ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.
учебно-методический материал на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.

Мәктәптә укытуның яңа максатлары:

1.Фикерләү сәләте формалаштыру;

2. Эшчәнлек сәләте формалаштыру;

3.Аралашу сәләте формалаштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.

Мәктәптә укытуның яңа максатлары:

1.Фикерләү сәләте формалаштыру;

2. Эшчәнлек сәләте формалаштыру;

3.Аралашу сәләте формалаштыру.

Уку -эзләнү эше һәм проект  ник кирәк?

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа -мин онытырмын, күрсәт- истә калдырырмын, кызыксындыр- өйрәнермен.”

Мин үзем башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбият укытам. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы дип исәплим. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

        Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес план-лаштырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. 

Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

2. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.(  Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү.( ата-ана эшчәнлеге ,бала эшчәнлеге,укытучы эшчәнлеге)

4.Проект туплау.( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).

 5. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау.Төрле формада эшләргә була.М-н.-сәяхәт,реклама,рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.

6. Проектны бәяләү.Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми. Берничә номинация тәкьдим итеп һәм һәр проект нинди дә булса бер номинациядә җиңәрлек итеп оештыру отышлы булыр. М-н, истәлекле, бизәлешле , оригиналь , дус, кызыклы, файдалы, үрнәк проект.

7. Проектның  перспективасын билгеләү. Иң мөһиме- игътибарсыз калмаска тиеш. Иң әһәмиятле фактор- балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген  нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н “ Әлифба бәйрәме”, “ Татар телем – иркә гөлем”бәйрәме, мәкалә язу “ Дуслык”);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). М-н, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау“Мин һәм минем гаиләм”, “Без һәм музыка”,” Табигатьне саклыйк”, китапчыклар чыгару, килеш кушымчалары    буенча           ярдәмлек чыгару,”Татар костюмы”дигән темага презентация ясау,бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченчеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

          -мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау). Эшемдә бер яки өлешчән дәрестә мини-проектлар планлаштырам ,м-н котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини –эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);

-предметара( берничә предметка нигезләнү) М-н «Яшелчәләр»    (рәсемле таблица), “Шәһәрләр” (карта).

Мин сезгә “Әкиятләр илендә” исемле -мини проект  тәкъдим итәм.

Проект темасы: “Әкиятләр илендә”. Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар- китаплар ,татар әкиятләре  җыентыгы,  татар мультфилемнары кулланылды. Без балалар белән уку дәресләрендә әкиятләр тыңладык,укыдык,карадык.

Без бу проект өстендә эшләп балаларда татар әкиятләрен укуга  хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

Шуның нәтиҗәсе буларак бу эшебезне түгәрәктә дәвам иттедек һәм ел дәвамында “Өч кыз”, “Дүрт дус”, “Шалкан” әкиятләрен сәхнәләштереп,әти-әниләр,укучылар алдында күрсәттек.Гомуми иҗади эш булдыру, укырга яратмаган балаларда да бу спектакльләрдә катнаштылар,үз рольләрен оста башкардылар.Декарация макетлары, костюмнар әзерләделәр. Әлбәттә алар бу эшне әти-әниләр белән берлектә башкардылар.

Минем фикеремчә,укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр , мини-проектлар төзү отышлы.   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру"  темасына мастер-класс...

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру" темасына мастер    ...

Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

Бүгенге җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче, тормышка яраклаша белүче кешеләр кирәк. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге ...

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру...