен мин сезгә бер мисал эшләргә тәкъдим итәм:

  • Бер сан уйлагыз
  • Уйлаган саныгызга шул ук санны кушыгыз
  • 10ны кушыгыз
  • 2гә бүлегез
  • Шуннан уйлаган саныгызны алыгыз.
  • Ничә булды? (Бөтен кешедз дз 5 саны килеп чыгарга тиеш)

Ни өчен бар кешедә дә 1 төрле сан чыкты?

Әйе, биремне без алгоритм буенча эшләдек, нәтиҗә миңа гына билгеле иде, сезнең эшчәнлегезгә юнәлеш биреп, барыбыз да бер нәтиҗәгә килдек. Проект эшчәнлегендә дә шулай, укытучы балаларны билгеле бер алгоритм буенча аларга таныш булмаган юлдан дөрес җавапка алып бара. “Старт”тан алып “финиш”ка кадәр булган юл – укучыларның проект эшчәнлеге була.

Сезнең игътибарга проект эшчәнлегенең алгоритмын тәкъдим итәм:

5 нче сыйныфта беренче дәрес “Тере организм нәрсә ул?” дип атала. Һәм мин беренче дәрестән үк микропроектлауга алып керү өчен сорау бирәм:

Тере организмнарга мисаллар китерегез

Ә хәзер тереклеккә бик охшаган, ләкин терек булмаган җисемнәргә мисал китерегез .

Нинди нәтиҗә ясыйбыз: табигатьтә тереклеккә бик охшаш терек булмаган җисемнәр дә була.

Монннан нинди проблема килеп чыга: ТЕРЕ ОРГАНИЗМНАРНЫ ТЕРЕК БУЛМАГАННАН НИЧЕК АЕРЫРГА?

Тема: Тере организмнарга  хас билгеләр

Максат: Тере организмнарның аерымлык билгеләрен ачыклау

Эзләнү эшчәнлеге (төркемнәрдә эш):

  1. Дәреслектәге информация белән танышыгыз (8-12 битләр)
  2. Тере организмга хас билгеләрне табыгыз
  3. Терек булмаган матдә белән тере организмны шул билгеләр буенча чагыштырыгыз (мәсәлән, үсемлек һәм боз, гөмбә һәм йорт, кош һәм самолет һ.б.)
  4. Нәтиҗәләр ясагыз һәм эшегезне яклагыз

Аудитория  белән  эшләү:

Проект дәрестә темага кереп китү авырлык тудырырга мөмкин. Моның өчен төрле алымнар кулланам:

  1. Хайваннар дөньясыннан мисаллар китерегез( балык, күбәләк, куян, күгәрчен, чебен,бака, крот,суалчан)
  2.  Бу организмнарны  ничек төркемнәргә мөмкин?
  3.  Яшәү тирәлекләре буенча
  4. Димәк, тема-?

“Дүртенчесе артык” алымы

Сүзне фокус группага бирәм

Йомгаклау. Мин дәрестә көтелгән нәтиҗәләргә ирештем:

1) укучылар дәреслек белән мөстәкыйль эшләделәр, кирәкле  информацияне   табарга өйрәнделәр; чагыштыру, төркемләү,  гомүмиләштерү кебек танып-белү ниверсаль уку гамәлләрен формалаштырдылар

2) Төркемдә эшләү күнекмәләре, коммуникатив компетенция барлыкка китерү кебек гамәлләр  тормышка ашырылды;

3)шәхси үсеш- үзгәрешләргә этәрә торган  дөрес сөйләм булдыруга омтылыш, аудитория каршында чыгыш ясау,үз фикеренне әйтә белү кебек гамәлләр башкарылды.

Бер акыл иясе ярлы, мескен кешеләр янына килгән дә “Күрәм, сез ачтан тилмерәсез, мин сезгә  балык бирим” – дигән. Вакыт үткән, бу кешеләр тагын ачыкканнар.

Хөрмәтле коллегалар!  Балаларга әзер балык бирмик, ә балыкны тотарга өйрәтик!

Игътибарыгыз  өчен рәхмәт!